БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Авылларга барган идем...
FOREWORD - KERESH SU'ZE
"Avyllarga Bargan Idem" ("How I Travelled To The Villages"), the book you are holding now in your hands, was written by Mr. Mo'kha'mma't Minachev (born 1938), a well-known Tatar political figure and writer, who lives and works in Moscow. Among other books written by Mr. Minachev is "Bezneng Yul" ("Our Way"), written and published in 2001. Mr. Minachev writes all his books in the Misha'r dialect of the Tatar language. Mr. Minachev's political activity is carried out through the "Vatan" party, which he has been heading since its inception (ndp-vatan@yandex.ru).
"Avyllarga Bargan Idem" is Mo'kha'mma't Minachev's most recent literary work. It is based on his extensive travel through the Misha'r villages of the Nizhny Novgorod area and his personal experiences and observations. Misha'rs are the Westernmost sub-group of the modern Tatar nation, who live on their native historical lands 150-250 km to the North-West, West and South-West from Kazan, the capital of Tatarstan or, alternatively, 400-600 km to the Nort-East, East and South-East of Moscow. The origin of the Misha'r ethnonym is related to the self-appellation of modern Hungarians ("Magyar") and is the original stem for the vast area to the East of Russia proper - Meshchera (Misha'ristan). Meshchera is an ancient Turkic homeland, which had existed for many centuries before the first Slavs appeared in this area. Meshchera's politics and daily life were closely intertwined with the Great Volga Bulgaria, its Eastern neighbor, hence similarities in language, culture, sense of history, etc. During the Russian Empire and Soviet Dictatorship times, the history of Meshchera (Misha'ristan), Misha'rs, Misha'r-Tatars, Tatarstan, The Great Volga Bulgaria, The Golden Horde, The Great Azov Bulgaria and of the other ancient Turkic states on the territory of what is misguidedly called now the Russian Federation was a strict taboo punishable with death. It is only nowadays that research of the history and ancient traditions of the Misha'r-Tatar people has finally become possible.
Nizhny Novgorod, founded by the Misha'rs and the Great Volga Bulgars in the 8th century (original Misha'r name - The City of Ibrahim) was originally a Turkic settlement inhabited by the Misha'rs and a fortress defending The Great Volga Bulgaria from the Russian aggression from the West. It was eventually annexed by the Russians as a result of brutally aggressive wars and renamed Nizhny Novgorod. The existing Misha'r inhabitants of the villages of this area are the descendants of the ancient native Turkic population. Other indigenous nations of the area are: Finno-Ugric Mordvans (Erza' and Muksha) and Maris, as well as Turkic Chuvashys.
Nizhny Novgorod Misha'rs are very much the same in terms of language, culture and traditions as the Ryazan, Kadom, Kerensk, Kamenka (Chembar), Mordovia, etc. Misha'rs. Even the ancient Cuman/Kipchak pronounciation of "ts" instead of "ch" is present in the dialects of all the mentioned native Misha'r homelands. Even similar names of villages, e.g. Mochalei, are present all across Misha'r homelands: Vadinsk (Kerensk) Mochalei and Kamenka (Chembar) Mochalei in the Penza region (both founded by the Devlet-Kildé clan), Yangy (New) Muchalei and Iske (Old) Mochalei in the Nizhny Novgorod region and Mochalei in the Samara region (also founded by the Devlet-Kildé clan).
To conclude, Misha'r-Tatar history contains a lot of secrets and untold stories. One of the ways to uncover them is knowing today's Tatar-Misha'r ways of life and traditions, and Mr. Mihachev's book is an excellent guide to this world, previously unknown to the wider international public.
Marat Devlet-Kildé
«АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ...», дигән мәкаләмнең 2002–нче ел, дәвамы, 2004 ел.
СҮЗ БАШЫ
Соңгы елларда, бигрәктә, В.Путин хөкүмәткә килгәнле бирле, дәүләт сәясәте безгә тискәре ягы белән борыла башлады.Татарстанның законнарына, Конституциясенә бәйләнеп, бер яктан үзгәртеп маташсалар, икенче яктан, телебезне чикләргә тырышып, латин әлифбасына күчүне безгә тыймакчылар, Госдума моңа махсус закон әзерләп ята1.
Шушындый очракта, Рәсәй Думасы чыгарган законнарга карата безлэрдэ шик—шөһбә тууы да табиги хәл, җитмәсә җирләрне сату турында законда өлгереп килә2. Татарларның бердән–бер дәүләтчелеге булган Татарстан бит бу, ә дәүләтсез төбәкләрдә ничек хәлләр? Менә шушы эшләргә борчылып, авылларга барып кайтырга булдым. Ничек хәлең авыл, яшәргә исәбең бармы, әллә бетәргәме ниәт? Авылларга килеп йөрүемнең сәбәбе дэ юк түгел әлбәттә, андагы хәлләр мине борчый. Беләсе килә, ничек безнең авыллар яңа тормыш шартларында үзен тота? Кая таба бара, ничек үзгәрә? Ил буйлап авыллар җимерелеп яткан чакта, ничек яши алар?Авылларда халык үрчиме, әллә яшләр шәһәрләргә китеп, авылларда пенсионерлар гынамы утырып кала?Бер яктан баксаң, авылларыбыз төзек, икешәр катлы таш йортлар белән тулганнар (күбесе авылларда), тагыда яңадан–яңа йортлар, паетлар төзелеп тора, электротоклары, сулары бар, урамнарга асфальт җәелгән, мокшы–чуваш–урыс һәр авылда төзелеш эшләрен башкара. Болай үзләрен бердә ярлыларга санап булмый төсле, җиңел машиналары бар, һ. б. һ.б., шулайда тормыш авылларда җиңелләрдән түгел.
Әлбәттә авыллардан яшьләр китә, минем бу яктан хәбәрем юк түгел, алайда, ничектер шушы яшләр агымын туктасы иде. Юкса безгә кадәрле яшәгән 100–әр буын,бәлки артыграктыр да шәт, тырышлыгын җилгә очырабыз. Үз язмышыбыз үз кулыбызда булган чакта, ярыймыни шул кадәрле җавапсыз булырга?
Инде котылдык совет заманасыннан дип уйлаганда, кайсы авылларыбызны тузгытып, милли районыбызны зыран–пыран китереп, мәктәпләрдән телебезне куалап чыгарып, авылларны урыс районнарына өләшеп чыкты. Яңа демократик чор безгә милли азатлык китерә, авылларыбыз чәчәк атачак дип торганда гына, ул безлэргә икенче яктан китереп бәрде, товар бәярде, ә эш хакы түләнми башлады. Колхозлары таркалды, авылларда эшсезлек, яшләр туган төбәкләрен ташлап, акча, җиңел тормыш артыннан, алдын–артын уйламыйча шәһәрләргә китеп барды. Авылларда карт–корылар гына дәүләттәге тәртиптән зарланып утыра әлегә. Балалары янына, шәһәргә китәргә ниәтләре, инде күбесе кышларын анда үткәрә. Авылны ташлап, гадәтләнгәнчә качып котылмакчы була авыр тормыштан, ахры бу халык? Кемнән кача, кемнән китә диген бу яшләр авылларны ташлап? Чит ят–җирдә буламы икән бәхетле булып?
Билгеле, куаныч хәлләр түгел, авыр заман, сүздә юк. Шулайда, безләргә хәзер авылларны саклап калырга иде, гель шулай начар булмас, яхшырак заманда килер, ә авылларыбыз беткәч, аларны яңадан ничек торгызырбыз? Бераз түзәргә иде, яшләрне авылларда төпләндерергә иде? Шулай... Әммә, ничек чишәсең бу табышмакны, кесәдә акча, кулда хөкүмәт булмаганда???
ЫРГУ
Мәскәүдән машина белән авылларга килгәндә, юлда беренче татар авылы — Ыргу. Башта бу авылга керергә булдым, Ыргу Княгин районына керә, районда бердән бер татар авылы, Кзыл Октябрь районына кергән татар авылларыннан шактый еракта.
Авыл исемнәре серле, тиз аңлап булмый, нинди сүздән чыккан, кайчан бирелгән мондый исем? Бер чыганакта да бу турыда хәбәрләр юк, халык үзедә белми, тик кала фаразларга гына. Ыргу исеме беләндә шулай, бер яктан шиксез безнең сүзгә ошаган, ә икенче яктан, нәрсәдән чыккан? Авыл тарихчысы Ибрагим Булатовта авыл исеменең килеп чыгышы турында болай дип яза:–«Народные устные предания, дошедшие до нас, говорят о том, что село Урга(Ыргу) было основано в другом месте. Оно было около леса Черная рамень (по—татарски кара урман), с юго–восточной стороны»(«Урга, прошлое и настоящее» стр.12, Издательство «ТЯ» Сергач 2000 г.). Шушы китапның 18–нче битендә автор китерә бер өзек КФАН ИЛЯЛИ РТ тарих фәннәр докторы Р. Әхмәтҗанов хезмәтеннән: –«Название «Урга» (по–татарски «Ыргу») имеет вероятно угрофинское происхождение. «По—марийски ур–«белка», Урга–означает, вероятно, что–то вроде «беличья река» или «беличья поляна» однако, слово урга–ыргу хорошо известно так же в тюркских языках –оно означает петлю, крюк, лассо, излучину реки, крепость на излучине, густой лес или островок леса в степи» (18б).
Димәк, төрки телләрдә менә ни кадәрле аңлатма бар «ыргу» сүзенә, моңа карамастан, безнең телче галим «угрофинн» сүзеннән дип яза, ә төрки сүзләрен икенче чирата гына куллана. Мондый хәл фән өчен бердә очраклы түгел, әлбәттә кайчан бара сүз татар тарихы турында, ә башка халыклар тарихы мондый шикләнүләргә юлыкмый. «Урга» сүзедә татарча аңлатыла, «ур» –«янтау», калкулыкны аңлата, «урга менү», «өскә менү. Өстәмә итеп тагы бер дәлил, «ыргу» сүзе биредә «ыргу–ыру– кабилә» сүзенә барып тоташа, «ырыс»–бәхет, «рәнке»–сыйфат, бер оя сүзләр.
Шулай ук, «ыргу», сүзе Э. Паркерның китабында да очрый, ул язган әсәрен кытай чыганакларына таянып19–нчы гасырда, «Тысяча лет из истории татар», дип атала.
Эдуард Харпер Паркер, милләте белән инглиз(?), китабын Китайда 1895–нче елда чыгара. Ниһаять безгә дә килеп җитә, милләттәшебез Виль Мирзоянов, америка гражданины, урыс теленә тәрҗемә итә һәм тарих фәннәре докторы Р. Фәхретдинов белән бергәлектә, бастырып чыгаралар Казанда 2003–нче елда. Менә шушы китапта искә алына Урга (Ыргу) елгасы китай җирендә. Э. Х. Паркер болай дип яза: «В этом случае ясно, что китайскии армии достигли до нынешнего Урга, теперь резиденция высоко поставленного служителя буддийской религии.., недалеко от места, обозначенного в нынешних картах как Кара Норин» (32б).
Билгеле, Паркер әфәнде Түбән Новгород өлкәсенә кергән Ыргу елгасы турында сүз йөртми, чөнки биредә буддистлар юк һәм булмаганда. Шушы китапта сүз бара хуннар(гуннар) турында, безнең эрага кадәр 380–нче еллар. Кытай чигендә, төркиләрнең биләмәләре(җирләре) дәүләтләре булган, хәзер ул җирләр кытайның эчке җирләре дип исәпләнә. Димәк, борынгы хуннар(гуннар) яшәгән төбәктә ыргу (урга) исемле елга, авыл–төбәк булган, һәм ул тарихта чагылыш тапкан. Менә ничек, көтмәгәндә нинди нык дәлил бу Паркер әфәнде безгә бирде. Җәграфик атамалар кайбер урыннарда кабатланалар, шундый хәл күрсәтә берүк халык–кабиләнең бер урыннан икенче урынга күченүе нәтиҗәсендә барлыкка килүен. Төрки атамалар, бигрәктә күп көнчыгыш ауропа илләрендә: Рәсәй, Украина, Молдова, Беларус һ.б. Хәзерге кытай территориясендә калган хуннар (гуннар) җирендәге Урга (Ыргу), Ыргу елгасы һәм Ыргу авылы исмнәренең килеп чыгышында төрки сүз ятканын аңлата, һәм бу атамаларның уртак булуларын күрсәтә.
Кытайлар хуннарны(гуннарны) үз җирләреннән кысырыклап чыгаргач, хуннарның зур өлеше күченеп китәргә мәҗбүр булалар. Ихтимал, аларның бер тармагы әле безнең эрага чаклы шушы җирләргә килеп чыгулары һәм билгесез бер елгага иске атамасын бирүләре. Әлбәттә, табигатьнең ошашлыгы булгандыр, шушындый ук калкулыклы, урманлы, балыкка, кош–кортка, җәнлеккә бай урын. Төркиләр урмансыз далада гына яшәгән дигән, фаразланып килгән фикерләр, тарихи чыганаклар белән расланмый. Кытай чыганаклары күрсәтә гуннарның урман биләмәләре булганлыгын, алар анда аучылык, балчылык белән шөгелләнгәннәрен.
Билгеле, бу җирләрдә бер авыл гына урнашмаган булырга тиеш, тирә юндә борын заман безнең бабаларның тораклары белән тулган булган, моңа дәлил булып тора бик күп урыс авыллары атамалары да (Толба, Тарталейка). Чөнки урыс яшәгән төбәк урысча аталган, әммә безнең якларда күп татар авыллары исемнәре урыслаштырылган, бигрәктә (19–20) ике гасыр эчендә. Без үзебездә авылыбыз исемнәрен урысчага күчерергә яратабыз, шуңа күрә авылларыбызның эзләре тарихта югала.
Соңгы елларда, бигрәктә Алимҗан Орловның, М. Хафизовның һәм шушы төбәктән чыккан башкаларның, тарихи темага язган китапларыннан соң, халыкта үз тарихына карата кызыксыну уянды. Дөрес, бу галимнәр безнең авылларны бигрәк соңгы итеп күрсәтәләр безнең якларда, имеш авылларыбызга 400 ел , э мокшы авылларына ничә ел? Ә бит мокшы авылларына исем кушкан безнең әби-бабайлар, моны ничек аңларга була? Кайдан һәм кайчан бу якларга безнең борынгы бабаларыбыз, Ыргуга һәм башка авылларга килеп урнашканнар? Менә шушы мәглүматларга таянып (ник безгә файдаланмаска безнең файдага булган чыганактан?) әйтеп була шулай: иң борынгы заманнардан дип, б.э.к., димәк ки, без бу җирләрдә яшибез һичшиксез 2,5–3 мең еллар. Менә бу чор безләрне тоташтыра скифлар –гуннар заманасы белән, без үзебезне гуннар дип әйтергә хаклыбыз, моңа дәлилләр чыга гына торалар. Юкка гына безнең эзләребез тулып ятмый, ауропа топонимикасында.
Халык үз тарихында, бер ишәеп, бер әзәеп яшәгән, дисәк, бердә ялгыш булмас.Нәтиҗәдә, кайбер авыллар үсеп китеп шәһәргә әйләнгән, ә бүтәннәре авыл булып яшәүләрен дәвам иткән. Әйтеп булмый, бер авыл үсеп шәһәргә әйләнгәч, башка авыл халкы авылларын ташлап шунда күчкән дип. Димәк, һәр кайсы үз урынында яши биргән, шулай булгач, авыллар шәһәрләрдән яшрәк дип әйтү дөрес булмас.
Соңгы елларда модага кереп килгән амәл– татар авылларының юбилейларын уздыру, кайсы авылга 600 ел, кайсысына–550 ел, ә кайберәүләренә 500 ел һ.б. дигән фаразлар (мин бу турыда язган идем инде), бередә дөрес түгел. Бу мәглүматлар алынган урыс чыганакларыннан, ә алар безнең якларда үзләредә соңгылар. Ничек инде соңгылар, элгәреләрнең килеп чыгышларын белсен? Урыслар әле Пегамбәребез заманында тарихта бөтенләй юклар, алар тарих битләрендә чагыла башлыйлар 8–нче гасырда гына. Ә гуннар(хуннар), скифлар (төркиләр) билгелеләр алардан мең– меңярым ел элгәре.
Авыл исеме белән артык мавыгып кителгән, ә сүзем бит Ыргуның бүгенге хәле турында иде.
Ыргу авылы Мәскәү–Казан юлыннан көньякка борылып, Сергач—Уразовка– Сечен юлында утыра, шоседан 2,5 чакрым асфальт юл авылга итә. Шушы асфальт юл авыл буйлап тагы 3 чакрым 700 метрга сузылган. Авылның уртасында бер мәчетләре урнашкан, әгәр мәчетләре авылның шоссе ягында булса, узган–барганда юлдан күренеп торыр иде, ә болай юлдан мәчет күренми. Авылда тагы берничә җәмгыяви йортлар бар: элемтә бүлеге, авыл Башлыгы идарәсе, колхоз идарәсе, клуб, 9–еллык мәктәп, (2002–нче елда тулы урта мәктәп булган, 2003–2004–нче уку елларында 9 еллыкка күчерелгән, 17 татар баласы урыс авылы Покровкада укырга мэҗбүр “ТЯ” №33 18.08.2006 ел), бала бакчасы (хәзергә ябык, асрарга балалар юк авылда).
Ыргуга килеп кердем кич, җиденче яртыларда, иртә 8 тулып чыккан булсамда, чөнки 600 чакрым ара, тиз үтеп булмый. Әлдә көн озын, караңгы төшкәнче вакыт бар.
Инде бернинди рәсми даирәләргә кереп булмаганлыктан, алар ябык, юнәлдем мәчеткә. Килеп җитсәм, мәчет ишеген бикләп маташа бер яшь егет, китәргә җыена. Мин мәчетне карарга теләк белдергәч, йозагын кире алып, «рәхим итегез абый», дип мәчетнең ишеген ачты. Таныштык, бу яшь егет Наиль исемле икән, фамилиясе Ташбулатов, мәчеттә яшьләргә дини сабаклары бирә. Анардан төрле белешмәләр алдым, авылны яхшы белә, мине барча кирәкле кешеләр белән таныштырды, озата йөрде, рәхмәт үзенә. Биредә туып–үскән, Ыргу мәктәбен бетергән, аннан Авыл хуҗалыгы колледжын Княгинда бетергән, әле инде Маһинур мәдрәсәсендә Мәдәнәдә 1 ел укып кайткан. Мәчет–мәктәп хәлләре белән яхшы ук таныш, җома намазына 15–ләп кеше җыела ди. Әйткәнемчә, ул яшьләргә дин сабаклары бирә, яшьләр ике төркемгә бүленеп сабакка йөри икән. Беренче төркемдә 10–лап кыз бала йөри, икенчетөркемдә 18 бала, төрле яшьтәгеләр, мәскәүче балалар күбрәк авылныкыларга караганда. Гөмүмән авылда балалар әз.
Башта аның белән киттек эзләп мәктәп директорын Рәшит әфәнде Җәдихановны, өенә. Ул өйдә юк иде, каядыр киткән булып чыкты. Таныштык директорның әнисе Тося апа белән (Антонина Андреевна), милләте белән урыс, моннан бер 50 ел элек татар авылына эшкә җибәрелгән, фельдшер булып эшләгән, биредә татарга кияүгә чыккан. Татарча яхшы сөйләшә, безнең диалекта, улы Рәшит шулай ук урыс кызына өйләнгән, улда укытучы, Пильнә районыннан, анысы татарча белми. Тося апа татарча бер–ике сүз әйтәдә, урысчага күчә. Димәк, гайләдә төп тел –урыс теле.
Аннан юнәлдек укытучы Бәдретдиновлар гайләсенә, Рамиль әфәнде укыта физкультура һәм ОБЖ–дан, хатыны Ильсөяр, башлангыч классларда. Мәктәп татарча–урысча санала, башлангыч классларда татарча укыталар, дәреслекләр татарча юк. Сорыйм: –«Татарча укытасызмы»? –«Болай татарча бөтнесен, ну соңгы елларда бездә татарча китаплар юк. Шуңа күрә урыс теленә күчтек»,- ди Ильсөяр ханым.
–Беренче класстан урыс телендә укытасыз?
–Математиканы, в основном, яңа китаплар юк, ди Ильсөяр ханым.
—Ничек соң укытасыз татарча, дәреслекләрегез булмагач?
–Үзем татарчага күчерәм, татарча аңлатам, ди укытучы ханым.
–Дәреслекләргә заявка бирмисезмени, районга, өлкәгә, балаларга татарча дәреслекләр кирәк дип? –«Бирдек»,- ди укытучы. Әммә нәтиҗәсе генә юк булып чыга. Әти–әниләренең акчалары юк күрәсең? Алай дисәң, йортлары төзек, өс—башлары бөтен, бердә ярлы– ябагага ошамаганнар. Татар мәктәбендә, татар авылында, балаларын урысча укытканга берсенеңдә эче пошмый?
Әле юнләп татарча да белмәгән балага, урыс телендә математика укыталар беренче класстан, балаларның миләрен гарипләндереп, белемсез калдыралар. Менә шушы мәктәпләребез надан халык үрчетә дә инде. Чөнки дәресен аңламаган балада мин укуга сәләтсез (укытучыларында да ихтимал), шундый фикер ояланып кала һәм ул үсә, нәтиҗәдә, баланың сәләте ачыкланмый. Шулай итеп, үзебез нормальный баладан дебил үстерәбез.
Мәктәптә 32 бала диләр, 1 класска 1 бала керәчәк 2004–2005–нче уку елында. Ильсөяр ханым бу якларга Татарстаннан килеп чыккан, биредә Рамиль әфәнде белән өйләнешеп, өч бала үстерәләр, бәләкәчләренә бер яшьтә бер ай, Ильсөяр ханымның әнисе Линә апа кызына булыша. Былтыр бу якка ире белән килгән булганнар Леногорск шәһәреннән, ире үлеп киткән, әле ул биредә яшәп калган.
Ыргу әлегә шактый гына зур авыл, 428 йорт мәскәүчеләрнеке белән, авылда торучылары – 100 йорт, кешеләре 340, яше–карты барысы бергә. Авыл администрация Башлыгы Алиәскәр әфәнде Хусаинов шушы һәм башка саннарны бирде. Хатыны Эльмира ханым чибәр генә үзе, җитез, сөйләшеп утырганда чәен өлгертте, өстәлгә куйды, ә үзе утырмады безнең янга, авылларда гадәтне әлегә саклыйлар икән. Кунакчыллар, ике бала үстерәләр, малай–кыз, Эльмира ханым колхозда секретарь булып эшли икән.
Авыл Башлыгы эшчеләрне гайләләп бирде ни өчендер, 40 яшенә кадәр–16 гайлә, пенсиәгә чыкмаганнары – 47 гайлә, мәктәптә укучы балалар – 32, мәктәпкә кадәрле балар саны–8, калганнары пенсионерлар (барыбер соңгарак эшчеләр саны ачыкланды).
Җирләре– 3250 гектар, чәчүлекләре –2500 гектар, 1200 га шәкәр заводына арендага биргәннәр 5 елга, үзләре күпмедер чәчкән, колхозлары әлегә эшли, терлек колхозда юк, бераз техникалары бар, җирләр пайларга бүленгән, пайга 7 га чыккан. Үзләредә бераз чәчкәннәр, чәчми калган җирләре дә бар, алары 500 гектар дип исәпләнә, кайбер пайлар халыкка табыш китерми, буш ята. Авылда 65 баш сыер, 300 баш куйлар, берничә ат һ.б. 90 эшчеләре авылда исәпләнә, 22–се эшли колхозда, калганнары шәхсән хуҗалыкларда эшлиләр, бер фермерлары бар ике кибетләре.
–Колхоз түлиме эш хакын?
–Түли берсәк, игенен бирә, азыгын дигәндәй.
–Акчалата түләмемени?
–Юк, акчалата түли алмый колхоз.
–Акчасы да кирәк бит, тегесен аласы бар, бусын?
–Шулай, ну акча кохозда юк,- ди Алиәскәр әфәнде. Авыл өлешчә газлаштырылган, 107 йорт, тагы калган йортлар өчен 4 чакрым газопровод сузабыз, әлдә 600 опор(терәк) эшләргәт кирәк, ди Алиәскәр әфәнде. Газ өчен акчаның яртысын халыктан җыялар 20–25 мең тәңкә, ә икенче яртысын район түли, ди Башлык. Көзгә тагы 35–40 йортка газ кертеләчәк (соңгы мәглүмат, авыл газлаштырып бетерелмәгән әлегә, “ТЯ” №33 18.08.2006 ел.)
Авыл уртасында сугышта үлгәннәргә һәйкәл куелган, вафатларның исемлеге китерелгән. Шунысы игтибарны үзенә җәлеп итә, татар авылларында сугыш корбаннары исемлекләре чамадан артык зур. Бу авылда да исемлек шактый гына, киткән булганнар сугышка 529, кайтмаганнары –295 икән. Киләсе 2005 елда, юбилей, 60 ел тула сугыш беткәнгә, кызыксынам шушы мәсьәлә буенча. Сугыш ветераннары хәзер Ыргуда–7–әү икән, шуларның икесе, соңгы елларныкы, бере 50–нче елларда Корея ветераны, икенчесе 56–нчы елгы Венгрия ветераны икән.
–Менә бу турыда китап чыгарды Ибрагим ази (бу авылда абзый урнына ази диләр) Булатов, аның китабында бу саннар бар, «Урга, прошлое и настоящее», дип атала, урыс телендә. Әле татарчасын чыгара ахрысы, шулай дип ишеттем.
–Бу китапка презентация эшләргә иде, Мәскәүдә?, дим.
–Әнвәр Умярович, Мәскәүдә, Дом Асадуллинда, ул аны уздырырбыз дигән иде әллә кайчан. Әлегә барып чыкмый күрәсең, обещать итеп тора ялан, көтеп торабыз кайчан тормышка ашырыр,- ди Алиәскәр әфәнде.
Инде вакыт шактый узды Ыргуда, кояш баергада күп калмады, әлдә тагы Ыргуның бер кызыклы шәхесе белән очрашасы бар. Наиль әфәнде белән киттек Ибрагим Булатов йортына, авылның елга ягына, шоссега таба.
Ибрагим Булатов, хатыны Айшә ханым, өч бала үстргәннәр Ерак көнчыгыш җирендә, К–Пожар педтехникумын бетереп, Ибрагим әфәндене Ерак көнчыгышка укытучы итеп җибәрәләр, бер елдан соң туган якларга кайтып Айшә белән өйләнәшәләрдә, янәдән Ерак көнчыгышка китеп баралар. Анда гөмер итеп (34 ел), балачагалар үстреп, туган якларга 1987–нче елда кайталар. (К–Пожар педтехникумы бөтен СССР–га укытучы кадралар эзерли булып чыга, ә Ерак Көнчыгышта булганмы соң татар балалары? Кемнәрне анда алар укыткан? Махсус татар балаларын укыту өчен ачылган педтехникум, бөтен Союз балаларын укытуга тартыла, ә татар мәктәпләре урысча укытуга күчерелә. Менә ни өчен, К–Пожар педтехникумын, Пединститут буласы урынга, соңгыдан бөтенләй ябып куялар. Татарны бетерергә ниәтләгән хөкүмәткә аның уку йортларын башта тузгытырга кирәк була. Менә шулай,педтехникумны ябаларда инде 1960–нчы елларда. Тик ни өчен татар агайлары, район башлыклары моңа каршы булмаганнар?)
Хәзер Ыргуда 1–нче класстан математиканы урысча укыталар, дәреслекләре татарча юк, күбесе өйләрдә урысча сөйләшәләр, татар авылында.
Кайтулары да җиңелдән булмый, башта Рәзән шәһәренә, анда кооператив фатир алалар, ә инде 1987–нче елда шушы квартираларын сатып Ыргуга кайталар, биредә йорт төзиләр, малайларын авыл кызларына өйләндерәләр, 6 онык үстерәләр, барда татарча сөйләшә, мәчеткә дини сабакка йөриләр. Әле авылга күчеп килеп, бу авылда янә сельсовет торгыза (совет заманында сельсоветлары урыс авылына күчерелгән була) Ибрагим әфәнде, һәм аның башлыгы була, мәчет төзелешен башлап җибәрә һәм ахырына чыга.
Бу эшләр бердә җиңел булмый әлбәттә, күпме аңа чиновниклар белән чәкәләшергә туры килә. Шул елларны Ыргу авылы янында Газраспределительное станция (ГРС) төзергә өлкә администрациясе җыена, авыл астындагы куыш җирлеккә ничә миллиард куб. метр газ тутыру ниятеннән (82 б.). (Мондый шау–шулы хәбәр Мәскәүләргә дә килеп җиткән иде, ничектер бу кампаниягә каршы «Ватан» партиясе дә катнашты ахрысы, әле инде төгәл хәтердә юк). Шушы газ саклангыч компрессор станциясе бөтен авылның киләчәген куркыныч астына куя. Менә бу эшне туктатуда Ибрагим әфәнде күп көч сарыф итә һәм үз теләгенә ирешә, өлкә администрациясе үз теләгеннән үзе баш тарта. Шулай, компрессор станциясе төзелми кала, һәм авылның киләчәгенә куркыныч янамый башлый.
Ибрагим эфэнде бик җылы каршылады көтелмәгән кунакны, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык чәй янында, Айшә ханым да әңгәмәне алып барырга булышты. Таныштык, китаплар белән алыштык, мин аңа үземнең «Безнең юл»ны бирдем, ул миңа үзенең алда телгә алынган китабын. Китабын авыллар буйлап йөргәндә укып чыктым, фактик мәглүматларга бай, төрле чыганаклардан файдаланган, бигрәктә чукындыру заманасына караганныры. Патша хөкүмәтенең татарларга карата рәхимсез булганнарын күрсәтә, аларның фәрмәннәре, татарларны чукындыру турында Указлар гасырлар буе бер–бер артлы, әйтерсең табадан коймак төшкән сымак, шушы Указлар чыга гына торган. Совет заманында нинди безгә каршы милли сәясәт алып барылганлыгы ачыкландырылган. Гасырлар буе безгә каршы алып барылган сәясәт аркасында, хәзер татар авыллары бетәргә юл тоткан.
Китап бигрәк кирәкле шушы авылларда яшәүче татарларга, бер татар авылы тарихы аша аычклап биргән барча татар авыллары язмышын, бөтен татар милләте тарихы шушы китапта чагылыш тапкан. Бер шиксез, бу китапны мәктәптә балаларга укытырга кирәк, Краеведение дереслегенә кертелергә тиешле, әлбәттә, әгәр без татарлар киләчәгебез турында уйласак.
Менә бит ничек язалар якташлар безнең авылларның бигрәк авыр заманнарда да бирешмичә, таралышмыйча яшәүләрен:«Татары Урги заслуживают того, чтобы их история была описана наряду с историей Княгинского края, даже потому, что как они в течении почти 400, а может и более лет, в достаточно сложной ситуации находили ту гибкую линию поведения, которая позволила им сохранить язык, религию, культуру, обычаи, традиции, выдержать притеснения, насильственные действия церкви» (И. Булатов, «Урга, прошлое и настоящее». 12б).
Хәзер авыр диләр тормыш авылларда, ә элек җиңел булганмы татарга яшәргә? Бу хөкүмәт ничек кенә тырышса да татарны бетерергә, ул бирешмәгән, ә хәзер бирешә, ни кызганыч. Моннан 100 ел гына ничек яшәгән безнең татар:«Кар астына күмелеп калган салам түбәле карсак ызбалар, тәбәнәк паетлар, андагы ач хайваннарның җан булулары күңелсез уйлар тудырсада, өй эчләрендәге җан, шушы тормышта туып үсеп яшәгән ярлы авыл кешеләре..үз ара йөрешеп, тату гөмер итүчеләр иде,–дип яза Сергач өязенең татар аылы турында
(К. Фәтхуллин, «Беләзектәбогау эзләре», 56б).
Авыл бетәргә юл тоткан булып күренсәдә, биредә әле милли учак сүнмәгән, пыскып тора. Күрәсең авылның киләчәге шушы мин очрашып сөйләшкән һәм тагы бер–ике дистә авыл кешеләре кулында. (Ул татар авылы булып каламы, әллә урыслашып югаламы, йә яшьләр китеп бетеп, табигий рәвештә уләме, юкмы?) Әгәр алар үҗәтләнеп татарлыкны саклыйлар икән, татар телен көн тәртибенән төшермиләр икән, шул чак авыл калачак һәм үсәчәк.
Гөмүмән алганда, бер Ыргу авылына гына бетү янамый, бу якларда, бүгенгесе көндә, барча татар авыллары шундый куркыныч хәлдә. Чөнки эш урыннары юк яшьләргә, күрәсең үзләре булдыралмыйлар, ә акча кирәк, менә шушы акча артыннан китәләрдә инде Мәскәүләргә.
Ләкин, менә Ыргу белән Краснай авыллары хәле, башка авылларга караганда катлаулырак, бу авылларга, берече чиратта, турыдан–туры урыслашу куркынычы яный. Чөнки бу авыллар бүтән татар авылларыннан читтә, алар кергән районнарда үзләреннән башка бер татар авылы да юк, аларда урыс йогынтысы артыгыннан күб. Башлангыч классларда да, бу авылларда татарча җитәрлек укытылмый. Сәбәбе, татар телендә уку әсбәпләре булмау, әлбәттә монысы сылтау гына, әммә моңа каршы торучылар юк шушы авылларда.
Р. ВАҺПОВ ФЕСТИВАЛЕ
Икенче көнне, 23–нче июльдә, Уразовкада булды Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале, Казаннан зур делегация 34 кеше, автобуска тиәлеп ВКТ президенты Ринат әфәнде Закиров җитәкчелегендә килгән. Араларында шагыйрьләр, Ильдар Юзи,Шамиль Анак, җырчылар; Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сахабиева—Бигичева, Шамиль Әхмәтҗанов, Мөнир Якупов, Камал театрының артистлары, мәшһүр Равиль Шәрәфи, якташларыбыз атаклы баянчы Р. Курамшин, филармония директоры Р. Валеев һәм тагы берничә яшь талантлы җырчылар бар иделәр, Р. Фаттахов, «Татарстан» журналының мөхәрире. Мәскәүдән: безнең сандугачыбыз Роза Хабибуллина, Халидә Бигичева, Равиль Кузнецов, махсус делегация, Ә. Хусаинов Әссәдулла йорты директоры, К. Шакиров, Н. Бигичев, һәм шәхсән М. Миначев «Ватан» партиәсе рәисе.
Нижнийдан билгеле тарихчы А. Орлов, көрәш буенча тренер, Р. Рәхимов, Сергачтан «ТЯ» газетасының беренче редакторы Р. Ибраһимов, Петрякстан, С. Сабиров, Кзыл Октябрь район Башлыгы Таһир Хайретдинов үзенең аппараты белән, М. Яруллин үзенең җырчы гайләсе белән, «ТЯ» газетасы баш мөхәрире Р. Абдуллин, «Авылым хәбәрләре» баш мөхәрире К. Фәтхуллин, һ.б. һ.б. килгән иделәр.
Уразовка мәдәниәт сарай залы шыгрым тулы иде, утырырга урыннар җитмәде, кайберәүләр басып тыңладылар концертны. Бу кичә Р. Ваһапов исемендәге җыр фестивале дип игълан ителсәдә, чынында исә фестиваль түгел, концерт иде. Шушы концертта бик күп Рәшит абыйның якташлары җырлады, профессиональ җырчылар булмасаларда, кайберәүләре бердә алардан ким җырладылар димәс идем. Концерт барды Рәшит абыйның онытылмас җырлары белән үрелеп, аның көчле матур тавышы бөтен тамашачының күңелләрен нечкәртеп, хисләндерде. Концертны бик зур осталык белән алып бардылар Камал театрының ике артисты (кызганычка каршы исемнәре хәтердә калмаган). Район Башлыгы эчтәлекле чыгыш ясады, концерт гомүмән сүз белән үрелеп, Р. Ваһапов җырлары белән сугарылып, артистларның матур чыгышлары,моңлы җырларына күмелеп барды. Тамашачы бик канәгать булды, мондый концерт күптән булганы юк иде, бик озак барды, соңгына бетте.
Икенче көнне, Цүмбәлидә, Хәйдәр Бигичевка багышлаган концерт булды. Әлбәттә бу зур бәйрәм иде безнең як өчен. Ике Олы җырчыларыбыз, Р. Ваһапов һәм Х. Бигичев, ике даһи җырчы, ике искитәрлек талант ияләре. Икеседә бу фани дөньяны иртәрәк ташлап киттеләр шул. Бигрәктә Хәйдәр Бигичев 49 яшьтә генә, әле җырлыйсы да җырлыйсы иде үзенә, ә ул юк инде безнең арада. Тагы бер талантлы якташыбыз, җырчы Наиль Лотфуллин да китеп барган икән бу дөньядан. Тыйнак кына, ничек яшәде шулай, шау–шусыз, күмгәннәр дә куйганнар үзен. Белми дә калдык.
Х. Бигичев концертына артистлар, оештыручылар шактый арган булып күренделәр, ахрысы бигрәктә оештыручы команда. Кичәге үзэшчән җырчыларның берседә җырламады, хәттә җырлыйм дип торганнары да, концерт тиз йомгакланды. Бәлки З. Сәхәбиева–Бигичеваның Хәйдәрнең туган авылына килмәве, концертта катнашмавы да сәбәп булгандыр. Сәхнәдән берәүдә аңлатмады ни өчен Зөһрә ханым кичә концертта катнашып, бүген шушы концертка килмәвен. Тамашачы сорамады, әдәп саклады, чөнки белә, никадәрле Зөһрә ханымга Хәйдәрне югалту авыр икәнен, яралы йөрәкнең ярасын кузгатасы килмәгәндер халыкның.
Х. Бигичевка багышлаган концерт, Р. Ваһапов концерты күләгәсендә калды, тере чакта Ильһам шәүләсе аңа калкан булса (опера театрында җырлады, үзебезнең җырларны җырларга әзрәк килде аңа. Ә бит аның хыялы татарча җырлау иде.), хәзер якташы Р. Ваһапов каплаган кебек тоелды. Бәлки кирәкмәгәндер ике Зур–Олы җырчыларның бер–бер артлы кичәләрен уздырырга, аларның һәр кайсы аерым зур ихтирамга лаек. Бәлки чиратлаштырып кичәләрен уздырырга кирәк булгандыр, беренә быел, икенчесенә киләсе елда? Инде, акча санап, әпән–төпән уздырырга кирәкмәс иде, киләсе елга күчерәсе булган?
Тагын шунысында әйтергә кирәк, бу ике олы җырчы, бер Кзыл Октябрь районы җырчысы гына түгел бит, безнең якташлар яши тагы 6 районда, моны онытмаска иде. Менә Татарстаннан нинди зур делегация килгән, шул ук вакытта бүтән татар авылларыннан кунаклар чакырылмаган иделәр. Менә әйтик Ыргудан, Сабацайдан, Моклокадан, Мөтеравылдан, Мочалидан, Андыдан, Бозлаудан, Ишавылдан һ.б. Бу авылларда әнә нинди тарихчылар, язучылар бар, ник аларны чакырмаска иде? Без бер халык, шатлыгыбыз белән уртаклашыйк, бәйрәмгә барчасын чакырыйк, юкса Татарстаннан делегация авыл саен килеп йөри алмый бит, килгәндә тулырак файдаланырга йөрәник. (Үзләредә шул бик актив түгелләр, бүленеп яталар, урыс районарына аларны өләшеп чыктыларда, кире кайтырга, яңадан бер районга тупланырга омтылышлары юк).
Татарстан белән дә элемтә җиңелрәк булыр иде, 6 районага йөргәнче, бер төбәк белән эш итү Татарстанга күпкә җайлы.
ЯНДАВИЩЧА
Бер атна вакыт арасында Түбән Новгород өлкәсе Кзыл Октябрь районының 10 авылларында булып, авыл администрацияләре, колхоз рәисләре, мэктәп директоры, авыл кешеләре белән сөйләшеп йөрдем (2002–нче елда булган вакыйгалар). Сәяхәтемне шушы авылдан башларга булдым, ни генә әйтсәңдә–туган авыл бит ул. Ишетүем буенча андагы хәлләр шәптән түгел, колхозлары беткән, җирләре сөрелмәгән, чәчелмәгән. Балалар тумый, картлар үлә һәм башка шундый күңелсез хәбәрләр ишеткән идем. Яндавищча авыл советына тагы ике авыл керә, Карга, Өцкуль (авыллар исемен һәм кайбер атамаларны җирле сөйләм буенча бирәм). Авылга кергәндә бер күңелле күренешкә юлыгып, авылдашларым өчен куанып куйдым, юлдан кергәндә, Сокмада щит язып элгәннәр, Яндавищча авылы дип. Инде элгәречә русчалатып Ендовищи түгел, ә татарча Яндавищча дип язганнар, әфәриннәр, теләсәләр булдыралар. Яндавишча зур авыл иде, кайчандыр биш мәчетләре 1200–йортлары булган, базарлы авыл. Әле 50-60-нчы еларда базар эшли иде, соңрак, өстән төшкән күргәзмә белән базарны бетергәннәр, урынына клуб төзегән иделәр. Хәзер клублары да, базарлары да юк. Авыл аша уза иде Олы юл Суксуга, Кечаска, Салганга, Гагинга.
Авылда ике урам, аскы урам, өске урам, тагы очларга бүленә, Югары оц (биредә шулай атыйлар, җирле сөйләм), Түбән оц Кодяг оцы, тагы таулар бар: Пецә тавы, Боцкын тавы, Трай тавы, Карга тавы, Мәцет тавы, Пожар тавы, Цагыл тавы. Цагыл тавыннан башкалары авыл эчендәге таулар, йортлар белән тулган булганнар кайчандыр, 1200 йортны кирәк бит урнаштырырга.
Кодяг очыннан–юл Уразовкага, Кзыл Ярга, Атяравылга, Карга тавыннан–юл Каргага, Шөбилегә, Пожар тавыннан–юл Пожарга, Сергачка, Пецә тавыннан юл–Пецәгә, Абаимга, Лопатино урыс авылларына иде. Ә, хәзер авыл аша беркемдә йөрми, Олы юлны 80—нче еллар уртасында аркылыга ябып, мәктәп төзеп куйганнар, Печә авылы белән ике араны сукалаганнар. Мин яшь чакта почталары бар иде, алты кеше эшли иде шунда, телефонист, телеграфист, бер почта йөртүче авыл буйлап, бере районга илтә китерә, почта нәчәлнигы, авыл уртасында, каршыда гына клуб иде.
Үзенә күрә бер сәнгать мәркәзе, культурный урын, почтага барганда киенп–ясанып йөри иделәр, шунда яшләр җыелырга ярата иделәр. Хәзер биш кеше урынына берәү эшли, улда көнаралаш кына.
Бетәргә юл тота шикелле, кими бара, йортлары 650– нибары, мәскәүчеләрнеке –300, 615 кеше яши икән авылда, ике мәчетләре җәй көне эшләп килә*. Авыл советында миңа шундый белешмә бирделәр; 1-яштән–15 яшенә кадәр– 101 бала, 53– ир бала, 48- кыз балалар. Эшли торган хатын-кызлар, 16-дан 54 яшенә кадәр – 157, ирләр 16-дан 159 яшенә кадәр – 202. Пенсиягэ чыкан ирләр – 51, пенсиягэ чыккан хатыннар –104 икән. Пенсиәгә чыккач, ирләр ике мәртәбәдән артык кими, хатыннарга караганда, башка авылларда да шундый ук күренеш. Күрәсең, аракы дигәннәре күңелне генә ачмый, гөмерне дә кыскарта икән. Авылда бала бакчасы бар, анда 6–бала йөри икән, әле 5 кенә калган, урта мәктәптәпләре бар, анда 120 бала укый (соңгы мәглүмат, Яндавища мктәбендә 77 укучы, 10-Каргадан, 20-Өцкүлдән, “Туган Як” 17.11.2006-нчы ел), клублары юк. Өйләнмәгән ирләр саны бу авылда 42- гә җиткән. Димәк, кырык ике гайлә корылмаган, икешәрдән 84 бала тумаган булып чыга. 5000– мең гектар җирләре бар, 3000– меңнәречә чәчүлек, быел чәчкәннәр 1000– гектар тирәсе, тагы 500– гектарлары көзгә чәчәргә сөргәннәр, калганнары буш.
Яндавищча колхозында әле 90- нчы елларда мөгезле*2 терлекләр 1700 баш, тракторлары 42, комбайннары–15 булган, ә хәзер колхозларында ике үгез бер ат калган.
Авылны бик каты талаганнар колхоз рәисләре, бигрәктә соңгсы, бөтенесен саткан да бетергән, беркемгә бернинди җавап бирептә тормый һәм кирәк дип–тә тапмый. Хәзерге заман каһарманы, герой, әйтерсең Чечнәгә килгән контрактник, авылдашта тугел, беркемнәндә курыкмый. Милициә капитаны, моңа кадәр участковый инспектор булып эшләгән шушы авылда, монда үскән. Кем дип атарга инде шундый юнсезне?
Яндавища, бу авыл исеме ике сүздән, «янда» һәм «аучы» сүзеннән тора, «янда аучы– Яндавища» мондый авыллар берничә: Пензә өлкәсендә һәм Курск өлкәсе Конышева (көн–кояш) районында, монысы күрәсең, хәзер урыс авылы.
Кыска гына вакытка кереп чыктым туган авылга, тышкы яктан әллә ни үзгәрешләр күренми, авыл шулай ук яши сымак. Авылда яңа колхоз рәисе сайланган, СПК «Яндовище», Әхмәт Хайруллин, уңышлар телик үзенә. Әле СПК «Яндовище» Суксу фирмасы ООО «Алга»–га күчкән, килешү буенча 10 елга бөтен җирләре белән. Боларын авылдашлардан ишеткән идем инде.
Нишлисең, күчмичә авылны күтәрерди кешеләре булмагач (яңа рәис, күтәрәлерме авылны?), үзләренең техникалары юк, чәчәргә орлыклары, техника яллардый акчалары булмагач. Ничә ел инде кырлар буш ятканга, авыл халкы пайларыннан бер тиен табыш алмый, «Алга» фирмасы пай башына игенен (500 кг.), азыгын бирергә булган,
Комментариев нет:
Отправить комментарий