пегамбәрләр саны 24–мең, шулай булгач, биредә эшләр икенче төрлерәк булып чыга.
Билгеле, бу акыллы кызый, киләседә тәңречелекне үз һөнәри юл итеп алачак, яһүдиләр яшли ук сайлыйлар тормыш юлларын һәм шушы өлкәдә гөмер буе эшлиләр. Югары уку йорталында белем туплагач, фәни хезмәткәр булып, бу кызый тәңречелек буенча белгеч булып китәчәк. Әле шунда бер егетебезне дә «урлап», саф татар фамилиясе астында безгә дин таратачак. Беребездә бер сүз әйтәлмәс, син чит–ят кеше, үз динебезне үзебезгә калдыр, дип. Махсус әзерләнгән яшь белгеч, татарның башын тагы әйләндерәчәк,боҗра буйлап йөртеп, бер ярга да чыгармыйча, урталыкта сәлендереп тотачак. Әлбәттә, без тагыда бик ышанучан булсак чит–ят милләт вәкилләренә, тарихтагыча. Безгә бик кирәкмени мондый киләчәк? Әле үзебездә тәңречелекнең асылын аңлап җитмәгән килеш, арага башка милләт әһелләрен катнаштырмаска иде, дип әйтәсем килә. Сак уяу булыйк, кайчан милләтебезнең киләчәге турында эзләнүләр алып барганда, теләсә кемсәне арага кертмәскә, тарихыбыздан гыйбәрәт алып эш итәргә кирәклеге турында искәртәсем килгән иде.
7.02.03 г.
ШАЯРУ
– Фамилияң ничек?
– Мохтаров.
– Исемең?
— Махмут.
– Ә, әтиңнең исеме?
– Әхмәт.
– Значить, Әхмәтович?
– Юк, Әхмәт улы.
– Докумнта шулай язылганмы?
– Шулай язылган.
– Ә син урыс түгелмени?
– Урыс.
– Һы, исемең, фамиляң бердә урысныкына охшамаган?
– Мохтаров фамилясе киң таралган, кемдә генә юк, ә исемне шулай кушканнар.
– Кызык, ә туган телең нинди?
– Татар теле.
– Ничек инде, үзең урыс, ә туган телең татар? Мондый кешене беренче күрүем, син шаяртасыңдыр?
– Юк, шаяртмыйм, әллә татар телле урыс юкмыни?
— Юк.
– Ә, син үзең кем?
– Мин урыс, фамилиям Иванов Иван Иванович, телемдә урыс теле.
– Ә, сезнең тамырда татарлар юкмыни?
– Һым, бар, әбием татар.
– Кайсы яктан, әтиең ягыннанмы, әниең ягыннанмы?
– Әниемнең әнисе татар.
– Ә, әтиең ягыннан юкмыни?
– Бар, әтиемнең бабасы татар булган.
– Һы, шулай булгач син татар булып чыгасың түгелме? (Ә син крәшендер инде?)
– Белмим шул. Ә, синең әти–әниең урыслармы?
– Юк, татарлар.
– Ә син үзең урыс? Ничек моны аңларга?
– Менә Жириновский, әнисе ләх, әтисе юрист, ә үзе урыс. Моны ничек аңлатасың?
- Белмим.
- Мин анардан киммени?
– Һы, ким түгел түгелдә, әммә ничектер сәер.
–Ничек сәер булсын инде, әгәр сайлауларда тавышны бирәләр гель урысларга гына.
– Урыс фамилиялелргә, диясегез килә инде?
– Алай гына түгел, фамилияләрнең төрлеләре бар, күбрәк игтибар ителә шуңа, кем үзен кычкырып урыс дип әйтә, менә шуларга ошанычлары күп, сайлаучыларның.
– Гым.. сәер бу хәл.
- Сәер шул...
ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТӘРӘКЫЙЯТ
(Әдәби күзәтү)
Кайсы якларга таба китеп бара безнең әдәбият, нинди каһарман образлар тудыра милләт өчен? Менә шушындый уйлар борчый башлады мине, Нәбирә ханым Гыйматдинованың «Парлы ялгыз» дигән хикиәсен укыгач (Ж.Идел № 7 2002 ел). Әсәр бик эмоционально язылган, уңай каһарманы юк, шулайда укучының игтибарын үзенә нык җәлеп итә.
Шушы уңайдан искә төште, кем олы тавыкмы, күкәйме? Тавык күкәйне сала үзе күкәйдән яралана, кайсысы беренчел? Милләтне хатыннар тәрбиәли, ә кем тәрбиәли хатыннарны? Сорауларның сәбәбе бар, шушы әсәрнең төп каһарманы – Вәсилә, югары белемле мәктәп директоры булуына карамастан, камил акыллы кеше тугел дигән хис туа.Бер карауга бердә юнсезгә охшамаган төсле, әммә шулайда Вәсиләне бигүк зиһенле диптә булмый.Нәрсәдән килеп чыккан бөтен бәләсе Вәсиләнең? Үзен өзелеп сөйгән Бакир белән кавыша алмый интегү, җитмәсә үзедә аны үлеп ярата. Нәрсә, кем комачаулый, нинди киртәләр ята бу ике гашык арасында? Нинди акыл җитмәслек табышмак бар биредә? Бернинди юк, сөйгәне баһадир ир–егет, сукса агачны сындырырдый, типсә тимер өзәрлек, горур баш имәс егет, үзе ярдәмчел, нечкә хисле, коеп куйган җитәкче–лидер. Мондый ир–егетне төштә генә күрерди, ә ул Вәсиләгә ярамаган. Ярамаган тугел бик яраганда бит, тик ул аны тоталмаган.Кулындагы бәхетен башка берәүгә биргәндә, үпкәләп гөмер итә.Карагыз ничек көрәшә ул үз бәхете өчен? Үлеп яраткан егетенә үч итеп бер мәхлүкне ир итә үзенә.
Ә ничек килеп чыкты соң мондый хәл? Үз кулы белән сөйгәнен бирмәдеме соң хәйләкәр Зоя Ивановнага? Бирде. Башта Бакирны яшертен таныштырды шушы хатын белән, асылын уйламый гына, соңгыдан мунча яктыртып, шушы Зөлфияне чакырды, үзе мунча кереп чыкты да, Бакирын калдырды, шушы хәйләкәр хатын белән. Йәнәсе, балга чебен кунармы? Ә ул җитлеккән ир–егет, аны чакыралар мунча керергә сөлектәй яшь хатын белән? Ничек башы әйләнмәсен егетнең?
Ул әлбәттә онытты бу мизгелдә Вәсиләнең барлыгын, гаҗәпмени, биредә япь—яшь шәрә хатын аны көтә, кайнар мәхәбәт белән, вакытлыча булсада, аңа артыгы кирәктә түгел, ә Вәсилә белән ул мәңге бергә булачак, әммә әлегә аларның мәхәбәтләре физик якынсыз гына үтә, Вәсиләгә кирәк түгел.
Кирәк түгел микән соң, ник Вәсилә әйтми? Менә Зоя Ивановна әйтә ич, ә ул бозык хатын диләр, ирләр белән шаярырга ярата.Ә Бакир бит Вәсилә белән шаярмый, ул аны чынлап сөя, ник Вәсилә аңа ышанмый, ник тарта суза, ник әйтми–Бакир җаным, дип, ник бергә мунча керми? Өйләнешергә кирәк, туй итәргә, яхшы, ник соң туй юк, ә мунча бар әле өйләнешмәгән егет белән? Ник Вәсилә белән Бакирның мәхәбәте кавушысыз, икәүләп мунча кермиләр? Шул ук вакыт Вәсилә барып Гали янына ята? Акыллы хатын моны эшләр идеме? Юк. Бик дуамал бу Вәсилә туташ, артын–алдын бердә уйлап тора тора торганнардан тугел, эшилидә куя.Үзе мәктәп директоры, укытучы, балаларга аң–белем, тәрбиә бирүче? Сөбхан Алла, бу юнсез Вәсилә кемне тәрбиәли алсын, аның акылы үзенәдә җитмәгәч? Институтны кзыл дипломга бетергән, ә Зоя Ивановна гел икегә укыган, тик Вәсилә аркасында гына дипломлы булалган ди автор. Карасаң, Зоя Ивановның икелесе, Вәсиләнең бишлесеннән күпкә артык икән тормышта. Әнә ничек килеп чыга, кичәге икеле, бүгенге бишлеленең гөмерлек ярын алып китә, ә бишлегә генә укыган Вәсилә, бер мәхлүкне үзенә яр итә? Бәлки ул шулай кирәктер, язмыш үзе тәгдирне хәл иткән?
Алай дисәң, ник Вәсилә гөмер бакый үпкәли Бакирга, ник Бакир аны оныта алмый? Ни өчендер татар кызы Зөлфияне, автор гел Зоя Ивановна дип атый, аны гел яманлый? Чыннандамы соң шундый бозык кыз ул Зөлфия? Нидән бозык, акчасы күпкәме типтереп яшәгәнгәме? Бизнесмен ул, акча күп эшли, күп түгә, аның тирәсендә бөтенесе әйләнә, барчасына түли, бөтен әйбернең бәһасен белә.Әйе, ул акчага сатып ала бөтен кирәген, сатулашып тормый, менә Бакирныда сатып алды бер мунча керү өчен. Ә кемнән сатып алды да, кем аңа сатты Бакирны? Шул ук Вәсилә үзе түгелмени? Ник ул куалап чыгармады мунчадан үзенең ахирәт дусты Зөлфияне, кайчан ул белде эшнең ни юнәлеш аласын? Белде бит Зөлфиянең Бакирдан нәрсә өмет иткәнен? Сатып алды дигәннән, ирләр хатыннарны сатып алалар, бу берни түгел, ә менә Зоя Ивановна Бакирны сатып алалмый икән? Әллә ир–егетләр сатылмыйлармы түрәлргә, җылырак урын өчен, тәлинкә тотмыйлармыни югарыдагы түрәгә? Тоталар әлбәттә, бу да шул ук сатылу, биредә вөҗдан, намус сатыла, менә монысы бигрәк хәтәр әйбер, ә яшь хатын белән бер мунча кереп чыгу, бу сатылумыни егет өчен? Бу бер егетлек кенә. Инде бөтен бер милләт тоташ сатлык җаннардан торганда, Бакирның Зоя Ивановна белән мунча керүе, бер шаяру гына ул.Вәсилә горурмы, әллә тәккәберме, дигән сорау туа үз—үзенән. Горур булса һич беркайчан үтенечләр белән борчымас иде Бакирны, ул бит аны хыәнәтче дип саный.Шулай ук, шушы Зоя Ивановна белән арасын өзәр иде. Юк бит, бара йөри, шушы хатын белән сөйләшә, моны ничек бәяләргә? Караңгы төндә барып, Бакир белән икәүләп утырткан имәнне кисмәс иде. Үчле хатын, гөмер буе үч ала Бакирдан. Ә Бакир, шушы гөмердә аңа хет бер авыр сүз әйтсен, ә кыз кеше болай итенергә тиешле түгел, үч итеп башка ир янына барып ятырга? Юк, биредә горурлык белән тәккәберлек буталган, горурлык ул олы нәмәстә, кайсы кешене кеше булып саклый, ә тәккәберлек, киресенчә, кешене түбәнсетә еш кына көлке хәлгә төшерә. Менә Вәсилә тәккәберлек корбаны, ул кичерә белми, ул оныта алмый ничек аның алдында, Зөлфия чакыргач, Бакир мунчага креп китә Вәсиләне калдырып. Бәлки Бакирга Вәсиләдән рөхсәт сорап керергә иде мунчага Зөлфия янына? Бәлки Вәсилә рөхсәттә биргән булыр иде әле, әммә моңа риза түгел Бакирның горурлыгы. Менә Вәсиләгә бераз уйларга иде дә бит, юк. Мин–минлек күккә ашкан, Вәсиләнең ачуыннан күзләрен кан баскан, ярсуыннан белми ни кылырга, тизрәк кирәк җавап кайтарырга? Аңа иттеләрме хыянәт, ул да итәргә тиеш. Галине күрәдә, син мине сөясеңме дип сорый.. Теге билгеле аптырашта, шаярамы бу туташ, әллә юкмы, дип торганда, Вәсилә туташ үзен култыклап алып китеп никах укыта. Бу дуамалык Вәсиләне гөмер буе ташламый, ул алдын–артын уйламастан, кияүгә чыга да куя. Соңгыдан гөмер бакый җәфа чигеп яши, чөнки Гали тормышка яраклы кеше түгел, бернинди эш кулыннан килми, ни туар карарга, ни печән чабарга, бер булдыксыз кеше. Гөмүмән алганда, кешемени Гали, –бер мәхлук бит ул, эшкә яраксыз бер зат, ни Аллага, ни бәндәгә диләр, шундыйларга.
Шушы адымы аркылы үзедә бәхетсез, Бакирны да гөмергә бәхетсез итә. Ә Гали бәхетлеме соң Вәсилә белән? Юк, улда бәхетсез, хәттә аның бәхете турында кем уйлаган бар, ул тумыштан инде туган бәхетсез булып, аның шундый язмышы, ул бармы, юкмы аңа карап дөнья үзгәрми.
Бакирга килгәндә бөтенләй башка хәл, айгыр малае бөтенләй икенче төрле адәм, ул дөньяга туган идарә итәр өчен, аның милли хиседә юк түгел, горур баш имәс шәхес. Менә шундый сыйфат җитешми безнең ир–егетләргә тормышта, бигрәк күндәмнәр.Бакирның авылда бандит дип даны таралган, бөтенесе аңардан курка. Ике авыл малаен тотып кыйнаган булган, агачларга уеп исемнәрен язган өчен, беренең тешен сындырган, икечесенен иңсәсен имгәткән. Менә бөтен бандитлыгы, һы, кем соң биредә бандит, Бакирмы табигатьне яклаганга, әллә бу ике юнсез малаймы, кайсыларын ул тукмаклый?
Бакир зур таза олы гәүдәле егет, тышкы яктан дорфа күренсәдә, эчке яктан шагыйрь кеше, нечкә күңелле, сизгер кеше. Аның менә ике имән утыртуыда, аларга сулар сибеп үстерүе, зур куллары белән шушы имәннәрнең яфракларын сыйпавы, иркәләве, моңа дәлил булып тора. Ул бу җиргә хуҗа булып туган кеше, тик аңа тиң кирәк, тиңен сайлаганда ялгышкан, чөнки Вәсилә аңа тиң булырдый хатын түгел. Баһадирга кирәк акыллы хатын, әйбәт балалар үстерү өчен, физик яктан таза, горур акыллы балалар. Вәсилә тышкы яктан тәти генә күренсәдә, чамадантыш тәккәберлеге, эчке ягтан тупасландыра. Ул Бакирның хәлен бердә аңламый, киң күкрәк, калын тавыш артында нечкә хисле кеше яшәгәне сизми. Кайчан Бакир аңа әйтә, теге имәнәр янында булганда, синең имәнне кочаклыйм, үбәм, ди. Аңа үч итеп Вәсилә шушы имәнне кисәргә була һәм төнлә барып чабып (кисеп) кайта. Кыргыйлык түгелмени бу? Кайда аны шундый кыргыйлыкка өйрәтеләр, мәктәптәме, институттамы? Үзе сер бирмәс үрдәк кебек яши эшкә ярамас ир белән җәфа чигә гөмер буе, ир кеше бер чиләк су күтәрергә хәле җитми, анардан ни көтәсең? Әйе, горур кеше үзеннән кимгә кияүгә чыкмас иде, әлбәттә акылы булса, акыллы кеше артык тәкәбердә булмый.
Нидән соң без татарлар шундый булдыксыз? Көрәшәбез, көрәшәбез бәйсезлек өчен, ә ничктә азатланалмыйбыз. Бер адым алга атласак, ике адым артка чигенәбез, яхшы фикерләр, киңәшләр арасыннан кирәген сайлый белмибез. Вәсилә мәктәп директоры, укытучы, милләтнең яшь буынын тәрбиәләүче, кемгә нинди тәрбиә бирергә сәләтле соң ул? Безнең милләт икегә урталай бүленгән, бер ягында сатылганнар, икенче якта–мәхлүлар, урта бер урында юка гына катлам–пегамбәрләр. Менә шартлы рәвештә милли хәлне шулай күз алдына китереп була. Пегамбәр катламы милләттә юка һәм ярлы булганга, мәхлүклар сатлыклар арасына күчә баралар, ә сатлыклар әкренләп чит–ят милләтләр арасында эреп бетә баралар. Чөнки алар өчен башка юл калмаган,бер саттылгач кире кайталмыйлар, хуҗалары рөхсәт итми, беренчедән, икечедән үзләрендә кайтырлык ихтияр көч һичтә җитәрлек түгел. Татарга бүгенге көндә татар булып калыр өчен нинди әдәбият кирәк? Әдәбиятның төп эше, төп юнәлеше, төп вазифасы–милләтне үстерү, аны яхшы сыйфатлы ясау, бу аксиома. Әгәр ул шушы вазифасыннан тайпыла икән, ул милләт тормышыннан төшеп кала, йә хезмәт итә сатлыклар катламына. Татар әдәбияты кемгә хезмәт итә? Милләткәме, шушы мәхлүкларгамы, әллә сатлыкҗаннаргамы, кайсылары, иртәме соңмы эреп бетәчәкләр башка милләтләр арасында? Әгәр мәхлүкларга булса, кирәк аңа яраклы, алар аңлардый образлар тудырырга, кайсысы туп–туры вакыйганы тасвирлый, кинаәләп түгел, Н.Гыйматдинованың «Парлы ялгыз»ындагы шикелле, биредә әлбәттә гыйбәрәтле гөмер кисәге бәян ителгән. Әлбәттә, шушы әйберне укыган кеше, Вәсилә юлын сайламас, аңа Зөлфия–Зоя юлыда кирәк түгел, ә нәрсә сайларга тиеш укучы? Ошбу әсәрдә андый каһарман юк, ә ул бик кирәк безнең яшләргә. Тормышта үрнәк алырдый кешеләр очрасада, андый каһарманнарның әдәбиятта булуы хәерлерәк, чөнки әдәби каһарманың киң таралырга мөмкинчелеге бар.
Менә айгыр малае Бакир инде коеп куйган татар үсмерләре өчен үрнәк. Үзе зур таза, бернидән һәм беркемнән курыкмый, чөнки көчле кеше, үзе гадел, нечкә хисле. Карагыз, ничек ул агачны карый, баланы караган төсле, табигатне ярата, үзе ярдәмчел, тик бәхетсез. Шундый баһадир ир–егеткә, кайсы милләт терәге булырга тиешле кешегә, татар милләтендә бер акыллы хатын–кыз юк. Бераз әсәрнең эчтәлеген үзгәртеп, Бакир белән Вәсиләне кавыштырып, аны шушы җиңел холыклы Зөлфия белән таныштырмыйча, бер төзелеш фирмасы ясап куеп, авыл мәктәбен төзеп җибәрсә, карыйсың, соңгыдан эше җайланыпта киткән булыр иде. Әммә бу сюжет авторга бигрәк бер катлы күренгәндер, әдәбиятта артка чигенү сымак. Ә кем артыннан без иярәбез, нәрсәгә безгә шомлы әйбер кирәк, белмәссең, кемгә аңардан файда? Безгә кирәк үз милләтебезне күздә тотып язарга, аның мәнфәгатләреннән чыгып, булырмы аңафайдалы, юкмы? Файдасы шикле булганда, андый әйбер бөтенләй иҗат итмәскә иде.
август, 2002–нче ел.
КҮЧТӘНЕЧКӘ – ИКЕ ГЕНӘ СҮЗ1
Мәскәүнең Чайковский исемендәге шөһрәтле залында Татарстан Республикасының Мәдәният министлыгы ,,Татарстанның яшь сәләтләре,, дигән зур концерт уздырган иде. Без, мәскәүлеләр, куанышып, бер–беребезне бәйрәм белән котлап җыелдык бу тамашага. Чыннан да, Казаннан килгән һәр концерт безнең өчен зур бәйрәм бит ул. Татар мәркәзенең үзеннән үк килгән артистлар Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне югары сәнгатебез үрнәкләре белән таныштыра, без шул концертлардан илһам алып, аларга ияреп, биредә үз сәнгатебезне шул биеклеккә күтәрергә тырышабыз.
Бу табигый хәл, татар сәнгате иң башта татар дәүләтендә тәррәкый итәргә, башка төбәкләргә йогынты ясарга тиеш. Әммә әлеге концерт безнең өметне акламады гына түгел, киресенчә, бик күпләрнең кәефен кырды, гайләләрдә бәхәс куптарды.
Тамаша И.Штраус музыкасына корылган театрлаштырылган күренеш белән башланып китте. Сәхнәгә бер төркем бала чыкты. Кызларның кайсы графиня, кайсы баронесса булып киенгән, ә малалйлар яшь юнкерлар килбәтендә: башларында картуз, аякларында ак ботинка, ак чалбар, китель...Килешә үзләренә, әммә, бу бит безнең милли кием түгел, нәрсәгә мондый күренеш дип торганда, сәхнәдә тагын бер төркем пәйда булды, зур сәхнә төрле киемдәге балалар белән тулды. Соңгылары инде Әби патша заманындагы кебек киенгән: малайларда парик. сюртук, кызларда да шул чор киемнәре, арада кайберәүләрен ак фәрештәгә охшатып киендергәннәр. Менә чиркәү музыкасы яңгырый, әлеге дә баягы, фәрештә килбәтендәге кызлар музыка уңаена хәрәкәтләр ясап, сәхнәнең иң алгы сафында утыралар.
Ике кулларын бер итеп, башта сул җилкәләренә, аннан уң җилкәләренә, аннан алга, маңгай тирәсенрәк күтәреп, аннан кендек тирәсенә таба хәрәкәтлиләр. Чү, нәрсә бу, болар бит шулай чукынып утыралар түгелме? Татар балалары, Ильминскийлар чукындыра алмаган әби— баба оныклары сәхнәдә чукыналар? Алар аны, әлбәттә, чукыну дип кабул итми, аңламыйлар әле, чөнки чиркәү музыкасы, бөтен классик музыка шуңа корылган, әммә остазлары моны беләләр бит!
Бик сәер күренеш: өч сәгать барган концертта Р. Яхинның ,,Сандугачын” башкарылды да Ф. Яруллинның «Шүрәлесеннән» бер бәләкәй генә сюжет һәм шәкертләр биюе күрсәтелде. Мари, башкорт биюләре, әрмән җыры башкарылды, шулчак Татарстан бәләкәй СССР шикелле тоелып алды. Татар сәнгатенә караган бер генә номер күңелгә хуш килде – шәкертләр биюе, өч егет татар музыкасына бик оста биеделәр. Биюләре чын татарча да, яңачарак та яңгырады, бик яхшы тизлектә башкарылды.
Шулай да, әйткәнемчә, бөтен концерт Европа классик музыкасына корылган, анда Шопен, Клодт де Бюси, Иоган Штраус, Шуберт, Джовани Россини, П. Чайковский, Рахманин, Брамс, Гилельс әсәрләре яңгырады.
Балалар, һичшиксез, зур сәләт ияләре, талантлылар. Төрле халыкара конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре яулаганнар, Мәдәният министрлыгы стипендиантлары. Аларга зур өметләр баглап булыр иде, тик алар татар мәдәниятятын өйрәнмиләр булып чыкты. Итальянча, урысча җырлыйлар, ә менә татарча юк, шушы хәл безне биктә борчый. Кемнәрне үстерәбез соң без, акчалар туздырып, вакытны уздырып? Сәләтле балаларыбызга чит–ят кавем, чит–ят халык мәдәниятен өйрәтеп, бу классик музыка дип, аңа мөкиббән булып, композиторларыбызның әсәрләрен өйрәтмичә, кая барып чыгарбыз икән?
Татарстанның сәләтле балалары концерты шушындый булырга тиешмени? Юкмы бездә милли музыка, матур милли кием? Ник Татарстаннан килгән концерт татарга ят сыйфат белән башлана? Әллә никадәр сорау туды. Чынлап та, музыка мәктәпләрендә Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозафаров, Әнвәр Бакиров, Шамил Монасыйпов, Бату Мулюков, Сара Садыйкова, Резеда Ахиярова, Луиза Батыр—Булгари, Мәгсүдә Шәмсетдинова һәм башка композиторларның әсәрләрен өйрәтмиләрме әллә? Әллә ул көйләр безнең балалар өчен яраклы түгелме? Ник без Европа конкурсларын гына таныйбыз, талантлы яшьләребезне шуңа гына әзерлибез, шундый гына юнәлеш бирәбез? Дөньяда безнең тугандаш халыклар да бар бит. Ник без аларның музыкасын – төрек, үзбәк, казах, әзәрбәйдҗан һәм башка төркиләр сәнгатен өйрәтмибез, якут, кырым татарлары, караимнар, гагузларның музыкасы белән таныштырмыйбыз? Нәрсәгә кирәк безгә Европа классиклары, әллә без чынлап та чукынырга җыенабызмы? Чын кардәшләр сәнгатен өйрәнсәк, төрки дөньясына керербез, анда безгә бернинди куркыныч янамый, бу инде Европа – урыс мәдәнияте түгел.
Шушы концерт программасының зур өлешен Чаллы, Казан, Актаныш музыка мәктәпләре әзерләгән. Бу уку йортлары татар сәнгатенә каршы эшлиләр кебек тоелды дисәм, йомшаграк әйтелер, мәкәрле рәвештә татарның сәнгатен, мәдәниятен юк итү бурычын гамәлгә ашыралар сыман.
Татар номерлары аз булды дигән идем инде, алары да аның бик үзенчәлекле. Менә костюмнарга игътибар итик, Европа классик әсәрләрен башкарганда, барча балалар ак киемнәрдән, итекләренә кадәр ак, күбәләкләр сыман очып кына йөриләр. Ә татар номерларындагы костюмнар, кара–күксел–сары–яшел сымаграк, керле төстәрәк бишмәт, башларында да шушы ук материалдан очлы башлык, аякларында кара кирза итекләр. Ирексездән, күңелдә шундый хисләр туа: Европа–урыс сәнгате – югары сәнгать, ә татарныкы гади базарчылар сәнгате, итче–кибетче сәнгать.
Концертны Светлана Захарова рус телендә алып барды, программасын да үзе төзегән. С. Захарова үз сәнгатен алга чыгаран, үз милли мохитын чагылдырган. Чөнки ул башканы белми дә торгандыр, аңа татар сәнгате кирәк тә түгел, бу табигый хәл. Ни өчен марҗа безнең өчен җан атсын ди?
Ә менә Татарстан мәдәният министры Тарханов әфәнде кая карады икән, ул бит шушы программаны раслаучы, чыгымнарын түләүче? Аңа барыбермени? Шулайдыр, чөнки кичәне ачканда ясаган чыгышында ул ике сүз татарча әйтте дә урысчага күчте. Ә бит татар теле шулай ук Татарстанда дәүләт теле статусына ия, ник соң концерт бер генә телдә алып барылды? Татар теле концертларда да яңгырамагач, ул кайда яңгырырга тиеш? Шуны да аңламагач, ул нинди министр? Мәскәү мэры Ю. Лужков мәчеткә килгәндә татарча өч сүз әйтә, Путин да Казанда булганда ике сүз татарча әйтте. Татарстан мәдәният министры Тарханов та Мәскәүгә килеп безләрне туган телебезнең ике сүзе белән ,,сөендерде,,. Шундый министр җитәкчелек иткән хәлдә милли сәнгать үсеше зур сорау астында калачак. Ул милли сәнгатне үстерү урынына, аны бетереп ята. Чөнки Чаллы, Казан, Актаныш һәм башка төбәкләрдәге музыка мәктәпләре балаларда милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялисе урында, чит–ят моңнар сеңдерәләр икән, эшнең нәтиҗәсе бетү булачак. Без моңа өч сәгатьлек концерт карап ышандык. Татарда шушы урынга министр булырлык шәхес юкмыни? Ник башкасын куймаска иде? Шушы ук М. Шәмсетдинова, министр булырдый шәхес тугелмени? Үзе белемле, фән докторы, менә дигән сәләтле композитор, оештыручы, ник үз белгечләребезне, кадрларыбызны якка җибәрәбез, ә юнсезләрне түрә итеп куябыз? Татарны аңлап бетмәссең шул.
Тәнәфестә кайбер тамашачы белән фикер алыштык, шулар арасында Дәүләт Думасы депутаты Ф. Сафиуллин, Татарстанның Рәсәйдәге вәкәләтле вәкиле Н. Мириханов, рәссам Ш. Апанаев, эшмәкәр Н. Бигичев һәм башкалар. Татарстан концерты шулай башланырга тиеш түгел, милли төсе булырга тиеш иде диделәр, һәм югарыда әйтелгән фикерләр белән килештеләр.
Без үз кулларыбыз белән акыллы, талантлы балаларыбыздан манкортлар үстереп ятабыз. Соңгыдан зарланабыз, имештер, татар йоклый. Чит–ят сәнгать нигезендә тәрбиәләгәч, йокламый нишләсен?
Мәскәү 14.
КЕМ УЛ ШҮРӘЛЕ?
Ачыкланып беткәнме соң татарның бөек улы, даһи шагыйре, Г. Тукайның язма образлары? Калмаганмы икән берәр бигүк ачыкланып бетмәгән әсәре? Менә Шүрәле образын тудырып, ни теләгән әйтергә шагыйрь? Бәлки без Шүрәле серен чишәлмәгәнбез кебек тоела миңа. Шушы хис-тойгылар мине Шүрәле образын икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте, менә шушы карашларым белән укучыларны таныштырасым килде.
Ни әйтергә теләгән икән Тукай шушы юлларны язганда?
-"Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч"?
Нинди үч, нинди кылыч турында сүз булырга мөмкин? Билгеле, шагыйрь юкка гына язмаган бу юлларны. Биредә бар берәр хикмәт, фикер, ачык әйтелмәгән сүз бардыр? Бу юлларны Тукай язган 1913-нче елда, гөмеренең актык көннәрендә, ул белгән тәкдирен, вакыты аз калганлыгын сизгән. Инде көч беткән, яман сырхау үлем пәрдәсе белән менә-менә үзен каплап китәчәген аңлаган.
-"Көчләремне кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең hичберен дә чөнки ак диә алмадым", Дип зарлана шагыйрь язмышына. Чынлапта Тукайга тормыш бик рәхимсез булган, ятимлектә балачакларын үткәреп, үсеп җиткәчтә, аңа җиңел булмый яшәргә. Җитмәсә, ул үз өстенә күтәрә алмастай авыр йөк ала - милләт язмышын хәл итмәкче була. Юкка гына әйтмәгән бит, мин шагыйрь генә түгел, мин милләтчедә, сәясәтчедә, милләтнең яклаучысыда - дип.
Бу юллар, әйттек инде, шагыйрьнең гөмер азагында язылганнар, ә ничегрәк язган ул гөмеренең башында?
Менә 20-сен генә тутырган, яшь, көчле, гайрәтле Тукай Шүрәлене яза. Кайдан алган ул аны, шүрәле дигән җен-пәри бер әкиятебездә дә юк, ә менә Тукайда бар. Тукай татар тарихы белән нык кызыксынган, ул чактагы тарихи китапларны укыган, моңа шигебез юк. Әлбәттә, бик күп милли җанлы кешеләрдә туган сораулар, анарда да тумый калмаган. Менә ничек ачынып яза ул:
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аh! Дисең, без ник болай соң?
Бездә хакның бәндәсе.
Шагыйрь канәгать түгел татар халкы язмышы, аның дәүлэтен югалтуы белән, Казанны алганда Явыз Иван гаскәренең таталарны рәхимсез үтерүләре, hәм шуннан соң, таталарның бөлгенлеккә төшүләре белән. Шундый милләт язмышы белән ничектә килешәсе килми аңа, элгәре шундый көчле булып, хәзер шундый зәгыйфләнеп калган милләт язмышы нык борчый шагыйрьне. Шушы тарихи гаделсезлекне бетерәсе, татар милләтен янәдән, көчле, мөстәкыйль күрәсе килә. Ничек моңа ирешергә? нәрсә эшләргә? hәм тагы шуңа охшаш сораулар туа.
Билгеле, сорау куелгач аңа җавапта табыла. Тукай фикеренчә кирәк халыкка аңлатырга иреккә чыгару юлларын, орынтын гына, жандармнарга сиздермичә генә. Урыс дәүләтен җиңәрди көч татарда юклыкны ул белә, шуңа күрә аны хәйлә белэн, акыл белән җиңеп булыр дигән фикергә килә. Ул бу эшкә яшлек дәрте белән шундук керешә, әммә ул белә, нинди куркыныч эшкә керешкәнен. Шуңа күрә мәҗбүр фикерен яшерергә, ачыктан-ачык хөкүмәткә каршы сүз йөртү, үзе өчен генә түгел, бөтен милләт өчен зарарлы икәнен яхшы аңлый.
Шүрәле образы шагыйрдә шушы уй-тойгылар нәтиҗәсендә килеп чыга дисәк. Ул аны ничек сүрәтли?
-Борыны кәп-кәкре - бөгелгәндер тәмам кармак кеби,
Төз түгел куллар, аяклар да - ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел - көндезләре...
Чынлапта, Урыс империясенең бердә туймас ач күзләре ара-тирәне күзәтеп кенә тора, кайсы халыкны, кайсы дәүләтне басып алыр өчен. 1853-56-нчы еллардагы кырым сугышы бетеп олгерми, Кавказда сугыш башлап жибэрэ, анан 1877-79-нчы елларда, тореклэр белэн Балкандагы сугыш. Боларнын hэрбересендэ дэ татарлар күплэп катнаша урыс ягында, дин кардэшлэргэ, кан кардэшлэргэ каршы.
Урыс империясенен озын кулын менэ ничек, Шүрэле бармаклары аркылы бирэ.
-Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен,
Тик килешсез - hәрбере дә ярты аршиннан озын,
ди шагыйрь. Чөнки шушы урыс империясенең кулы житә Балкангада, Казанга да, хәттә Япониягә чаклы озая. Бу империя бик көчле булсада, бөтен тирә-юнь халыкларны буйсындырып бетерсәдә, барыбер аның булырга тиеш нинди булсада йомшак, берәр җителмәгән ягы, көч белән җиңеп булмаса, бәлки хәйлә белән җинеп булыр әле, дип уйлый шагыйрь. һәм шуны тасвирларга тотына. Шагыйрь моны бик оста сүрәтли, кыска кыска, килешле җөмләләр белән бирә.
Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: "сиңа миннән ни кирәк?
- Бер дә шикләнмә, Еегет, син: мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел,
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап утерәм,
Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
Биредә аллегория белән сүрәтләнә урыс империсенең ерткычлыгы, баскынчылыгы. Игътибар итик, шушы империя үзенең иң явыз эшләрен эшли берәр уйлап чыгарылган сылтау белән: йә ул славян кардәшләрен азатланыдырырга булыша имеш" явыз төрекләрдән", йә "явыз таталардан". Йә дәүләт чикләренә куркыныч килә дип, татарларның җирләрен басып ала. Менә шуңа Шүрәледә әйтә, артык масаймыйча гына, "мин карак-угъры түгел, юлда кисмимен, шулай да бигүк тугры түгел, ди. Нәк коеп куйган урыс дәүләтенең халыкара алып барган сәясәте.
Тукай белә, күпме генә оста алдау булсада, ул бер ачыкланмый булмас.Хәйләгә каршы берәр хәйлә кормый булмас, дип кирәклеген аңлата укучыга.
Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
- Яхшы, яхшы, сүздә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.
Билгеле, егетнең Шүрәле белән килешми хәле юк, чөнки көч Шүрәле ягында, килешмәсәң, ул аны бары-бер көчлэп үтерәчәк. Шуңа күрә, шагыйрь укучыга әйтә, син курыкма, югалып калма, көч булмаса, хәйлә бар, файдалана гына бел! Менә шушы явыз Империя кармагыннан да, көч юк икән, хәйлә белән чык! Юлын эзлә, ди укучыларына. Тукайга шул чак була 21 яшь, әле ул ышана, милләтен азатлык көрәшенә эзерләвенә. Еллар бер-бер артлы уза баралар, ә мөстәкыйллек фикере милләттә тумыйда тумый гына. Бер ялгызы азатлык әләмен күтәреп мәйданга чыгу, үлем белән бер икәнен белә.
Тукайны замандашлары аңлый алмадылар, хәттә 20-нче гасыр азагында да, аңлашылмый калды ул, дисәм, бердә ялгыш булмас төсле. Ни әйтергә теләгән соң шагыйрь шундый ачынып язган юллары белән?
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч - шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны паклый алмадым, дип?
Тукай шигырендә кодлаштырып үзенең васыятен, серен, яраткан миләтенә калдыра, гафу үтенә милләтеннән, үз өстенә алган йөген урынына чаклы җиткерәлмәгәненә. Кайтмады үч, дип ул бернинди шиксез, Казан ханлыгын кайтаруны күздә тота.
Ачыктан -ачык шушы фикерләрен язмый, чөнки, ул чагында берәүдә бастырмаячак, ә бастырган тәкдирдә, мөхәрир генә тугел, бөтен милләт җавапка тартылачагын белә. Милләтә зарар китерәсе килми.
"Изге, асыл" милләт 20-нче гасыр башы түгел, эле аның азагында да, мөстәкыйллекне яклар өчен өлгереп җитмәгән булып чыкты.
2001 ел.
МИЛЛИ ЮЛ АДЫМНАРЫ
Елдан–ел милли хәлебез начарая бара төрле яктан, авылларыбызда тормыш җиңел түгел, шәһәрләрдә дә байларыбыз әлләни үрчемиләр. Бер милли төзелеш юк, республикадан гайре, мәчетләр төзелә–төзелүен, ә менә яшләребез өчен эш урыннары булдырмыйбыз, яшләрсез нинди киләчәк? Телебезнең язмышы кыл өстендә, менә– менә бетә, югала бара, үз телебездә чыккан китаплар, газет–журналлар саны туктаусыз кими килә, аларга язылучылар да, кулга алып укучыларда сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Мәктәпләребез юк, булганы да ана телебездә укытмый, бөтен фәннәр урыс телендә укытылып, татар теле фән булып кына керә. Бу ни дигән сүз, татар теле фән булып кергәне? Димәк ки, татар теле безнең өчен чит тел дәрәҗәсендә укытыла, француз, яки кытай теле кебек.
Ошбу хәл бердә очраклы түгел, агай–эне моның белән таныш инде күптән, тик ничек итеп шушы мәсләкне чишү юлын гына белеп бетерми. Чынлапта ничек итеп телебезнең абруен күтереп, халыкны яңадан үз телен тормыш теле, көнкүреш теле итеп үстерергә? Мондый эшнең юллары бармы, булса алар ниндиләр? Совет законнарында язылган иде тел иреге бар дип, ана телендә һәр бала укырга хокуклы дип, тик менә шушы язманы тормышка гына ашырып булмады татарга. Ә хәзер хөкүмәт дәүләт теле итеп урыс телен билгеләде, ана телебезне икенче чиратка куйды, ә без ирек өчен көрәшкәндә, Рәсәй хөкүмәте сүз иреге бирде, ә менә телебезне сызып ташлады. Шулай ул бөтен милли ихтыяҗларыбызны гамәлдән чыгарып килә, мәктәптә татар теле укытылмагач, яшләр үсәләр телне белмичә, тел белмәү нәрсәгә китерә? Беренче чиратта телебезнең даирәсен, кулланышын чикли, шушы хәл елдан–ел үсә килә, бу бигрәктә сизелә милли матбугатыбызның саны үсмәүдә, татарча китаплар тиражы кимүдә, журналлар саны артмауда, яңа газеталар татар телендә чыкмауда, аларга язылучылар аз булуда һ.б.һ.б.
Чынлапта, хәлләребез мөшкел...Нинди генә һәм ничек кенә демократия урнашмасын Рәсәй хөкүмәтендә, без татарларга берни бирмәячәк. Ә, иң мөһиме, безнең дәүләтебез булмаячак. Хәзер инде без аңладык, дәүләтсез милләтнең киләчәге юк, бер халыкта, дәүләтсез сакланып калалмаячак. Чөнки сакланып калыр өчен, халык булып, милләт булып, шартлар кирәк. Ә синең милләтең чит–ят халык дәүләте эчендә булгач, билгеле, аңа бернинди шарт тудырылмаячак, бигрәктә, Рәсәй дәүләтендә, монысы бөтенләй мөмкин дә түгел. Әле тикшереп карасаң рәсәй җәмгыятенең усеш юнәлеше, аларның үз алларында куйган таләпләрен, биредә бернинди шик калмый; урыслар татарларга дәүләт төзергә бирмәячәкләр. Биредә, урыс дәүләтендә безгә каршы ике көч тупланган, бере–яһүдләр, икенчеләре–урыслар үзләре. Хәттә бу ике көч үз ара бик каты конфронтациядә, әммә аларның уртак теләкләредә юк түгел, алар икеседә телиләр Рәсәйне бер—бөтен һәм бүленмәс Бөек Дәүләт итеп күрергә. Менә бу очракта татарларның омтылышлары, үз дәүләтләрен төзү, бу ике көчкә капма –каршы булып чыга. Безгә, әлбәттә кирәк эзләргә юлдашлар,тупларга теләктәшләрне, эзләргә юлларын, ничек итеп үз морадыбызга ирешүне. Мәсьәлә бөтен үзенең кискенлеге белән алдыбызхга килеп басты. Инде хәзер нишлибез, шушы проблеманы чишү юлларын эзлибезме, әллә, ялкауланып киләсе буынга калдырабызмы? Мин, ялкауланып дидем, куркып димәдем, хәттә биредә шушы матдәләрнең икесенеңдә барлыгы сизелә, шулайда, ялкаулык ахрысы артыграк безне баскан. Чынлапта, әгәр телибез икән татар халкы, милләте яшәвен дәвам иткәнне, ахрысы беребезнеңдә үлеп китәргә теләге юктыр, шулай булгач, ихтыяр көчебезне туплап, башта үз ара, мыштым гына киңәшеп алу кирәк(мәслихәт). Билгеле, кеше юлга чыгар алдын хәзерләнә, тегесен–бусын җыештыра, кирәк–яракларны капчыгына сала, акчасын, кирәкле кәгазләрен карап чыга, исәпли нинди транспорт белән баруын, һ.б. һ.б., шуннан соң гына өйдән чыга. Бездә шулай, башта уйлашыйк ашыкмыйча, бер– беребезгә колак салып, эчтәге батырлыкны тәвәккәлек белән ныгытыйк, шуннан соң, үз теләкләребезне берәм–берәм ача башларбыз, аныңда бөтенесен түгел, сайлап кына, кайсы чакта кайсы отышлырагын, шунысын гына. Каршы як безнең максатны белмәскә тиеш ахырына чаклы, ә үзебезнекеләр, бөтенесе белеп эш итәргә тиешләр. Булсын шундый ысул; милләт эшләре турында сөйләшергә тик милләттәшләр белән генә, әле аныңда ошанычлысы белән. Бу чара бердә артык түгел, тик мактану, урынсыз шапрынулар булырга тиешле түгел, милләтчеләр арасында, бигрәктә күпне белүчеләр арасында андыйлар булырга тиешле тугелләр. Дәүләтне яңадан торгызуның берничә юлы булуы ихтимал, аларның барчасын тикшереп, иң отышлысын, иң ошанычлысын гына сайларга кирәк. Бездә төрле төбәкләрдә тарихи төркемнәр, группалар эшләргә тиешләр, һәр татар үз милләтенең тарихын су кебек эчәргә тиеш, теләсә нинди аудиториядә, теләсә кайсы җирдә, тарихыбызны ачыклап чыгышлар ясарга, йә аннан үрнәкләр китереп сөйләргә күнексеннәр иде. Аларның дәлилләре иң көчле, иң гыйлми, кире кагарлы булмасын иде. Менә шул чак, без һәр аудитория, һәр төркем, теләсә нинди милләттән булсыннар, безнең белән килешәчәкләр, ә кайсысы килешми икән, килешмәсен, аның дәлилләрен тыңлап торырга кирәкми, аңа җавап кайтарырга кирәкми, андыйларның сораулары һавада эленеп җавапсыз калсын. Аңа кемдә игътибар итмәячәк. Безнең җиребез күп, ә халкыбыз әз. Дәүләт халыксыз булмый. Без хәзер сан ягыннан урыстан калышабыз 30 мәртәбә, ә бит, кайчандыр без алардан сан ягыннан күбрәк идек. Мин биредә шушы сүзләремне раслап тормыйм вакыт уздырып, кирәк кеше теләсә үзе санап чыгарыр, тик исегезгә генә төшереп үтәсем килә бер фактны. Аз санлы халык булсак, без беркайчанда борынгы вакытларда шундый эре, күәтле дәүләтләр төзи алмаган булыр идек, безнең җирләрдә төзелгән дәүләтләрдә безнең әби–бабаларыбыз яшәгән.
Зур саннар, урысча большие числа, алар тылсымлы көчкә ия саннар, дип юкка гына әйтмиләр, менә без татарлар бер 50 миллион булсак иде, һичшиксез милли дәүләтебезне кайтару безгә җиңел булыр иде. Татарлар өчен бу үтәлмәслек хәл димәс идем, безне урыс хөкүмәте кырып килмәгән булса, без шушы санны әллә кайчан узган булыр идек. Без моңа кадәр аңсыз яшәп килдек, үз алдыбызга милли максат куймаенча, әле әйдәгез шушы максатны куеп яши башлыйк, сизмидә клырбыз ничек усеп киткәнебезне. Менә бер генә сезгә мисал, Т.Новгород өлкәсендә 20–нче гасыр башында (1912-1914–нче еллар) татарлар 250 мең булганнар, ә хәзерге статистика буенча– 57 мең, күрәсезме нинди «үсеш»? Әгәр шушы 250 мең татар 90 ел эчендә күпмегә үскән булыр иде? Шундый хәл һәр татар төбәгендә, хәзерге 5-6 миллион саны артына бер 0 (нуль) өстәлгән булуы бигрәк ихтимал иде. Шуңа күрә саннар үсәләрдә кимиләрдә шартларга карап. Менә, инде шартлар турында бер–ике сүз әйтергә кирәк, иң беренче шарт, әлбәттә тормыш шартларын җиңеләйтү, йорт–җир, эш урыннары авылларыбызда, шәһәрдә– фатир мәсьәләсен чишү, чишәргә булышу һ.б шундый тормыш яракларын уңайлаштыру. Монысы, әлбәттә бик кирәк, әммә болар гына җитәрлек түгел, иң беренче чиратта кирәк милли аңның югары дәрәҗәгә менүе, менә монысы иң мөһим нәрсә. Бар бит безнең яхшы шартларда яшәптә бер бала гына үстергәннәре, менә андый гайләләргә милли аңның дефцит икәнлеге ярылып ята. Димәк, әле яхшы шартлардан гайре, тәрбия кирәк, менә монысы, татарларда айеруча аксый, кайбер гайләләрдә дини тәрбиә бирелсәдә, милли тәрбиә бирелмәде, күрәсең биреләдә алмагандыр, чөнки милли тәрбиә нигезендә милли дәүләт төзү фикере торырга тиеш, башкача милли тәрбия була да алмый. Дәүләтләребез җимерелгәнән соң, бабаларыбызның үз мөстәкыйль дәүләтләрен торгызу омтылышлары тарих битләрендә чагылыш тапмаган. Бу очраклы хәлме? Ошбу хәлнең үз сәбәбләре бардыр, тик без әле аларны ачыкларга керешкәнебез юк. Ә кирәк иде. Монысы үзенә күрә яңа тема, бәлки алда тикшереп тә каралыр, әлегә шушы искәртү белән генә чикләнергә туры килә. Әгәр, бездән алда яшәгән бабаларда дәүләтебезне торгызу хыяллары булмаган булса, ә безгә кем тыя моны булдырырга? Кемдер, кемнәндер башланырга тиешле бит, шулай булгач, әйдәгез, тәввәкәл кылыйк Бисмиллясын әйтеп без башлыйк! Димәк ки, беренче бурыч итеп без үз өсләребезгә шундый бурыч йөкләргә тиешле, баларыбызны шушы рухта тәрбиәләргә, алар алдында иң изге максат итеп бурыч куярга–үрчергә! Менә шул вакыт, әлегә кадәр безләрне куркытып килгән катнаш никахлар проблемасы да, җенси азгынлык йогынтысы да, тормышның авырлыгы да икенче чиратка күчәчәк. Инде бергә булыйк дип юк сүзләрдән, буш сүзләрдән бердәмлекне тормыш шарты итеп алсак, шулай яшәсәк, балаларыбызга, оныкларыбызга васыять итеп калдырсак, иң ошанычлы адымлар, юллар булырлар. Дусларны сайларга да кирәк үз милләтәшләр арасыннан гына, монысы да шарт итеп куелырга тиешле гайләләрдә, үз телең, үз динең үз серең, менә шулай төзелергә тиешле татар гайләләре. Шушы принцип безне саклаячак та, аклаячак та, дәүләтебездә, бер көн карыйсың, инде төзелеп ята икәнен күрербез.
Менә шулай, акыллы гына итеп, мыштым гына, үсәчәкбез, хезмәткәрләребез үсәр, тәҗрибә тупланыр, элемтәләр ныгыр, яңалары туар, үз системабыз булыр балаларны тәрбиәләүдә, укытуда.
Мәскәү апрель 2004 ел.
Кулланылган язма әсәрләр.
1. И.Булатов «Урга прошлое и настоящее», издательство «Туган Як » г. Сергач 2000 г.
2. Э.Паркер, «Тысяча лет из истории татар», Казань «Идел-Пресс» 2003 ел.
3. Газета «Туган Як» № 32 2005 ел, № 33, 51, 2006 ел, № 5 2007 ел.
4. К. Фәткуллин “Беләзекләрдә богау эзләре”, Сергач 2004 ел.
5. Ф. Баязитова “Татар-мишәр рухи мирасы”, Казан 2003 ел.
6. Газета “ЗП” № 33 2004 г. М. Әхмәтҗанов, № 24 2003 г. “Татарский вопрос”.
7. Газета “Для будущего” 31.07.2004 г.
8. Журнал “Идел” № 1-2, 2001 ел, № 3-5, 7, 2002 ел.
9. М. Зәкиев, “Вопросы татарского языкознания” Казань 1978 г.
10. Артур Кёстлер “Тринадцатое колено”, С.-Петербург 2001 г.
11. С.А. Плетнева “Хазары, половцы, печенеги” Москва 1969 г.
12. “МҖ” №13 М.Шәймиев чыгышы, № 16 К. Тимбикова, “Сайлаулардан соң сыналу бар” 2001 ел. “Мәдәни Җомга” 14.12.2001 ел, “ Күчтәнечкә ике генә сүз”.
13. Мир культуры № 1 2003 г.
14. Газета “Сельские вести” № 13
15. Газета “Безнең юл” № 1, 2002 ел.
16. М. Миначев, “Безненң юл” Мәскәү 2000 ел.
17. Г. Тукай, 1 том, Казан 1985 ел.
18. М. Миначев, “Татарлар” 2003 ел.
19. Конституция РТ.
20. ХД “Ватан” фиркасы уздырган Түгәрәк өстәл, Резолюция
17.09.2005 ел .Темасы: “Нужны ли нам иностранные инвестиции, когда Правительство не знает куда девать нефтедоллары”.
ЭЧТӘЛЕК
Беренче бүлек. «Авылларга барган идем...»
Foreword-keresh suze……………………………………… 3
Кереш сүз…………………………………………………… 4
Ыргу.................................................................................. 5.
Рәшит Ваһапов фестивале............................................ 13.
Яндавища…………………………………………………… 15
Карга…………………………………………………………...19
Өцкүль………………………………………………………… 23
Мәдәнә...............................................................................23
Цүмбәли……………………………………………………… 33
Эрбищча............................................................................ 37
Актук…………………………………………………………… 38
.Уразова…………………………………………………………39
Уразовка колхозы………………………………………………43
Күчкән-Пожар...................................................................... 49.
Анды.....................................................................................50
Краснай................................................................................54
Сабацай–Сафаҗәй.............................................................59
Кадым авыл.........................................................................62
Койсуы..................................................................................63
Мочали..................................................................................64
Петрякс................................................................................ .65
Сабантуй................................................................................70 . Йомгак...........................................................................................72
Икенче бүлек - Макаләләр
( Мәскәүдән милли проблемаларга бер караш)
Кая барасың Рәсәй түти?..................................................................80
Иске–яңа Шәймиев........................................................................ ...82
Мәсәү татары уйлалары....................................................................87
Халык саны ничек үзгәрә?……………………………………………....89
Безгә ни җитми?.................................................................................94
Кырларсыз калабызмыни?.................................................................97
Конференциядән соң........................................................................102
Сагыш.................................................................................................106
Мәсәүдә түгәрәк өстәл.....................................................................112
Төрки–татар цивилизациясе............................................................114
Шаяру.................................................................................................120
Әдәбият һәм тәрәкыйят (Әдәби күзәтү) .................. 121
Күчтәнечкә ике сүз.............................................................................125
Кем ул Шүрәле?.................................................................................128
Милли Юл адымнары........................................................................130
Кулланылган язма әсәрләр.............................................................134
Үзем турында ...................................................................................136
ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Тумышым белән Түбән Новогород өлкәсе, Яндавища авылыннан, анда тусамда гөмер узды Мәскәүдә. Китаплар укырга яратам, төрле китаплар укыдым, яратканнары татар – төрки тарихи буенча иделәр, һәм мин бу өлкәдә шактый белем тупладым. Актив позициядәге кеше буларак төрле түгәрәкләрдә катнаштым, Мәскәүдә үзэшчән татар түгәрәген җитәкләдем 1979-нче елда. Ул елларны Мәскәүдә милли тормыш шактый кайный, совет хөкүмәте татар милли сәнгатен кысып килсәдә, аңа карамастан татарлар шактый актив иделәр. Һәр атна Измаил паркында 1,5-2000 мең кеше җыела, шушнда фикердәшләр туплана иделәр, фикер алышулар, төрле яңалыклар белән уртаклашу, кыскасы милли уй-фикерләргә үсәргә урын бар иде. Совет системасы кризиска кереп чумганны сизелә иде, шуңа күрә фикер алышулар кызу бардылар, булачак үзгәрешләргә өметебез зур иде.
1987-нче елда беренче Сабантуй оештырдым, чөнки шушы хыял белән инде берничә ел мавыга идем. Ничек аны оештырырга, кайдан акчасын табарга һәм башка шундый проблемаларны чишү юлларын өйрәнгән идем. Ярдәмчеләрдә бар иде һәм тагы яңалары да табылды. 1988-нче елны беренче татар оешмасын оештырдык КЛТК “Туган тел”, мине рәис итеп сайлап куйдылар. Шуннан соң тагы активлашып киттек, Мәсәү мәктәпләрендә-бала бакчаларында татар теле факультатив рәвешендә булсада укыта башладылар, хэзерге 1186-номерлы мәктәп шушы еллар эшләре җимеше.
1989-90-нчы еллар РСФСР халык депутатына кандидат булып теркәлдем, сайлаучылар белән очраштым, чыгышлар ясадым, теледебатта катнаштым, һ. б. шундый эшләр. Мәскәүдә татар милли хәрәкәтенең башында идем, аны җитәкләдем, ВТОЦ корылтайларында катнаштым, шура әгзасы булып сайландым, якташлар өчен Комитет “Миҗгар” төзедем, аның рәисе булдым, ХД “Ватан” фиркасын төзеп аны җитәкләдем. Шушы эшләремне исәпкә алып, Милли Мәҗлес депутаты итеп 3-нче утырышында сайлап куйганнар иде, ул чак шушы җыелышта булмасамда. Хәзер шулай ук “Ватан” фиркасын җитәклим, милли мәнфәгатләребезне яклап төрле политик акциәләр үткәрәбез, мәкаләләр язам, төрле демократик форумнарда катнашам, хәттә урыс милләтчеләре җыелышларында да булгаларга туры килгәли. Бөтен җирдә татар милли мәнфәгатләреннән чыгып, Рәсәйнең федератив дәүләт сыйфатын яклап чыгышлар ясыйм. Без Рәсәйдә төп халык, шулай булгач безнең урын югарыда булырга тиешле, менә шушы юлдан атларга барча милләтәшләремне чакырам, чөнки башкача безнең милли-сәнгати ихтыяҗларыбызны берседә күтәрмәс һәм якламас.
Миначев Мохаммят Минач улы/Mo’kha’mma’t Minach uly Minachev
Авылларга барган идем.../Avyllarga Bargan Idem…
Печатается в авторской редакции
Компьютерная верстка и дизаин М.З. Закиров
Изд.лиц.№ИД 03386 от 30.02.2000 г.
Подписано к печати 15.07.07.
Формат 60х84 1/16 Гарнитура Times New Roman
Печ.л.8,56 Печать офсетная Бумага офсеная №1.
Тираж 500 экз.
Издательство ИИКЦ «Эльф-М»
Отпечатано в полном соответствии с качеством предоставленных диапозитивов в 12 ЦТ МО РФ
Комментариев нет:
Отправить комментарий