алар ирекле игенчеләр (крестьяннар) булганнар, моны раслар өчен өлкә архивында материал җитәрлек, якташыбыз Алимҗан Орлов шушы архивлар белән шактый таныш, аңа әлләни тормас, тиешле кәгазләрне архивтан алырга. Һәр хәлдә туганнар, җир өчен бүген көрәшергә кирәк, бүген чарасын табарга тырышырга. Биредә иң мөһиме, авылларда җыеннар уздырып, тиешле кәгазләрен язып, районга, өлкәгә җибәрергә. Отышлы булачак хуҗалыкны алмаштыру, игенчелектән–малчылыкка.
Авылларыбыз яшәсә, кырларыбызда билгеле үзебездә калачак, авылларны яшәтү өчен анда яшләрне калдырырга кирәк, яшләрне калдырыр идеңдә, авылларда яшләргә эш юк. Кырларны саклап калуны әзерләгәндә, кирәк авылларыбызда эш урыннары булдыру турында да кайгыртырга, чөнки үзебезне–үзебез кайгыртмасак, кемнән көтәргә? Аллага шөкер, һәр авылда мәчетләребез төзелде, мәскәүчеләребез бай–бай йортлар салдылар, ә авылда халык бетсә, кем йөрер шушы яңа мәчетләргә, кемнәр булыр күрешләре мәскәүчеләребезнең? Шуныда онытмаска иде безләргә. Хәзер авыл халкы, күрәсең үзенә эш урыннары булдырырга хәленнән килми, әллә сәләте җитми? Булышсыннар иде мәскәүчеләр, йортлары аларныкы анда, араларында акчалыларыда бар. Әйтик ник менә шундый эш урыннары булдырмаска иде аларга туган авылларында: 1.Он комбинаты, ипи заводлары төзергә, 2.киез эшкәртү, итек–читек, сөт эшкәртү заводы, 4 ит комбинаты, 5 автомашиналар төзәтү мастерскойлары, 6 тракторлар ремонтлау мастерскойлары, 7.спирт заводы, әгәр игенләтә алмыйлар икән, спиртлата алырлар, ул медецинагада кирәкле әйбер, 8 тире эшкәртү цехы, 9 тиресне фасовать итә торган цех булдырырга, Мәәскәү дачниклары аны бик теләп сатып алачаклар, 10 Уразовкада яңадан кирпеч заводын ачарга, 11 парикмахерлар салонын ачарга авыл саен, хатын–кызларыбызда, ирләребездә анда йөрер, 12 керләр юю (прачечное) ачарга, 13 ачарга мастерской төрле уак–төәкне ремонтлау өчен (телевизор, радиопреимник, магнетафон, сәгатьләр төзәтү, зонтов һ.б.) 14 ачарга техник училище, һөнәрләргә өйрәтә торган, 15 тавыклар үрчетү фабрикасы ачарга, иген күп, анда җитештергән продукция экологически чиста булачак, хәзер бу мәсьәлә бигрәктә проблемага әвеврелеп бара, 16 асфальт—бетон заводы төзергә, юллар төзү индустриасын кулда тотарга кирәк, дәүләт өчен юллар бары–бер кирәк булачак, 17.төзергә бер элеватор, игенне саклар өчен, 18 .оптовый базалар төзергә Уразовкада, Петрякста, иген һәм тагы башка продукцияләрне сатар өчен, 19. зур авылларда ачарга яңа техника белән эшли торган урыннар, наукемкое производство, әйтик компьютерлар, принтерлар, ксерокслар җыештуру өчен, алар блоклардан торалар аларны җиңел үзләштерергә, 20. ачарга, бәлки Ак Барс банкы филиалын Уразовкада, алганнар икән аннан Сбербанк филиалын, Татарстан белән элемтә ныгый төшәр иде. Менә ни кадәрле эш урыннары булыр иде авыллар өчен, көтеп тормаска чакырганны, авылга эш урыны–сиңа кереме. Шундый система булдырырга иде безгә. Бәлки аның бүтән эш урыннары да булдырылыр, кайсылары отышлырак килеп чыгар, мин тәкдим итәм юлларын гына, ә кайсын сайлау, ул инде кешесенә карый.
Хәрәкәттә бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгәннәр, юлларын эзләргә керешергә кирәк.
Соңгысы, 90–нчы еллар башында мин күтәреп чыккан идем милли район мәсьәләсен «ТЯ» газетасы битләрендә (1992-95 еллар), халыкка фикер барып җитмәде, ә җәл. Әгәр ул чакта милли район төзелгән булса, хәзер җирләрне читләштерү безне борчымас иде, монысы–бер. Җирләрне эшкәртү өчен дәүләттән ярдәм сорап булыр иде– монысы ике. Милли район статусы башка, аңа махсус ярдәм ителә. Бәлки әледә соң түгелдер шушы проблеманы күтәрергә, губернатор авызына багып кына торырга, ярармы икән соң? Әйтүчеләр табылыр, безнең авыллар гына шушы хәлдә түгел урыс авылларында да шундый ук хәл дип. Әлбәттә шулай, әммә анардан татарга җир артармы?
Менә Мәскәүдә күпме татар яши, моннан бер ун еллар элек төземәкчеләр иде ислям культура мәркәзе Теплый Станда, бирмәделәр төзергә. Әйтеләр, бу урыс җирләре биредә рөхсәт юк татарга төзергә, барыгыз үз җирләрегездә төзегез, дип. Бер дәүләттә торабыз бит, менә бирмәделәр, шуның белән бетте. Ә кайда татар җирләре? Казандамы? Әлбәттә Казан татар җире, әммә казан татарлары җире, безнең җир түгел.
Менә Пецә урманнарын Сергач биргән Абаимга, Пожар педучилищесы бинасын, биргән урыс Пожарына, Краснай авылы җиренең бер өлешен Сечен күчергән, районы резервына. Ә безнең урыс районнарында ялгызак тагыда авылларыбыз бар, алар ничек сакланыр?
Күчерсен, әллә җир җәлме, диәр безнең агай–эне. Менә мондый хәлләр эшләнде әле җирләрне сатарга дигән закон чыкканчы, инде хәзер эшләр ничек кызу барачак, күреп кенә тор. Тагы шул иске сүз, милли район төзегән булсак вакытында, үз җирләребез үзебездә, районыбызда калыр иде, бар ул юк түгел, җир әпәй сорамый, киресенчә бирә ул.
P.S. Рәсәй Думасы тагы яңа планнар корып ята (2004–нче елда) яңа закон проекты эзерлэде, «Миграционная политика», дип атала. Анда каралган һәр елга бер миллион мигрантлар китерергә, һәм ярым буш җирләр, тиешенчә файдаланмаганнары шушы халык белән тутырырга исәпләре. Мондый халык бар–кытайлар, алар елга 1 миллион кытайны Рәсәйгә күчерергә әзер. Рәсәй беренче чиратта кем җирләрен кытайлар белән тутырыр? Татар җирләрен, чөнки алар саный татар барыбер аерылып чыгар, үз дәүләтен төзер дип, менә мондый мөмкинлек бирмәс өчен, аңа кытайларны шушы җирләргә күчерергә кирәк булачак. Ул алар белән мыштым гына тутырыр, башта бер–ике мең кеше, аннан тагы берничә мең, берәр вакытан соң багасың, инде терә–юнь кытайлылар белән тулган булыр. Шуңа күрә җирләрне сатарга дигән законнар чыгарды, әле чәчмәгән җирләрне закон буенча читләштерәлә. Булды, менә татарны җирсез калдыру өчен бөтен механизм булдырылган, бу процесс бүген–иртәгә башланырга мөмкин.
КОНФЕРЕНЦИӘДӘН СОҢ
Сентяб ахырларында Мәскәүдә ислам конференциясе булып узды, темасы, «Диннәр тигезлеге Рәсәй дәүләтенең нигезен тәшкил итә» (тәрҗ. М.М.), ә урысчасы болай яңгырый, «Веротерпимость–основа процветания многонациональной России». Чакырылган кешеләр исемлегендә, ике йөздән артык христиан диненендәгеләр иделәр.Конференциәне ачты һәм алып барды мөфти Равиль Гайнетдин, ул ук беренче докладта ясады. Докладлар күп түгел, ике генә иделәр, икенчесен мөфти Исмагиль хазрәт Шангәрәев тәнәфестән соң сөйләде.
Конференциядә 15 кеше чыгыш ясады, исемлекнең төзелеше үзенчәлекле булып чыкты, беренчеләр итеп исемлектә теркәлгән иделәр төрле дәүләт даирәләрендәге киңәшчеләр, Путин апаратыннан алып, федераль округлаларына һәм кайбер республика вәкаләтлегенә чаклы. Һәм шулай ук, Кеше хокукларын яклаучы Рәсәй Федерациясендә, Миронов О.О, әфәнде дә кертелгән иде. Исемлек башында Полтавченко Г.С, үзәк округ башлыгы, исеме язылган булсада, ул үзе һәм башка күп дәүләт чиновниклары, шул исәптән кеше хокукларын Рәсәйдә яклаучы Миронов О.О әфәнде дә булмадылар. Никтер шулай ук, православие митрополитлары: Митрополит Солнечногорский Сергий, Митрополит Смоленский и Калининградский Кирилл, католиклар Архиепископы Т. Кондрусевич, яһүдиләрнең баш равинвиннары, Берл Лазар, Адольф Шаевичта, килмәгәннәр. Шушы дини оешмалардан шулай ук «киңәшчеләр» чыгыш ясадылар, ә менә буддистлардан бөтенләй берәүдә булмады, Санджай Лама исмлектә булсада.
Мөсельман дин башлыклары шушы конференцияне оештырсаларда үзләрен исемлеккә керткәннәр 92–нче (мөфти Р. Гайнетдин) һәм 114–нче (мөфти И. Шангәрәев), артык тыйнаклык күрсәттеләр булса кирәк. Бердә хәтерләмим, ислам конференцияләрендә Алексий икенченең катнашканын, шунда чыгыш ясап, күзгә–күз карап берәр сүз мосельманнарга әйткәнен, ә менә вахабичыларны сүккәнен ишеткәнем бар. Гаҗәеп хәл бит, бер ислям рухание тәнкыйтләми христиан дин әһелләрен, ә патриарх тартынып тормый, үз сүзен әйтеп сала.
Конференция Әби патчаның татарларга дин иреге бирү Указына 230, һәм Оренбург мөфтияте төзелүгә 215 ел тулу уңаеннан оештырылган булсада, Рәсәй хөкүмәтеннән берәр җаваплы кеше булмавы күзгә чалынды. Димәк, исламга һәм аның тарафдарларына караш искечәрәк дәвам итә шикелле, шулайда ислямны Рәсәй үз арбасына җикмәкче. Мөфти Равиль Гайнетдин үзенең чыгышында кайбер тарихи вакыйгаларга анализ ясап, бәясен бирде. Бугенге хәлләрне йомшак кына урап үтте, әйтерсең Рәсәй дәүләтеинде ун ел чамасы чечен халкына геноцид ясамый. Рәсәйдә исламга вәзгыять алда– гөл сымак, мосельманнарга бернинди киртәләр юк төсле? Шулайда тарихны уратып узып булмый, туры килде сөйләргә ничек Рәсәй дәүләте Казанны алгачтын соң, тырышты мосельманнарны көчләп чукындырырга, шушы юлда нык каршылыкка дучар булгач, ике йөз елдан соң, мәҗбүр булды сәясәтен үзгәртергә, дип. Бу элбәттә шулай иде, чөнки көчләп чукындыруга каршы татарлар гель баш күтәреп килделәр. Рәсәй империясендә тынычлык булмады, хәер, Рәсәй тынычлык өчен әллә ни борчылмады шикелле, бәлки әле яңа сугышларга әзерлек өчен ярапта торгандыр, армияне сугышсыз ничек тотасың?
Р. Гайнетдин чыгышыннан соң китте төрле киңәшчеләр чыгышлары, күбесе кыскагына чыгыш ясап, конференциягә уңышлар теләп сүзләрен бетеделәр. Тик Мәскәү Патриархы хезмәткәре, поп Михаил Дудко гына үзенең кыска чыгышында искәртеп үтте гаеплеләрне эзләп маташырга конференциядә бигүк яхшы күренеш түгел, дип. Ә кем соң эзли гаеплеләрне? Әллә Р. Гайнетдин чыгышында әйткән сүзләрне шик астына куеп маташу булдымы бу? Бәлки аның ишетәсе килгәндер, Әби патча татарларга изгелек йөзеннән чыгарды шушы Указын, дип тәкрарлауны? Булыр, әлегә поплардан бер объектив сүз чыкканы булмады татарларны көчләп чукындырулары турында, күрәсең алар моңа әзер түгел. Ә кайчан әзер булырлар икән?
Конференциәдә бер яңалыкта булып алды, белмим, залда утырган халык әһәмиәт бирдеме икән, ә миңа калса бик мөһим фикер иде. Үзенең чыгышында Богуруслан мөфтие, Рәсәй мәчетләре Ассоциәциәсе рәисе, мөфти Исмагил хазрәт Шәнгәрәев, тарихыбызда беренче булып ислям динен Алтын Урда дәүләте белән бәйләп сөйләде. Без күнеккән ишетергә Булгар дәүләтендә ислямны кабул иткәне турында, ә менә Алтын Урда дәүләтендә ислям дине чәчәк атканын һәм шушы дәүләтнең гаделлеге турында муллар авызыннан ишетергә туры килгәне юк иде. Монысы бигрәк ошады, чөнки безне күрсәтте дәүләтле халык итеп, искә төшерде нинди гадел дәүләткә ия булганлыгыбыз турында. Ешрак шундый сүзләр яңгыраса, яшәргә дә иркенрәк булыр иде безләргә.
Шушы конференциядә, элеккечә сүз сөйләп эч арындырудан узмады, биредә Рәсәй хөкүмәтеннән бер җаваплы кеше булмавына бәйле, чөнки теге яки бу карарны гамәлгә ашыра шушы чиновник, ул кирәкле кәгазләрне әзерли һәм аңа юл ача. Ислям конференцияләренә, йә рәсәй фашистларына багышланган форумнарда, никтер дәүләтнең хет бер җаваплы кешесе катнашсын иде? Министр МВД–мы, Генеральный Прокуратураданмы, йәисә Рәсәйнең Югары мәхкәмәсненнәнме, Путин — Касьянов апаратларыннанмы? Юк, берәүнеңдә күренгәне булмады. Элгәре шундый форумнарда Алексий !! үзе килмәсәдә, Митрополит Кириллның килгәне булды, ә бу юлы улда юк иде, хәттә яһудиләр дин башлыклары да килмәгәннәр. Биредә берәр хикмәт бардыр, йә безне түзәләр генә, ихтирам итмиләр, йә без кискен проблемалар куярга базмаганга, артык йомашаклык күрсәткәнгәме?
Конференциянең темасын сайлый белүдә зур әһәмиәткә иядер инде. Темасы ачык һәм үткен булганда гына шушы даирәләрдән югары урын биләүчеләрне көтеп була, башкача юк, кызык түгел. Чынлапта «Веротерпимость– основа процветания многонациональной России», дигәне андыйлардан түгел. Чөнки, мосельманнардан күп нәрсә тормый, хәттә без егерме миллион дип шапрынсакта, нәрсә ул башка диннәргә түзү Рәсәйдә? Бу гамәл мосельманнардан торамы? Ислам әһелләре теләсәләр христиан дин әһелләренә урыннарын күрсәтә алалармы? Юк, шулай булгач юкка— барга шапрыну булып чыга түгелме? Билгеле, залда җыелган халык аңлый кем кулында реаль көч барлыгын, шуңа күрәдә шундый конференциәләрне хөкүмәт күз буяу өчен куллана. Оештыручыларның фикерләре башка булгандыр инде, әммә, теманы дөрес билгели алмау сәбәпле, конференция үз максатына ирешә алмады дигән фикер калды миндә. Бәлки теманы болайрак билгеләргә кирәк булгандыр: «Рәсәй дәүләте һәм ислям, узганы, бүгенгесе һәм киләчәге», фәни–гамәли конференция. Менә бу темада аз гына булсада сер бар, бөтенесе өстә ятмый, биредә фантазиягә зур урын калдырыла, димәк кискенрәк чыгышлар булуы да ихтимал. Инде шушы чыгышларны контрольда тотар өчен дәүләтнең югары чиновниклары килүедә мөмкин, ә болай, кем килсен эшләгән эшләргә отчет тыңлап утырырга, вакыт әрәм итеп. Әлегә без шундый кискен темалардан качабыз, алардан шүрлибез, тормыш куйган кырыс таләпләргә ачык җаваплар табалмыйбыз. Әлбәттә җиңел түгел, Рәсәйдә татарларга, дини оешмаларыбызга, аларның җитәкчеләренә, милли–дини позициядән чыгып сүз йөртергә. Менә урыс–чечен сугышын берничектә уратып узып китеп булмый, туры килә фикерне әйтергә. Тик фикерләр гель бер яклы гына булып чыга, «чеченнәр – террористлар, вахабичылар», ә Рәсәй дәүләте террорчылык алып бармыймыни анда? Зачисткаларны ничек атарга була соң, кайда өйләренә кереп бала–чаганы, карт– корыларны алып китәләрдә, соңгыдан мәетләре табыла кырларда. Юк, биредә бер төсле генә фикер йөртергә ярамый, кирәк дөресен әйтә белергә. Вакыттыр инде шушы сугышка кагылышлы фикер әйткәндә берәр формулировка уйлап табарга, чеченнәрне дә яклап бер–ике сүз әйтергә өйрәнергә вакыт. Билгеле, һәр чак кылдай нечкә күпер аша узарга туры килә, бераз тайпылсаң сине шундук дәүләт ошанычсыз, дип мөһер суга, шуннан дини, дәүләти карьера чәлперәмә килә, әлдә төрмәгә ябып кую куркынычыда өркетеп тора. Инде бу куркыныч ничә гасыр буе янап килә татарга. Адәм баласы бөтенесенә күнә диләр, әллә ялгышалар инде, әллә татар бик назлы, күнәлми? Милләтчләр, алар артыннан журналистлар, шушы кылдай нечкә күперне шактый гына калынайтылар калынайтуын, эммә күрәсең, элегә башкалар шулайда шикләнебрәк карый.
Шушы конференциядә толерантлык турында да сүз күтәрелде, әлбәттә, мосельманнар толерантлык күрсәтә, бөтен диннәргә түземлек белән карау гына түгел, ихтирамда күрсәтелә үзләренә, ә бармы соң толерантлык бүтән даирәләрдән безгә карата? Монысы билгесез калды, чөнки түземлек (толерантность) турында мөфтиләр генә сөйләде, ә бит ике якта түземле булырга тиешлеген исбатлап торасы юк, монысы көн кебек ачык күп милләтле дәүләттә.
Сүз булды тагы ике проблема турында, бере, хәзерге вакытта Рәсәйдә күп мөфтиәтләр булуы, мосельманнарның бер баш астында булмаулары, бу проблемада Рәсәй хөкүмәтен борчый икән. Ә нигә аңа борчылырга? Бу мосельманнарның эчке эшләре түгелмени? Динсез, әхляксыз совет заманы милли нигезебезне генә какшатып калмады, динебезнедә шактый җимерде. Дөресен әйтергә кирәк, совет хөкүмәте һәр татардан, булсын җаваплы урын биләүчеме, мәчеттә мулламы, мәктәптә директор– укытучымы, бөтенесе тиеш иделәр хөкүмәт күргәзмәсен үтәп гамәл кылырга. Башкача мөмкин түгел иде, ни тора иде совет хөкүмәтендәге әйтем, «син нәрсә, совет властена каршымы?» шуннан бетте–китте, бөтенебез бер тавыштан: «юк–юк, тәүбә–тоба, каршы түгел», диә торган идек. Шуның белән дәүләтнең милләткә, телгә, дингә каршы бөтен эшләре безнең кул белән эшләнеп килде. Бердә гаҗәп хәл түгел, совет хөкүмәте җимерелгәч, татарлар арасында бәйсезлек турында уй–фикерләр пәйдә булуы. Бу җилләр татар ислямында читләтеп үтмәде һәм үтәргә мөмкиндә түгел иде. Татар ислямы кризиска кереп батты, чөнки бик күп руханиларыбыз иҗтимагый–сәяси тормыштан читләштерелгән сәбәпле тиз генә дөрес юл сайлый алмадылар, араларында бер мөстәкыйль фикерле рухани булмаганга, алар бу яктан тигез иделәр. Тигез булгач, кем–кемгә буйсынырга тиеш? Вакыт күрсәтер, кемнең кем икәнлеген, менә шул мөфтиләр арасында бер лидер булачак, әлегә үсеш юлын бөтенесе үтә, кайсылары элеккечә хөкүмәт таягына таянып, зирәклерәкләре үз мөстәкыйль фикерләрен туплап һәм дәүләт беләндә араларны кискенләштермәскә тырыша. Бу юл, зур осталык, сайлаган юлга тугрылык, иманны, әдәпне саклап калуны таләп итә. Алда ничек булыр,күз күрер, әммә элекечә хөкүмәт ни кушса, «баш өсте», дип чабып йөрергә ярамас.
Дин әһелләренең моны аңламаулары да мөмкин. Шуңа күрә Рәсәйдә «Баш мөфти» булулары бер кайчан җиңел булмаячак күмәк мөфтиәт кенә моңа җиңеллек кертәлә, тик барда бер, яки якын позициәдә булсалар гына. Икенчесе, Рәсәйнең ислям Конференциясенә керү мәсьәләсе. Бу темаларга чыгышлар булмады, тик ике докладчы гына сүз уңаеннан хуплап уздылар Рәсәнең ислям конференциясенә керүне.
Мәскәү, февраль–сентябрь 2003 ел.
САГЫШ
Яңа елның беренче көннәрендә очраттым Әсәдулла йотында Казаннан килгән кунакларны, Байтирәкләр, Ильһам әфәнде белән Флюра ханым. Бере композитор, икенчесе җырчы икән, касеталарын бүләк иттеләр, рәхмәт үзләренә. Мәскәүдә берәр концерт куярга исәпләре бардыр. Хәзерге заманда пенсиә акчасына бигүк концертларга йөреп булмый,ә җырларыбызны, моңнарыбызны тыңлыйсы килә, Рәсәйдә үзгәрешләр булсада, Мәскәүдә татар моңнары барыбер җитәрлек яңгырамый, күңелең теләгәндә алар юк.
Хатын белән тыңлыйбыз икәү шушы касетаны, музыкасы башлангач ук күңелгә хуш килде, анда алҗытып бетергән көнбатыш аһәңе юк. Анда безгә якын шәрек (бәлки ул төркидер) аһәңе көчле яңгырый. Тавышта әйбәт кенә, җырыда, әммә тора— бара бу яшь талантлар (һичшиксез алар талантлы, моңа мин ошанам), җырдан–җырга иске татар җыр–моң калыбына төшеп киттеләр.
И–их, нинди моңлы безнең җырлар, тыңлыйсыңда уйга каласың, нигә бу кадәрле сагыныш, юксыну, кайгы–хасрәт моң булып агыла татар җырыннан? Ниндидер өметсезлек, зәгыйфлек, ялвару, үтенү тойгылары белән тулган безнең моң. Җырлыйбызда моңаябыз, моңаябызда җыр сузабыз. Моң агыла салмак кына, үзәкне өзәрди моң–сагыш, ностальгиә. Киләчәккә этәрерди бер дәртле, күәтле рухта җырыбыз юк, гель төшенкелек, өметсезлек кенә анда чагыла.
Менә яшләр музыкасында да тагы шул сагыш, өметсезлек, үзәк өзгеч моң. Нәрсә бу? Нидән шулай? Белмим, белмим, җәмгыять моңа игтибар итсәдә, әлегә мәсьәләгә ачыклык кертелмәде, һәр хәлдә минем бу турыда хәбәрем юк.
Миңа гомүмән моң ошасада, миндә бит татар баласы, соңгы вакытта уйлана башладым. Нәрсә соң ул татар моңы–сагышы, кайдан килә? Үткән заманнарны, ирекле вакытларны сагынып, моңаеп утыру түгелме? Әллә безнең табигать шундый, моңаюны, боегуны яратамы шулай? Белгечләр фикерләрен әйтерләр, инде әйткәннәрдә бугай, пентатоника дип. Шунда гынамы икән хикмәт? Бәлки аның социаль-сәяси ягыда бардыр. Ахрысы шушы күзлектән чыгып әле бу проблема тикшерелмәгән, күрәсең үзенең кешесен көтә. Билгеле, һәр мәсләк аерым игтибарга лаек, үзенең тикшерүчесен табарга тиеш, мин бу мәкаләдә аны чишәрмен дип уйламыйм, чөнки ай–һай зур мәсьәлә, билегеләп үтүдә бәлки әлегә җитәр.
Бердә аңлашылмый, ник бездә юк дәртле көйләр, кайсылары күкрәкләрне киелдерә, сулышны иркенләштерә торганнары? Аркаларны турайтып, беләктә, йөрәктә ташып торган көч–дәрт барлыгын чагылдыра торган көйләр? Кайсылары киләчәккә юнәлгән, көчне–дәртне, йәрәкнең мәхәббәтен һәм аның чиксезлген. Теләсәң күпме сөяргә дәрт–дәрман барлыгын, теләсә нинди дошманны ботарлап ташлардый көч– күәт, дәртләр тудыра торган көй? Бездә гель моң–сагыш кына.
Хава әйтә,–менә бит «Хыял» бар иде, нинди матур ансамбль, анда дәртле көйләрдә яңгырый иде, –ди. Теге юморист, Бәрхәт, аңа бераз шарм җитешми, тора– бара, «Хыял» эшен дәвам иткән булса, барда рәтләнер иде, - ди.
Әлбәттә безгә җәл шушы ансамбльны, әммә аның таркалуында бер Бәрхәтне генә гаепләп булмый, бөтенесендә гаеп бар. Күрәсең мондый күренеш татарга хас нәмәстәкәй.
-Шулай - дим, И.Шигапов талантлы кеше, әммә бераз эшлидә
туктый, ялыга, ә иҗать эше таләп итә һәр даим эзләнүне, үзгәртүне, ә безнең мишәр ялкау.
Чынлапта, «Хыял» ансамбленда бар иде шундый омтылышлар, әммә алар тормышка ашмый калды. Шул ук И.Шигапов ансамблне таркатучыларның бересе, ул ук оештыручыларның да бересе иде. Әлбәттә, аның төп оештыручысы һәм җитәкчесе композитор Сәяр Хабибуллин булды. Кайчан оешмада теләкләр төрле, билгеле ансамблның гөмере кыска була, нибары 5 кенә ел. С. Хабибуллин 1998 ел пенсиәгә чыгу белән «Хыял» да бетте. Чынлапта хыял гына булган икән «Хыял», чынбарлык түгел.
Хава сүзен дәвам итә, –син ачуланма, менә башкортларның концертлары нинди матур, нинди костюмнары, барысыда ялт–йолт итә, ди. Ә безнекеләр шундый начар киемнәрдән?. Сүз моң турында булсада, артистларыбызның тышкы кыяфәтләредә игтибар үзәгендә. Әлбәттә сәхнә җиһазлары, музыка кораллары, костюмнары һәм башкаларына игтибар итми булмый, Мәскәүдә яшәп төрлесен күреп була, безнекеләрдә ким булырга тиеш түгелләр.
–Һы, син беләсең күпме акча тота Башкортстан үз сәхнәсенә? Анда Татарстанга караганда культурага ун мәртәбә артык акча бүленә, шуңа күрә алар сәхнәдә ялт–йолт итәдә инде. Башкортстан сиңа хәерче Татарстан түгел (хәттә бу республика Татарстаннан байрак булмасада), кайсы артык бер тиен акчасын җәлли татар культурасына. –Ник соң Татарстан җитәрлек кайгыртмый безнең сәнгатне, - ди Хава.
Белмим дим. Чынлапта миңа билгеле түгел, ни өчен Татарстан җитәрлек акча бүлеп бирми татар сәнгатенә, җитмәсә ул җаваплы барча татарлар өчен? Биредә мин күздә тотмыйм республика Конституциясенең 14–нче матдәсен, шушы матдә буенча Татарстан барча татарларның сәнгәти усешенә матди ярдәм итәргә бурычлы. Ә, әхләки яктан, Татарстан барча татарлар алдында җаваплы үзе төзелгәннән бирле. Төбәкләрдәге татарлар гаепле түгелләр бит, Татарстан җитәкчеләренең буыннары йомшак булганга.
Искә төште, моннан бер—ике ел элек Мәскәүдә Татарстанның «Яшь талантлары» Чайковский залында концерт белән килгән иделәр. Мин шушы концерт турында язган да идем «Шәһри Казан» газетасына, анда басылыпта чыккан иде (14.12. 2001 ел. «Күчтәнечкә ике генә сүз»). Безнең артистлар сәхнәдә кара кирза итекләрдән, өсләрендә яшел–соргылт төсендәге киемнәр үтәдә инде идән сөртә торган цәпе төстәге. Бу күренеш шул кадәрле җанны әрнетте. Ә урыс тормышын сүрәтләгән күренештә, бөтенесе ак киемнәрдән, ак читекләрдән күбәләкләр төсле очып кына йөрделәр зур сәхнәдә, безнекеләр, нәк шахта хезмәткәрләре шикелле, кара килбәтсез киемнәрдән. Очраклымы соң, хәл икән?
Телиме шуны аңларга Татарстан теләмиме, чынбарлык шундый, Татарстаннан башка бер төбәктә татар культурасын үстерергә бер тиендә бүлеп бирми, биргәне дә юк һәм бирмәячәктә. Күпме генә сөйләсәктә, хатлар язсакта берни үзгәрмәячәк. Эле шунысыда бар, башка төбәкләр татар сәнгатен үстерү түгел, аны бетерү турында хыяллана, гель шуның өстендә эшләп килә бер туктаусыз. Мәктәпләребезне яба, Казан Радиосын, гомүмән татар телендәге тапшыруларны совет чорында глушить иткән төсле глушить итә, берни ишетелми. Рәсәй хөкүмәте бер кулы белән биргән була рөхсәт тапшыруларга, икенче кулы белән яба. Менә хәзер «Азатлыкны» Мәскәүдә тыңлап булмый глушить итәләр. Шулай ук үзләре ачкан, татар башын бутар өчен «Ватаным» дулкыны беләндә шундый ук хәл, милләттәшләр зарлана бере–берснә, шушы дулкынны да бик нык глушить итәләр дип (хәзер инде бөтенләйгә яптылар шушы радионы).
Менә шуларны искә төшереп, ник Татарстанга Рәсәй бюджетына ясакны бераз булсада кыскартмаска иде? Путин әйтмәс бит инде, «Минтимер Шәрипович, татар сәхнәсенә җитәрлекме калдыдырдыгыз, мин беләм сез бик скромный, әлдә бит сезнең башка төбәкләрдә дә татарларыгыз яши», дип. Билгеле, мондый сүзләр булмас, ник инициативаны үз кулына алмаска иде?
Аннан, тик бер Шәймиевка гына ошанып яшәү дөрес булмас, барыбызга һәр татарга, яшенә картына кирәк инициатива күрсәтергә, милли сәньгатне яклап. Татар культурасы милләткә кирәк булса, көтеп кенә ятмаска иде, ул бит барчабызга кирәкле.
Ал шул ук әдәбиятны, вакытлы матбугатны, кем өчен соң языла, иҗат ителә, милләт өчен булмыйча? Елдан-ел газет-журналларыбыз укучыларын югалта бара, бу ни дигән хәл? Аң дигән төшенчәдә бар бит әле, ул кая? Әллә татарга тәтәмәгән микән?
Бераз темадан якка тайпылдым сымак, сүзем бит татар моңы турында иде. Соңгы еллар да концертлада сирәк булам, бәлки кайберәүләрендә, инде мин көткән, өметләнгән югары, күтәренке рухта дәртле җырларда яңгырый торгандыр. Бәлки. Анысы миңа билгеле түгел. Менә Р. Хәбибуллина җитәкләгән ансамбль «Айкай» төркеме җырлый торган бер җыр турында фикремне әйтмәкче булам. Ансамбль әйбәт сүздә юк, бу ансамбльнең бик күп яхшы–дәртле җырлары бар, андыйларны тамашачы үзедә белә мин тик бер җыр турында гына сүз йөртәм. Тагы да шул моң турында инде. «Айкай» башкаруында яңа җыр «Татарлар килә» турында гына әйтеп узасым килә. Салмак кына, әкрен генә ярым тавышка «татарлар килә, татарлар килә» дип, куллары белән көй агышына хәрәкәтләнеп яшләр җырлыйлар. Бу соң нәрсә? Татарлар болай мескен, зәгыйф хәлдәме соң килгәннәр? Татарлар килгәндә җил–давыл кубып, күк күкрәп, җир тетрәтеп килергә тиешлеләр, ә бу нинди музыка? Нинди моң? Тагы шул сагыш, тагы шул сыкрану иштелә биредә, ә бит музыкантлар яшләр. Кайда яшләргә хас дәрт, дуамаллык, тәвәкәллек кайда? Кайда ташып торган көч, дәрман, чаялык, ризасызлык, язмышны үзгәртеп кору мотивлары? Чөнки һәр буын үз тормышын– язмышын яхшырту теләге белән хыяллана, шуңа омтыла ул бөтен авырлыкларны җиңәрди көч–күәт үзендә барлыгын исбатларга тырыша, шуңа ошана. Ә безнең музыкабызда андый дәртле, киләчәккә өметләр тудыра торган ноталар яңгырамый. Анда шул ук бетмәс–төкәнмәс моң–сагыш агыла. Яшләр өлкәннәрне кабатлый, өлкәннәрдән күчкән яшләребезгәдә шушы ук моң-зар. Хәзер сәхнәне биләп алды совет чоры соңгы буын, алар үстеләр кайчан татар теле бар җирдән кысырыклап чыгарылган заманда. Ул елларда татар аптыраган иде, аның теле коммунизмга яраклы түгел дип иглан итте хөкүмәт. Күбесе ошанды шушы ялганга, ашык–пошык кереште җимерергә мең еллык варисны. Әлбәттә, халыкның күңел түренә төшенкелек менеп ояанды шушы заманнарда. Ул замандагы яшь–үсмерләргә хәзер 50–шәр 60–шар яшь, алардан туган буын хәзер мәйдан тота. Аларга төшенкелек хисләре, димәк ки, шушы елларда ук, ана сөте белән кереп калган.
Шушы озак заманга сузылган сагыш—сыкранулар, өметсезлеккә бирелүләрдән берәр чара кирәктер эзләргә. Милләтнең кәефе юк, рухы хәлсезләнгән, менә–менә сүнәм дип тора, ара–тирәдә өметсезлек җәелгән. Инде ул үз–үзенә ошанмый кайчанда булса улда ирекле булып, үзе тапкан малына, мөлкәтенә хуҗа булырмын, үз инендә үз телендә баларын тәрбиәләрмен дип. Өметсез яшәү ай–һай авыр, инде куркып яшәүнең рәте калмады. Сугыш кына булмасын дип, тетрәнеп яшәүнең дә мәгнәсе юк, кайчан күңел тулы сагыш, шатлыкка урын калмый күңел түрендә. Мондый сагыш күрсәтә милләтнең үлеп барганын, кычкырасы килә бар тавышка. –Тукта милләт, шыңшыма! Ник бу кадәрле зарланасың? Кемнән ярдәм көтәсең? Ярдәмчең юк үзеңнән башка, рухыңны учка туплада, тип дөньяның артына бар көчеңә, тәгәргәп китсен, шартласын! Тик үлмә болай тыныч, тавышсыз тынсыз гына! Үз–үзеңне сакла, улларыңны–кызларыңны бирмә дошманнар кулына. Бер Сөембикә хан бикә җитмәдеме, ник кызың Фәүзияне, улың Рәфисне бирәсең талатырга? Туктарга вакыт түгелмени инде? Ни көтәсең, алда безнең өчен заман яхшырганнымы? Кемгә кирәк синең язмыш үзеңнән башка, шуны аңламыйсыңмыни әлегә кадәр!?!
И–их сагыш—сагыш. Сугыш елларында, әледә хәтердә, миңа ул чак 4-5 яшь, авыл халкы ачлыктан кырылганга, чарасыздан бер көй–җыр иҗат иткән иде. Шушы көй бик тиз арада күрше авылларга таралып, барчасының сөйгән–яраткан көенә әверелеп китте, шушы җырдан, көйлән башка бер генә туй да, бер генә мәҗлестә узмады, күтәренке рухта, дәртле көй безнең халыкны саклап калды шушы авыр елларда. Менә шушы куплетлардан башланды ул;
Картош барган Сталинга
Үз халлярын сүләргә,
Арцыйларда—турыйларда,
Юк халлярым түзәргә.
Башымныда кыралар,
Артымныда кыралар,
Бер цеметем оннары юк,
Миңа ошанып торалар
(безнең яктагы сөйләм. Милләт хәзер нәк шушы хәлдә).
Ул елларны оны тугел, бәрәңгеседә юк иде өйләрдә, белмим, ничек үлеп бетмәгәнбез. Шушы куплетлар шактый күп иде, әммә аларны тиз арада туктатып, башкаларын җырлый башладылар, Сталинның исемен телгә алу, куркыныч иде. Башта сүзләре халыкның күңеленә хуш килгән булса, соңгыдан көе ошап китеп, аңа яңадан– яңа куплетлар өстәлде, шулай итеп миҗгар*1 такмаклары барлыкка килде. Халык аны озак еллар «картош көе» дип йөртте.
Совет хөкүмәтенә үпкәм зур минем, һич онытасым юк ничек сугыш елларында безнең әниләр язгы карлы–сулы юлда, Сергачтан аркаларында берәр пот (16 кг.) семена ташыганнарын, ара 25 чакрым. Кырда кул белән чәчкәннәрен, урак белән урып,шушы урожайдан үзләренә берәр граммда иген бирмәгәннәре өчен, ярты авылны ачтан үтерткәннәре өчен. Күрше Дёмка бабай карчыгы, Хәернисә әбигә, кырдан аркасында бер бәләм салам алып кайткан өчен мылтык терәп, куркытып җанын алганнары өчен, ләгнәт, ләгнәт үзләренә.
Колхоз прете Абдулла Ахметов ярты авылны ачтан үтертте, бер грамм иген бирдертмәде үлә торган халыкка, урны җәһәннәмдә булсын. Теге дөньядагысыда, бу дөнядагысы да, бер явыз эштә, безгә карата эшләгәнлеге өчен, җәзасын алмый калмасын! Улда үтәгән күрәсең «дәүләт кушканны», ә дәүләт кушмаган имеш, иген бирергә ачка үлә торган татарга? Кушмаган и вәссәләм!
Менә тагы бере, миңа җизни була торганы,37-38-нчы елларда районга килә разнарядка күпмедер кешене атарга, йәнәсе халык дошманнары, шунда җизнәкәй үзенең энесен яза шушы исемлеккә, һәм аталар бичараны. Менә шулай, дәүләт кушкач татар үзенең туганында җәлләми, корбан итә. Сөбхан Алла, нинди соң без халык? Шушындый җинаяти разнарядканы үтәргә нигә кирәк булган, нинди куркыныч янаган аңа үтәмәгән өчен? Атар иделәрме, әллә утыртырлар иделәрме, әллә эшеннән куар иделәрме үзен? Менә бит ничә вариант, ә ул үз туганын атарга җибәрә. Шушы дәүләткә тугрылыгы белән НКВД–да хезмәтен дәвам итә. Бәрәкәтлеме соң мондый гомер, бәхетлеме соң, рәхәтме тормыш? Авылдашлары, кардәшләре белгәннәр, әммә үзенә сүз әйтергә курыкканнар, заманалар узгач–та әйтүче табылмаган.
Нинди син серле милләт, нинди син керле милләт, әллә сердән, әллә эчтәге кереңнән моңаясың, сагыш баса үзеңне? Бәлки үкенәсең шулай, гафу үтенәсең? Һәр әдәмнең эчендә сагыш, моң—зар, һәр кайсының үз дөньясы, бар караңгысы, бар яктысы. Изгелектә, яманлыкта кайта диләр кире, изгелекне бу кадәрле моңаеп каршы алалармы соң, әллә яманлык моңсуландыра инде безне? Кирәк иде изгесен–яманын җилкәдән төшереп, яңабаштан барчасын башлап җибәрергә. Инде ни хәл итәсең, булганы булган тагы киләседә кабатланмасын иде дип.
Менә җырчыларыбызга, композиторларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки алардан тора милләтнең рухи халәте, аның күтәренкелеге йә төшенкелеге. Бәгырегезне учка йомарлап булсада, языгыз дәртле, күтәренке рухтагы көйләр. Әгәр көйләрегезне халык тиз арада кабул итмәсә (андый хәлдә булу мөмкин), барыбер шушы күтәренке рухта гына көйләр языгыз. Үзегездә моңаймагыз, милләтнедә моңайтмагыз. Бетсен, китсен бездән бу сары сагыш, мәңгелеккә дөмексен үзенең өметсезлеге белән. Киләчәк өметле булсын, аннан башка яшәү мөмкин түгел, милләтне өйрәтергә кирәк бернидән дә курыкмаска, сугыштанда, әфәттәндә, мәхлүк булып яшәгәнче, яшәмәү артыграк.
Мәскәү 12.01.2004 ел.
МӘСКӘҮДӘ ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ
Ниһаять, билгеләнгән Түгәрәк Өстәл 8—нче июльдә килеп җитте, халык җиелган иде Әсәдулла йортында (әле рәхәт үз йортыбыз бар, теләсә кай вакыт җыелалабыз). Темасы көн үзәгендә торсада, галимнәребез ни өчендер шушы түгәрәк өстәлгә килмәделәр, хәттә Казаннанда Мәскүдәндә чакырылган иделәр. Темасы шундый иде: «Европа федератив дәүләтләрдә ике һәм күп телеллек тәҗрибәсе һәм үтәлеше». Рәсәй хөкүмәте империя төзеп ятканда, моннанда мөһимрәк тема татарлар өчен тагы бармы икән?
Әле, шушы Түгәрәк Өстәл башланыр алдыннан гына шомлы хәбәрләр ишетелә башланды: Путин аппараты без биредә күтәргән тел мәсьәләсенә каршы акциә оештырып маташа икән. Тагы Мәскәүдәге атаклы татарларны чакыртып, «Ватан» фиркасы күтәреп чыккан шигарьгә каршы (Татар теленә РФ икенче дәүләти дәрәҗә таләп иткәнне) имзала җыялар имеш? Булмас димә, 2001—нче ел иде ахрысы, татар латиницасына каршы имзалар җыйдылар бит.
Хәер, килгәннәре килде, килмәгәннәре юк, әрхәлдә чакырылган иделәр. Тик, бер нәрсә күзгә чагыла, безнең галимнәр үзебез оештырган форумга әллә ни ашыкмыйлар катнашырга. Әллә инде Мәскәүдә «Ватан» фиркасы оештырган Түгәрәк Өстәл, алар фикеренчә татар мәнфәгатләрен кайгыртмый, милли уй—фикерләр алардан гына чыга, башкалардан юк, дигән уйдалар? Ахрысы, бер мине генә шундый шомлы фикерләр борчымый, аңа урыс галимнәре дә игътибар иткәннәр икән. «ЗП» газетасында (24—нче сан, 17–23 июнь), бер мәкалә игътибарны үзенә җәлеп итте: «Татарский вопрос закрыт», дип атала. Анда татарлар бер—берләренә кызыклы түгел (не интересны), дип язылган, татар зыялылары куркак һәм тәлинкә тотарга яратучан, уй—фикерләргә сай, диелгән. Мондый гаеп юкка гына әйтелми торгандыр, күрәсең тормышта андый галимнәрдә юк тугелләрдер, барыбер, чит милләт вәкиле авызыннан ишетү шундый сүзләр, мине хәйранга калдырды. Кызык, җавап бирүче, шушы Мәскәү урыс зыялысына, зыялыларыбыз арасыннан табылырмы икән? Дөрес, ул мәкалә доктор Д. Исхаковка мөрәҗәгать итеп язылган, әммә анда аны куркак дип атамый, ә татар зыялылары куркак һәм сай фикерле, диелә бит анда. Тагы шунысы да бар, гель Мәскәү тырыша татар проблемасын чишәргә түгел, ә юк итәргә татарны, халык юк, проблема юк. Менә шулай.
Түгәрәк Өстәлдә тагы бер тема яңгырады Вәлиәхмәт Садур әфәнде чыгышында, игътибар итте әдәби телгә һәм хәзерге әдәби тел, барча татар халкын канәгатләндерә алмый, диде. Киресенчә, кайбер татар төркемнәрен телдән яздыра, шул исәптән мишәрләр һәм Себер татарлары әдәби телдә сөйләшә башласаң күчәләр урыс теленә, үз шивәләрендә сөйләшмиләр, куркалар казан татарлары көләрләр диеп. Бу фикердә уйланырга мәҗбүр итә татарны. Чынлапта, безнең агайлар ялгышмадылармы икән 20– нче елларда иске әдәби телне казан шивәсенә күчереп? Ни генә дисәктә, урыс галимнәрен, бигрәктә сәясәтчеләрен безгә татарга карата изге теләктә булганнар дип уйлап булмый, шулай булгач, аларның һәр тәкдимен тикшереп карарга иде. Нинди ниәт белән мондый тәкдим кертелә татарга, безнең файдагамы, әллә зарар китерерме? Билгеле, 20–нче елларда безнең агайларны мондый сораулар борчымаган, менә хәзер генә бу проблема безне кызыксындыра башлады, шушы өлкәдә тикшерәсе иде, фикерләр алышасы, телче галимнәребезнең фикерләрен ишетәсе иде, чөнки чынлапта проблема юк түгел, чишеләсе юлларын багарга вакыттыр шәт?
Шулай ук Т.Ө. чыгыш ясады Алмаз Равиль улы Фәйзуллин, Татарстан Вәкаләтле Вәкиллегенең урын басары. — Рәсәй Федерациәсе көн—көннән унитар дәүләткә әверелә бара, республикаларның вәкәләтләрен нык кыскартты, татар латиницасына каршы закон кабул итте. Рәсәй Конституция мәхкәмәсе дә гадел хөкем итми, кануннарны беряклы гына тәкрарлый. Рәсәй Конситуция мәхкәмәсе рәисе В. Зорькин бик нык Татарстанга, аның суверенитетына бәрелә, бик көчле басым ясала республикага, теләкләре; Татарстан Дәүләт Советының шикаятен Рәсәй Конституция мәхкәмәсеннән кире кайтарту максаты белән. Чөнки беләләр, кануни нигез юк, татарлага әлифба иреклеген кысар өчен.
Милләтебезнең аксакылы Рөстәм абый Медведевта үзенең сүзләрен әйтте.
–«Безнең татар чиновиклары, дәүләт чиновниклары — алар интеллигент түгелләр, интеллигент халыкка, милләткә хезмәт итә, ә безнекеләр империәгә хезмәт итәләр. Сәит Галеев, сез беләсезме аны? Әнә ул күпме татарларны аттырды Сталинга донослар язып, ачлык эшләде Татарстанда 21–нче елда, 3 миллион кеше үлде ачлыктан, тагы бик күп булды җинаяте. Ә Казанда аның исеменә урам бирделәр, дворец культура аның исмен йөртә. Нигә шулай? Бу бит безнең өчен позор, татар милләтенең палачы, аңа ихтирам күрсәтелә. Хәзер чувашлар, якутлар күтәрелде, ә без инде баттык. Аңа җавап итеп Алмаз әфәнде Фәйзуллин берәр сүз кайтарды.
–Инде үзебезгә әйләнеп карарга кирәк, нәрсә безгә эшләргә. Финансистларнымы карарга, чөнки акчасыз бернинди эш хәл ителми. Хәттә мин әйтер идем, революциәгә кадәр татарның дәүләтедә булмады, Татарстанда булмады, ә татарның хәле, гөмүмән мәдәниәте, торышы бик күтәренке иде. Чөнки татарлар күп нәрсәләрне үзләре хәл итәләр иде. Хәзерге вакытта, менә Мәскәүдә, Татарстан ерак, менә мәскәү татарлары бернәрсә эшләми бит инде, дип әйтим. Монда бит эшләргә кирәк, тәнкыйтләп кенә булмый, Сәит Галиев 20–нче елларда алай эшләгән, болай эшләгән дип кенә. Бу бит дөрес юл түгел, хәзер эшләргә кирәк, бүген, дип сүзен тәмамлады Алмаз әфәнде.
Шушы Түгәрәк Өстәлдә Рәсәй хөкүмәтенә, аның президентына, премьерына һәм Дәүләт Думасы рәисенә, шулай ук Федерация Советы рәисенә, киң җәмәгатчелеккә, информация таратучы агентлыкларга мөрәҗәгать кабул ителде. 8–июнь 2003 ел.
Төрки–татар цивилизациясе
Күренеп тора демократия Рәсәйдә генә түгел, бөтен Җир Шарында күзгә карап үзгәрә бара, БМО оешмасы көннән–көн АКШ йомышчысына әйләнеп килә. Рәсәйдәге Путин вертикалендә онытып куймаска кирәк. Хәзер җир шарында бердән–бер реаль көч АКШ булып калды. АКШ–ул бит Алла Тәалә түгел, аның амәлләрен изге дип атап булмый.
Менә ул Иракка сугыш белән яный, бер ил беләндә исәпәшми. Кем белә, бүген Иракны, аннан Пакистан йә Төркия дәүләтен тезләндермәс дип? Аңа кемдә ни указ. Уак–төяк дәүләтләрнеңдә, дәүләтсез халыкларныңда киләчәкләре куркыныч астында, бигрәктә татар халкының. Шулай ук төрки дәүләтләренеңдә киләчәге билгесез, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан дәүләтләренә Кытай империясе яный. Бу гасырда булмаса, киләсе гасырда аларны йотар. Әзәрбәйҗан дәүләтен бүләргә торалар Әрмәнстан белән Иран, Рәсәйдә нәрсәгәде өметләнә. Төркия дәүләтедә шулай ук куркыныч хәлдә, аңа греклар, шушы ук әрмәннәр, көрдләр, урыслар һәм тагы башка славян илләре бик теләп таларга әзер торалар.
Шушы очракта татарны, башкортны һәм бөтен төрки халыкларын коткара алырдай бердән–бер юл, ул төрки–татар цивилизациясен торгызу. Төрки–татар цивилизациясе нигездә ике төп әйбергә таяна ала, бере–дин, икенчесе–тел. Аның беренчесе ул борынгы төрки–татар дине –Тәңречелек, кайсы безне берләштерәчәк һәм шулай ук урыслашу процессын туктачак. Тәңре дине, урыслашып беткән төрки–татарны кире үз нигезенә кайтарачак. Урыслар арасында шактый киң таралыш алды фикер, христиан дине шул ук яһүд дине, шул ук еврейларга бәйле, кирәк ул динне ташлап, борынгы бабалар диненә күчәргә дигән омтылышлар бар. Фаразлар буенча, шушы фикерләрне таратучылар–нигездә урыслашкан татарлар–төркиләр булырга тиешләр. Димәк, менә әзер халык бар, кире үз нигезенә кайтырга. Тәңре дине ул мәҗүси дин түгел, әлегә аның тәглиматларын ачыларга кирәк, булмаса–булдырырга.
Төрки–татар цивилизациясенең икенче таянычы–ул Алтын Урда дәүләт теле, ягни, иске татар әдәби тел. Шушы телне гөмүм төркиләр өчен уртак тел итеп тәкдим итәргә, ул бик күп төрки халыкларга аңлаешлы һәм аларныңда әдәби телләре иде.
Хәзерге вакытта төрки халыклар якынча 30 телдә сөйләшәләр, ә менә Алтын Урда телен алсак, шушы утыз төрки кауым–3 тел, нигездә бере–беренә якын телдә сөйләшәчәкләр. Алтын Урда теле, чыгатай теле һәм османлы төрекләр теле. Бер–ике дистә елдан соң бу телләрдә үзара нык бәйләнештә булып, ныклап шомарачаклар. Бу әлбәттә,безнең иртәгәге хәләтебез, ягни, киләчәгебез, аның нигезен бүген салып калдырырга кирәк.Без үз тарихыбызда беренче мәртәбә шулайрак планнар корып фаразлыйбыз, татар өчен булмаган хәл, яңалык.
Күпме күп тарихка чумасың, шул кадәрле үзеңне рәхәт сизәсең, бабаларыбызның эзләре анда җәереп ята. Нинди җирләр, нинди дәүләтләргә хуҗа булганнар бабалар, ә нинди көчле, гайрәтле падишаһларыбыз булган. Алар алдында ярты Җир Шары тез чүккән, күпме дәүләтләр аларның кул астына керергә әзер икәнлекләрен белдереп хәбәрләр җибәргәннәр, бүләкләр юллаганнар. Шулар турында уйлыйсыңда көрсенеп куясың, кая барысыда киткән? Дәүләтләребез ник җимерелгән, кая киткәннәр дәһшәтле гайрәтле падишалар?
Берни калмаган, барда су кебек җиргә сеңеп беткән. Ә ник башка халыкларныкы сакланган, ә безнеке юк? Кем гаепле, ни—нәрсә моңа сәбәп булган? Сораулар, сораулар, ә җавабы юк. Чынлапта, борынгы заманнарда шундый Олы дәүләтләр биләп, дәүләтсез калу, андый очрак юк җир шарында, андый бичара халык дөньяда без генә.
Ошбу хәлнең сәбәбе булырга тиешле, җилсез саламда селкенми диләр, ә биредә бер сәбәпсез без дәүләтсез калыпбыз. Сәбәп нидә булырга мөмкин? Алладамы, бәндәдәме бу сәбәп? Борынгы һәм урта гасырларда бер дәүләттә юк иде шундый көчле, безне юк итәрди, димәк эш адәмдә түгел, ә Аллада. Ни өчен соң Аллаһы Тәалә безгә шул кадәрле ачуланган икән, берәр олы гоняһ ясамаганнармы икән борынгы бабалар? Эзләп багыйк Алла китабыннан, бәлки сере Көрьәндә бардыр, чөнки сәбәпсез, шундый дәүләтләр җимерелми. Көрьәндә әйтелгән, динегезне ташласагыз, сезгә алмашка бүтән халык китерермен, дип. –«О вы, которые уверовали! Если кто из вас отпадет от своей религии, то Аллах приведет людей, которых Он любит и которые любят Его…Это – щедрость Аллаха: дарует Он ее, кому пожелает , - ведь Аллах-объемляющий, знающий»! (Трапеза, а.59.).
Нинди дин турында биредә сүз бара? Аллага шөкер, без ислям динендә инде мең елдан артык. Шулай булсада дәүләтебез сакланмаган, шәһәрләребез җимерелгән, җир белән тигезләнгән, ә гайрәтле падишаһларыбызның каберләре тузгытылган, аларның асыл сөякләре як–якка ташланган. Хәзер шушы сөякләр юл чатларында, төрле пычрак урыннарда аунап яталар. Ә без белмибездә, кем сөякләре алар. Шушы сөякләрне, кытайлылар, фарсылар һәм урыслар чүплекләрдә аунаталар,тере чакларында алларында калтыранып торган халыклар, хәзер алардан үч алалар, аларның исемнңрен оныттыралар.
Дин дигәннән, нинди дин турында сүз бара соң ислям дине булмагач? Борынгы төрки–татар дине тәңречелек турындамы сүз бара икән? Чөнки вакыт килде безгә шушы динле ачыкларга, өйрәнергә. Нәрсә беләбез без бу дин турында һәм нинди ядькәре сакланган? Хәзер кайбер ачыклык кертелә башланды шушы дингә, соңгы вакытта шактый күп кешеләр кызыксыналар тәңречелек белән. Тәңре дине–ул ошану була бер Тәңрегә, аның ике дөньясына. Бу яктан тәңречелек ислям диненә охшаш. Әлбәттә охшашлык бар, чөнки Күктә бер Алла булса—ул безнең Тәңре була. Димәк ки, Алла– Тәңре икеседә бер, безнең өчен ул–Бөек Тәңре, ә гарәпләр өчен–Бөек Алла.
Мин шулай дип уйлыйм һәм кабул итәм, Көръәндә моңа дәлилләр шактый күп. Р. Безертиновтагы тәңречелек концепциясе белән килешеп булмый, аныңча, Тәңре дине– күп Аллалык, ягни, мәҗүси дин. Тәңре динен ислямга каршы куярга һәм тәңречелекне Алтын Урда дәүләтенә кайтарып калдыруны дөрес дип саный алмыйм. Тәңречелек Чингисханга чаклы 6 – 7 гасыр элегрәк кризиска чумып, үз вазифасын үтәүдән туктаган иде инде. Хазар дәүләтендә 8–нче гасыр уртасында Булан Каган яһүди диненә күчеп, тәңречелекне дәүләт дине буларак юкка чыгарды. Ә аңа кадәр, шулай ук 3–4 гасыр дәвамында Каганнар үзләрен Тәңре итеп йөртә башлаганнар булган. Шулай булгач, Чингисханга чаклы 7 гасыр, ягни чама белән 700 ел тирәсе тәңречелек кризис кичерә. Әлбәттә, Чингисхан эчтәге сиземлеге белән Тәңренең бер Алла икәненә ошана, әммә тирә–юнь үз варисларына аңлата алмый. Ул төзегән канун–Ясса, бәлки анда берникадәр бардыр тәңречелек тәглиматлары, әммә шушы Яссаны Тәңре китабы итеп кабул итеп булмый. Чөнки Чингисхан Яссасын Тәңре сүзе дип атамый,Көръәндә әйтелгән, Мохаммәд–соңгы пегамбәр дип, димәк ки, башка пегамбәр булалмый.Ә, Коръән Алла китабы икәнлегенә без ышанабыз, чөнки аны инкяр итеп булмый. Ә менә без Чингисханны изге зат, әүлия дип таный алабыз. Әүлиә дигәннән, ул йомшак бер чебеннедә үтерә алырдый түгел дип, күнеккәнбез уйларга, бәлки әүлиә ул хак бәндә, хаклык өчен көрәшче, сугышчы дип аңларгадыр.
Шуңа күрә, Чингисхан Олы төрки дәүләтен торгызсада, аңа нигез итеп Тәңре дине тәглиматларын калдыралмый, тәңречелек ничек аңа кадәр булган эшкәртелмәгән, шул килеш калган. Әйтеп калдырмаган ничек итеп Тәңрегә табынырга, намазмы, дюамы кылырга нинди теләкләр теләргә, ни сорарга, ничек корбан чалырга һәм башка ибадәтләр кылырга. Без бик аз беләбез үзебезнең борынгы динебез турында, ислям диненә күчкәч, мөсельман руханилары тәңречелекне тамырыннан йолкып ыргытканнар, Тәңрегә кагылышлы бөтен риваятләрне гөнаһ дип атаганнар, халык борынгы динен шулай итеп әкренләп оныткан.
Нәрсә хәзерге вакытта тәңречелектән бездә сакланган? Күп түгел, әлбәттә, менә яңгырсыз елларда, кырга–зиарәт өсләренә барып яңгыр сорап намаз уку йоласы, Алла урынына Тәңре дию, мәетләрне яд итү, 3, 5, 7, 40 кичәләрен, елын уздыру, Хызыр пегамбәр, половецкие балбалы дип йөртелгән таш сыннар.
Менә чагыштырмача хәзергегә килеп җиткән безгә төрки–татар дине калдыклары шулардан гыйбәрәт. Шуны да онытмаска кирәк, без мең елдан артык инде ислям дине кагыйдәләре белән яшибез, мең ел безне тырышканнар үз динебездән читләшергә, сакланганына шатланыйк, әле бәлки халык хәтерендә тагы нәрсә булса сакланган булуы бар. Биредә игтибарга лаеклы Хызыр пегамбәр фигурасы, бу пегамбәр Көръәндә юк, ә бездә бар. Әле җитмәсә, Хызыр пегамбәр бердән–бер үлемсез пегамбәр, ул мәңгелек пегамбәр, ә ислям, яһүд, христиан диннәрендә пегамбәрләр барда үлемле. ә Хызыр пегамбәр юк. Ул шулай сыйфатлана халык риваятләрендә: кешеләрне әхләки яктан тәрбиәләүче, кешеләрне сынаучы итеп тасвирлана. Сынарга теләгән кеше юлына очрый, йә бер гарип ярдәмгә мохтаҗ булып, йә хәерче рәвешендә, хәер сорый, әгәр аңа хәер бирсә кеше, яки башкалыйча булышса. ул адәмнең юлы уңа, әгәр хәерен бирмәсә, юл аша чыгарга булышмаса сукыр кешегә, ул вакытта бу кешене төрле югалтулар, бәлә– казалар алда көтә. Икенче тәңречелек ядкәре, дөрбәләр, курганнар, кыпчак сыннары–половецкие балбалы, кайсылары борынгы вакытта бөтен Бөек кыпчак Даласы тулган була, дистәләгән–меңләгән сыннар курганнар башында, юл чатларында булалар. Менә шушы Далага бүтән халык хуҗа булгач, сыннарны чиркәү нигезләренә салалар, юлларга түшиләр, хәзер алар сакланганнар нибары бер–ике дистә генә Украина, Рәсәй өлкәләрендә. Билгеле, шул кадәрле таш сыннарны бер кыпчаклар гына ясый алмаганнар дип фаразларга нигез бар, чөнки 1– 2 гасыр арасында шул кадәрле сыннар ясар өчен вакыт җитәрлек түгел, тарихта кыпчаклар билгеле булдылар 11- 12 асырларда гына, һәрхәлдә шулай язалар. Күрәсең, шушы сыннарны әле скиф бабалар заманында ук ясый башлаганнардыр, чөнки шул кадәрле таш сыннар өчен меңәр еллап вакыт кирәк булгандыр.
Тәңре дине үсүдән туктый күрәсең әле Атилла хан заманнарында ук, моңа ишарә бар, яһүд тарихчысы А. Кестлердә (Тринадцатое колено), маҗар бәге Атиллага әйтә,– «Син бит кояш төсле, сиңа баксаң күзләр күрми башлый, тона», ди. Шушы чамадан тыш түрәне күтәрү, төркиләр тормышына хас нәмәстәкәй, менә шуннан чыгып, каганнарны күккә чөеп мактый–мактый алардан Тәңре ясап куйганнар. Каганны Тәңре итеп иглан итү,тәңречелек динен көн тәртибеннән төшергән, ә төрки хазар кабиләсен аның дәүләтен бөтенләй юк иткән. Шушы хәл бер хазарларга гына тиеп калмаган, ә бөтен төрки халыкларга тигән. Менә ни өчен безнең дәүләтләр инде мең ярым ел кризис кичерәләр. Билгеле, борынгы заманнарда шундый көчле төрки дәүләтләрен, аның халкын юк итәрди бер халыкта, бер дәүләттәдә көч булмый. Моны Бөек Тәңре Аллаһы Тәалә үзе эшләмәсә, беркемнеңдә көче җитмәс иде.
Хәзер тәңре динен өйрәнә башладылар, беренче чиратта үзебез, Р. Безертинов. З. Әһлиуллин, Д.Шәйхетдин, М. Аджи һәм башкалар шушы теманы ачыкларга тырышалар, «Безнең юл» дигән газета моңа күп игтибар итә. Шулай ук өйрәнәләр безне һәм безнең динне, КГБ–ФСБ органнары гына түгел башкаларда. «Безнең юл» газета №1 2002 ел номерында басылган мәкалә моны күрсәтә. Шушы мәкалә «Тенгрианство– религия современных тюрков» дип атала, авторы мәктәп укучысы яһүд кызы Мария Страх. Менә бу мәктәп баласы безнең борынгы динебез турында яза. Ә нәрсә белә ул? Аның язмасында 11– нче сентябрь 2001–нче елда булган вакыйгалар, татарны исламны ташлап, башка дин эзләргә этәрде, дигән фикер ята. Янәсе, бөтен җир шарында исламны террорчылык белән бәйләп, ислям динен тоттучылар арасында аннан котылу юлын эзләү башлана. Мондый фаразлау безне кимсетә, бигрәк куркак итеп тасвирлый, без ул кадәрле ук куркак халык түгел, ислям динен кемдер террорчылык дине дип, иглан иткәнән, без аны ташларга җыенмыйбыз әлбәттә, һәм гомүмән ислям динен ташлау турында сүз бармый, тик үзебезнең борынгы төрки–татар дине тәглиматларын торгызу, аларны өйрәнү турында бара. Ярар, китерик шушы кызыйдан бер–ике өзек: – «В связи с этим явлением особенно четко обозначились те ценности татарского народа, которые идут вразрез с мусульманскими ценностями арабских стран».
Татар милләтенең нинди «бәһасе» турында яза бу кызый, әлегә тәңре дине турында бер кәлимә сүз әйтмәгән килеш? Татарның бәһасе исламныкына каршы имеш. Ә нигә каршы булсын икән? Без, инде күптән ислям юлында, милләт дин белән укмашып беткән, тәңречелекне ачыклау, ул исламны кире кагу түгел, ә бәлки ислям нигезендә тәңречелекне табудыр?
Менә тагын бер өзек:–«Появились общественные организации татарского народа, которые продолжают вести борьбу за возрождение, но вызвав проклятие определенной части татар. Этим и актуальна наша тема. И наша цель состоит в том,чтобы доказать, что мусульманская религия была привезена из арабских стран, и навязана татарам силой оружия».
Кемгә исбатларга маташа бу кызый? Безгәме? Әллә инде без белмибез ничек ислям динен кабул иткәнне? Безнең максат дип яза, ә кем ул аның «без» дигәне? Безгә кирәкми тәңре динен–ислямга, татарны–гарәпкә каршы куярга, мондый хәлләр безнең файдага түгел. Ленин бабай әйтмешли, кем файдасына язылган бу мәкалә?
Чынлапта шулай, Ленин бабай сүзләре хак, бу кызчык безне күктән аерып җиргә төшереп сала:–«В отличие от религий, созданных пророками и их последователями,тенгрианство (тенгри янг) возникло естественным, историческим путем на основании народного мировозрения, связанного с отношением человека к окружающей природе и ее стихийным силам».
Менә бит. Тәңре дине Алладан түгел, ул Иляһи көчкә ия түгел бүтән диннәр шикелле, кайсылары пегамбәрләр аша Иляһи көчтән иңдерелгән. Бу ни дигән сүз? Гап–гади генә әйткәндә, тәңречелек бөтенләй диндә түгел, ул нибары адәмнәрнең үзләре уйлап тапкан әкиәт кенә. Ә кеше ни сөйләмәс?
Башта татарны Аллаһы тарафыннан иңдерелгән ислям диненнән аера, аерып җиткәч, әйтә–«тәңречелек ул бит дин түгел, ә сез үзегез уйлап чыгарган әкиәт, ди. Менә шулай кызый безне барчабызны казык башына утырта, аннан бераз юатыпта ала:– «Вообще религия–это взаимоотношения между Богом и человеком», ди. Ә Тәңре нинди Алла булсын, әгәр аны борынгы бабаларыбыз үзләре уйлап чыгарган булса, дигән фикер шушы юллар астында ята.
Мин бу турыда язган идем китабымда (карагыз «Безнең юл», Мәскәү 2000–че ел), тагы кабатлыйм. Көръәндә әйтелгән, «Мин һәр халыкка үз араларыннан пегамбәрләр җибәрдем», дип. Димәк ки, без төрки–татарга да җибәрелгән булган. Аллаһы Тәалә һәр пегамбәргә китап бит җибәрмәгән, аның җибәргән китаплары нибары 4–әү, ә
Комментариев нет:
Отправить комментарий