ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСЛИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
سْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ

Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

К читателю
http://ndp-vatan-knigi.blogspot.com/2011/08/blog-post_07.html

пятница, 10 августа 2007 г.

АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ часть4 стр 80 - 101

татарча тапшыруда бар кебек. Эш урыннарын булдыру түгел, әле бирелгәнендә татар юнләп ала белми, атнага 1 сәгать вакыт Сергач телевидениесында, эш урыны түгелмени? Ник тулысынча файдаланмаска?
Авылларда яшләр тумаганы соңгы елларда нык сизелә башлады, Сабантуйларда көрәшергә көрәшчеләр юк, элекке елларда, бушка көрәшкә чыгар өчен чират тора иде,хәзер призга чыгучы табылмый. Менә ничә Сабантуй батырлары биргән Цүмбәлидән әле көрәшкә чыгарга яшләр юк, мондый хәл барча авылларда да шулай. 1980–нче елларда Шөбиледән күпме көрәшче иде, Андыдан, әле берәүдә юк. Ә, Яндавища, Карга, Пашат, Семоцкий, К-Пожар, Пецә, Камка, Кзыл Яр, Антяровка, Мытерь авыл, Моклока, Бозлау, Ыргу, Парча, Ишавыл–шушы авыл көрәшчеләре турында ишетелгәне дә юк.
Мочалидан да, Петрякстан да, шулай ук күренми башладылар. Менә ике авыл калды, кайсылары әлегә мәйданга чыгардый яшләре бар, Сабацай белән Эрбищча. Мәскәүдә икәү көрәшәләр Суксудан, Цүмбәлидән өчәү, Нижнийда бер–ике көрәшүче,шуның белән булды, артык юк.
(Татар Моклокасы, зур татар авылы, шулай ук бер үзе урыс районында, урта мәктәпләре бар, 125 бала укый икән мәктәптә, “ТЯ” № 32 12.08.2005 ел.) Шушы аылга баралмадым, җәл теләгем барырга булсада, вакыт тарлыгы, тагы шунда дөнья мәшәкәтләре комачаулады.
Баралмаган авыллар эле шактый калды, 35 авылны да йөреп чыгыгу, үзенә күрә вакыйга.
-искәрмә.
Мәскәү–Яндавищча–Карга–Өцкүл–Цүмбәли–Мәдәнә–Суксу–Уразовка, Кадомка–Актук–Эрбищча– Койсуы–Мочали–Петрякс–Краснай–Сабацай–Анды, К-Пожар–Ыргу–Мәскәү.
17-25–июнь 2002–нче, июль–август 2004–нче еллар.


ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Мәкаләләр
(Мәскәүдән милли проблемаларга бер караш).

Кая барасың, Рәсәй түти?

Кая барасың, Рәсәй түти? Рәсәй хөкүмәте кая таба юнәлеш ала? СССР җимерелгәннән соң, шактый гына хәрби көчләргә бюджеттан акча киметелгән иде, әле киресенчә, хәрби бюджет Путин президент булганлы бирле арта бара. Президент Путин ил буйлап йөргәндә, беренче чиратта хәрби частләргә керә, соңгыдан гына бара очрашырга нинди булса предприятиегә, йә бөтенләй барып–та йөрми. Халык белән ул очраша юлда гына, кайсыларын махсус аның өчен юлга алдан чакыралар, әзерлиләр. Башта мәйданга җыелган халык ничектер үзләре теләп чыкканга ошаса, соңгы вакыт моңа ошаныч кими бара, чөнки ул белми халык белән ни турында сөйләшергә, сораштыра башласа, аңа әйтәчәкләр, тормышлары авыр икәнлеген, ул бит президент, халыкның тормышын яхшыртырга тиешле. Ә ул бу проблема буенча башын ватып тормый, аңа җиңелдә, якында хәрбиләр тормышы турында кайгыртырга, илнең иминлеге турында сөйләргә, бу барда абстракт сөйләү, абстракт фикерләү, чөнки илнең иминлегенә кемдә янамый, Рәсәйгә бер илдә сугыш ачырга җыенмый, хәттә, Рәсәй кайбер күрше дәүләтләрнең җирләрен биләп торсада, алар бу проблеманы башка юл белән чишәргә уйлыйлар. Әлбәттә, сугыш юлы белән ул тиз чишелергә мөмкин, менә әйтик Япониә белән Курилутраулары өчен, әммә бу куркыныч юл, аңа хәзер бер илдә барырга ашыкмый. Ул заманнар узды инде күптән, кайчан безнең ханнар артны–алны белмичә сугыш башлапҗибәрә булганнар.
Димәк, кемдә безнең илгә практически янамый, хәттә Кытайда, билгеле, шулай булсада хәрби көч җитәрлек булырга тиешле, кирәк вакытта илне саклар өчен. Ә, кайчан андый «кирәк вакыт» булуы ихтимал? Хәзер илгә куркыныч янамаган вакытта, әйтик киләсе бер биш–алты ел эчендә, буламы иде хәрби көчләргә хәзерге вакытта артык акча тотмыйча, шушы акчаны юнәлтергә илдә урта классны барлыкка китерү юлларын хәстәрләргә? Әгәр шушы биш–алты ел эчендә безнең илебез яхшы гына үсеш алса, промышленность эшли башласа, без яңа технологиә өстендә эшләсәк, аны барлыкка китерә алсак, кирәк чакта хәрби көчебезнедә тизрәк һәм шәбрәк көйләп җибәрә алыр идек. Халыкта хәллерәк яши башлар иде. Начармыни мондый хәлләр ил өчен? Президент Путин, аның командасы белмимени шушы хәлләрне? Белмиләр димәс идем, чөнки барысыда югары белемле, шактый яшь булсаларда тәҗрибәле халык. Шушы еллар эчендэ барысыда череп баеды, димәк, акча эшли беләләр, ничек итеп эшне җайлап җибәрүнедә беләләр, хәзерге салым системасы эш башлап җибәрүчеләрне кулга сукканын да аңлыйлар, артык катлаулы отчетлар да эшкә комачау иткәннәрен беләләр, ә аңа карамастан, берни үзгәретеселәре килми? Алай гына да түгел, шушы юлдан баруны гел алга сөреп киләләр. Менә бу очракта инде илнең имимнлеген кайгырткан булып кылану, тырнак астыннан гель дошманнар эзләп маташу, бу үзенә күрә бер ысул, игтибарны икенче якка юнәлдерү ысулы, күрәсең, моны махсус шулай кулланалар, халык баеп китмәсен диеп. Ник Рәсәй хөкүмәте курка халыкның байуыннан? Бөтен илләрдә хөкүмәт тырыша халык бай яшәсен дип, ә биредә хөкүмәт ни өчендер тырышмый? Сәбәбе бармы икән шушы акылга сыймый торган эшнең? Бар әлбәттә, акылга сыймаганлыктан аңа кемдә ошанмый, хөкүмәт башында тиле–миле кешеләр утыра дип уйламый бит инде ул, хөкүмәт башында утыручыларга шул гына кирәк, тик төшенмәсеннәр генә фикернең асылына. Аңлап җиткән хәлдә дә, киресен аңлатачаклар, кемнедер юри гаепләп маташакчаклар, барда канәгать, гаепле табылды, әммә дәүләт эше шул ук юнәлештә бердә үзгәрмичә барачак. Хөкүмәт башында утырган халык белә, илдә барда бай булса, шушы илдә тәртип үзгәрә, халыклар арасында, адәмнәр арасында конкуренциә башлана, менә бу конкуренциә, алар хисабы буенча зарарлы. Алар уенча, конкуренцияне булдырырга кирәк әкренләп кенә, үз кешеләренә шушы конкуренциәдә өстенлек булдырыргач кына. Аларга бу конкуренция кирәкми хәзергә, башта үз эшмәкәрләре ныгырга тиеш,ә менә киләчәктә, булыргада мөмкин.
Кемне соң шул кадәрле кайгырталар Рәсәй хөкүмәт башында утыручылар? Билгеле, урысныда татарны, яки башканы түгел, ә күздә тоталар үзләренең булачак токымнарын, аларга киләчәктә, урыс–татар көндәш булалмасын, бөтен эшне алар үз ара гына башкарсыннар иде. Хәзерге вакытта, әгәр бирсәң ирекле рәвештә үсәргә бизнеста урыска, татарга һәм башка милләт вәкилләренә, алар киләседә шактый көчле үсеп китеп, аларның токымына нык җәелеп үсәргә урын калдырмаслар. Менә ни өчен, В. Путин әфәнде кайгырта илнең иминлеген бүген, кайчан кирәк кайгыртырга халыкның иминлиген, ә ил иминлеге бер каяда китмәс, хәзергә түзеп торыр иде, халык хәлләнеп китсә, аңа ил иминлеген күтәрергә берни тормый, бай ил – көчле ил, аны барыбызда белә, тик никтер башлыклар булдырырга ашыкмый. Кирәкме соң тагы шуларны ил башына сайлап куярга, безне барыбызныда чабуларыбыздан тотып торсыннар өченме?
Әллә инде шушы унике–унөч еллар алдап килгәннәре безгә бернинди тәҗрибә өстәмәде, без тагы шуларга алданырга риза? Тагы шушы «Единство», СПС, КПРФ, ЛДПР, ЯБЛОКО, һәм башкаларны сайларбызмы икән? Шулай сайлаган чакта, бер халыкныңда Рәсәйдә киләчәге юк, юрист милләтенән гайре, ә алар белән бөтенесе тулган. Юк, алар безне үрчетмәстә, баетмаста, хәерчелектә яшәтер. Чөнки алар барда бүтән милләтләр хисабына баеп яшәргә күнгән, үз ара бик ызгышмый–талашмый, булган байлыкны үз ара гына бүлешә.
Дөрес, бүлешү алар арасында да җиңел генә бармый, атыш–суеш, тигезлек юк. Ә, безгә алар талашыннан ни файда? Ә кайберәүләребез шулар арасында корбан гына булды. Рәсәйнең иске чире дә соңгы вакытта үзен нык сиздерә башлады, «Бердәм һәм бүленмәс Рәсәй империәсе» уй–тойгылары үсә килә, кайбер даирәләр шушы карагруһчы фикерләрен үстерүдә зур роль уйныйлар. Рәсми хөкүмәт күрмәмешкә салыша, игътибар бирми, янәсе берни юк, бу болай шаяру гына, Рәсәй Федератив дәүләт. Ә үзе әкренләп тырыша шушы федеративлыкны бөтенләй алып ташларга, үзгәртергә. Күп милләтле дәүләтне федерациәдән башка нәрсәгә үзгәртеп була? Рәсәй вакытлы матбугаты, телевидениясе юкка гына Рәсәй империясен мактамый торгандыр,нәрсәгәдер әзерли халыкны, ниндидер үзгәрешләр кертмәкче була, шуңа барчабызны әкренләп күндерә төсле.


ИСКЕ-ЯҢА ШӘЙМИЕВ

Минтимер әфәнде Шәймиев, өченче кат Татарстан президенты итеп сайланды, инде инагурацияседә узып китте, Кояш ханым әйүенчә " үз урынында уз эшен кабаланмый гына дәвам итә башлады".
Әйе- тыйнак кына, артык зур кунаклар чакырып тормый гына, ярый иде шунда, кунак ашы- кара каршы дигәндәй, АКШ президенты Бушны инагурациясенә чакырырга, йә булмаса экспрезидент Б. Клинтонны. Юк чакырмады. Әллә инде тагы Мәскәү рөхсәт бирмәс, дипме шикләнде Минтимер ага, юкса моннан 10 ел элек, 1991-нче елда, беренче итеп Татарстан президенты булып сайлангач, Клинтон аны үз инагурациясенә чакырган иде. Каhәр суккан, нәк шул көнгә Ельцин Мәскәүгә чакырды үзен. Менә бит, нишләргә, әллә шунда ерактагы, Океан артындагы АКШка барырга, СССР таркалгач бердән-бер Бөек Держава булып калган Америкага, әллә якында булган явыз Мәскәүгә? Менә бит нинди дилемма китереп куйган иде ул чагында Шәймиев каршына президентлык вазифасы? Әле җитмәсә, шушы президентлыкка аны кодалады мәйдан, бертуктаусыз азатлыкта- азатлык кычкырып. Шушы мәйдан, Рәсәй президентын ул чагында, Татарстанда сайлаудан баш тарты. Билгеле, Мәскәүнең ачуы нык чыккан чак иде шул, шуңа күрә Минтимер әфәнде Америка президенты инагурациясенә барып йөрмәде, бәлки шушы хәлләрне искә төшереп, АКШның яңа президенты Кече Джон Бушны чакырып тормагандыр могаен. Ярар, узган эшкә кар яуган диләр бездә.
Шулайда, Минтимер әфәндегә 3-нче кат Татарстан президенты булу өчен күп көч куярга, зур дипломатик, ягъни мәсьәлән, яшерен килешүләр төзергә туры килде ахрысы. Беренчедән, үзе ике мәртәбә кулын куеп ант иткән Татарстан Конституциясенә тугры булырмын дип, Конституцияне тыныч вакытта бозды да куйды.Конституциядә акка кара белән язылган иде, президент булып сайланырга хокук ике мәртәбә генә каралган. Ничаво, Госсовет кесәдә булгач, теләсә ничек үзгәртеп була аны. Барда тыныч, кемдә каршы түгел Татарстанда, әйдә вакытында үзгәртеп куйик булмаса дип, Госсоветка күз кысу җитте, Госсовет сайлау вакытын алмаштырды да куйды. Тик менә Мәскәү кызыксыну белән Татарстандагы хәлләрне күзәтеп торганны гына абайламый калдылар ахрысы.
Анысы шундук hөҗүмгә күчте, Дума депутатларымы дисең, Конституция мәхкәмәсе дисеңме (әлбәттә Рәсәйнеке, Татарстанның андый мәхкәмәсе юк, булса ул аны яклар иде), Хөкүмәтеме дисең, аерым Министрларымы дисең, журналистларымы дисең, барда ябырылдылар Шәймиевкә. Президент әфәнде хәйләкәр, ул бит татарларга азатлыкны көрәшмичә генә, Мәскәү белән елмаешып кына да алып бирәлә,ник юк-бар Татарстан Конституциясе өчен араны бозарга, конфротациягә керергә Рәсәй белән? Барып сөйләште, килеште, бетте китте, янәдән Госсовет җыелып декабердән - мартка президент сайлауын күчерде. Ә Рәсәй Думасы үз чиратында Шәймиев өчен махсус канун кабул итте, кайда рөхсәт бирелә федерация субъект башлыкларына өченче кат сайланырга. Башта Рәсәй законнарында да ике генә кат сайлану мөмкинчелеге каралган иде.
Шулай, нигә баш катырып Рәсәй белән кануннар, бәйсезлек турында көрәшеп торырга, кайчак сөйләшептә теләгәнеңә ирешеп булганда? Менә бит баш, менә нинди акыл үзендә, нигә көрәш кирәк, килешеп максатка ирешеп булганда? Ә? Үз алдына шәхсән максатлар гына куйганда, әлбәттә ирешеп була, хәттә социаль тигезлегендә дә берникадәр уңышка ирешу мөмкин, ә менә милли максат куелса - юк, чөнки азатлыкны елмаешып кына алып булмый.
Ә нәрсә исәбенә килешкән соң икән Мәскәү белән Минтимер әфәнде? Минтимер ага бер очрашуда шулай дип әйткән иде, "мин беркайчанда суверенитет дип әйткәнем булмады, гөмүмән андый сүзне бер чыгышымда да кулланмадым".
Шәймиев чынлапта тугры кала бирә үз позициясенә, моны абайлап була инагурациядә ясаган чыгышыннанда, (МҖ N13, Җәннәткә иң туры юл-гыйлем hәм сабырлык), менә берәр өзек китерик шуннан: -Югославия, Израиль hәм башка илләр тәҗрибәсе төрле диндәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең никадәр катлаулы hәм хәттә фаҗигале төс алуы мөмкин булуын күрсәтә. Бездә исә башка төрле тәҗрибә, аны күп илләрдә өйрәнәләр... Чаллыда шундый хәл булды. Аннан берничә егет Хаттаб лагерына барып эләккән. Күз алдына китерегез әле, хәзерге мәктәптә укып, 8- 10 класс тәмамлаган яшьләр. Кыска гына вакыт эчендә фундамистларга әйләнгәннәр. Күрәсең, анда өйрәтү-тәрбия бирүгә җитди карыйлар. Ләкин без бу күренешне үзебездә тамырыннан йолкып ташладык".
Ягни, махсус органнар оештырган провакация буенча, мәдрәсәләр ябылды, спонсорлар куылды, ә шәкертләр 10-12 елга төрмәләргә ябылды. Шулай дип аңларга кирәк Минтимер аганың "тамырыннан йолканын". Ә инде тәрбия мәсләгенә килсәк, чынлапта безнең тәрбия яраксыз булып чыкты, чөнки ул урысны гына үрчетергә яраклы. Димәк, ел саен бодай чәчәбез, алабута урабыз була инде. Бу очракта нәрсә йолкарга - бодайнымы, алабутанымы?
Шәймиев бодайны йолкый. Шулайда халык ярата үзен, нинди сихырчы үзләрен сихырлаган?
Менә Кояш ханым нинди сүзләр белән үзенең бәгъреннән чыкан горурлыгын, борчуын белдерә:- "Татарстан бу шәхесебезне өч мәртәбә сайлаганчы түккән көчләрендә яхшы хәтерли. Шәймиев сайлаулар ташкынына кереп киткәнче ук безнең җомhурияткә хезмәт итте, ул-тумыштан туган халкы күз алдында. Мондый җитәкчене тагын кайдан табарсың?.. Президент биш елга гына сайлана бит.
Җитмәсә, Минтимер Шәрипович хәзердән үк башкача бернинди сайлау- сайлануларга да катнашмаячагын белдереп куйды"(Мәдәни Җомга N 16, "Сайлаудан соң сыналу бар").
Коммунизм кочагында тәрбияләнеп, иркәләнеп үскән (26 ел колхоз рәисе- коммунист баласы, башкалар кебек алабута ашап үсмәгәндер шәт), соңгыдан номенклатура исемлегенә кертелгән Шәймиев, бик күп җитәкчеләр кебек, ул гына түгел, менә Назарбаев, Акаев, Каримовлар да, көтелмәгәндә килгән милли азатлык белән аптырап калган иделәр. Ничә ел Назарбаев Мәскәүгә килеп, уртак дәүләт булмасада, хәттә бер югары күргәзмә органы булдырып булмасмы дип, тилмерде.
Менә Прибалтик илләрен милли азатлык хафаландырмады бердә, чөнки алар бәйсезлек турында гель хыялланып яшәделәр, ә менә Мәскәү түрәләре кулыннан бирелгән ризык ашап үскән татар номенклатурасында милли хыяллар булмаган булып чыга. Ни чәчтең, шуны урасың, диләр бабайлар.
Ярар, әле карыйк кыскача гына булсада өченче кат президентлыкка барган сайлау технологиясен. 2001-нче ел Шәймиевны президентлыкка сайлау, кабатлады Ельцинның 1996-нчы елдагы сайлау ысулын. Дөрес, биредә Ельциннан аермалы буларак, Шәймиевның рейтингы 2 процент кына түгел иде, әммә шулайда, аны халык өченче кат сайларга атлыгып тормый иде. Шәймиев, "Путин вертикале" Татарстанның суверинетын күздә тотканын белеп, сайлауларда җиңелрәк үтсен дип, сайлау вакытын 2001-нче мартыннан, 2000-нче елның декаберенә күчергән иде, эше барып чыкмады, Мәскәүнең планы башка иде. Мәскәү үз өстенлеген hәр чак күрсәтергә ярата, бер карашка вак мәсләк шикелле, әммә чынбарлыкта эш башкачарак, ул исәпли, әгәр бәләкәй эш дип республиканың үзенә инициатива бирсәң, ул аңа күнегеп китеп, зур эшләрдә дә инициативаны үз өстенә алачак. Ул уйлый, юк булмасын, инициатива бездән, ә үтәү алардан, дип. hәр чак шуңа омтыла.
Мәскәү Шәймиевка башканы тәкдим итә: без сиңа булышырбыз сайлауда җиңәргә, борчылмагыз. Сез сайлаулар үткәрергә тиешле федераль закон буенча, үзегезнең законнарны тәңгәлләштерегез федеральныкына, Конституциягезне дә шулай ук. Без сине бик ашыктырмыйбыз, әммә процессны озакка сузарга ярамас. Декабергә өлгерәлмибез федераль законга үзгәреш кертергә, кайсы сиңа юл ачар өченче кат сайланырга, ә март аена өлгерәчәкбез.
Шуңа күрә вакытын кире март аена кайтару шарт. Ә сайлауларга килгәндә, Сез үз законыгыздагы матдэне, кайсы таләп итә кандидаттан ике телне белүне, төшерегез. Монысы Сезнең сайлауны җиңеләйтәчәк, бер-ике-өч урыс кандидатлары президентлыкка теркәлү өчен. Билгеле, алар анда беркайчан сайланалмачак, әммә алар татарларны куркытырлар hәм алар мәҗбүр булыр Сезне тагы бер кат сайлап куярга. Мондый акыллы киңәштән кем баш тартсын?
Бер юлы Мәскәү ничә куян ата: беренчедән Госсоветны мәҗбүр итә үзе кабул иткән сайлау вакытын үзгәртергә hәм ачыктан-ачык күрсәтә, Татарстан Госсоветның җитди орган булмавын, приципаль позициядә тормаганлыгын, алар кабул иткэн кануннар шушы язылган кәгазь бәясенән артмаганын, бу орган белән идарә итеп булачагын, теләсә кайсы кануннарын үзгәртергә мөмкинлеген. Икенчедән, Шәймиев өченче кат президент булып сайланганда Мәскәү PR технологиясенә таянуны хуп күреп, Мәскәү алдында бурычлы кала, ә бурыч ул түләнми калмый, өченчедән, ачык күренде, ни Госсовет, ни Шәймиев татарларга таянмавын, тулысынча Мәскәү кушканны үтәргә әзер икәнлекләрен. Мәскәү мәкәрле планнарын оста алып бара. Путин президент итеп сайлангач ук, Рәсәйне иске халәтенә кайтару юлларын актив эзләргә тотынды, хәер андый планнар Рәсәйдә hәр чак җитәрлек иде заманына карамыйча. Җиде Федераль округ төзеп, соңгыдан, Федераль Собраниены җимереп аңа алмашка бернинди вәкаләте булмаган Госсовет төзеп куйды. Федерация субъектларының абруйларын төшереп, Федераль Үзәкнең йогынтысын бергә-бер көчәйте, шушы адымнар субъектларның кануннарын федераль үзәкнеке белән тәңгәлләштерүне җиңеләйтте. Рәсәй Федерациясе әкренләп иске Рәсәй Империясенә якынлаштырылды, әлбәттә, 21-гасыр таләбләренә җайлаштырыбрак. Федераль Үзәкнең яңа борылышына башта ук Республикалар аяк чалмасыненар дип, федерализмның яңа концепциясен булдырырга кирәк дигән булып,Татарстан президентына шушы концепцияне төзү вазифасы йөкләтелде. Шәймиев шушы концепцияне бик тырышып эшләп чыгарды, 21-нче февральдә, Госсовет утырышында федерализмның яңа концепциясе буенча чыгыш ясарга тиеш иде. Путин иң соңгы мизгелдә, тотыда Госсоветның көн тәртибен алмаштырып куйды, янәсе, федерализм әле көтәлә, биредә ашагычрак мәсләк бар. Аңлашыла, Мәскәү өчен федерализмның кирәге бер кайчан булмады, ул аңа ризалашты тик 90-нчы елларда, милләтләр азатлык даулаган чакта, ә хәзер барда тыныч, тик бер чечен халкы гына кан эчендә. Аларны да, үзләре гаепле дигән фикер таратып, җәмгыятне битараф иттелэр.
Бу вакытта инде Госдума үз законына үзгәреш кертеп, Шәймиевка өченче кат президентлыкка юл ачкан иде инде.
Әле калды көтәргә генә, Шәймиевның өченче кат президент булып сайланган бурычларын түләүне. Татарстанның бәйсезлеген Минтимер ага биреп бетерде инде Рәсәйгә, ни Декларациядән, ни Референдумнан берни калмады, пшыйк кына.
Менә бит ничек татарны кайгырта Шәймиев: "Хәер, Федераль үзэкнең этник компонентларга тиешле бәя биреп җиткермәве бер татарга гына кагыла торган проблема түгел, Русиядә вак халык дип атала торган барлык аз санлы халыкларга карый бу"(чыгыштан өзек). Хәтердә, Әмир Махмутовның 90-нчы еллардагы чыгышлары, ул hәр чак Рәсәйне күрше дәүләт дип кенә атый иде. Без ул чак үзебезне вак милләт вәкилләре дип санамый идек, киресенчә, Бөек татар милләте дия идек. Күрэсең, безнең түрәләр киресенчә, бөек тугел, татарны боек итеп күргәннәр.
Шулайда, әле Рәсәйнең татардан алачагы күп, беренчедән аңа татарның йөрәгеннән-бәгреннән умырып алырга бәйсезлек-мөстәкыйллек хыялларын, хыялсыз милләт-канатсыз кош кебек, талпына ләкин күтәрелә алмый, икенчедән, татар графикасын латиницага күчереүне, милли университетны ачтырмау. Шоңар берабәр уздырылачак Казанның 1000 еллыгы, зур, тантаналы иттереп, татарга бер юаныч, Шәймиевка бер очко, тагы язачаклар: Менә бит ничек тырышты, әле беркемнеңдә хәленнән килмәгәнне- Казанның 1000 еллыгын уздырды, нинди татарга дан, диючеләр булыр. Башка бернинди, милләт өчен эшләр булмаячак, мәктәпләрдә татар телен укытулар сүлпәнәячәк, әкренләп 90-нчы елларда кабызылган милли учаклар сүнәчәк, сүндереләчәк...
Ә латиницага күчү турында бернинди имеш-мимешләр булу мөмкин түгел, безнең хәлдә урыс мохитыннан бер карышка аерылу да, алга, киләчәккә бер зур адым атлаганга тиң. Күчәме Башкортстан латиницага юкмы, татар кая гына яшәсәдә күчәргә тиеш. Бу hәр татарның вөҗдан эше, милләт алдындагы бурычы, дип каралырга хаклы. Ә инде президент сайлауларына йомгак итеп шуны әйтәсе килә: Шәймиевның өченче кат сайлануы татар милләте өчен күбкә хәвевле, Грачевның Татарстан президенты булып сайлануына караганда. Ни өчен мин шулай дим? Моның ике сәбәбе бар, беренчесе, Шәймиев президент итеп янәдән калгач, татар халкы аңа ышанып тагы йокысын дәвам итәчәк, янәсе президентыбыз бар, ул милли мәнфәгатләрне яклар. Ул якламас, ә татар бу йокыдан бүтән уянмавы куркынычы бар.Грачев, Шашурин, президент итеп сайланган хәлдә, татар ачуланып йокысыннан уяныр иде, үз милли мәнфәгатен аны яклый алмаган шәхес кулына артык тапшырмас иде.
Милли хәрәкәт күтәрелеп, үзенең лаеклы урынын алып, миллэт вахтасына басар иде. Менә ни өчен, зарарлы Шәймиевның президент булып калуы.
Сәясәт уен диләр, ул чынлапта шулай, әммә төп уенчы биредә милләт үзе, оттырмас өчен уенны кора белергә кирәк. Нужно уметь блефовать и сбрасываться во время (карта уенындагы ике тимер кагыйдә). Менә ничек аны Мәскәү шуллерлары оста кора белә.
1.05.2001 ел.

Мәскәү татары уйлаланулары

Ничек итеп без, узган гасырның 90–нчы елларында, мөстәкыйль дәүләт булдыралмадык? Нәрсә җитмәде безләргә ул чак, бөтенеседә җайлы иде, зур СССР җимерелеп ятканда, ник без йоклап калдык? Әле 60- 70-нчы елларда союздаш республика статусын дәгвалап чыккан татар, форсат чыгу белән шунардан файдалана алмады? Нәрсәдән килеп чыкты соң мондый булдыксызлык? Юкса милли хәрәкәт бәйсезлек дәгвалап урамнарга чыгып, ачлык вахталарында торып, татар яшәгән һәр төбәктә шаулап торды ләбаса? Шуңа карамастан татар бәйсезлеккә ирешәлмәде. Курктымы ул сугыштан, Чечнә вакыйгасы кабатланмасын дип, Рәсәй танклары янәшәдә генә иделәр шул. Алай дисәң, кайчан Рәсәй танклары (элегрәк казаклары), һәр вакыт янәшә генә торды һәм торачак, кайда соң ул гаскәрен тотсын, татарга терәп тотмыйча? Бу инде тарихи язмыш, язмыштан узмыш юк диләр, шулайда күпме түзәргә була көчләүгә? Әрсезләрне куалап җибәрми, алар үзләре китми беркайчан, димәк шулай эшләргәдә кирәк булгандыр.
Татарлар төрле җирдә шаулашсаларда, кайбер урыннарда Татарстан суверенлыгына каршы чыгып маташсаларда, чынлыкта исә алар мөстәкыйль дәүләт төзергә теләкләре юк түгел иде. Алар бу эшкә ничектер шикләнебрәк карадылар, биредә үз–үзебезгә ошаныч азлыгыда шактый гына сизелә иде. Дөрестәндә, әгәр Рәсәй гаскәре татарларны тузгыта башласа, аны яклардый көч кая? Чынлапта, җитди мәсьәлә, милли хәрәкәт татарны яклый алырлык көч туплый алмады, ә хөкүмәт башында утырганнар ул турыда уйлапта карамадылар, чөнки үз–үзләренә ышанычлары юк иде.
Кемдә гаеп, милли хәрәкәттәме, татар түрәләрендәме, әллә халыкта үзендәме? 450 ел инде дәүләтебезне югалтканга, кайчан соң кайтарырбыз икән, әллә бөтенләй кайтарып булмасмы? Менә никадәрле борчулы уйлар, беренә дә җиңел генә җавап биреп булмый, ә җавабы булырга тиешле, чөнки дөньяда бер сорауда җавапсыз калмый, һәр проблеманың чишелеше бар. Булырга тиеш. Ә безнең мөстәкыйль дәүләтебезне торгызу проблемасы чишелерди түгелмени? Табышмак. Кайда аның башы, ахыры кайда? Йомгакны сүтә башларга кирәк, кайсы баштан тотынырга? Башыннанмы, әллә ахрыннанмы? Ахры, билгеле ул безнең заман, биредә мөстәкыйль дәүләт дигән фикер ярылып кына килә әле, ул әле җәелеп киткәне юк. Ә тарихта булганмы соң татарда дәүләт төзү уй–фикерләр? Тикшереп карыйк. Кайдан башлыйбыз соң, Алтын Урда җимерелүеннәнме, әллә Казан ханлыгын югалтуданмы? Менә Казан ханлыгын урыслар яулап алгач, татарлар бер биш–алты ел талпынып карыйларда, эшләре барып чыкмагач, шуннан сүнәләр. Шуның белән азатлык өчен көрәш татарда бетә, башлана яшәү, татарлыгын, динен саклап калу өчен көрәш, яраклашу, дошманына үзенең тугрылыгын исбатлау, аны моңа ышандырырга тырышу. Ә урыслар ошанмый, гел шикләнеп карый татарга. Ул татарны үзе шикелле күрә, чөнки урыс дошманына буйсынып яшәүне күз алдына китерә алмый, ничек инде азатлыкка омтылмаска?, дип уйлый ул. Ә, чынбарлыкта татарга азатлык кирәкми булып чыга.
Бу әлбәттә нормаль хәл түгел. Әлбәттә, бу яраклашу өчен көрәш бернинди нәтиҗә бирми һәм бирәдә алмый, чөнки дәвләтеңне бетергән, халкыңны сарык урынына суйган дошман, нинди инде сиңа ирекле тормыш бирсен? Ә татар шуны аңламый, гасырлар буе урыс дәүләтенә ялвара, «җитәр инде, бу кадәрле безне рәнҗетмә, без ни кушканыңны әзер бит инде эшләргә», дип ялвара. Ә урыс хөкүмәте татарны кысуын, җәберләвен артыра гына бара, ә татар түзә, түзми нишләсен, чөнки ул үз–үзен төшерде бит шушы дәрәҗәгә, әле аңа түзми ни кала?
Шушы 450 ел эчендә Рәсәй дәүләтендә нинди генә вакыйгалар булмады, патча хөкүмәтенең җәберләвенә түзәлмичә ничә мәртәбә восстаниеләр булды, Кондратий Булавин, Стенька Разин, Пугачев күтәрелеше, бөтенесендә татар актив катнашты, әммә иярчен булып. Шунда бер татарда күтәреп чыкмады бәйсез татар дәүләтен торгызуны. Кем белә, бәлкем ул чак восстание җиңгәндә булыр иде, урысларда катнашкан булырлар иделәр, татар дәүләте аларны бит бу кадәрле җәберләмәде, урыс дәүләте кебек. Юк, никтер бер мәртәбәдә омтылыш булмаган. Нидән болай, ни өчен татар үз дәүләтенән гарык булган? Менә бу табышмак, кайсын аңлап бердә булмый. Бер тарихи китаптада бу турыда хәбәр юк. Татар дәүләте урыс дәүләтеннәндә начаррак булганмы? Ул дамы халыкны кыскан, яшәргә бирмәгән, интектергән үзенең салымнары, гаделсез хөкемнәре белән? Без бу турыда берни белмибез, хәбәребез юк, безнең дәүләтләрнең начарлыгы турында, урыслардан гайре кемдә язып калдырмаган. Бу очракта буламы урыслар язмасына ошанып? Юк әлбәттә димәк, безгә үзебезнең дәүләтләрне шушы күзлектән чыгып өйрәнәсе бар икән.
Соңгарак дәверне алыйк, менә мәгрифәт китергән татарга 19–нчы гасырны, мәгрифәтчеләребез ни язган? Бармы аларның язмаларында фикер татарның үз дәүләтен торгызу, шушы максатка ирешү юллары? Юк. Булмаган аларда. Гаҗәеп хәл түгелмени, борын–борыннан татар дәүләтле халык булып, дәүләтен югалткач бердә омтылмый аны кире кайтарырга. Мондый хәл, элгәре дәүләтләре булган, соңгыдан аны югалткан бер халыкта да юк, башка халыклар дәүләтләрен кире торгызу юлында һәр чак көрәштә, ә татарлар юк. Феноменаль күренеш бит бу, әле кемдә тикшермәгән социаль хәл. Моны ничек аңларга? Көтәргәме берәр акыллы яһүднең шушы хәлне безнең өчен тикшергәнен, әллә үзебезгә керешергәме тикшерергә? Моңа көчебез җитәр микән?

Халык саны ничек үзгәрә?

Узган елдагы халык санын алу компаниясе шаулап гөрләп үтеп китте, барыбызда тынычландык, беребездә артык кызыксынмый шикелле халык башын санау нәтиҗәләре белән. Кызыксынмауның сәбәбедә юк түгел шул, еш кына авыр хәбәрләр ишетелеп тора, кайбер авылларыбызда 30–ар кеше елына үлә, ә бер балада тумый икән. Билгеле инде, халык кимемәсен өчен 30 үлгәнгә 30 бала туарга тиеш, әле шунысыда бар, һәр туган бала кайчак үсептә җитми, димәк 30 түгел, 40-50-60 бала туарга кирәк алмашка, ә биредә бер балада тумый? Хәл бөтенләй башкада икән, себер–астрахан татары дип язылудан түгел, ә балалар тумышына бәйле икән ләбаса, ә күпме шау–шу күтәрелде былтыр матбугатта? Билгеле, халык үрчи иде авылларда, хәзер бөтен татар төбәкләренә 5 –6 авыл калды, кайда халык үрчи: миҗгар–мишәрләрдә ике авыл, пензәкләрдә бер авыл, Чувашстанда бер Шыгырдан авылы, себер ягында берме–икеме авыл, (Татарстан белән Башкортстанда авыллар хәлләреннән мәглюматым юк). Шушы авыллар гына милләтне үстерә алырлармы? Әлбәттә, татар авылларында гына мондый хәл түгел, урыс авылларыда шундый ук хәлдәдер, тик минем ул яктан мәглюматым юк. Без гасырлар буе кими киләбез, менә аның сәбәпләрен әле бер галимдә, тикшергәндә, язганда юк. Бөтенесен язмыш бәләсе дип кабул итәргә күнеккәнбез, ә кайчак бар бит бездә, кәпрәеп әйтүчеләрдә, язмышны да үзгәртеп була дип, тик ни өчендер бу очракта андый батырлар гына күренми бердә. Күпме без, дигән сорау мине һәр чак кызыксындырып килде, ни өчен без аз санлы булдык? Урта гасырлар вакытында көчле дәүләтебез булып, ә хәзер сан ягыннан бик әз, инде шундый зур–олы дәүләтне тотардый халык булып, шул кадәрле кимегәнбез? Хәзер кайбер галимнәр язарга ярата, янәсе Алтын Урда дәүләте күп милләтле дәүләт, анда татарлар гына түгел, урысларда, мордваларда һәм башка бик күп халыклар кергән дип. Белмәссең, бу галимнәрнең тел төбендә нинди фикер ятканын, әллә инде урыслардан куркып, без бит бер дәүләт кешеләре дип, уртаклашасылары килә берәүләрнең. Ә икенчеләре, бәлки татар халкына каршы, гасырлар буе алып барылган Рәсәй хөкүмәтенең җинаятләрен, геноцидларын, яшереп маташа торганнардыр? Ни дисәңдә, Алтын Урда, Рәсәй шикелле күп милләтле дәүләт булган диючеләр фикере белән килешеп булмый. Бу алым, татар халкының элегрәк күпме булган дигән мәглүматны ачыкларга комачаулый, ә минем моны ачыклыйсым килә.Чөнки күп санлы халык кына көчле дәүләт төзи алган, әгәр татар халкы борынгы заманнарда сан ягыннан күрешләре белән тиң булган булса, яки бераз калышкан булган булса, ул чакта Алтын Урда, татар дәүләте дип саналмаган булыр иде. (Тагы татар дигән термин белән буталып китмик, мин биредә татар сүзен төркидән аермыйм, һәм Чингисхан бер үзе монголдан булсада, төркиләрне алмаштыра алмый, минем татар термина кагышлы максус мәкаләм бар Интернетта). Шулай булгач, урта гасырлар вакытында татарлар сан ягыннан барча күрше халыклардан, шул исәптән урыслардан да, күпкә күп булганнар, дигән нәтиҗә ясарга урын бар булып чыга. Мин шушы фикерне раслар өчен, төрле еларда кат–кат хисаплап, санап караганым бар, без Батый хан заманында 7–миллион чамасы, ә урыслар 4-5 миллион тирәсе булганнар. Бер–ике гасырдан соң саннар тигезәйгәннәр, татарларда, урысларда 5–әр миллион булган, бересе кимегән, ә икенчесе киресенчә арткан. Хәзер урыслар 120 миллион.
Моңа берничә сәбәпләр булышкан: беренчедән Алтын Урда дәүләтендә гражданнар сугышы 20 елдан артык барган (1359-1380 еллар), икенчедән, Идель буенда чума авыруы (1360-1365 еллар) татарларны нык кырган, өченчесе, 1391- 1395 еллар, Аксак Тимер биш ел буена Алты Урда шәһәрләрен көлгә әйләндереп, авылларын яндырып, татарларның башларын кисеп, шушы сөякләрне тау–тау өеп йөргән, тере калганнарын Урта Азиәгә әсир итеп алып киткән. Ә урыслар өчен шушы чор бик тыныч һәм туклык булып, мөмкинлек тудырган үрчергә. Мин сергач ягы миҗгарларны (мишәрләрне) үзем шул яктан булгач, санаган идем, чама белән Т.Новгород өлкәсендә 1910- 14 –нче елларда 250 мең татарлар яшәгән дип. Әле карыйм Уразовкада чыга торган «Сельские Вести» газетасын, анда К. Фәткуллин яза безнең төбәкләрдә 1932 елда 200 мең татар яшәгән дип. Менә гражданнар сугышын искә алсак һәм 1921 елда булган ачлыкны, колхозлаштыру елларында авыллардан сөрелгән халыкны, шул чакларда бер 50 мең кешебезне югалтканбыздыр. Димәк ки, нәрсәләрдер үзебездә чамалый алабыз, Рәсәй хөкүмәтенең ялган статикасына таянмыйчада.
Шушы 250 мең мишәр–миҗгарлар, нормаль рәвештә яшәгән булса, хәзер сан ягыннан бер миллион булыр иделәр. Кем сәбәпче булды мондый хәлгә? Әгәр шулай санап китсәк ХХ–гасыр башыннан барча татарны төбәкләр буенча, анда да бит аларга нормаль яшәргә бирмәделәр? Татарстанда хәзер һичшиксез татарлар саны 3- 4 миллион булыр иде, ә анда нибары 1,5 миллион гына. Шулай ук Башкортстанда да татарлар 3-4 миллионга җитәр иделәр, Ульян–Самар–Оренбург өлкәләрендә 2- 2,5 миллион, Астраханда – 2 миллион Себердә бер 3 миллион татар яшәр иде, барчасын бергә кушсаң без 25-30 миллион булырга тиеш идек. Әле бит бу карый 20–нче гасырга гына, ә элгәре гасырларда татарлар үрчемәгән булыр идеме? Ә кайда безнең шул кадәрле асыл милләт? Кемнәр аларны дөньяга тудырмады? Ә хәзер без нибары 4 миллион гына булып калдык. Моның өчен җавапны кем бирер, сәбәпләрен кем ачыклар? Шуларны белешергә иде, ничек булса? Сәбәпләрен өйрәнми торып төзәтү юлларын табу кыен.
Шушы саннарны төрлечә тикшереп була, менә мәсьәлән, 1979–нчы елда халык санын алганда Горький өлкәсендә 57– мең татар барлыгы беленде, хәзерге вакытта шушы төбәктә чама белән 33-35 мең татар калгандыр. Менә инде моннан яхшы чамалана безнең кая таба үскәнне? Шул вакыта күрше халыклар, чувашлар, мордвалар безнең шикелле бетәргә юл тотмый,чувашлар арта баралар, хәзерге санаулар күрсәтер, чувашларның безне узып киткәнлеген мордваларда күпкә үскәнгә ошаган, безне сан ягыннан куып җитәләр инде.Нәрсәдән мондый хәл килп чыкты, әле йөз генә ел, чувашлар, мордвалар аз санлы халык булса, инде хәзер зур санлы булган татарны сан ягыннанкуып җиттеләр. Нәрсә, аларга тормыш җиңелрәкме әллә? Алай дип әйтмәс идем, димәк биредә башка сәбәптә бардыр, тик без генә аны белмибез. Безнең татар тормыш шартларына яраклаша–яраклаша, моны һичбер кеше кире кагалмый, яшәү шартларын җиңеләйте–җиңеләйтүен әммә, үрчүдән туктады. Ул элекке гасырларда халык булып, милләт булып яшәсә берсе–берсенә ярдәмгә килеп, совет чорында үзе өчен генә яши башлады. Шушы, яңа яшәеш шартлары аңа күп нәрсәләрдән биздерде, беренче чиратта бала үстерүдән. Янәсе, «хәерчеләр болайда күп,алтау идек, ачлы–туклы үстек, ни күрдек, менә берне–икене үстерәм, аларны укытам», дип ялгыш юлдан китте. Тагы, тегесе дә–баягы, яшереп тормыйк, җенси азгынлык татар тормышына мул итеп үтеп керде, инде татар хатыннарының аборт ясаганнарын алсак (гафу итсеннәр авыр сүз өчен), алар бу яктан Җир Шарында беренче урынга чыкканнардыр? Бер танышымның хатыны 18 аборт ясатты, яшь чагында бик сәләмәт, чибәр, типсә тимер өзәрди хатын иде. Әлбәттә, бу бәлә милләтебез бәләсе, бигрәк әрнүле һәм киләчәгебез өчен куркыныч сыйфат, аның бардыр башка сәбәпләредә, кем соң аны тикшергән? Бәлки шушы мәсләк буенча берәр татар белгече язар әле, тикшерүләр үткәрер, тик төсләрне алсуга манмыйча гына, чөнки бу проблеманы өйрәнмәсәк, чарасын тапмасак үз–үзебезне югалтачакбыз. Милли мәсьәләләр буенча Рәсәй министры В. Зорин әфәнде, яңа гына чыга башлаган журналда яза, «Мир культуры» №1 2003 –нче ел:–«Татарстанда бөтен татарларның 36-37% яши» (минем тәрҗемә), дип. Ничек аңларга министр әфәнле сүзләрен? Татарстанда татарлар ике миллион өстенә чыкканар дипме? Болай дисәң, бердә ышанырдый хәл түгел кебек, әллә татарларга башка милләт әһелләре татар булып язылды дип, әйтмәкчеме? Алай ук булырга да ошамаган, әгәр берәр татар крәшене, татар дип язылганнан булсада, бу кадерле үзгәрмәс. Шулай булгач, чамалап карыйк, Татарстанда татарларның дүртән бер өлеше яшәгәнне беләбез 1979 ел хисабынннан, чама белән 25%, якынча 1 600 000? Ә хәзер 36- 37 % –ка менгән имеш. Базис итеп шушы 1979-нчы елны алсак, ул чакта Татарстанда татарлар саны 2 мил. 400 мең чамасы булыр иде. Бармы соң шул каләрле татар бүгенге көндә Татарстанда? Күрәсең бу объектив факт, аны шулай кабул итәргә була. Тик татар кимегәнме, әллә үскәнме, бу процент ни сөйли? Әгәр теге иске сан хәзер 37 процент булса, димәк ки без кимегәнбез. Шушы проценттан санап чыксаң, татарлар саны 4 кенә миллион калганлыгын күрербез, соңгы 24 ел эчендә 2 миллионга кимегәнбез булып чыга. Министр бит ул, аңа безнең өчен ябык булган төрле саннар ачык, әйтеп куя шунда, әһәмиәт биргәне бирә, бирмәгәне юк. Елына 80 меңгә татар кими бара икән, бу бик зур тизлек, әле урыслашу процессында онытмаска иде. Санап карагыз, болай элгәречә яшәсәк, күпме елдан, соңгы татар үләр? Бәлки кайберәүләргә ошбу хәлләр бары бердер, каламы ул, бетәме ул, бүген бит әле исән, дөньяда яши. Әле ул шушы язмаларгада ошанмас, ялган дип кабул итәр, йә бөтенләй укымыйча яши язганнарны? Ялган дисә, тикшереп карасын шунда, бер–ике сәгать вакытын җәлләмәсен иде, бу саннар бит билгеле бер миңа гына түгел, бәлки шул чак ышаныр үз–үзенә.Үз дәүләтебез беткәнле бирле, безгә үсәргә, үрчергә, алга китәргә гель бирми Рәсәй хөкүмәте, һәр чак кырмыска оясын таяк белән актарган күк, милләтебезне гасырлар буе туктаусыз таркатып килә, вакыты–вакыты белән бөлгенлеккә төшерә. Совет заманында авылларыбызны тузгытты, халыкны бүлде, ярды, кисте, ярты авыл халкын кулак дип, авыллардан куды, йортларын алды гайләләрен сабый балалары белән урамга куып чыгарды. Бер туктаусыз совет хөкүмәте гигант төзелешләргә татарны күчереп торды, институт бетергән яшь белгечләрне туган төбәкләрдән аерып, әллә кайларга олактырып, аларны шунда төпләнеп калырга мәҗбүр итте. Совет чоры гына бертуктаусыз 70 ел буена шулай эшләп килде. Инде соңгыдан үзебездә күндек, җиңел генә ташлап китә башладык туган төбәкләрне, Горбачев әйтмешли, «процес пошел» һәм хәзердә бара туктамый. Кая гына китми татар җиңел тормыш эзләп, Ауропа илләре дисеңме, Төркия дәүләте дисеңме, АКШ, Канада, хәттә Австралиәгә чаклы барып җитте ул. Тик бер Алла гына белә, кайчан кире кайтыр ул туган төбәгенә. Әллә бөтенләй кайтмас, шунда төпләнеп калыр? Китәргә җиңел, кайтырга авыр шул, дәүләтне кулдан ычкындырырга җиңел, кайтару авыр икән. Ә дәүләтсез яшәү, яшәү түгел икән, ул үлемгә бару гына. Әлбәттә, былтыргы халык санын алулары турында дөрес мәглүматлар матбугатта басылмас шикелле, шулай төрле уйдырмалардан узмас кебек. Чынлап китерсәләр саннарны, ил буенча халык саны бер 20-30 миллионга ким булачак. Күрәсең Рәсәйдә халык 110 –112 миллион тирәсе генә, артык булырга охшамаган, бүгенге реаль хәлләр шулайрак булып чыга, билгеле, бернинди статистикага таянып булмаячак, андый фактларны безгә бирмәсләр. Монысы инде дәүләт башында утырганнар өчен куркыныч хәл, шуңа күрә сан алу вакытында ук ялган саннар ычкына башланды. Имештер Чечен республикасында чеченнар 1 миллион 60 мең. Сигез ел котычкыч кан коелгыч сугышлардан соң, кайчан ярты чечен халкы үз илен ташлап китәргә мәҗбүр булды, алар сугышка карамастан үрчегәннәр имеш? Мыскыл түгелме? Урысларны тырышалар күп итеп күрсәтергә, ә чынлыкта күпме урыс бар, урыс дип саналган дәүләттә? Монысы шулай ук дәүләт сере, билгеле, урысларда шактый кимеде, алар арасында үз–үзләренә кул салулар, эчкечелек, бомжлар, наркоманнар һәм башка шундый сыйфатлар, сөйләп бетергесез. Әле Аллага шөкер, татар ул кадәрле түбән төшкәне юк, бәлки киләседәдә Алла сакласын иде безләрне, амин. Безнең илдә, үрчи бердән–бер милләт, «юрист балалары» гына, алар гайләсендә 3 –4 бала үсә рәдтән, Березовский 6– бала атасы диләр, калганнары да калышмый, матди яктан бу милләт вәкилләре иң бай, бала-чагаларын асрар өчен акчалары җитәрлек, хатыннары бала табалмасалар, яшь хатыннарга өйләнәләр, менә Лужков, Табаков кебекләр алар арасында аз түгел. Бу милләт аңлады, аз санлы халык белән хөкүмәт башында утыра алмаганын, ул урыскада, татарга да ышынмый, шуңа күрә үрчергә булды. Ә тәртип аларда, Чыңгыз хан заманнарында бездә булганча, тимерди. Алар гель, бер илдән икенче илгә килеп китеп йөриләр, Рәсәйдәдә шушы елларны киткәннәр арасында алар күпчелекне тәшкил итә, шул ук вакыт, алар киредә кайта, әммә хәзер киткәннәре түгел, моннан бер–ике гасыр. яки шул тирәдә киткәннәре кайталар. Шулай итеп, алар кардәшлекләрен саклый, аралаша, күрешә, йөрешмәсәң бит, туганыңда онытыла дип юкка гына әйтмиләр. Ә без, тумача–туачаларыбызны оныткан чакта, алар үз нәселләрен җиде буынга чаклы белә, аралаша. Әлбәттә, ул мондый хәлләр турында сөйләргә яратмый, үзе генә белә, бүтәннәргә аны белгертергә нигә? Хәзер алар бигрәк активлаштылар, араларында барган процесс көннән–көн тизләшә бара, менә бер төркемләре шушы вакытта гына Израильдән күчеп килде, кайчандыр биредә бабалары яшәгән, икенчеләре Америкадан һәм башка илләрдән күчә, алар нәрсәгәдер яшерен әзерләнәләр, Дума җир сату канонын кабул итте былтыргысы ел, хөкүмәт хәзер шушы эшне тизләштерә, ә Александр Альбертович сайлауларга яңа закон өлгертте, кайда рәсәй субъектларына фиркалар исемлекләре белән сайлау принциплары кертелә. Нәрсә алар күздә тотканы көн кебек ачык, Рәсәй Думасы, республикалар парламентына Бөтен Рәсәй партияләре вәкилләрен сайламакчылар һәм шушы юл белән «бүленмәс Рәсәйне» бер бөтен итеп саклыйлар имеш? Бу сүзләр барда ялган, моның артында ята милли республикаларны талау, милли проблемаларны юк итү танымау, телләрне бетерү. Әлбәттә, мондый адым милләтләрдә каршылык тудырачак, бу каршылыклар аларны борчымый, чөнки бөтен дәүләт органнарын, матбугатны, шул исәптән милли матбугатны да, кулларына туплаган хәлдә, аларга бернинди куркыныч юк, көч кулларында булгач. Менә шуңа бөтен ышынычлары, Чечнә хәлләредә мисал булып тора, андагы хәрбиләрнең рәхимсезлеге– тарихта булмаган хәл, ә бит береседә борчылмый кеше үлеменә. Менә киләсе елларда шундый шартларда безгә яшәргә туры киләчәк, мөстәкыйллек өчен көрәшергә курктык, «сугыш кына булмасын», дидек. Инде нишләрбез? Кайсы юлны сайларбыз, әллә, гадәтләнеп беткәнчә, яраклашырбызмы икән?


БЕЗГӘ НИ ҖИТМИ?

Нәрсәгәдер татарның кулына ни генә төшмәсен, ул аны берникадәр вакыттан соң югалта? Нидә сәбәп? Инде язган идем татар үзешчән сәнгате турында(Идель ж. №1—2, 2001– №3-5 2002-нче ел) Мәскәүдә узган гасырның 50- 60–нче елларында, үзешчән сәнгать булган, ә инде 70-80–нчы елларда беткән. Ни өчен беткән дисәк, сәбәбе гап-гади, шушы үзешчән түгәрәкнең җитәкчесе башка эшкә күчкән, үзе урынына берәүне дә хәзерләмәгән, калдырмаган. Сорап йөри–йөри аяктан егылсакта, совет заманында кире торгызып булмады үзешчән түгәрәкне.
Менә шулай, янәсе бу инде аның эше түгел, ә дирекция эше, ә дирекциәгә нәрсәгә кирәк Мәскәүдә татар түгәрәге? Ул рәхәтләнеп татар урынына бер марҗаны алада куя, шуның белән татар түгәрәге үз–үзлегеннән ябыла. Моны белмимени татар кешесе? Ник белмәсен, ул бит бу илдә туып үскән кеше. Әммә бу урын аның өчен кемдер көрәшеп булдырган, ә ул үзе әзергә генә килгән, шуңа күрә ул татарга бирелгән урынның кадерен белми, тагы бирерләр дип кенә кылана. Дәүләт татарга болай гына тик тормастан берни бирми, әгәр бирә икән, димәк дәүләткә татардан нидер кирәк, кайчан аның кирәге бетә, шул чак элек биргән әйберен кире тартып ала, йә булмаса урынны кыскарта, йә татар хезмәткәрен бүтән эшкә күчерә, һәм шуның белән максатына ирешә. Хәзердә шушы ук хәл кабатлана. Искитәрлек бит, ник бердә алдан уйлап эшли алмыйбыз, ә кулдан ычкынгач, чабып йөрергә тотынабыз?
Менә Мәскәүчеләр үзләренең ярты гасыр йөргән Измаил бакчасын ташлап киттеләр. Моннан әле 10-15 ел элек меңләгән татар яшләре җыела иде, хәзер шушы урында чүплек җәйрәп ята. Парк администрациәсе, безнең көрәш мәрәсе янына урман хуҗалыгыннан чыбык–чабык ташытып тау кадәрле өеп куйган. Аның күптәнге хыялы, татарны парктан кысырыклап чыгару тормышка ашып килә. Шундук киселгән агачлар аунап ята, буш шешәләр, пластик балоннар, аш–су калдыклары, ватык шешәләр бөтен мәйдан өсте тулган. Тирә–юндә учак урыннары, көрәш мәрәсен этләр йөртеп бер шакшы урынга әйләндергәннәр. Ара–тирә кәеф–сафа корып утыручы урыслар чиста урыннарны тутырганнар. Шунда чүплек арасында бер дистә, дистә– ярым татар пенсионерлары, аларда төрле группага бүленеп, берәүләре – казан, икенчеләре – мишәр төркемнәренә бүленеп утыралар. Әлбәттә аракы эчеп.
Бу урынны, игътибар итегез, Сталин үзе бирергә мәҗбүр булды, сугыштан соң Мәскәүдә татарлар күбәеп, активлашып киткәннәр иде. Совет заманында безгә анда да хөкүмәт гель комачаулап килде, йә кирәкмәгән концертлары белән, йә империалистларны фаш итә торган лекциәләре белән. Инде ирекле заманнар килгәч, шушы мәйданчыкны корчак ясар урынына без аны ташлап киттек. Әле ничек алдандык диген? Илле елдан соң Сабантуй бәйрәмен үткәрә башлагач, парк администрациәсе безне кайгырткан булып, без җыела торган урында сәхнәне төземәс өчен, татар газета–журналларын сатарга киосклар ясатмас өчен, без җыела торган урынны гөл бакчасына әверелмәсен дип, тәкдим итә, безнең Сабантуй башлыкларына.–«Әнә сезгә матур урын, күчегез күль янына» дип, безнең татар агае баш катырып тормый, тота да күчерә Сабантуй урынын. Менә шуның белән ул әбрәкәйгә әйләндерде безнең атаклы Измаил бакчасын. Бу булды 1995 нчы елда, К. Шакиров Сабантуй рәисе вакытында.
Менә шулай, җыела да бер төркем җавапсыз халык (чөнки Кәрим Шакиров янында бүтән кешеләрдә бар иде, Сабантуйны берәү генә башкармый), бөтен эшне бозыпта куя, ә кем белән киңәшкән соң ул? Тагы бу күченешнең икенче ягы, без җыела торган мәйдан өчен, парк администрациәсенә бер тиендә түләнми иде, мин моны Сабантуйны беренче оештыручы булып әйтәм, ә менә күл яны урын өчен түләргә туры килде, шушы акыллы башларга. Чөнки бу урын безгә махсус бирелгән, безнең җир–мәйдан, аның өчен кемгәдә түләргә кирәкми иде. Акча күп булгач җәл түгел күрәсең, ул бит без 1987 нче елны халыктан акча җыеп үткәрдек Сабантуй. Ә хәзер Сабантуена Мәскәү хөкүмәте, Татарстан, Башкортстан республикалары һәм башка спонсорлар акчаны мул бирәләр, ахрысы җитәрлек иде призларга да һәм башкасынада.
Ә халык турында төпләп кем кайгырта, сабантуен уздыручыларга халык кирәк елга бер мәртәбә, бәйрәмгә килсен өчен. Халык бәйрәмгә килә, бәйрәмне кем сөйми, ул бит елга бер була торган бәйрәм бит. Ә менә ул һәр атна саен бер–ике мең җыела торган халык турында Сабантуй оештыручыларга кирәк түгел, чөнки алар үз милләте белән атна саен очрашырга, аның тормышы белән кызыксынырга күнмәгән, ул аңа кирәкми. Ул халыктан курка, халык мәнфәгатләрен кайгырту, ул бит куркыныч, аңа аның вакыты юк. Менә шулай, ә кем халык мәнфәгатләрен кайгырта, ул адәмнәр шушы массакүләм эшләрдән читләштереләләр, чөнки хөкүмәт белә кем белән эшләргә җиңел икәнлеген, ә милләтен яраткан кеше, аның үз фикере була, кайсы күбрәк очракта дәүләт чиновникларыныкына туры килми.
Менә икенче күренеш, моннан өч ел элек Мәскәү дәүләт педагогик университетында форсат чыгып, филология факультетында татар группасы оештырылган иде. Аңа квота буенча 25 урын түләүсез билгеләнгән булып чыкты. Ике ел шушы квотаны тутырып булмады, беренче елны 15, икенче елны 20 абитуриент туплый алдык, инде өченче елны квотаны тутырырбыз дип торганда, беленде, бу елны безгә 10 гына урын калдырылганлыгы, ә калганы түләүле.
Шушы факультетның доценты, Алиә ханым Баранникова бу хәлне белгәч, керә деканатка. Анда декан Дейкина ханым гаҗәпләнү белдергән була, янәсе ничек килеп чыкты мондый хәл? Кыскасы, ул үзе ел башында шушы абитуриентлар кабул итү планына кул куйган булып чыкты. Кабул итү комиссиясе, билгеле, шушы план нигезендә эшли, планга өстәмә кертү өчен кирәк ректордан Рәсәй мәгариф министерствосына хат язарга. Хатны Алиә Абдулаевна әзерли, декан кулын куя, бер проректорда имзалый, ә икенче проректор Валерий Жог, имзаламый. Имештер, Татарстан шундый бай республика, менә ике ел инде татар группасын төзегәннәренә, хеть бер тиенлек ярдәм кылсын иде университетка? Беләсезме бер студент күпмегә төшә университет өчен, ди? Кызык, Университет дәүләт карамагында түгелмени, ә татарлар Рәсәй гражданнары ләбаса?
Ник студентлар өчен Татарстан өстәмә түләргә тиеш? Менә шулай, моннан өч ел элек Рәсәй хөкүмәтенә Татарстаннан нидер кирәк булган– рөхсәт ителгән филология факультетында татар төркеме ачарга, квотасы да бирелгән, укы гына, әле икән Рәсәйнең хаҗҗәте Татарстанга беткән, шуңа күрә квота кыскартылган. Бу фикерләрне проректор В. Жог әфәнде сөйләгән Алиә ханымга бердә тартынмыйча. Өч ел элек Рәсәйнең максаты Татарстан суверенитетын юк итү иде, менә сувернитеты беткәч, димәк хаҗҗәтедә беткән булып чыкты. Шулай ул, Рәсәй исәпләшә тик бәйсез дәүләт белән генә. Хәзер Татарстанның бөтен акчасын Мәскәү Кремеле ала башлады, аңа хәзер үзенәдә акчасы җитми.
Инде хәзер нишләргә? Шулай 10 урын белән чикләнеп калыргамы? Алиә Абдуллаевна хыялы тормышка ашмас күрәсең, ул шушы университетында тора–бара татар факультеты ясамакчы булган. Әгәр һәр елны 25–әр студентларыбыз укыса, әлбәттә шушы факультетта укытучы галимнәребездә барлыкка килер иде, галимнәр әкренләп булсада үзләренә эш урыннары булдырырлар иделәр, әлбәттә. Ә хәзер бу фикерләр тормышка ашмас хыял булып калачаклар. Менә бит ул, телне сәнгатне үстерү шулай башланып китәргә тиешле, һәм ул башкаларда башлана да, тик күрәсең без моңа сәләтсез. Мондый кискен бәяләү белән бердә килешәсе килми, бәлки берәр даирәдән хат оештырып булыр, Алиә ханым уенча йә Госдумадан, йә берәр Рәсәй Вицепремьерыннан. Белмим, әммә әлегә вакыт аз булсада бар, тырышып карарга кирәк, соң булсада уң булсын. Бүгенгесе көндә, бу университет татар кадрлары әзерләми, әлегә, ә киләчәктә әзерли башлаячак, ни дисәңдә группалап Мәскәү Университетында татарлар уку, үзенә күрә бер уңай фактор булып тора. Булышырга иде үзләренә җәмәгать, шушы башлап җибәрелгән эшне дәвам итәргә, милләткә киләчәктә бу эшнең шиксез файдасы тиячәк.


КЫРЛАРСЫЗ КАЛАБЫЗМЫНИ?1

Кырларны саталар, менә шундый яңалык, инде дәүләт Думасыда, Түбән Новгород өлкә Думасы да законнар кабул иткән, беренче июльдән гамәлгә аша башлар.
Белмим, кемгә ничектер, минем хәтердә Кыр сакланган бетмәс—төкәнмәс хәзинә кебек. Барда кырда бар, иген кирәк икән, кырга барасың, салам кирәк икән, тагы кырга, печән беләндә шундый ук хәл. Ауга чыксаңда шушы ук кырга юл тотасың,анда бөтенесе бар, азык–төлектә, кош–кортта, йомран–әрләннәрдә, бүре–төлкедә, куяныда. Безнең мишәр кырлары, далалары, калкулы — уйсулы җирләр, кая гына карама, еракка, офыкка барып тоташа. Халыкның тормышы кырга нык бәйләнгән иде элгәре, чөнки бөтен барлык шушы кырдан. Шушы кырлар ничәмә–ничә гасырлар буе тукландырып килде безнең авылларны, халык үрчеде, мәчетләр, яңа йорталар салды, келәтләр төзелеп торды. Хәзер күбесе авылларда кырлар буш ята, сукаланмый, чәчелми, җирләр чирәмгә әйләнеп баралар. Авыллар картайды, яшләр бик әз, булганыда кая булса китү ягын бага (карый, миңа охшый бага сүзе). Авыллардагы бүгенге ситуация бердә аңлардый түгел гади кешегә, искә төшерик, совет вакытында икмәк бердә җитешми иде, хәттә уңышлар ул чаклардада хәзергедән әлләни ким булмады 30-35–әр цетнер урыла иде, кай елларда 18- 22 центнер, хәзердә шул чама гына, әлләни күп түгел, р—н статикасына карасаң (Кзыл Октябрь р—ны, «СВ» мәкалә «Заключительный отчет 2002г. по растениеводству»). Америкадан, Канададан һәр ел 100-120 миллион т. иген сатып алына иде. Димәк ки, ул елларда 230-250 млн.т. иген кирәк булган, ә хәзер 93 миллионда күп? Ил буенча теге елларны 133 миллион тон җыелса, хәзер 93 миллио тон җыябыз, игенне кая итәргә белмибез? Әлбәттә, ошбу хәлне нормаль дип әйтеп булмый. Нидән мондый буталчык килеп чыкты соң? Дәүләт үзе шушы хәлне чишү урынына, җирләрне сатуны оештыра, бәлки биредә берәр сер бардыр? Кыска гына анализда шуны күрсәтә, чөнки иген илгә кирәк, тик үзебез үстергән түгел, чит илдән сатып алган кирәк булып чыга.
Ә кем планлаштыра шушы эшләрне, билгеле югары утырган түрә, ягни чиновник, чөнки ул бөтенесен хәл итә, игенне чит илдән бер хакка сатып ала, дәүләткә икенче хакка сата, табышы үзенә, ул череп баи. Мондый яман эшне дәүләт органнары белмиләрмени? (Беләләр, әммә чарасын күрмиләр, чөнки хөкүмәткә кирәкми булып чыга, аларның ошбу эшкә тыкшындырмый.) Ә үзебез үстергән игеннән аңа керем юк. Менә аның механизмы, ни өчен безнең авыллардан игенне дәүләт алмаганын. Җирдә эшләү җиңел түгел, авылларда яшләр бик аз, кырда эшләргә кеше юк, булса техникасы юк, бензинга– соляркага акчасы юк, үстергән игеннәренә, сауган сөтләренә хак юк, авыл кешесенең бүтән сатасы әйбере юк, ә акча һәр вакыт кирәк, кайдан аны алсын?
Кырларга килгәндә, чынлапта сәбәбедә юк түгел, кайбер авылларда җирләр ярытылаш чәчелми кала, шушы хәлне сылтау итеп, дәүләт закон чыгарды кырларны сату турында. Имештер, кырлар начар уңыш бирә, җир белән колхозчылар юнле итеп эшли белми, әллә теләми, ә уражайностны артырырга кирәк? Менә ничек борып куйды, ә үзе җитештергән игенне сатып алмый. Игенчедән көлгән шикелле, литр бензины–10 тәңкә, соляркасы–9, ә ел буе үстергән игенне сат син аңар 1,5 тәңкәгә?
Менә «СВ» газетасының 13 санында 19 февраль җирле депутат Х. Абдуллиның, «Зачем разрушать созданное», дигән мәкаләсен укыгач, «ТЯ» газетасы укучыларына фикерләремне җиткерергә булдым. Х. Абдуллин әфәнде мәкаләсендә биктә актуаль мәсьәлә күтәргән, язмасы да нәк вакытында чыккан, анда законнардан өзекләр китереп, дәлилләп кырларыбыз язмышы турында борчылып язган. Мәкаләсен укыгач, минедә борчу басты, нишләргә, ничек итеп кырларны саклап калырга икән? Беләм, кайбер авылларыбызда кырлар ничә ел инде буш яталар, чирәмгә әйләнеп киләләр, колхозлары җимерелде, әммә шактый гына бурычлары калды авыллар өстендә. Әйтик менә, Яндавишча, Карга авылларын гына алыйк, миллион сум бурычлары бар дип сөйлиләр, Цүмбәлидә һ.б авылларыбызда да шундый ук хәлдә (Мин биредә барча татар авылларын күздә тотып язам, кайсы гына районга кермәсеннәр, язмышлары аларныкы бер). Хәзер шушы законнар нигезендә, кырларын читләштерү башланса, ул чакта бу авылларга нишләргә? Ризамы икән алар мәңгегә кырлары белән хушлашырга? Белмим, әйтүе кыен, ә закон шуны таләп итә. Менә өлкә законында ничек язылган: «Ст. 23, 1. Органы государственного (муниципального) земельного контроля, уведомляют Правительство области и орган местного самоуправления о ненадлежащее используемых и не используемых землях сельскохозяйственного назначения. 2. Правительство области вправе обратиться в суд о принудительном прекращении права собственности лиц, ненадлежащее используемых земельные участки, и передаче земель в собственность Нижегородской области».
Бу ни дигән сүз, кырларны авыллардан читләштерү була, менә инде Яндавишча кырына яндавишчаныкылар, Карга кырларына– карганыкылар хуҗа түгелләр булып чыгачак, һәм башка авыл кырлары беләндә шул ук хәл булачак. Гамәлдә(практикада) бу ничек булыр? Авыл районга хәбәр бирә, р–н өлкәгә җиткерә, ягни р–н буенча шул кадәр мең гектар чәчелми калды быел: санап чыга авыллар саен, киләсе елда да шундый ук отчет, ул бит һәр ел эшләнә, китә Т. Новгородка. Шуннан өченче елны, бәлкем иртәрәк, өлкә хөкүмәте шушы авыл кырларын читләштерү процессын башлый. Судка бирә, суд карар чыгара читләштерергә, дип. Ә җирләр авылларда пайларга бүленгән, кеше башына 7 га, (әммә буш яталар), гектар җирнең хакы билгеләнгән, безнең якларда гектары – 400 тәңкә, менә паеңа 28000 тәңкә тоттырырларда, вәссәләм.
Хөкүмәт юри авылларны бөлгенлеккә төшерә, соңгыдан кырларны җиңел генә сатып алыр өчен. Әлбәттә, законга каршы торып булмый, хәттә мондый законны, закон дип атап булмасада, үтәргә туры киләчәк. Биредә әйтелгән ачык иттереп, тиешенчә файдаланмаган кырлар, дип (курсив минеке), димәк буш яткан кырлар турында гына сүз бармый, ә нинди кырлар турында соң сүз? Бу, чәчсәңдә, чәчмәсәңдә кырларыгызны алабыз, дигәнгә ошый, көпә–көндез талау булачак?
Брежнев заманында отчетларны күпертеп язарга барда өйрәнгән иде, һәр елда план артырып үтәлә торган иде, билгеле, кругом приписка, моны барда эшли, шуңа күрә барда ялган отчетлар төзи иделәр. Шушы хәлдән колхозларда азат түгелләр иде әлбәттә. Менә шул вакытларны колхоз рәисләре уңышларын артырып күрсәтү өчен, кырлардагы бөтен чирәмнәрне сукалап, севоборотка керткән иделәр, практически, ә отчетларында җир искечә кала бирде. Һәр авыл шушы елларны 1,5-2 мең гектарга чәчүлекне артырдылар, шушы хәл хәзергечә үзгәрмичә килә, кирәк үзгәртергә.
Әлбәттә, күбесе авылларның бүген үз кырларын чәчәргә хәлләре юк, кеше юк, техника юк, ГСМга акчасы юк, һ.б.һ.б, ә киләчәктә бәлки хәлләр икенче төрле булыр,кешеседә, акчасы да табылыр, ә җир булмас? Шуның өчен җирләрне саклап калырга кирәк бүген, киләсе буын аның өчен рәхмәт әйтер. Минемчә хәзер вакытны сузмыйча гына җирләрнең бер өлешен күчерергә кирәк көтүлеккә, чөнки көтү йөрерлек чирәм юк, барда сукалаган. Җирләрне дөрес файдаланыр өчен агротехника фәне киңәш бирә җирнең 40% чирәм булырга, 60%–гына сукаланырга тиешлеге турында. Безнең авылларда шушы норма совет заманында беркайчан үтәлмәде, бәлкем хәзер аңа күчәргә кирәктер. Икенче юл, безнең авыллар игенчелек белән шөгелләнә, хәзер хуҗалыкны икенче бер төргә күчерергә кирәк, игенчелек урынына, авылларны күчерергә малчылыкка (скотоводство), аның өчен кемнәндә рөхсәт сорап торасы юк, хәзер ирекле вакыт шуның белән файдаланырга кирәк. Җыештырырга авыл җыенын, шунда шушы мәсьәләне көн тәртибенә куярга, һәм шушы җыен (общеесобрание) хуҗалыкны игенчелектән – малчылыкка күчерә, ә малчылык хуҗалыгына чирәм җирләре кирәк, шунда үз кирәк–ярак өчен игенендә, чөгендерендә, кишерендә чәчәләсең, артыгын саталасыңда. Бу вакытта Яндавишча кырлары да. Карганыкы да үзләренә кирәк булып калачак, бернинди закон беләндә җирләрне читләштереп булмаячак. Бик ашыкмасыннар иде татар авыллары җирләрен алырга, безнең бабалар җирләрен саклый аланнар бит, бездә сакларбыз Алла кушса. Әле, безнең авылларның тагын бер үзенчәлеге бар, безнең авыллар казаклар станицалары шикелле көн күргәннәр, җирләре булган җәмгыятнеке (общинные земли), ә казаклар өчен махсус закон чыгарылды һәм аларның җирләре сатуга куелмаячак, димәк безнең авыл җирләредә шушы законга сыя, тик моның өчен кирәк булачак бераз көрәшергә. Чөнки безнең мишәр авыллары, патча заманнарында, казаклар шикелле, сугышларда катнашырга тиеш булганнар, шуңа күрә безнең җирләрдә крепостное право булмаган,

Комментариев нет: