ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСЛИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
سْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ

Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

К читателю
http://ndp-vatan-knigi.blogspot.com/2011/08/blog-post_07.html

пятница, 10 августа 2007 г.

АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ .часть2

җирләрне сукалый да башлаганар. Авыл үз тарихында беренче мәртәбә бәйсезлеген югалты, үз–үзенә һәм җиренә хуҗа түгел. Аллаһы Тәалә ахырын хәерле кылсын иде.
Шунда Суксуда очратым Әхмәт Хайруллинны, кыска гына сөйләшеп алдык.
–Алга» безгә бирә тракторлар, трактористлар җирне эшкәртергә. Кырлар ничә ел сукаламаганга, җирләр чирәмгә әйләнгән, аның эше күпме? –Ә үзегездә трактористлар юкмыни?, дип сорыйм. –Бар, җитәрлек түгел, кайберәүләре озак эшләмәгәч квалификациясен югалткан, берсен утырткан идем яңа тракторга, кырдан моторын җимереп катярды. –Техика ватыла бит, бәлке аның гаебе юктыр ватылганга, дим. –Яңа трактор, ватып китерде дә бәрде, син аңа эшләп бир, ди СПК «Яндовищаның» рәисе. Билгеле, техника җитешми, Әхмәт әфәнде борчыла, җитмәсә “Алгадан” алган трактор ватылгач, кырда эшләү урынына барда башкасын сора? Сиңа көн саен яңа трактор биреп торырлармы?
–«Алгага» кердек, башка юл юк, Договор төзедек 10 елга, әле эшләргә кирәк. Эшчеләр юк, халык китә, семьялары белән китә, эшләргә кеше юк. «Алга» тракторын бирә, эшчеләре бирә, сокалыйбыз бүгенгә, алда күз күрер», дип китеп барды Әхмәт. Вакыты әз иде шул, уракка чыгар вакыт, кызу чак, әле аңа ике авыл арасын таптыйсы,кырларны әйләнеп чыгасы, тагы әллә ни кадәрле уак–төяк эшләр көтеп тора үзен.
Хәзер Яндовищаның бөтен өмете «Алгада», ярый эшләр җайланып китсә, алдау фәлән булмаса араларында. Авыл халкы алҗыды инде шушы алдау–талаудан, кемне генә сайлап куймасын колхоз рәислегенә, барда авылны түгел, үзләрен генә кайгыртучылар булдылар. Шуңа күрә халык китә авылдан, әле җитмәсә авылда тупикка әйләнде шулар аркасында. Яндовищага беркем йөрми, авыл аша юл юк, тупик. Сорарга оныттым, Суксуга ничек йөриләр икән, Уразовка ашамы? (Уразовка аша бер 60 чакрым ара, ә болай ике авыл арасы 8 генә чакрым ара). Зур базарлы авыл иде, юл чатында утырган авылны, олы юлны ябып, юл аркылы мәктәп төзеп куйдылар да шулай юлсыз ясадылар (ошбу вакытта колхозда рәис иде Харрәс Фәхретдинов, нервный малае). Имештер, кемдер, район архитекторымы шунда, башкасымы, сызган авыл урамнарын төзекләндерер өчен генеральный план? Шушы әкиәткә ошанып, олы юлны ябып куялар(акыл бар үзләрендә?). Менә, Цүмбәли краеведческий музейда, бөтен авыллар турында бар белешмә, ә Яндавища һәм аның кешеләре турында берни юк. Бу очраклы хәл микән? Бу авылда бик пассив халык яши хәзер, бер эшкәдә катнашырга яратмый, күзәтеп утырырга ярата, зритель. Авыл элгәре мондый ваемсыз булмаган, әлбәттә, биредә бик чая кешеләр яшәгән, әввәл заман.
Бу авылдан атаклы караклар чыкканнар, 18–19 гасырда ике легендарь карак (карак бу якларда батыр сүзенә барәбәр килә), Калька белән Сабир яшәгән, тирә яктагы урыс авылларын, чиркәүләрен талап йөргәннәр, татарларга тимәгәннәр. Алар турында авылда төрле легендалар–әкиәтләр йөри. Ракулачить иткән заманда Зәйни (Кулик Зәйниеме шунда) исемле егет турында сөйли иде мәрхүм Вәдүт абый Зарипов, Мәскәүдә 5–нче катка тышкы яктан менә торган булган, бернинди җепсез, менәдә тәрәзә аша керә. Йөгереп атны уза булган, имештер икралары (балтырлары) кискән булган, тизрәк йөгерер өчен. Тагы Хава Борецы, дигән көрәшче яшәгән, ул циркларда көрәшеп йөргән, буе ике метрдан артык, зур көчле кеше булган, болар икседә сугыштан кайтмаганнар. Гөмүмән бу авыл халкы сугышчан, очка–оч сугышырга ярата торган булганнар.
Сельсовет Секретаре, Рамилә ханым Камиль кызы әйтүенчә (2004–нче елда), әле авылдан алганнар туу–үлү хәлләрен, күчергәннәр Загоска, ә бу учреждение районда урнашкан, шуңа күрә төпченеп тормадым, уем бар иде Загоска кереп чыгарга,әммә туры килмәде. Авыл болай үзгәрмәгән шикелле бу ике ел эчендә, тышкы яктан. Мәктәп бинасын барып карадым, яңа мәчетне, кереп чыкмакчы идем, ишекләре бикле.Мәктәптә урынында, тик миңа мәктәпнең керә торган урыны (подъезды) күңелемә шик салды, җимерелеп балалар өстенә төшмәсме икән? Алла сакласын, өстә бетон плита авырлыгы 2 тонна, ә шушы плитаны тотып тора торган колонналары кирпечтән салынган, аерылырга тора, кирпечләр арасында шактый ярык хасил булган. Көзләрен–җәйләрен ярыкка су тулып, кышын туңа да каера, әгәр вакытында төзәтмәсәң, көттә тор башыңа җимерелеп төшкәнен. Кичектермичә шушы колонналарның эчке ягыннан тагы, бер кирпечтән, ике ягына эчке яктан кирпеч багана салырга кирәк, туңнар башланганчы. Мәктәп директоры Нәфисә ханым белән сөйләшкәндә оныттым шул турыда әйтергә үзенә. (Шушы көннәрне авылдан шалтыратылар, мәктәп подъездын төзекләндергәннәр, бернинди куркыныч калмаган).
Әлегә авылда 11–еллык урта мәктәп, быел 11–нче классны бетереп 14 бала чыккан, 19 бала 9 класс бетергән. Быел 2003–2004–нче уку елында мәктәптә 99 укучылары булган, көзгә Нәфисә ханым Мусина исәбе буенча 83–85 укучы булачак. Димәк, укучылар саны елга 14–16–га кимиәчәк, моннан ике ел элек шушы мәктәптә укучылар 120 иде, аннан калган 99–га, әле тагы кимиәчәк икән. Былтыр 1 класска 1 балада булмаган, димәк, быел бу авылда 2–нче класс юк. 9–нчы классны бетергәннәре, күбесе ПТУга укырга керер дип көтелә, бу уку йорты Уразовкада, арасы 40 чакрым, ә теге 11 классны бетереп чыккан 14 бала кая керәчәк? Монысы билгесез,күрәсең болары бер каяда кермәячәкләр, керәлмәячәкләр? Көзгә, киләсе уку елында 1–нче класска Яндовищада 7 бала укыячак, ә кайчандыр 1 класста 30 бала, ике параллель класс иде.
Алайда авылда төзелеш бара, кем ызба астын яңарта, кем пает сала, яңа салынучы йортлар күренмәде, күрәсең барда салып бетергән. Әммә бөтен эшчеләре, йә урыс, йә мукшы–чуваш, бер татарның эшләгәнен күрмәссең. Сәер күренеш, сорадым Камиль әфәнде Абдуллиннан, «нәк болай, авылда эш юк дисез, ә үзегез эшне башкаларга бирәсез?», дип. –«Татарлар бәя сорый», булды җавап. –Ә болар бушка эшлиләрме? –Юк, татар 20 мең сорый шул эшкә, ә чувашлар эшли 12 меңгә, аермасы минем өчен зур, ди Камиль әфәнде. Әйе, аермасы зур түләгән кешегә, әммә биредә уйланырлык урын юк түгел. Бәлки үз татарыңа күбрәк түләү табышлырак булыр, уйлап баксаң? Әле шушы мәсьәлә буенча ахырда сүз булыр, анализ ясап багарбыз мондый күренешкә.
Бу авылга газ кертелмәгән, әле кайчан яндавищалылар газлы булырлар, бер Алладан башка берәүдә белми, районда болар өчен башын катырып тормый, «түзәләр бит әлегә, түзсеннәр», дигән кебек.
Яндовищага кергәч, Каргага керми үтеп булмый, бу ике авыл бер язмыш дигәндәй. Әммә шундый авыр заманада да, юлларын аерым–аерым үтәләр, Яндовища «Алгага» керсә, Карга үзе тырыша юлын табарга. Кайсы отар, кайсы оттырыр, инде бер Алла гына белә, әммә көчләрне бергә кушып эшләү гадәте юк үзләрендә, һәр кайсы үзенчә яши.

КАРГА

Икенче авыл Карга, әтием туган авыл, биредә 275 кеше яши, 26- сы яктан килеп эшли торганнары, колхозлары беткэн, жирлэре сөрелмәгән буш ята. Каргада, 1-яшенән алып 15 яшенә кадәр ир балар – 23, 24-кыз бала үсә, 16- дан 59-га чаклы ирләр-78, 16-дан 54 яшенә чаклы хатыннар – 45, пенсионер ирләр–41, ә пенсионер хатыннар–90. Каргада клублары, бер мәчетләре бар. Бер фермерлары–Вәлит Гафуров, 50 гектар җир чәчкән, артык җире юк, бер тракторы, бер комбайны, бер йөк, бер җиңел машинасы бар, берничә терлек тота (бу хәбәрләр 2002–нче елга карый). Сорыйм үзеннән, буламы иде күбрәк чәчәргә, җирләр бит буш? «Авыр бер үземә генә»–ди. Әтисе дә әниседә пенсионерлар, ике кыз бала үстерә, бересе быел беренче классны бетергән, икенчесе әле дүрт кенә яштә. Колхозда эшләр бармый, рәисләре холкы белән бик тыйнак, тыңламыйлар үзен, диләр. Куптәнге танышым белән сөйләшәм, динле–намуслы кеше, элегрәк клуб мөдире булып эшләгән иде, хәзер мәчеттә кассир икән. –Хазрәт вакытлыча гына сораган иде, килештем, хәзер кыстый, кал диеп. Минем китәсем килә, ничектер мәчеттә акчага эшләсәм, гөнаһлы булырмын шикелле тоела үземә.
-Ал дим, хезмәт хакы түләнергә тиешле, биредә бернинди гөнаһы юк. Йә күч колхозга рәис булып, авылны бераз кутәрерсең. Син башкалар кебек карак тугел, авылны кайгыртучы бөтенләй юк, - дим.
Сүз ара сүз китеп, район башлыгы белән очрашуым турында әйттем. Шунда Карга колхозының районга миллион сум бурычы булганы беленде. Карга авылыңда хәле шәптән түгел.
Район башлыгы Тахир әфәнде әйтә:– Килдем Каргага җыелыш уздырырга, әйтәләр, башта бу рәисне төшерик, аннан сөйләребез диләр. Беркемне тыңламыйлар, менә бирәм 60–сыер алыгыз, үрчетегез дим. Аңада риза түгелләр, ди.
–Һе, мин аларның бурычын түлиме? Колхозда, үзең әйтәсең миллион тәңкә бурычлары бар дип?
–Мин түгел, район башлыгы шулай ди. Үзеңә кадәр булган бурычны аерым яз, башта эшләрне җайга салырга тырыш. Әлбәттә, син кеше бурычы өчен җаваплы түгел. Кайчан авыл хәлләнер, шунда сиңа кадәр булган бурычныда түләргә чират җитәр, - дим.
Авыл үзе, болай шактый хәлле күренә таш йортларыда шактый гына, башка татар авылларыннан калышмый шикелле. Яңа йортлар төзелеп ята, бар искеләрен яңартучыларыда. Төзелүчеләр күбрәк Мәскәүчеләр, минемдә ике сеңел, Хасәнә белән Майсәрә иске ызбаларын сүтеп, яңасын салалар. Тик алайда никтер күңел сыкрана, киткәннәр кайтмый инде, ә авылда нибары 47 бала үсә. Үсеп җиткәч аларда Мәскәүгә юл тотса, Каргада кем калыр?
Моннан ике ел элек килгәндә, Карга кырлары буш ята иделәр, бер фермер Вәлит Гафуров кына ул чак 50 гектар чәчкән иде. Быел килсәм, Вәлит әфәнде 70 гектар чәчкән, куаныч хәл, зур гына иген амбары төзи, 36х18 метрга.
–Әфәрин Вәлит - тырышасың, быел артырыпсың чәчүеңне бераз, - дим.
–Чәчеп була абый, менә җыйган уңышны куярга урын юк, эзләп йөрисең кем бирер икән үзенең сараен? Әлдә аның өчен күпме түләргә туры килә, - ди Вәлит Гафуров. –Каян акчасын алып бетерергә, кредит алсаң, проценты зур, шул процентка бөтен уңышың китә, ә үзеңә нәрсә кала? Тагы шул ук соляркасы күпме тора, 1 литр соляркага 3 кг бодай, 4 литр сөт, бу соң нинди хак? - ди. Чынлапта шулай, авыл халкын көпә–көндез талыйлар, ә бер яклаучысы юк. Нишлисең, илдә шундый тәртип, зарланып кына аны үзгәртеп булмый. Шулайда Вәлит әфәнденең эшләре бара, үзенең техникасы бар, тракторы, комбайны, авткраны да бар икән, үзе ук кранда да эшли, иртә 6–дан кичке караңгыга чаклы эштә. Күренеп тора эше алга бара, тырыш егет, теше–тырнагы белән эшкә ябышкан. Аңа беренче ярдәмчесе, әлбәттә хатыны Эльмира һәм әтисе Сәит әфәнде белән әнисе Бибисара ханым. Хуҗалыкта алар терлек карыйлар, яшелчә үстерәләр һәм бүтән йорт эшләрен башкаралар. Эш барысына да җитәрлек, эшлә генә, эшлиләр бернинди зарлану юк, юкка барга мактану юк, кемнәндә ярдәм көтеп тормыйлар, дәүләтнең булышканында көтмиләр, үзләре тырыша. Дәүләт булышса ярый иде дә бит, юк бит булышмый, үзебезгә тырышырга кирәк диләр. Бик дөрес эшлиләр, яхшы заман килгәнне көтеп ятмыйлар, әкрен генә көне буе эштәләр. Өметле хуҗалык, Алла саулыгын бирсен үзләренә, балалары да үсеп килә. Анарда да чувашлар эшли. Күрәсең бөтен төзелеш эшләре һөнәрләрен чувашлар үзләштереп бетергән, ә татарлар юк? Әллә тагы берәр, аста яткан сәбәб бармы, ни өчен татар төзелештә юк? Бер акчада гынамы икән хикмәт?
Бу авылда тагы бер куанычлы хәбәр, колхозлары эшли башлаган, СПК «Карга», дип атала, рәис итеп сайлаганнар Харис Абдулхаеровны җирләре 1200 га, фермерларда 600 га., авылда нибары җирләре 3200 га. 4 фермер хуҗалыклары, 3–се эре ферма санала, 1–е уртача. Җирләр пайларга бүленгән, пайга 6,14 га чыккан.
Яңа рәис эшли башлаган кыштан, чәчкән булганнар 410 га, 250 га, озимой (каташлык?), язбашы 160 га., 50 гектар чәчүлекләрн су баскан, калган нибары 360 га. Колхозда терлекләр юк, 10 дуңгыздан гайре, монысы колхозны кабул иткәндә булган, ә хәзер инде саны 45–кә җиткән чучканың, 3 тракторлары, барда иске (ДТ–75 1965–нче елныкы),2–комбайн, шулай ук иске, тагы 1– Беларусь тракторлары бар икән, 4 булып чыга. Колхозда 20–25 кеше эшли. Эш хакын түли башлаган.
–Үткән ел өчендә түләдем, быелда түләрмен, Алла кушса,- ди Харис әфәнде. Миңа Карга колхозы рәисе авылны кайгыртучан егеткә ошады, болай булса эшләр Каргада барачак, өметле җитәкчегә ошаган. Планнары да зур, Алла бирсен, тормышка ашырсын иде диәсе генә кала. Авыл буйлап су йибәргеч (водопровод) торбаларын алмаштырганнар, 1 чакрым озынлыкта. - «Район Башлыгы тырышлыгы белән, бу эшләрне башкардык. Әле юлны, күперне яңартырга исәп бар, Шөбиле очына. Быел газ кертү эшләрен башларга тиешләр. Пашат–Кечас, 12–15 чакрым ара», - ди Харис әфәнде. Булышчылары, бухгалтер, агроном, бригадир.
10 ел инде кырларга ташламалар ясалмаган, быел 60 гектар җиргә гирбицид белән ашланган. Авылда бар кешеләр, кайсыларына таянып була, ди яңа рәис. Гайләсендә дә татулык, өч бала үстерәләр, 2–кыз, 1–бәләкәч малай, әле аңар бер яшь кенә тулган. Димәк, Каргага якын ара газ кертеләчәк, ә Яндовищада бу турыда ләм–мим.
Колхозның бурычлары да юк түгел, пенсионный фондка, электро энергия өчен, экология салымы (налогы?) 3 миллион сум. Монысы тагы нинди салым авыл өчен? Кем ничек Каргада экологияне, ягни һаваны, суны бозган? Суны дигәннән, сулары да юк бит, инештән гайре?
Теге елны Абу—Нәим Азизовка тәкдим ясаган идем, «Карга колхозын ал үз кулыңа, күтәр», дип. Ул бер ара колхоз рәисе булып сайланган булган (Уразовкада очраганда кыскача гына сөйләп бирде), ярты ел эшләп караганда, каршылыкларга очрагач ташлаган. Әлбәттә, авылларда колхоз исәбенә яшәргә тырышучылар юк түгел, андыйлар Каргада да бар. Абу—Нәим кискенрәк дилбегәне тоткан ахрысы, бер юлы бөтен угрыдан арынып буламыни, аны Путинда булдыралмады. Күрәсең Абу—Нәим бигүк әзер булмаган колхозны җитәкләргә, әллә тәҗрибә җитешмәгән үзендә, ярты ел эчендә, билгеле, сизелерди үзгәрешләр кертеп булмый ташландык хуҗалыкта.
Карга мәктәп хәлләре турында сөйләшеп утырдык Лотфулла Гани улы Аймалетдинов әфәнде белән. Ул Каргада 31 ел директор булып эшләгән, гомүмән 1957–нче елдан бирле укыта, шулай ук, заманында К–Пожар педтехникумын бетергән. Бер ара Кзыл–Октябрь районында, РК КПСС каршында «Общество знание»–нең җитәкчесе булып–та алган, 1967–70–нче еллар Яндовища мәктәбендә директор булып эшләгән, шуннан Карга мәктәбенә күчерелгән, менә шундый тәҗрибәле укытучы белән әңгәмә. Хатыны Сәкинә ханым, улда зур стажлы укытучы, уллары Айрат хәзер мәктәп диркторы, әтисен алмаштырган, югары белемле, өйдә юк иде, районга киткән булып чыкты. Карга 9–еллык мәктәбендә 33 укучы, быел мәктәпне 5 бала бетереп чыккан. Мәктәп татар телендә укытыла дип исәпләнә, - “5–нче класста балалар саннарны татарча белмиләр, чөнки математиканы урысча укыталар”,
- ди Сәкинә ханым. Татар авылында матматика урысча укытыла, шушы мәктәп татар мәктәбе дип санала икән?? 1970–нче елда Карга мәктәбендә 210 укучы булган, 2010–2011 уку елларда мәктәп яшләрендә балалар саны–17 булачак. шушы прогноз Лотфулла әфәнде ясаган. Менә нинди «үсеш»?
2003–нче елда авылда 1 балада тумаган, 2004–нче елда 1 бала туган, 2005– 2010–нчы еллар арасында Каргада бер бала да булмас дип фаразлый Лотфулла әфәнде. Халык туган якларын ташлап китә тормыш шартлары яхшы булмаганга «условия жизни начар», ди Лотфулла Гани улы.
–Вопрос, кая, нәрсә эшләргә? - дип сүзен дәвам итте Лотфулла әфәнде.
–Бер яктан, укытучы хезмәте өметле, стабильно эш хакы бар. Киләчәге бар, икенче яктан, кадрлар юк, яшь укытучылар килми, 1982–нче елда 3 яшь укытучы килгәннәр иде, икесе бетергән ВУЗ, бере Лукоян педучилищасын. Икесе Каргада калдылар, гайлә кордылар. 2003–нче елда бер укытучы килде, математика, биология фәннәре укыта, милләте белән урыс кешесе, әлдә кияүдә түгел. Проблема, мәктәпне кадрлар белән тулыландыру бик кыен. Торак мәсьәләсе авыр, фатир юк, яшәргә кертмиләр, ялгызак әбиләр юк, - ди. Чынлапта, кышын картлар Мәскәүдә кыш чыга, җәен авылга төшә.
–Кышын Каргада 55–60 йорт, кайсыларының тәрәзәләрендә ут яна, ә калганнары буш, -ди Лотфулла әфәнде.
–Күпме соң авылда укытучыга түлиләр, дип кызыксынам.
–Бәлки әз түлиләр, шуңа күрә килмиләр?
–Махсус урта белемле укытучыга (педучилище бетергән)–7–нче разряд, стажы 1 елдан 5 елга чаклы–1387 сум, 18 сәгать укытса. 10–нчы разряд 21 ел стажы, шул сәгатькә–1837 сум (биредә сүз ставка турында), 9–нчы разрядка–1675 сум. Минем 46 ел стажем, 1–нче категория 13–нче разряд– 2400 сум 25 процент надбавкасы авыл җирендә укыткан өчен. Мәктәп директоры – 2400 сум, 13 сәгать укыта, барчасы–3957 сум. Яшь укытучы ВУЗ дипломы белән, аңа бирәләр–8–нче разряд, - ди Лотфулла.
Бу акча авыл җирендә дә күп түгел, әтисе–әнисе янында да, яшьләрне бердә ымсындырмый торгандыр. Әлдә киенәсе, өйләнәсе, кияүгә чыгасы бар, ничек яшәмәк кирәк бу юк–бар акчага? Шуңа да инде авыл мәктәпләрендә яшь укытучылар сирәк очрый, күбрәк пенсиәгә чыкканнар авыл баларын укыта. Аларга җитә сымак, шунда пенсиәсен ала, мәктәп эш хакын түли, тагы олыгайгач кая барсын. Ә яшьләргә бу хак җитәрлек түгел, шуңа күрәдә укытучы һөнәре яшләр арасында әллә ни абруйлы түгел, бередә ашкынып тормый авыл мәктәбенә укытырга килергә.

ӨЦКҮЛ

Өцкүл, авыл зур түгел 201 кеше яши, башлангыч мәктәпләре, бер мәчетәлре. 1 яштән алып 15-яшкә кадәр –35 бала, шуларның 15-малай, 20-се кыз бала.Пенсиягә чаклы ирләр-53, хатыннар-51, тигез дисәңдә ярый, ә пенсиягә чыкканар, ирләр–19, хатыннар саны 43, бу авылдада, ирләр пенсиягә чыккач озак яшәмиләр икән. Авылда клублары бар, колхозлары эшләп килә, бөтен җирләре чәчелгән, бала бакчалары бар, 17- бала йөри. Колхоз рәисе белән очрашып булмады, Рушан атлы ир кеше белән сөйләштем. Бу авыл, урыс авылы Кошкарева җирләрен арендага алган, бер миллион сумга, утыз чакрым ераклыктан. Шунда йөреп эшиләр икән үзләре, урысларда эшләшә, Өцкүлгәдә киләләр икән эшкә.
–Ник курше татар авыллары җирләрен арендага алмыйсыз? Яндавищчада гына ике меңярым гектар җир буш ята, Карга кырларда буш, - дим. Бу өч авыл, Яндавищча, Карга, Өцчкүл бер авыл советына керәләр җитмәсә.
–Чәчәрсең, алар уңышыңны җыеп китәр, ди. Каргадан алган идек бер ел, предләре, алмашынды да, җирләрен кире алдылар, - ди.
Менә сиңа мә, татар—татарга ышанмый икән? Соңгыдан карганыкылар аңлатты «бер ел чәчтеләр, аренда өчен туләмәделәр, икенче ел чәчтеләр, түләмәделәр, шуннан җирләрне кире алдык», диләр. Шулай икән эшләр, татарга арендасын түләмәсәңдә булып чыгамыни, ә урысны шулай ук алдарга исәпләре бармы? Нинди бердәмлек булсын шунан соң татарлар арасында?

МӘДӘНӘ

Бу авылда бик матур урында, Сергач–Порецкое юлында урнашкан. Бу Порецкое дигәне үземне адаштыра язды, кайдан килеп чыккан бу төбәк? Элгәре Сергач–Сечен дип яза иделәр, әле бу яңа исем. Соңгыдан белештем, Порецкое дигәне Чувашстанда бер бәләкәй поселок диделәр. Ис китәрлек хәл, юлдан килгәндә, трасса буйлап, бер татар төбәге язылмый указательга, тик төрле урыс атамалары гына. Ник болй икән?
Юлның ике ягында ике айлы манара баскан, сулга–Цүмбәли (Чимбелей), уңга– Мәдәнә (Медина) дип язылган. Асфальт юл белән уңга борылгач, бер 3–4 чакрым барганнан соң, алда сулдарак йортлар күренә башлый, аннан калкып чыга мәхәббәт «Рәшидә» мәчете бинасы, күккә чөйгән айлы манаралары белән. Бу инде Мәдәнә авылы. Ә юл аска таба үзәнлеккә төшә, калкулык шактый гына текә. Бу якларда барча авыллар диәрлек уйсулыкта, үзәндә урнашканнар, якын килеп җиткәнче авыл тулысынча күренми, бераз баргач кына ачыла. Мәдәнәгә кергәндә дә шундый ук хәл, менә шушы таудан, Цүмбәли тавыннан төшкәндә, бигрәк матур күренеш, мәчет бинасы ялт итеп, үзенең мәхәббәт манаралары белән алдыңа килеп баса. Мәчеттән уңдарак төзелеп яткан больница бинасы үзенең архитектурасы белән игтибарны җәлеп итә. Больница башня сымак төзелә, өч катлылыгы белән тирә–юндәге йортлардан биеклелеге белән, «Рәшидә» мәчет белән матурлыкта ярышып, Мәдәнә авылына ямь өстенә ямь биреп тора. Мәчет янында, алдынгы планда зур бер манара басып тора, үзе ниндидер сәер, кара–коңгырт төстә, өстән аскача кисәкләтеп язмалар теркәлгән гарәп хәрефләре белән. Монысы, һәйкәл*1 диләр руханиларга, совет системасы корбаннары, биредә авыл имамнары исемнәре язылган. Больница бинасының түбәседә үзенчелекле, берничә яссылыкта төзелгән, әйтерсең больница түбәсен төрле зур плиталар белән каплаганнар, түбәләре әлегә рәшәткәле иде, күрәсең соңрак йә калай, йә металло–керамика белән ябачаклар. Тагы алдынгы планда, «Рәшидә» мәчетенә каршы ике катлы йортта урнашкан авыл администрациясе,СПК «Мәдәнә» (Медина) идарәсе, сул якта культура сарае бинасы (клуб), янтауында «Бар шоу» дип язылган. Янәшәсендә элемтә бүлеге (почта), шунда ук кибет, шактый зур ассортиментлы товарлары белән, шул ук мәйданда тагы ике кибетләре эшли. Мәчеттән уңга, авыл администрация (хөкемдар) Башлыгы бинасы рәтендә бераз ышыктарак, Фаиз әфәнде Гильмановның ике катлы йорты архитектурасы, азбарының матурлыгы белән, бүтән йортлардан аерылып тора. Кыш көннәре Фаиз әфәнде йортында «Махинур» мәдрәсәсе шәкертләре яши икән. Фаиз әфәнде үзедә авылга еш килә, төзелешне контроль астында тота дип сөйли авыл халкы, күренеп тора, ничек авылдашлары горурланалар Фаиз әфәнде белән. Горурланмаслыкмы, шул кадәр авылда төзелеш алып барып бак? Бередә шәхсән үзе өчен түгел, авыл өчен, кайсы авылда тагы шундый эшмәкәр бар туган авылын кайгырткан? Бу яктан мәдәнәлеләр бәхетле, аларда бер Фаиз Гильманов кына түгел, башкалары да бар икән. Мәсьәлән, Хусаинов Максут, каберләр өстенә чаклы асфальт юл салдырган, мәктәпкә евроремонт ясаткан, колхозга, эксковатор, бульдозер, солярка белән булышкан, йөк машинасы биргән. Аз ярдәммени авыл өчен? Менә шушы мәкаләне язар өчен, юл чыгымнарын үз өстенә алды Марат әфәнде Дәүләт–Килде, рәхмәт үзенә. Аныңда бер ягы Мәдәнәдән, икенче ягы пензәк. (Дәүләт–Килде нәселе Пензә өлкәсендәге Молчали Керенский (Вадинский р-н) авылына барып тоташа, әтисе Халилулла Дәүләт-Килде шушы авылда 1926-нчы елда туа. Бу авыл халкыда ц—лаштырып сөйләүче төркемгә керә. Анда тагы 4 авыл шушы шивәдә сөйләшә: Татар Лунданы, Кочетовка, Горенка, Татар Лакасы. Мочали авылыннан бер утыз чакрым ераклыкта Һади Такташ авылы, Сыркыды урнашкан. Кайчандыр бу төбәкләр, Алтын Урда заманында, Кадом–Төмән (Темников) вилаятенә кергәннәр. Әнисе ягыннан бабасы Абдул-Гани Гильманов белән әбисе Фатиха абыстай Мәдәнә авылыннан, колхозлаштыру башлангач, Ленингадка күчеп киткәннәр. Әнисе Мөнирә абыстай, инде 1926–нче елда Ленинградта туган. Алайда, авыл белән элемтәне өзмәгән, улында әби–баба туфрагына мәхәббәт уяталган. Марат әфәнде Ленинградта туган, анда университет тәмамлаган, аннан укуын Канада да дәвам иткән. Торонто университетын МВА дәрәҗәсе белән бетергән, менеджер — белгеч. Банк эше, капитал салу, страховка, матбугат индустрияләрендә төрле идарә урыннарында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта Мәскәү астында бер зур машиностроительный завод директоры булып эшли, (Ф.С.Баязитова, Татар–мишәр, китабынннан). Ул инде икенче буын, кайсы Мәдәнәдә туып–үсмәгән, шулайда авыл белән элемтәсе бар, ел саен авылга төшкәли, аңа барыбер түгел авылның киләчәге, ул авыл язмышы белән даими кызыксынып тора).
Бай кешеләр башка авылларда да юк түгел, тагы кайсы авылда кайсысы нәрсә төзи? Эрбищча белән Камка авылын санамаганда (бу авылларда Садековлар гайләсе, Р. Баязитов, газ керткән, авыл урамнарына асфальт җәйгән һ.б.), берсендә дә күренми. Яраталар ял итәргә Грециядә, Багам утрауларында. Фаиз әфәнде дә Багамнарда ял итәр иде, акчасы җитәрлектер, әммә ул акчасын үз авылын төзекләндерү очен туздыра, Алла аңа һәм башкаларына тагы бирсен, тагы да күп эш урыннары Мәдәнәдә булдырырга язсын!
«Рәшидә» мәчете комплексы, төзелеп килгән больница бинасы, клуб, элемтә бүлеге йорты, хөкемдар бинасы, Фаиз Гильманов йорты, барысыда бер архитектура ансамбле булып авыл уртасында урнашканнар. Шушы йортлар Мәдәнә авылын бигрәк бизәп, ямь өстенә ямь өсти. Һичшиксез, бу архитектура комплексы Мәдәнә халкында матурлыкны ярату хисен тагыда өстәр дип уйлап була. Чөнки, матурлыкны яраткан, сөйгән зәвыклы кеше генә шундый нәфис архитектура комплексы(ансамбле) булдырала. Ә Фаиз Гильмановка матурлыкны ярату, күрәсең, канына сеңгән.
Авылның урамнары төзек, асфальт җәелгән, чиста, ару–арпак, исерекләрдә күзгә чалынмады, хәттә ике мәртәбә кичкырын бу авылда булырга туры килсәдә (исәпкә алмаганда бер өлкән яштәге абзыйны, (телняшкалы), бүтәннәр күренмәде).
Әле Аллага шөкер, хәзер һәр авылда үз тарихчылары калкып чыкты, менә Мәдәнә авылында да шундый ук белгеч яши икән, Касыйм Салахетдинов. Аның белән сөйләшеп утырабыз. Ул Мәдәнә авылында мәктәп директоры булып күп еллар эшләгән, хәзергесе көндә, пеннсионер, алайда эшен ташламаган, тарих фәненнән мәкттәптә укыта (тагы шул пенсионер укытучы яшләрнең эш урыннарын били). Мин анардан сорадым, нинди мәгънәдә икән бу «мәдәнә» сүзе дип. Ул әйтте, бу географик атама, билге.
–1774–нче елда Алатыр татарлары, служивый татарлар дибез инде, Алексей Михайлович патшага заявление (гариза) язалар җир сорап. Җитәкчеләре Ишелеев дигән кеше, кайсы кәгаздә бирелгән Ишелеев диеп, ә кайсында Имилеев, кайсы дөрес, әйтеп булмый. Һәм патша Указ чыгара 2 июнь 1774 елда, «выделить Алатырским татарам, по фамильно инде анда язылган, постольку чети. Ул вакытта четь булган инде гектар түгел. Кайсына 107, кайсына 100 четь*1, по речке Медянка. Шулай итеп, Медянка янында биреләдер, Дикое Поле, значить, целина, - дип сүзен бетерде Касыйм ага.
- Димәк, Медянка елгасы булган, географик билге. Елга буеннан бирелгәнгә, мин уйлыйм, кушканнар Медяна. Нинди дә Мәдинә әби килеп утырган, һәм башкасы, алар берседә юк, рас указда речка Медянка с левой стороны, справой стороны, речка значить географик атама булган инде. Өстәмә итеп әйтергә була, рус Медянасы бар, Пильнинский районда. Шиксез, Мәдәнә авыл исеме географик тамгадан, ә елга исеме кайдан, анысын әйтеп булмый. Әйтәләр шунда руслар, дикое поле булган инде биредә,бик күп мёд җыйганнар, димәк бортничество белән шөгелләнгәннәр кемнәрдер. Может шоннан калган, мёд сүзеннән, әйтеп булмый, ну, географик ныгытма Медяна, - ди җирле тарихчы.
–Билгеле, бу җирләрдә борын заманнарда төркиләр яшәгән, шуңа күрә елга исеме дә, авыл исеме дә төрки сүзеннән булырга тиешле, -дим. Елга атамасы борынгырак, авыл атамасына караганда, - дим. Касыйм әфәнде бу фикер белән килешә, елга атамасы “борынгырак”, ди.
–Икенче нәрсә бит, Медина сүзе ул нәрсәдән? Араб телендә ул город дигән сүз, шәһәр, Медина город. Монда ниндидер Медина, биредә елга, нинди төрки атамасыннан? Шунлыктан Мидяна авыллыннан, без әйтәбез авылның тарихын санарга була 3–нче июль 1774 ел. Ул документ Указ миндә бар, патшаныкы, специально, докуметально, Фаиз әфәнде архивтан, Мәскәүдән алдырды инде, по фамильно анда. Ну, бу авылга җирләр биргән вакытта свидетелләр күрше авыллардан булганнар. Менә Чимбилейдан, Мочалидан, Краснояр, Уразовка, Василевкадан, свидетеллар килеп, килешү төзелгән, ике телдә, рус телендә һәм татар телендә. Димәк, Мәдәнә күрше авылларга караганда яшрәк авыл. Килеп чыга инде, - ди Касыйм ага.
–Сез ничек уйлыйсыз? Мөмкинме шундый хәл булырга? Әйтик, монда инде татарлар яшәгән, тагы өстәмә итеп килә берничәләре, аларга җирләр бүленеп бирелә. Аларның патша алдында ниндидер абруйлары булган дияргә ярый, яхшы сугышкан өченме, йә башка хезмәтләре өченме җирләр бирелгән. Әммә, инде бу вакытта Мәдәнәдә татарлар яшәгән дип уйларга урын бар, ни генә әйтсәңдә бу җирләр борын–борыннан төркиләр яшәгән җирләр бит, буш булган дип әйтү дөрес булмас. Ә болары өстәмә килүчеләр генә дип исәпләргә мөмки, - дим, - авылга нигез салучылар түгел. Бәлки барча шаһитлар язылмаган теге Указда, яктагыларын гына язганнар, бу авылда элгәрәк урнашканнары түгел?
–Шулай, шулай, бик ихтимал. Авылда сүлиләр бирегә килеп урнашканнар Шөбиле авылыннан дип, бәлки шулайдыр, - дип минем белән килешә Касыйм әфәнде.
–Менә И. Булатов язадыр китабында, 1840–нчы елларга чаклы Мәдәнә тавында бик зур ярминкә булганын. Ярминкә булмый бәләкәй яки буш урында, ә 60 ел эчендә 20 гайлә иң күбюендә дә, 70 кеше үрчи алмый шул кадәрле. Димәк Мәдәнә ул чакларда шактый зур һәм бай булган дип исәпләргә урын бар, - дим. - Чөнки сәүдә булгач халыкта байрак яшәгәндер, анарга үрчергә дә җиңелрәк булгандыр.
–Булырга мөмкин, үзәк районнар бит биредә, буш җирләр булырга тиеш түгел, - ди Касыйм ага. -Мин уйлыйм 1930–нчы елларда Мәдәнәдә 1200 йорт, 6500 кешесе булган, аны санау бик җиңел, дип санап китте Касыйм әфәнде. - 1931–нче елда Мәдәнәдә 186 бала туган.
Әлбәттә, шулай ел саен балар туганда, 10 ел эчендә халык саны бер меңнән артык үскән. Менә сиңа тарихи табышмак, кая киткән диген бу кадәрле халык?
Тагы «мәдәнә» сүзенә кире кайтып, шуны әйтәсем килә, авыл исемнәрен килеп чыгышларын эзлэргә кирәк төрки телләргә таянып кына. Чөнки «ыргу» авылы исеме беләндә шундый ук фикерләр китерелгән иде, ә ул исем бөтенләй башка яктан ачылды да куйды. Татар–төрки телләрендә еш кына «м» хәрефе–авазы, «б» белән, ә кайчак «п» беләндә алмашына торган гадәт бар. Билгеле, Мәдәнә сүзе берничектә урыс сүзе «медовый»–дан булалмый, мондый караш безнең үз тарихыбызны начар белгәнлекне генә күрсәтә, бу дәлил түгел. Менә шушы авазларның бер–берләрен алмаштыра торган гадәтләрен искә алганда, «мәдәнә» сүзендәге «м» хәрефе урынына «б» хәрефен куеп карасак, «бәдәнә» килеп чыга, ә «ә» урынына башта «ү» хәрефен куйсак, «бүдәнә» килеп чыга. «Бүдәнә» бу кош, монысы инде аңлашыла, бүдәнә кошы,менә борын заманда шундый кошлар шушы елга тирәсендә күпләп оя кора торган булсалар, бик ихтимал «бүдәнә» сүзе шушы елга белән тәңгәлләшүе, Бүдәнә елгасы, бүдәнә буе? Соңгыдан «бүдәнә» сүзе хәрефләр үзгәрүенчә «мәдәнә» булып китүе бар. Чөнки «бүдәнә–мүдәнә–мәдәнә» якын аваздаш сүз, бер булып яңгырый, тора–бара елга билгесе, соңгыдан авыл исеменә күчә. Әлбәттә, бу гади аңлатма кайбер скептикларны ошандырмаска да мөмкин. Ошанмасалар, аңлатып карасыннар. Ә кем башкача аңлатала Мәдәнә исемен? Һәр хәлдә мин китергән гипотеза күпкә дәлиле, әлегә йөри торганнарыннан.
Мәдәнәдә шактый гына кешеләр белән очраштым, сораштым, белештем, кердем авыл хөкемдары (администрация) бинасына, Башлык урынында юк иде, юнәлдем күрше бүлмәгә, анысы СПК «Мәдәнә» секретаре бүлмәсе булып чыкты. Секретарь Ольга Рамазанова, чуваш хатыны, биредә киүядә икән, татарча чиста сүли, үзе әйтмәсә, мин аны татар хатыны дип аңлар идем.
СПК «Мәдәнә» рәисе бүлмәсенә юнәлдем, анда баш инженер Гаяр әфәнде Фәхретдинов белән таныштым, колхоз рәисе урынында юк иде. Сорауларым гади булганга күрә Гаяр әфәнде белән әңгәмә бик канәгатләндерде. Мин аңа сорауларымны бирдем, ул аларга җавапларын кайтарды, рәхмәт үзенә. Җылы гына туганнарча әңгәмә кордык, иртән килгән идем вакытның көндезге ашка җиткәнен сизми дә калынган. Ул миңа сөйләде, ә мин анардан сорадым.
Мәдәнәдә җирләре 4000 га., шуларның 2900 га чәчелгән, ә калган 1100 га, көтүлекләр икән. Колхозлары яхшы гына эшләп килә, терлекләредә бар. Чәчкәннәр 2900 гектар, 2100 га. бодай–арпа, 70 га, чөгедер, кукуруза–110 га, 1 еллык үләм–250 га. Уңыш алырга җыеналар бер 28–30 цетнер гектарыннан. Колхозда эшчеләр–120, вакытлы эшләүчеләре (сезонныйлар)–25–30, шулай ук механизаторларны вакытлыча яллыйлар күрше урыс авылларыннан. Механизатор кадрлар җитешми.
- Тракторда эш, бик керле–тузанлы, шуңада әлдә үзебезнекеләр бик тартылмыйлар, - ди Гаяр әфәнде Фәхретдинов. Миндә Мәдәнә дә җир белән бик грамоталы эшлиләр икән дигән хис калдырды. Әле совет заманасыннан истә калган җиргә бәйле бер фикер мине борчый иде, ул да булса, авылларда кырларны инеш–елга итәкләрен сукалап бетереп, барча инеш— елгалар, кизләүләрне гель баскан иде. Шул елларда Үзәк матбугатта бер мәкаләдәге язма истә калган. Прибалтика республикаларында җирләр белән фәни хезмәт итүләре.Шушы мәкаләдә болай дип язган иделәр: җирләрнең 60 проценты сөрелгән булса, 40 проценты чирәм булырга тиеш дип, юкса җирдә эррозия башлана икән (су юа, җил алып китә), һәм җирнең сыйфатын начарайта, дип язган иделәр.
Әледә хәтердә, 1970–80–нче елларда Яндовища кырларында булганда, моңа игътибар итми калалмадым. Стрелка кырында өскә акшарлак чыккан иде, бер метырлык кара туфрак астыннан? Барча елга итәкләре сукаланган иде ул заманнарда, көтүләре бер урында йөреп, тояклары белән барча үләннәрне таптап бетергән иделәр. Ул чирәмлектә инде үлән үсми, тик мүкләр генә иде. Менә шул чак искә төшкән иде Прибалтика республикаларында ничек җир белән грамотно файдалана белгәннәре. Ә Яндовищада ул чакта өч колхозчыга бер агроном туры килә иде, җирләрне шул кадәр бозганнар? Димәк, Мәдәнә колхозчылары, һәм аларның җитәкчеләре, җир белән белеп эш итәләр, грамотно, җирләрен кыргыйларча бозмыйлар, яндавищлылар төсле, монысы миңа бик ошады.
Колхоз чорында елдан–ел уңышны артырып күрсәтер өчен, елдан–ел чәчү мәйданын киңәйтеп, ә отчетта берүк мәйданны язып, күз буяулар белән мавыга иделәр колхоз рәисләре, дан өчен, мактау грамоталары өчен кырларны бозып бетерделәр. Күрәсең, бу әфәттән Мәдәнә колхозы саклана белгән, түрәләрнең юк–бар мактауына предләренең башы әйләнеп китмәгән күрәсең, шуңа да кырлары уңдырышлыдыр.
Ни өчен мин хәзер моны искә алдым? Ул чакта да, хәзердә, кырларыбызга, туган төбәкләргә, временщиклар булырга, вәхшиләрчә җирләрне, табигатьне бозарга кирәкмәс иде. Безгә ничек матур җирләр бабалардан калган, бездә оныкларга шулай ук матур, чиста, саф җирләребезне, суларыбызны, болыннарыбызны тапшырсак иде, дип борчылудан язуым. Әлбәттә, мин язган сүзләр, кемгәдә яңалык түгел, барысыда белә, биредә белемле халык яши, шулай ук үзләрен өйрәтергә дә исәбем юк. «Ученого учить, только портить», ди урыслар, тик тагы бер кат исләренә төшереп үтәсем килгәнгә генә яздым.
–Күпме түлисез механизаторларга?, дип сорадым.
–Килешү буенча түлибез, күпмегә сүләшәбез, шул кадәрле түлибез, - дип төгәлләтеп тормады баш инжеер.
Колхозда 800 баш эре мөгезле хайван, шуларның 300–е сөт бирә, калган 500– таналар,бозаулар. Авылда 3 көтү, чама белән бер 210 сыер бар. Ике частник сөт җыя халыктан. Сөтне сөтзаводына йөртәләр, кем кая, кайсы Сергачка, кайсы Сеченовога, Яновага, кайда хакы күбрәк, шунда итәләр. (Элгәре елларны сөтзавады бар иде Уразовкада, аны хосусилаштырган бер урыс агае, соңгыдан банкротлыкка чыгарган, әле ябык. Хәзер, ишетүем буенча, уразовка татары сөт заводын алып, яңадан торгызмакчы, инде халыктан сөттә җыя башлаган, Уразовкадан, әммә башка татар авыллары әлегә сөтен ташый төрле якка, Уразовкага түгел. Урыс төбәкләрендәге сөт заводына көндәш булганлыктан, Уразовка сөт заводын махсус җимергәннәр, булып чыга).
–Авыл эчендә телефоннары чыбыксыз эшли (безпроводной), район белән элемтә многоканальный телефон аша. Теләсәң нинди шәһәр белән сөйләш, проблем юк, - ди Гаяр әфәнде Фәхретдинов.
-Хет чит илгә чык, бернинди комаучау юк. Телефон өчен рәхмәт колхоз рәисе Гаяр Абдрахман улы Хасяновка. Әле ул аны совет чорында ук эшләтеп калдырды, хәзер эшләтеп бак? Күпме акча китәр иде, рәхмәт яусын үзенә, - ди колхозның баш инженеры.
Анардан соң, мин тагы башкалар белән сөйләштем, Мәдәнә хөкемдары Фәрит Әхмәт улы Айнуллин әфәнде белән әңгәмә, башка мәглүматлар, рәсми саннар.
Мәдәнәдә –430 йорт икән бүгенге көндә (күрәсең бу саннарга мәскәүчеләрнеке керми), 630–640 кеше, нибары 741 кеше яши авылда. Кызлар авылдан китә, аннан малалайлар китә, дип зарланды хөкемдар Фәрит әфәнде. Малайлар мәҗбүрләр өйләнергә урыс кызларына. Былтыр авылда 1 бала туган, бала бакчасында 15 бала тәрбиәләнә, хәзергә авылда барчасы 150 бала диде хөкемдар( бу сан расланмый). Эш урыннары: бала бакчасында–4 кше эшли, продуктлар белән СПК «Мәдәнә» тәймин итә, медпункта–2 кеше, болары эш хакын больницадан алалар, китапханәдә– 1 кеше, клубта–4 кеше, элемтә бүлеге (почта)–3 кеше, 3–кибетләре, кафелары бар. Анда шулай ук берничә кеше эшли. Әле тагы шуларга өстәмә итеп әйтергә кирәк, Фаиз әфәнде Гильманов 30–40 эш урыннары булдырган, «Рәшидә» мәчетендә, больница төзелешендә, мәчет эчендә ачылган музейда 3 кеше эшли дип, уйларга урын бар. Дөрес, төзелештә яктан килгән халык күбрәк эшли, әммә бу безнең авыллар өчен гомүми күренеш диәр идем, мин әле ошбу хәл турында соңгарак махсус туктармын.
Мәктәп директоры Наиль Әхмәт улын Айнуллин белән, шактый гына сөйләшеп утырдык. Наиль Әхмәт улы авыл Башлыгының бер туганы булып чыкты, бер–берсенә бик ошаганнар, төсләредә, буйлары берди. Нык бәдәнле, урта буйлы, 40 яшләр тирәсендәге ир, хатыныда укытучы, чибәр генә Эрбишчадан Римма ханым, ике бала үстерәләр. Җәй көне булганга, мәктәп ябык, укытучылар ялда, мин директорның өйенә кердем, өстәл артында чәй эчеп утарабыз. Йортлары матур, чиста якты, кухнялары зур. Карыйм, кухняларында раковиналар бар, краны куелган.
-Әллә дим, краннан судамы ага?
–Ага,- диләр һәм ачыпта күрсәтәләр.
-Ә суы кая ага, чиләккәме, әллә канализациягездәме бар?- дим.
--Бар, -диләр. Канализациядә ясап куйганнар икән, мәчет тәһарәт
ханәсендә, клубта да бар канализация, ахрысы әлегә бергә тоташтырылмаган, һәр кайсыныкы үзенә. Менә, тормыш нәкъ шәһәрчә, суы, уты, газы, канализациясе, телефоны, телевизоры барчасы да бар, кер югыч машинасы да бар хзуҗа бикәнең. Мәскәүдәге шикелле, комфорт, ә чиста һавасы ни тора? Мәскәүнең сасы һавасы түгел инде, тышка чыксаң, тирә–юндә авылдашларың, кардәшләрең йортлары, барда сиңа яштән якын кешеләр яшиләр. Шундый авылны ташлап кит инде, алмаштыр Мәскәүләргә? Юк, тормышны биредә җайларга кирәк, менә бит, теләсәләр канализациясендә булдырганнар, эле калды яшләргә җитәрлек эш урыннары булдырырга, калсыннар авылда, йөрмәсеннәр чит–ят җирләрдә интегеп.
Мәдәнәдә 9 еллык мәктәп, татар мәктәбе санала әммә күп фәннәр урысча укытыла (район буйлап барча мәктәпләрдә шундый ук хәл, димәк, бу инде системага әверелгән), мәктәптә 86 бала булган язын, ә көзгә 83 укучы кала (9 бала бетереп чыккан мәктәпне, 6 бала 1–нче класска керәчәк). Шулай булганда Мәдәнә авылында балар саны 83 һәм 15 бала бала бакчасында тәрбиәләнә, нибары – 98 бала булып чыга. Кайда соң тәрбияләнә калган 52 бала? ( соңгы мәглүмат, мәктәптә 77 бала калган, “ТЯ” № 5 2.02.2007 ел). Монысы ничектер күләгә астында калды.
1–4–нче классларда татарча укыталар, 5–нчедән урысча укыта башлыйлар. Мәктәп директоры да зарлана, яшләрнең авылдан китүләренә.
-Татар приспособленец, - ди Наиль Әхмәт улы. Ошбу сыйфат аңа ошый кебек күренде миңа. Булырда, безнең якта еш яңгырый торган әйтем шуннан гыйбәрәт, «мулла янында–мулла бул, карак янында–карак», шулай тәрбиәләнгәч, ничек булмыйсың приспособленец? Ә, бит приспособленец, безнеңчә яраклашу, күбесе очракта начар сыйфат, ул теләсә кемгә яраклашу, җайлашу була, хамелеон индидер. Ни очен татар бөтенесенә яраклашырга тырыша? Әллә бөтенесенә түгелме? Әлбәттә, яраклашу ул тышкы сйфат, ә кешенең эчендә бөтеләй башка тойгы булуыда ихтимал. Менә кайсыларына еш яраклашырга туры килә, урысча әйтсәк, «менять шкуру», соңгыдан үз хәлләрен авыр кичереп, чиргә сабышканнары да бардыр, булгандыр андыйларның. Чөнки кешенең эчке һәм тышкы хәләте гармониәдә, үз ара тугрылыкта булганда гына кеше үзен яхшы хис итә, аның холкы да яхшы, тигез, тәртибедә шәп, эчми, кайсылары тартмыйда, гайләдә татулык. Менә шундый сыйфатны үрчетмәскә, бетерергә иде үзен.
«Яраклашу», аның икенче мәгнәседә бар, тормыш шартларына яраклашу, үзләштерү, авырлыкларга бирелмичә яшәү шартларын тудыра белү. Менә шул сыйфатны күздә тоткандыр Наиль әфәнде?
Җома көнне, 23–нче июль, «Рәшидә» мәчетендә җома намазында булдым. Азан мәйданда яңгырый, халыкны намазга чакыра, кайберәүләре намазга шактый иртәрәк баралар, ирләр, хатын–кызлар, әллә ни күп түгел–түгелен, әммә баралар. Авыл халкы әлегә намазга ничектә күнәлми, азан тавышына мәчеткә йөгерми.
Мәчеттә ул көнне вәгаз сөйләде Ислам хазрәт Алиев, «Махинур»* мәдрәсәсе могалиме. Бу җомада бер 50 кеше бар иде, монысы җәйләрдә, ә кышларда әзрәк була торгандыр. Ә бәлки юк, кыш көне мәдрәсә эшли, шәкертләр намазны калдырмыйлар, «Махинур» мәдрәсәсе Т–Новгородтан Мәдәнәгә күчкән, ә Т–Новгородта мәдрәсәнең филиалы калган. Бик дөрес эшләгәннәр, чөнки авылларда муллар юк, ә ерак барып укырга, кайберәүләрнең финанс яклары сай, биредә күрше авылда гына мәдрәсә. Уку шартлары яхшы, мәдрәсә ашата–эчертә үзләрен, торырга Фаиз әфәнде үз йортын биргән шәкертләргә. Дөрес, әлегә шәкертләр күбәү түгелләр, былтыр укыган 15 шәкерт, уку программасы ике еллык, бер ел практика, укып бетергәч имтихан тоталар шундый фәннәрдән: Көръәни Кәримнән, фикх (шәригать кануны буенча), хадисләрдән, акыйда(иман, инану). Мәдрәсәнең укытырга лицензиясе бар, ул белем бирү буенча техникумга тиңләнә, армиягә алуларыннан азат ителәләр шәкертләр. Мәчетнең имам–хатибы Рамис хазрәт Әтрәфетдинов, Яр Чаллы мәдрәсәсен бетергән, укымышлы, шушы авылныкы. Шулай ук яшь кеше, ике бала үстерә, улда мәдрәсәдә дәресләр бирә. Ислам хазрәт Казанда Мохаммәдиә мәдрәсәсен бетергән, бер ел Төркиәдә укуын дәвам иткән, татарча яхшы сөйли, чыгышы белән пензәк, гайләсе бар, бер бала үстерәләр, Мәдәнәдә Фаиз әфәнде үзләренә йорт салдырган.
Мәчет бинасы эчендә, аскы катта, тагы бер җирле (краеведческий) музей ачканнар, бөтен шартларын туры китереп. Экспонатлары әлегә җитәрлек түгел, болай тематикасы киң, бозлауык вакытыннан алып, безнең заманга чаклы вакыт алынган. Һәр экспонат аерым–аерым пыяла ящик эчендә урнаштырылган, яктыртылган, әлегә аңлатмалары (номерация) куелып бетмәгән. Патша заманы төрмәсе макеты ясалган, анда безнең бичара татар (сыны ясалган, үз зурлыгында), кайсы чукынырга теләмәгән, хөкем җавабын көтеп утыра, янында китабы, комган, намазлык, кул–аяклары богауда. Тарихи чынбарлыкны гәүдәләндерә, онытмагыз үткәнегезне дип искәртә килгәннәрне.
Чынлапта, никтер безнең тарихи хәтер кыска булып чыкты, әллә кем булса тырышты оныттырырга безне, әллә инде без кыска ядле халык?
Клубка кергәч ук, ишек алдында ике уен автоматы эшләп тора, янында берәүдә юк, алда ямь–яшел сукно белән ябылган ике бильярд өстәле, идән матур мәрмәр плитә белән түшәлгән.
Клубта китапханә урнашкан, китапханә ике бүлмәдән тора, бересе уку залы, икенчесе китаплар саклагычы. Китапханәдә яшь хезмәтче Лилиә туташ Алимханова белән таныштым, ул биредә җәйге каникулларда эшли икән, укый Сергачта Гуманитар(ный) институтта юридик факультетның 3–нче курсында. Ул мине китапханә белән таныштырды, шактый зур якты бүлмә, китап киштәләре стена буйлап куелган уртада өстәл, хезмәткәр өчен, һәм тагы бер–ике өстәл укучыларга куелган. Икнче бүлмә–китап саклагыч, китапларны караштыргаладым. Китаплар бар татар телендәдә, күпчелек китап урыс телендә. Татар телендә яңа китаплар юк, күбесе инде таушалып беткән, искергән 1970–80–нче елларда басылганнар. Бераз яңараклары Миргазыян Юныс китаплары, 90–нчы елларда басылганар. Шулай ук бар Н. Фаттах, М. Хәбибуллин, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, К. Нәҗми, М. Галиев, Т. Миңнуллин һәм башка язучылар әсәрләре, әммә нык искергәннәр. Урыс телендәге китаплар яңалар, Биредә В.В.Путин турында китап, Жириновский китабы алгы рәттә куелган, билгеле, бере Рәсәй президенты, икенчесе популяр сәясәтченеке, мин шулайда татарлар Жириновскийны бик яратып бетермиләр дип уйлый идем, күрәсең алай ук түгел. Ә татар публицистикасы, ни А. Халим, ни Ф. Бәйрамова, ни башкалары юк.
Газет–журналлар белән кызыксындым, журналлардан алдыралар икән: «Сөембикә», «Ялкын», «Салават күпере», ә газеталардан–«Туган як», «Авылым хәбәрләре»–татарча, «Ислам мөнбәре», «Татарские новости»–урыс телендә Мәскәүдә чыга торган газетлар(Ф. Гильманов даими рәвештә китертә икән). Тагы газеталардан, «Комсомольская правда», «Нижегородские ведомсти» һ. б. Татарстаннан, һәм башка төбәкләрдән татарча газеталар алдырмыйлар. Билгеле китапханә бюджет учреждениесы, район нәрсәгә яздыра, шуны китерәләр? Әгәр татар газеталарына заявка биреп баксаң?
Китапханә мөдире Ханиә ханым Мухутдинова, әйтә, -10 ел инде яңа китаплар килгәне юк.
Шулай, яңалары килә тормаса, китаплар искерә инде. Клуб мөдире Ринат Хайдәр улы Аймалетдинов, озын гына буйла, Т–Новгородта «Махинур» мәдрәсәсен бетергән. Бу яшь кеше миндә бик яхшы тәйсир калдырды, укымыш, аңлы егет, милли аң, милли горурлык хисләредә аңа ят түгел. Әлегә өйләнмәгән, Мәдәнәдә төпләнеп калса, киләседә авылның ошанычлы терәге булачак, авыл агае, ил агаена чаклы үсәргә язсын аңа Тәңребез!
Клубта дискотека атнага ике мәртәбә даими рәвештә эшләп килә, яшләр күрше татар һәм урыс авылларыннда киләләр, ди Ринат әфәнде. Дискотека заллары бизәкле, идәне мәрмәр, гранит таш кисәкләреннән җыелган, залның яктыртылуы югары дәрәҗәдә ясалган, төрле төстәге прожекторлар, бликлар түшәмгә эленгән, сәхнәдә аппаратура тавыш күбәйткечләр, барысыда урынында (Мәскәүнең Әсәдулла йортында мондый яктырту апаратурасы һәм башкалары бөтенләй юк). Бу авыл клубы димәссең.
–Музыкасы татарчамы?, - дип сорыйм Ринат әфәндедән.
–Татарчада бар, шәрек музыкасыда, көнбатыш музыкада, - булды җавап.
–Абый, дискотека бездә аракысыз, әнә буфетны кереп карагыз, пиво бар, су бар, башкасы юк, - ди.
–Исерекләр булгалыймы, яшләр мавыкмыйлармы эчемлек белән?
–Юк, әгәр шунда берәрсе яктан килгән булса гына. Без андыйларны чыгарып җибәрәбез, артык тавыш куптармый гына. Әммә бик сирәк, болай дискотека тәртипле уза, - ди Ринат әфәнде.

ЦҮМБӘЛИ

Бу авылдан бик күп атаклы кешеләр чыккан, җырчылар–көрәшчеләр һәм тагы күп таланка ия кешеләр авылы. Авыл исеме турында да берике сүз әйтеп узасым килә чынлыкта исә, «Цүмбәли–Чимбәли–Чимбелей», «цом Вәли–чум Вәли» дигән сүздән чыккан дип, кайберәүләре исәпләсәдә, икенчеләре моңа бик ошанып бетмиләр. Алар фикере буекнча, авыл барлыкка килгән әле ислам динен кабул иткәнче заманнарда (В.Шиапов), шуңа күрә Вәли исемле кешенең бу җрләрдә булуы шик астына куела. Булганмы, булмаганмы расларга кыен, шулайда «цум–чум Вәлидән»–«Цүмбәли» килеп чыгышы сәерәк. Йә ярар, бу версиәне калдырып торыйк, мин аны якларга да кире кагарга да җыенмыйм, башка бер версия тәкдим итәсем килә. Бәлки монысы дөресрәктер.
Географик атамалар, ногай урдасына бәйле дип исәпли Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы һәм Чембели, дип китерә. «Предыстория...Ногайской Орды тесно связывается с перводом по воле Тохтамыш хана в 1380–х годах большого количества кочевых татар бывшего Ногайского улуса из Причерноморья и Крыма между Волгой и Уралом..в в топонимических названиях Чатыр–тау, Кирмень, Кизлев, Балыклы, Урум, Суук–су, Чембели», газета(ЗП» № 33. 2004 г).
Менә бу ике атама, Суксу белән Чембели, безнең як авыл исемнәренә туры килә, бәлкем катнашыда бардыр, бер төрки халык бит, ә хан халыкка хуҗа булган заманында. (Менә әйтеп килгән фикергә, безнең авыллар бу җирләрдә яшиләр берничә мең ел дигәнгә, монысыда каршы килми, һәр хәлдә бирә мөмкинчелек тагы тирәнрәк тарих битләренә креп китәргә генә. Ягни мәсьәлән, баскыч булала).
Авылның исеме башта башкача булган, инде соңгыдан үзгәргәнгә ошый, башта бу авыл икенче бер урында, хәзерге урынынан 6–7 чакрым ераклыкту урнашкан булган, анда иске каберлекләр дә сакланган. (Вәдүт абый Шиапов хыяллана Барлас бабай каберлеген казып багарга, бәлки шушы кабер кайбер ачыклык кертәлер Цүмбәли тарихына? Әммә, ничек казыйсың, үзебезнең археологлар булмагач, ә урысларга ошаныч күп түгел). Дөрес, иске авыл урны күптән сукалаган,кайчан авыл яңа урынга күчкән, авыл халкы хәтерләми, шулай ук сәбәбендә белми, иске каберлекләр генә нидер хәтерләтә сыман.
Бу авыл халкыда, башка авылныкылар кебек казачий сословие шикелле, дәүләт чиген сакларга һәр вакыт тартылган. Урыс дәүләтенең бетмәс–төкәнмәс сугышларында да катнашкан, төрле кавымар белән аралашырга, төрле җирләрдә булырга туры килгән. Элекке сугыш адәте буенча, җиңүчеләргә җиңелгән халыкны бер–ике көн таларга рөхсәт бирелә торган булган. Кем әйтәлә, сугышта катнашкан безнең бабалар таламаганнар, шведларны, ләхләрне һәм башка Карпат тауларында яшәгән адәмнәрне? Әлбәттә андый хәлләр еш була торган булган. Менә шушы сугыш трофее итеп берәүе музыкаль корал алып киләлмиме? Ул якларда «цимбалла» дигән музыка коралы актив кулланышта, хәзердә, ә бу музыка коралы безнең яклар өчен гадәти күренеш түгел. Менә шушы «цимбалла»сүзеннән «Цүмбәли» авыл исеме китүе бар, иске авыл исеме кулланудан төшеп, аның яңасы «Цынбаллы–Цүмбәлисе» барлыкка килүе. Син кайсы авылдан, дигән сорауга, «цымбалыдан», дип җавап бирүләре бик ихтимал, шушы «цымбалы», тора бара «Цүмбәлигә» алмашынуы бик җиңел. Цүмбәли халкы музыкальный халык, җырга–моңга бай халык, юкка гына шушы авылдан күп җырчылар чыкмаган(Х. Бигичев, Х. Бигичева, Р. Хабибуллина, тагы бер өлкән җырчы исеме хәтердә юк, хәзер Америкада яши, Зифа Басырова(?). (Менә Эрбищча авыл исеме беләндә уйланырлык хәл. Без аны татарчаларга тырышабыз Эрбищча, дип, ә чынлакта авыл исеме Рыбушкино ахрысы. Бу исем алман сүзе «ri вuchse»–га барып тоташа сыман, әле тулырак моның турында алда әйтелер).
Цүмбәли авылы, зур авыл, 694 ызбалары бар, шуларның 327-се мәскәүчеләрнеке, ике мәчетләре, урта мәктәпләре бар, 702 кеше ирләр, хатыннар санын авыл советында бирәлмәделәр, «бездән кемдә сорамый, шуңа эшләмәдек» диләр. Шулай инде, татар күнеккән кушканны гына эшләргә, кушмаганны эшләми ул, аңа кызыгы юк, ник юкка баш ватсын. Ә башы нәрсә белән тулган соң? Цүмбәли авылында 2002-нче елда ун кеш үлгән, бер кешедә тумаган, авылда 39 өйләнмәгән ир—егет картаеп килә, дурт кызлары кияүсез калган. Колхозларында ере мөгезле туарлары – 250 баш, куйлар-270 баш, 15-ат, 4000 кош- кортлары бар икән, җирләре яртылаш чәчелмәгән. Цүмбәли авыл советының бюджеты 590 мең. Шулай да электричество өчен бурычлары бар икән, бурычлары өчен авыл советын электр тогынан мәхрүм иткәннәр.
Ничек, кайдан бурычлары чыкканы хезмәткәрләре аңлата алмады, Главалары ялда булып чыкты. Бюджетан килә торган акчага яши авыл советы, үзләре нибары 15–мең налог җыя икән, купме акча бюджетан күчерелгәне турында белеп булмады. Авыл бюджеты, халык өчен ачык, билгеле булырга тиеш иде–дә бит, күрәсең, биредә эшләр башкачарак. -Купме соң түлисез электричество өчен, - дип сорасамда, бухгалтерлары аңлатып бирәлмәде.
–Купме җибәрәләр, шул хәтле түлибез, - ди. Чубайс системасына чын күнелдән ышанып яшиләр төсле тоелды миңа
–Күпме соң электр энергия китә сездә?
–Кышын 3000-әр–4000–әр мең, ә җәен 1700-тәңкә, - имештер. Ярты миллионнан артык бюджетан, шушы сумманы тули алмыйлар? Цүмбәлидә бала бакчасы эшли, 11 бала тәрбиәләнә, клублары бар, мәктәптә краеведческий музей ике бүлмә били. Музейда шушы яктагы төрле әйберләр бар, араларында, киемнәр, бизәкләр эш кораллары, чабаталар, шушы төбәктә табылган мамонт теше, берничә иске кылыч, маузер. Авылда совет чоры, колхоз төзелеше, сабан туй батырлары, Цүмбәлидән чыккан артистларга багышланган бәләкәй генә стендлар бар: Анда Хәйдәр Бегичев, Роза Хәбибуллина, Зәйнәп Шәрифуллина, Халидә Бегичевалар фото– портретлары куелган. Музей мөдире Вәдүт абый Шиапов, пенсиәдәге укытучы, шушы музейны оештыручыда, аңа экспонатлар туплаучыда, бердән –бер хезмәткәредә. Барда аңа бәйләнгән, Алла үзенә саулыгын гына бирсен, безнең якларда, татар халкына караган бердән–бер музей. Миңа бик охшады, үкенеп–тә куйдым, моннан 15- еллар элек, Яндавищча авылында биргәннәр иде бер зур таш табылдык, ташка әйләнгән әкәм—төкәм, авырлыгы 12кг иде. Аны Мәскәү аша ул чак Казанга, краеведческий музейга җибәргән идем, татар җирендәге табылдык, татар җирендә саклансын дип. Бер посылкага сыймады, ике ясарга туры килгән иде (әкәм—төкәмнең бер боҗрасы сынык иде).
Казанда булганда кереп караган идем, тапмадым, хәттә, музейдан хат алган идем, экспонат итеп куйдык дип. Күрәсең кая булса куелган, анда мондый ташлар күп, ә менә Цүмбәли музенда юк.
Краеведческий музей директоры Вәдүт абый Шиапов белән авыл турында сөйләшеп утырабыз:–Быел мәктәпне бетерде 67 бала, шуның 51–се авылдан, 8 бала күрше Мәдәнәдән (Цүмбәлидә 11 еллык мәктәп), –8 чуваш балалары, ди Вәдүт абый.
Вәдүт абый санап китте мәктәптәге балалар санын.
-Цүмбәлидә 1999–2000 меңенче елларда–87 укучы, 2001–2002–нче елда 88 укучы, булган.
– Иң күп укучылар саны булган сугыш алдында 1939–1940–нчы елда – 722 бала, ике мәктәпләре булган авылда, башлангыч мәктәп–1–4 класслар,һәм 7 еллык мәктәп. Шул елларны 4 беренче класс, 3–икенче класс, 3–өченче класс, өчәр класс 4–6–нчы класслар һәм 2 –7–нче класс булган,(ә 2003–2004–нче уку елында 1–нче класс бөтенләй булмаган, шундый ук хәл Яндовища авылында да 1–нче клсска керергә бер балада булмаган?). 1952–нче елда Цүмбәлидә урта мәктәп ачыла, һәм бу авылга укырга йөри балалар Эрбищчадан, хәзер Мәдәнәдән генә йөриләр (Хәзер Эрбищча авылында ике мәктәп, бере урта, бере 9 –еллык, укучылар саны 400.)
Бу елны Цүмбәлидә ике яхшы эш эшләнгән, бересе иске авыл урынындагы зиарәтләрдә Барлас бабай кабере өстенә матур дөрбә салынган, безнең борынгы архитектура стилендә ясалган. Дөрбәнең эченә кереп намаз укырдый, эчтә келәмнәр җәелгән. Икенчесе, кыр күленә җитмичә, уйсулыкта чишмә төзегәннәр һәм аны «Азатлык чишмәсе» дип атаганнар, суы саф—ару, эссе көнне –салкын чишмә суы, бигрәк шифалы. Чишмәне матур итеп төзегәнәр, башына ай куйганнар, олы юлдан (шоссе) күренеп тора, узган–барган туктап су эчәлә. Шушы матур «Азатлык чишмәсен» төзеткән Марат әфәнде Незаметдинов, ә эшне башкарып чыгучысы– Турфан әфәнде Файзуллин, шушы изге эштә тагы күп халык катнашкан (бу материал алынды газета «Для будушего» 31.07.2004 ел). Цүмбәлидән тагы бер якшы хәбәр килде, Мансур Сибгатуллин, Мәсәүдә яшәүче улы Рушан ярдәмендә ферер хуҗалыгы төзегән, “Дружба” (Дуслык татарча була инде). 1400 га җир алганнар (200 пай), 200 га көзен чәчеп калдырган булганнар, калганнары быел җәй чәчәрләр дип көтелә. Техникадан бер Т-150, ике гусеничный тракторлары, һәм 3 йөк машиналары (грузовой) бар, бер комбайн “Нива”. “ТЯ” 8.03.2007 ел.

ЭРБИЩЧА.

Зур татар авылы, ике авыл дип йөртелә, Кече Эрбищча, Олы Эрбищча, үзләре йөртә– Малый Рыбушкино һәм Большая Рыбушкино дип. Авыл исемен татарчалатып йөртәбез, ә чынлыкта исә ничек булган исеме, төгәл кемдә әйтәлми. Эрбищчаныкы Гаяр абый Әхмәтҗанов әйтүенчә, Аҗым авыл дип йөрткәннәр, ә кайчан ничек Эрбищча– Рыбубушкинога әйләнгән, әйтәлмәде, белми. Билгеле, татар авылы булгач исеме дә татарча булырга тиешле, ә менә Рыбушкино дип үзләре йөртә, моны ничектер сәерсендерә. Менә «Идел» журналының 7–нче санында 2002–нче бер язмага тап булдым, миңа кызыклы тоелды. Р.Нәбиев дигән тарихчы мәкаләсендә (Тарих төпкелендә туп тавышы) алман сүзе Ри—буше (ri-Buchse)«втулка,пыж» дигәнне аңлата диелә. Мин бу сүзгә игътибар иттем, Рыбушкин сүзе бәйләнми микән шушы алман сүзенә? Бу сүз алман телендә мылтыкны аңлата икән бит, сугыш коралы, ә бу инде безнең татар өчен кирәкле зат булган. Менә безнең Эрбишча авылы исеме шушы алман сүзенә бәйле түгел микән? Чөнки безнең як мишәрләре урыс империясенең сугышларында катнашырга һәр чак тартылганнар, алар бер сугыштан да калдырылмаганны искә алсак, трофей итеп авылга беренче булып мылтык китерелгән булса, бу сүз татарлар арасында таралып китүе бик ихтимал. Шуңа да игътибар итәргә кирәк, бу як татарлары яраталар шундый чит ил сүзләрен, мылтыкны Ри—буше дип, соңгыдан авылны да Ри– буш авылы–Рибушкин—Рыбушкин булып китүе бар. Кушым атларда татарларда киң таралганнында искә алсак, бик мөмкин мондый хәлнең булуы.
Бу ике авыл бергә тоташкан, аның кайсысы кече дә, кайсысы–олы, килгән кешегә аеру җиңел түгел, икесе бергә бер зур рабочий поселок шикелле. Икешәр этажлы таш йортлар, урамнры –асфальт, өч мәчетләре, ике мәктәпләре, бере тугызеллык ә бере урта мәктәп. Ике мәктәптә 400 өстенә бала укый, стадионнары, кафелары бар, авылга керим дигәндә бензозаправкалары. Ике колхозлары, Кечесендә эшләр шәптән тугел, колхозлары бетәргә юл тоткан диләр, ә Олыларында киреснчә, колхозлары табыш китерә халкына. Бу авылдан, икесеннәндә, яшләр китми, авыл кешеләре үзләренә кәсеп тапканнар, Мәскәүгә ит, казы ташыйлар, төзү эшләре дә үзләре үк башкара, аракы белән бик мавыкмыйлар, тырышчан, эш сөючән халык. Татар көрәше буенча махсус секция эшләп килә, шушы секцияне күп еллар алып бара татар көрәше буенча зур белгеч, тренер, Зәки әфәнде Велемеев. Аның укучылары инде 20–елдан артык Сабантуй батырлары исемен яулап киләләр. Олы Эрбищчада, колхоз рәисе Максуд Хөсәенев әйтүенчә, 600 йорт, 1400 кеше, колхозда эшләүчеләр–400, 3200 га. җирләре, 900 баш сыерлары, тракторлары—18, комбайннары– 9. Бу авыллар керә Кзыл Октябрь районына, кайда тупланган иң күп татар авыллары–16. Вакыт аз булганлыктан мин барча авылларга кереп йөри алмадым, керәлмәгән авылларның исемнәрен китереп үтим: Атяр авыл (Антяровка), Кадом авыл, Кзем авыл, Кзыл Яр, кечкенә авыллар керәләр Ураз авыл советына, Суксу, Мәдәнә, Пашат, Семоцкий (Семеновка)–зур авыллар, икешәр мәчетлелеләр, ә кайчандыр Суксу белән Мәдәнә авылларында 6- мәчетләре булган. Авылларга газ кертү эшләре бара, районга кергән16 татар авылыннан, унысы гына әлегә газлаштырылган, калганнарына чират кайчан җитәр, монысын Башлык әйтәлмәде. Ә Пильнә районында татар авыллары газлаштырылган инде.

АКТУК

Цүмбәлидән кайтышлый кердем Уразовкага, район башлыгы Таһир Хәеретдинов белән танышып чыкмак иде теләк. Кабинеты бикле булып чыкты. Бераз ишек төбен таптаганнансоң, юнәлдем Актук авылына. Уразовка белән аралары янәшә генә, ике—өч чакрым юл.
Иң башта кереп Актук клубына, Рәшит абый Ваһапов музеен карарга булдым. Клуб ишеге бикле, бусагасына үләм*1 үскән, күрәсең клубка йөрүчеләр юк. Янтауда гына тагы бер ишек икән, бусын тартып карасам, ачылды да куйды. Туп–туры тамаша залына кереп киттем, залдан уздым фойега, фойедан ишек Р.Ваһапов бүлмәсенә. Клубта бер бүлмә биргәннәр иде 1988–нче Р. Ваһапов музеена дип. Бүлмә шул ук хәлдә, тышкы яктан Рәшит абыйның портреты куелган, К. Шакиров хезмәте ул аны минем сорауым буенча Рәшит абыйның 80– еллыгына әзерләгән иде.
Экспонатлар барда искергәннәр, таушалганнар, яңалары юк, берәр язма калдырыйм дип, журнал караштырган идем–дә, табылмады.Тирә—юнь тузан, өстәл өстендә төрле чүп—чар аунап ята, шулар арасында Зеленоградтан Нәзимә ханымның Р. Ваһаповка багышлаган берничә шигыре. Артык бер әйбердә, кешеседә юк. Клубта, музейда йокыга талган төсле, бер хәрәкәт юк, хәттә җилдә исми. Клубтан колхоз идарәсенә юнәлдем, анда берәрсенән авыл хәлләре турында сораштыргаларга булдым. Идарәдә нәчәльство юк иде, бухгалтериәдә ике хатын утыра. Кердем, исәнләштем үзләре белән, каршы җавап бирүче булмады. Үземнең кем икәнлегемне һәм нинди йомыш белән Актук колхозына керүемне аңлаттым. Хатыннар ләм–мим, дәшмиләр, күрәсең куркалар нәрсәдәндер, шикләнәләр яңа кешедән. Сораштырам: колхозыгыз җирләрен чәчтеме, эш хакын түлиме? һәм башка шундый сораулар. Бересе җавап кайтара башлады, җирләре чәчелгән, халык эшкә йөри, эш хакы да түләнә икән. Шулай, әлләни белештереп булмады үзләренән, авылда күпме халык яшәгәнне, ничә йорт барлыгын белмиләр, бүтән сораулар биреп тормадым, саубуллашырга туры килде. Идарәдә бу ике хатыннан гайре, тагы берничә ирләр кергәннәр иделәр, әммә бередә сүзгә катышмады, кызыксынмады, сораштырмады. Ошбу хәл шактый сәер тоелды миңа.
Бу юлы килүемдә (2004-нче ел) клуб ишеклэре ябык иде, эчкә кереп булмады инде, әллә минем теге язуымнан соң япканнар, әллә шулай туры килгән? Кыскасы, Р. Ваһапов музеен карау насыйп булмады.


УРАЗОВКА

Уразовка зур татар авылы, район үзәге, хәзер биредә татарлар гына түгел, берникадәр урыс, мукшыда яши.Район Кзыл Октябре дип йөртелә, 16- татар, 9– урыс авыллары керәләр (соңгыдан беленде 17 татар, 27 урыс авыллары керә икән). Авылларны газлаштыру бара, 13–татар авылына газ кертелгән. Биредә урман юк, дала, ягулык мәсьәләсе шактый кыен булып тора, утынында, ташкүмерендә сатып алырга туры килә, акча беләндә җиңел түгел, керемнәре юк, колхозлары беткән, эш хакы түләнми. Милли хисләре, тойгылары бик чамалы, шулайда үзләрен татар дип саныйлар.Тел ягына килгәндә, талымсызлар, урысчасын–татрчасын бергә кушып сөйләргә яраталар, шуңа күрәдер инде, куптән үзләре райннарын Кзыл Октябрь түгел, ә Красный Октябрь, дип йөртәләр. Бу як халык бик ярата красный сүзен, биредә кайбер авыл исемнәрендә еш очрый шушы сүз: Красный Остров, Красная Горка, Красный Яр. Авыл халкы күнгән эче пошмый, уйланып–та тормый, краснай—да краснай, шуның белән беткән. Ә нәрсә гаҗәпләнергә, бар бит анда Семеновка дигән авылда, элек Семоцкий дип йөртә иделәр, аннан ул Семеновкага әверелде. Үзләре ук шулай атыйлар, никтер аларга борынгы татар авыл исеме Семоцкий охшамаган. Авыл исемнәрен юлдагы күрсәткечләргә язып элгәннәр, Семеновка, Трехозерка, кем әйтер биредә татарлар яши дип? Трехозерка, курше халык аны Өцкүл дип йөртә, ә үзләре Трехозерка диләр. Шундый ук хәл Суксу (Суыксу) авылында да, авыл исемен русча итеп Ключище дип язып куйганнар. Юк, авыл исемнәрен әлбәттә кемнеңдер кушуы буенча күчерелмидер, алар үзләре шулай үзгәртә. Авыл халкына барыбер күрәсең, Суксу урынына Ключище дип кенә йипәрәләр, янәсе алар әнә нинди грамотныйлар, урысчаны су кебек эчәләр. Авыл урамнарынада урысча исемнәр биргәннәр, улица

Комментариев нет: