Школьная, ул. Садовая (Яндавищча авылы) Уразовка авылында Муса Җәлил исемен биреп, М. Җәлил урамы түгел, улица М. Джалиля дип язганнар. Бу юлы район Башлыгы Таһир Хәеретдинев белән очрашырга, «Авылым хәбәрләре» редакциясенә кереп чыгарга иде исәп. Актуктан кайтып кабат кердем район идарәсе йортына, ике катлы йорт, икенче катта Башлык утыра. Кабинеты тагы ябык булып чыкты, сорар кеше юк, Башлыкның кабул итү бүлмәсе, бер кабинеттан тора икән, шуңа күрә секретарь фәлән юк. Инде китәргә дип аска төшкән идем, арткы ишектән Башлык үзе килеп керде.
Исәнләштектә, кабинетына юнәлдек. Алты ел моннан элек, Яндавищча Сабантуенда танышкан идек, онытмаган икән әлегә. Ул чагында милиция полковнигы иде, озын—какча гәүдәле, зур коңгырт күзле кырык тирәсендә иде, хәзер бераз олыгаеп–та, юанаеп–та киткән. Гадәттәгечә хәл–әхвәлләр сорашканнан соң, нинди йомыш китерде безнең янга, дигән сорау бирде Башлык.
–Милләт хәлен белешергә дип, ничек яши, ниләр уйлый икән,- дим. Бөтен авылларыбызны бер түбәгә җыеп, бер милли район төзү проблемасы, бигрәк кызыксындыра. Милли районның перспективасы, аның мөмкинчелекләре турында фикер алышу иде исәп, -дим.
–Өлкә губернаторына бу проблема кирәк түгел, - ди Башлык.
–Губернаторга бәлки кирәк–тә түгелдер, ул бит урыс агае, ә менә татар халкына кирәк, - дим.
–Нәрсәгә, - ди Башлык, –Районда урыслар, мукшылар яшиләр, аларны кая итәргә?
-Бер кая итәргә кирәкми, яши бирсеннәр шунда, милли татар
районында, теләсәләр, теләмәсәләр, бүтән районга күчәрләр, - дим.
– Әгәр милли район төзесәк, сайлауларда районның зур
мөмкинчелеге булыр иде, берме–икеме депутат Госдумага сайлый алыр идегез. Менә бит Баязитов әфәнде, күпме тырыша, чиркәүләрдә төзеп бирде урыска, ә ул аны барыбер депутат итеп сайламый, сайламаячак–та. Ә биредән сайланыр иде, өлкә думасынада сайлар идегез үз депутатларыгызны. Алар анда район мәнфәгатләрен күтәреп чыгар иделәр, районда проблемалар бардыр бит, әллә ни чәчәк атмыйсыз шикелле, - дим.
–Безгә кирәкми, минем хатын урыс, аннан, килеп чыгуы бар татар–урыс арасында кирәкмәгән хәлләр,– ди Башлык.
–Нидән андый хәлләр килеп чыксын икән, - дим?
-Аның бернинди нигезе юк. Башлыкка бу тема якын түгел, сүз бүтән юнәлеш ала.
–Районнарны зурайтмакчылар, губернатор администрациясе шуның өстендә эшли, безнең районнан кайбер оешмаларны күчерәдә башладылар—ди Башлык. Районнан күчергәннәр икән инде Сбербанкны, чиратта хастаханә белән элемтә бүлеге тора икән, тагы район күләмендәге кайбер оешмаларны күчерергә торалар икән. Кая күчерәләр? Билгеле, Сергачка һәм тагы башка урыс төбәкләренә күчереп бетерәчәкләр. Болай булгач район бетәчәк, калган икән санаулы гына көннәре–еллары. Кызык хәл. Ник бетәргә тиеш татар районы? Кемгә ул комачаулый, кемне шул кадәрле борчый бу район? Узган гасырның 60–нчы елларында биредә татар районнарын бетереп, ул чакта ике татар районы иде–Кзыл Октябрь һәм Петрякс районнары, шуларның икесендә бетереп, Кзыл Октябрь районынан татар авылларын алып, алар урынына урыс авылларын керткән иделәр. Хәзер инде шушы ярым татар, ярым урыс районында бетермәкчеләр икән. Аңлашыла, бу районда татарлар күпчелек, күрәсең кайбер өлкә түрәләренә монысы охшап җитми, кирәк һәр районда татарларны сан ягыннан киметергә. Урыс шовинистларының йөрәкләренә май үсә торгандыр шундый хәлдән. Шул чак бетсә татар авылда–да, күрәсең кайбер шовинист үзен оҗмаһта шикелле тоячак.Тик аңлашылмый, ник татарлар үзләрен үзләре бетереп, шушы шовиистларны шатландырырга тиешләр? Район башлыгына татар кешесен сайлап куйдылар, районны бетерер өченме, әллә үстерер өченме? Күрәсең, МВД кадрлары өстән кушканны гына үтәргә сәләтле, үзләрендә бернинди инициативада, бернинди халыкка яраклы фикердә юк. Нинди җавапсызлык, ник соң ул чагында үзен шундый урынга тәкдим итә, сайлана һәм урыстан кире булып чыга?
Аңа кадәр районда Башлык булып торды озак еллар Морозов дигән бер урыс, ул килгәч ук Казаннан радио тапшыруны туктаты, янәсе, бу вакытта Горький сөйли. Э татар районны бөтенләй бетерә.
Бер милиция хезмәткәрен авылдашлары колхозга рәис итеп сайлап куялар, дүрт ел эчендә 650–сыердан ике үгез генә кала, колхоз азбарында буп–буш, былтыргы шундый зур уңыштан, игене дә, техникасы да калмаган. Кая киткән? Берәүдә тикшермидә кызыксынмый да, әйтерсең дә колхоз байлыгы милиционерның үз милке. Район башлыгы элгәре үзе район милициә башлыгы иде, бәлки шуңа күрәсең, милиционер бердә куркмыйча талаган колхозны. Менә шундый борчулы уйлар биләп алды кинәттән мине. Башлыкның кабинетында сөйләшеп утырганда, кабинетка бер төркем милициә хезмәткәрләре кереп утырды, араларында берәүе цивил киемнән, анысы йә ФСБ хезмәткәре, йә Прокуратурныкы, алар гел бергә, күмәкләшеп йөриләр. Таныштыру–нитү юк, керделәр утырдылар, тыңлыйлар, милли район турында сүз чыккач, аларда моңа каршы икәннәр. Сүз бераз авыллар турында да булды, авылларны газлаштыру бара икән, ниһаять, 21–нче гасырда газ безнең авылларга да килеп җиткән, әлдә барча авылларга түгел. Башлык әйтүенчә районда 21000 гектар җирдән, 6000–генә чәчелмәгән. Бу саннар миндә шик тудырды, бер Яндавишчада гына 2,500–гектар чәчелми калган, ә башка авылларда да хәлләр артык мактанырдый түгел. Районда 25–авыл, бер Яндавишча кыры гына 5000–гектар, ничек инде районда 21000–генә гектар җир булсын? Кайберәүләр әйтүенчә районда чәчелмәгән җир 21000– гектар диләр, менә монысы дөрестер. Карга–Яндавишча колхозлары турында да сүз булып алды. Яндавишчада, Башлык фикеренчә, соңгы колхоз рәисе–милиция хезмәткәре гаеп түгел, ә аңа кадәр булган рәис гаепле.(?) Соң. Ф. Җамалов колхозны кабул иткәндә 650–сыерлары гына булган, ә күпме техника? Аңардан соң колхозда калган ике үгез, бер алаша.(?) Дүрт ел эчендә колхозны үстерү түгел, ә көпә–көндез талау барган, шуны Башлык белми икән? Яндавишчада сөйлиләр, колхозны таларга район булышты дип, бәлки биредә нигездә бардыр шулай сөйләргә? Кем белә инде анысын. Күзгә ташланганы шул, халык курка сөйләргә, кая гына кермә (сүз Кзыл Октябрь р–ны турында), берәүдә сорауларга җавап бирергә ашыкмый, йә бөтенләй бирми. Никтер бик шикләнәләр, сәбәбе бар күрәсең, бер юктан ник шикләнсен кешедән?
–Хәлил абзый ишеткән булса иде бу хәлләрне?
–Халилмы? Тереләй үлә иде ул,–ди Алиә апа Хәйруллина. Соң, колхозның бер көтү сыерларын көпә–көндез алып китсеннәрдә, Халил шуңа юл куйсын? Юк, ул бирми иде сыерларны, хеть әллә нишләсеннәр. Халилмы? Ул табар иде юлын, – дип өсти Алиә апа. Хәлил абый Алиә апаның тормыш иптәше, 55 ел бергә гөмер иттеләр. Хәлил абый япон сугышыннан 1946-нчы елда Яндавишчага кайттыда, өйләнде. Сугыштан соң беренче туй булгандыр әле авылда. Ачлык, хәерчелек, җиң сызганып эшкә кереште алты бала үстерделәр. Бик гадел, хаклык өчен утка да суга да керә торган иде. Курку белмәс туры кеше, туры сүзле, нәчәл дип тормый, ярада сала. Кыңыр эшләрен белсә, бетте– хәзер аны утлы табага бастыра торган иде. Аны куркытып–та карадылар, сатып алмакчыда булдылар, төрмәләргә утыртып маташтылар, ул барыбер бирешмәде, сатылмады, сатмады, бернидәндә курыкмады. хаклыктан өстен аның өчен берни юк иде. Халыкның, бердән–бер яклаучысы дисәм, бердә артык булмас Авылда моннан бер утыз ел элек булган хәлне әледә сөйлиләр. Авыл кызын көчләгән ят авыл егете. Бичара гарлегеннән җылый–җылый өенә кайта, юлда колхоз рәисе туктатып хәлен белешә кыз сөйләп бирә хөлен. Бичара кызны, әтисенә тиң булган колхоз рәисе дә көчли. Шушы кызны яклаучы кеше бөтен районда табылмый Хәлил абыйдан башка. Менә шул кеше сиксәнне тутырып, фаҗигәле рәвештә үлде. Түрәләр котылды, ә халыкны яклап районда сүз әйтерди кеше калмады. Хәлил абый шушы төбәк татарлары өчен тормыш санитары иде, анардан караклар да башкалары да шактый шүрли иделәр. Әлбәттә, ул авылны таларга юл куймаган булыр иде, Алиә апа хаклы. Былтыр ураза вакытында Сеченнан килгәндә төнгәрәк кала Хәлил абый, Актук авылын узыйм дигәндә генә, каршы яктан килүче Газель, сул якка чыгып, таптап китә үзен. Шоферы Сембер мишәре. Район прокуратурасы җинаять эшедә ачып тормый, тикшерүчене Хәлил абыйның өенә җибәреп, ниндидер кәгазләргә, кайгыдан нишләргә белмәгән Алиә ападан кул куйдырып китә. Эш шуның белә тәмам. Карт бит инде иде диләр, барыбер аңа үләргә, аның өчен яшь кешене утыртыргамы әллә? Менә шулай, бире якта татарлар кирәгең беткәч чыгарып ташлый канауга. Ә ул күпме тырышты алар өчен? Күрәсең, борынгы әйтем «бабаң чанасы» бу якларда еш кулланылган заманында, дип фаразларга урын кала.
Башлык яныннан чыккач юнәлдем «Авылым хәбәрләре» редакциясенә. Ошбу газета чыга башлады берме—икеме ел элек «Сельские ведомсти» дигән урыс телле газетага кушымта булып. Күләме А–4 форматында, дүрт юллы. Без татарларга, монысыда бик җиткән төслерәк күренә, биредә пропорциональ буленеш бик үзенчәле, татарлар районда сан ягыннан–70 процентан артык булсаларда, татар телендә газета чыга кушымта рәвешендә генә, ә урыслар 30 процент булсаларда, газета чыга урыс телендә? Ошбу пропорция район күләмендә бик төгәл сакланып килә, нидән, нәрсәдән шундый хәлләр, минем өчен сер булып калды. Редакция иске урынында, ике катлы йортта урнашкан, элгәре биредэ типографиәдә бар иде, 80–нче елларда типографияне Сергачка күчертерделәр, аскы каты бушап калган иде. Хәзер килсәм, аскы кат ишеге ачык, берәү утырган ксерокопия ясый. Миңа биредә берәр фирма урнашкан төсле тоелды, кереп карасам, юк, газетаны күбәйтеп утыралар икән. Сорашкач беленде, газета редакторы Камил эфәнде Фәткуллинның редакцияде юклыгы, урынбасары урынында, әммә аның янына керәсем килмәде, татар проблемасы турында урыс кешесе белән сөйләшунең мәгнәсе юк. Шушы бүлмәдәгеләр мине ишетмештән белә булып чыктылар. Үзләренә берәр китабымны бүләк итеп, бераз сөйләшеп торганнан соң китеп бардым.
УРАЗАВЫЛ КОЛХОЗЫ
Ураз–борынгы төрки телдә «бәхет» сүзен аңлаткан, димәк бу авылга нигез салучылар бәхетле кешеләр булган, йә яшәүчеләре бәхетле булыр дип исәпләнгән, шулайда фаразларга ярый. Бу татар авылы Кзыл (Красно) Октябрь районы үзәге, Уразавыл советына керә тагы 6 татар авыллары: Актук, Атяравыл, Кземавыл, Кзыл яр, Кадомавыл, Койсуы.
Авыл советына кергән идем, администрация Башлыгын күрергә насыйп булмады, ә анардан башка идарәдә сөйләшерди кеше юк булып чыкты. Ни сәбәптәндер, сельсовет секретаре сорауларыма җавап бирергә теләмәде, соруларымныда бирәлмәдем, «Башлык, Башлык», дип кенә җавап кайтарды. Бик җәл, шушы сельсоветка кергән авыллар турында белешеп булмады.
Район статистика бүлегендә Сания ханым Юнисова белән бераз сөйләшеп алдык. Кзыл (Красно) Октябрь раоныны керә икән 44 авыл, шуларның 17–се татар, 27–се урыс авыллары. Районда йортлар саны 8324, урысы татары бергә, 13158 кеше яши, күпме татар, күпме–урыс районда, Саниә ханым белми.
–Безгә нигә ирәк, күпме татар, күпме урыс, безгә некогда, торабыз сәгать 4–тә, терлек карыйбыз, аннан эшкә йөгерәбез, - ди Саниә ханым. Уразовкада үзендә ничә йорт, күпме кше яшәгәнедә ачыкланмады. Бер малае бар Саниә ханымның, өйләнгән, ике бала атасы, агроном, эшсез утыра. Авыл җирендә агрономга эш юк? Сәер хәл.
Хуҗалыклар буенча исәпләп була, районда 5938 хуҗалык татарныкы, 2386– хуҗалык урысныкы. Кешеләрнең әйтүенчә, районда татарлар 8 мең өстенә яши, бер 5 меңләп урыс халкы (әлдә күпмедер мукшы–чуваш) яши. Эре мөгезле хайваннар саны районда– 7070, сыерлар–2921, дуңгызлар–246, атлар–41(бу саннар 2003–нче елның ахрына карыйлар). Ә 1–нче январь 2004–нче елда эре мөгезле хайваннар саны–6877, сыерлар–2752, дуңгызлар–166, атлар–29. Димәк бер ел эчендә районда хайваннар нык кимегән: эре мөгезлеләре–193 башка, сыерлар–169 башка, дуңгызлары–80 башка, атлар– 12 башка.
Районда татар мәктәпләре саны:–15, 17–е авылга, Кадомавылында юк мәктәп, тагы кайсы авылда юк?
Шуларның 5–е урта, 6–сы 9 еллык, 4–сендә башлангыч мәктәп. Райнда нибары 8 - урта мәктәп, 10 - тугыз еллыкгы, күренә ки, 27 урыс авылына туры килә 2 урта мәктәп һәм 1–башлангыч мәктәп. Балалар саны, нибарысы 1789, татар балалары– 1022, урыс балалары – 767 булып чыга. Балалар бакчасы яшендәге балалар саны– 290, шуларның 250–се татар балалары.
Башлангыч классларда татарча укыталар, 5–11 классларга татар теле керә фән буларак. Ишетүем буенча, укытучылар белән сөйләшкәннән соң, бу мәглүмәтләр бердә дөрскә ошамый. Күбесе очракта башлангыч классларда да урысча укыталар, кайсыларының дәреслекләре юк, ә кайсыларарына күрәсең барыбер, нинди телдә укытырга, әллә ни әһәмиәт бирмиләр. Уразовка мәктәбендә 450 укучы, шуларның 300 өстенә татар балалары, ә укыталар барчасын урыс телендә. Башлангыч класс ачкан булганнар татар телендә укытыр өчен, кайсылары урысча начар белә, әле анысыда урысчага күчерелгән. Димәк, инде урысча белмәгән бер татар баласы да калмаган, бишектән ук аларга урыс телендә бөтенесе бирелә, татар теле гайләләрдә аз куланыла, әти–әниләре балалары белән урыс телендә күбрәк аралашалар. Менә сиңа Тукай әйткән туган тел?
Мәктәптә 10–нчы класста һөнәри класс ачканнар, бухгалтерия, финансы, мәктәпне бетергәч Перевоз колледжена укырга керәләр. Шулай ук ПУ (профильное училище) үзләрендә эшли, әзерли трактористлар, автослесарьлар, ЭВМ операторлары, поварлар. Районда 300 укытучы, РАНОга керәләр, шулар арасында 4– заслуженныйлар, 30–отличниклар, 26–почетныйлар. Укытучылар категорияләргә бүленгән, 2–категория, 12 разряд укытучы, 1–категория– 13 разряд укытучы, югары категория–14 разряд укытучы.
Былтыргысы ел районда 99 бала туган, 280 кеше үлгән, 75 туй булган, 41–е аерылган, 103 кше яктан килгән, ә 123 кеше районнан киткән. Менә шундый статистика.
Шулай сөйләшеп утырганда бүлмәгә ике марҗа килеп керде һәм бик кычкырып сөйләшә башладылар. Әйтерсең бүлмәдә берәүдә юк. Без сөйләшеп утырганга, «ноль внимание, пуд прзрение», дигәндәй бүлделәр сүзне. Саниә ханым күчте алар белән сөйләшергә.
Инде нишлисең, миңа да сүзне борып, сорашырга туры килде урыс авыллары хәлләрен. Анда ничек яшәп яталар, безнең олы агайлар? Бу ике марҗа бере Царнокадан (Чернухадан), икенчесе Кечастан.
Кечас белән Маңгуш авылларында 135 йорт, 253 кеше яши, Кечаста урта мәктәп, 70 бала укый, бу ике авылда 100 кеше эшчеләр, мәктәпкә кадәр Кечаста 7 бала.
Царнокада (Чернуха)–65–70 йорт, 150 кеше яши, Царнока колхозына тагы бер урыс авылы керә–Екатеринская, анда 54 кеше яши, 25–е эшчеләр, нибары колхозларында 83 кеше эшли. Царнокада колхозында техникалары күп, 41 комбайн, 18 тракторлары 14 йөк машиналары һәм башлангыч мәктәпләре бар. Эш хакы уртача–1325 тәңкә аена кеше башына, тулаем бөтен колхозга аена 110 000 тәңкә, 83 эшчегә? Менә шундый саннар бирделәр миңа күрше авыл марҗалары.
СПК «Уразовка» рәисе Наиль әфәнде Абдрахманов белән әңгәмә, аяк өстендә генә булсада сөйләштек шактый. Җирләре 1345 га, 500 га көтүлек, күп түгел башка авыллар белән чагыштырганда. Район үзәге булгач, биредә күбесе эшли төрле учреждениеләрдә, җирле предприятиәләрдә, шуңа күрә колхозлары зур түгел, ә бу авыл элгәре зур булмаганга, җирләредә күп түгел.
–Уразовка кохозы нинди хәлдә?
–Яхшы хәлдә дисәңдә була, экономическое положение более менее. Барда сукалаган, цәцкән, төнә урырга цыктык, Озимойны урабыз, чагыштырмача 35–әр цетнер уңышы (җирле сөйләм, үзгәртмәскә булдым, монысы да бит татар теле).
–Яхшы, колхозда терлекләр бармы?
–Бар 450 баш, 200 сава торган сыерлар, безгә җитә. Эшләргә кеше ёк, шунысы нацар.
–Кеше юк? Ә кемнәр соң эшли?
–Ну, эшли бит инде шул, бер кеше 3 урында, үзебезнекеләр.
–Уразовкада халык күп бит.
–Эштә күп бит, тора нефтебазада, запрпавкада, анда эшли.
–Уразовкадан халык китәме, каламы, ничек бу мәсьәлә тора сезнең авылда?
–Бер вакыт булды, күп киттеләр, әле яшләр күбесе кала, городтан да катялар, –ди рәис.
–Шундыйларда бармыни?
–Бар, күп түгел, ну катюцылар бар. Авыл зур, эш күп, больница, школ, военкомат, милиция барда анда эши бит, безгә кала инде монда, иләктә калганы гына
–Күпме соң колхозда кеше эшли?
–60 кеше эшли, тагы наемныйлар бар бер 20–30 кеше.
–Терлек авылда шәхсән хуҗалыкта бармы?
–Авылда халык терлек әз тота, быелгысы ел заметно.
–Нәк алай икән?
–Иген бәярде, иген бәяргәнлек белән беттеләр, терлектән күңелләре калды. Былтыр бик каты игенең бәялеге терлекне бетерде.
–Иген күпмегә соң менде?
–4,5–5 тәңкәгә менгән иде килосы.
–Бу хак бәя дисезме?
–Бәя, ашатырга бәя ул. Колхозга ул хак юнь, ә частникка бәя.
–Эш хакы түлисезме?
–Түлибез, зарплаталар түләгән барысыда, бурычыбыз ёк. Основной түлибез аена–60 000 тәңкә. Кеше башына меңәр тәңкә, ерунда бит ул, касе аныда алмый, касена 2,5–3 мең, кем ничек эшли, шулай гына. Ну, үзенең хозяйствасында терлек тота инде. Хеть күпме тотсын, азык белән проблема ёк, фураж тоже бирәм үзләренә. Шулай итеп үз положениәләренән үзләре цыгалар, - ди рәис. (Теге урыс авылында уртача эш хакы 1345, ә биредә 1 мең генә туры килә).
–Күпме уңыш аласыз уңдырышлы елны?
–Мин килгәнле бирле җыябыз 1700 тонна, 22–23 цетнер гектарыннан. Сушилкабыз ёктыр, барда Алла кулында, киптереп бирсә, шуны салабыз, әгәр булмаса шул килеш элеваторга Сергацка ташыйбыз, - ди.
–Берәр производство ачарга ниәтегез юкмы?
–Бар. Сушилка куйма келибез.
–Ә берәр эшкәртү заводын?
–Ёк, безгә кирәкми ул, сапожник должен шить сапоги, каждому свое. Колбаса пешерсәк, әпәй пешерсәк, вакыт калмый сукаларга да, бөтенесе инде отказались андый эштән, бик зур сила кирәк анда.
–Аңа көч җитешми инде?
–Ёк, җитешми.
–Колхозның табышы бармы?
–Безнең колхоз игенчелек һәм мясо–молочное направление, былтыр сөттән керем яхшы булды, иген убыточный иде. Була, касе елны убыточный, касе елны прибыльный, былтыр колхоз по нулям цыкты.
Ягни, бер тиен колхозның табышы булмаган, шулай ук бурычыда, үзләренеке үзләрен ашатырга җиткән. Монысыда начар түгел.
СУКСУ
Бу күрше авыл, Яндовищадан 8 генә чакрым, ике арада Баче дигән урманлык бар, бердән–бере, безнең якларда, Пецә урманын санамаганда. Кзыл Октябрь районына керә, атюлы авыл (бу якларда атаклы сүзе шулай яңгырый), көрәшче авыл. Биредә шундый легенда йөри: чукындыру заманында бер крәшенне күмәләр дир мөсельманча. Авылга уездан әмер килгән, «хоронить с попом», дип. Күмү вакытында күрше урыс авылыннан поп килеп чыга, һәм тотына татарларны орышырга крәшенне мөсельманча күмәргә бирми, «күмегез христианча», дип чәпченә башлый. Сугаларда попны башка, каберга салалар крәшен янына һәм күмептә китәләр. Попны эзләп киләләр иртәгәсе көн урыслар, «булдымы батюшка сездә? Болар әйтә, «булды». «Ә кая соң ул хәзер, ә без аны күмдек крәшен белән бергә, ничек кушканнар шулай эшләдек» диләр. Кушканнар бит,, «с попом хоронить», дип, «маня күмдек диләр». Менә шундый легенда Суксуда һәм күрше авылларда йөри. Дөрес, авыллары ул элгәре Суксу иде, хәзер бу авылны Ключище, дип йөртәләр.
Авыл администрациясе ишеге бикле иде, вакыт төшке ашка иртәрәк булсада. Урак вакыты, кырга киткәннәрдер. Кибет янындагылар янына туктап бераз сөйләшеп алдым. Мин инде иске гадәт буенча бу авылны Суксу дип язам, бәлки үпкәләмәсләр аның өчен миңа? Бу якларда беренче булып колхоз бетерелде Суксуда, беренче булып фермер хуҗалыгы төзелде, бөтен авыл җирләрен шушы фермерга тапшырган иде, Зиннәтулла Ситдековка. Бу вакыйгаларга 10 елдан артык вакыт узгандыр инде, авыл халкы канәгать иде, ә хәзер башкачарак караш, фермер белән авыл арасы суынган. Хәзер бу фермер хуҗалык нык үсеп китеп ООО «Алга» дип йөртелә, тагы күрше татар–урыс авылларын бергә туплап (50 000 гектар җир били диләр), корпорациягә әверелгән.
Кибет янындагы авылдашлар әйтүенчә, Суксуда 500 йорт, бер 400 кеше яши. Бу саннар, билгеле төгәл түгелдер, чөнки һәр йортта ике кеше яшәсәдә биредә 1000 кеше яшәргә тиеш.
Суксуны газлаштыру бара, инде 5 елга сузылган бу эш, әле 50 йорт кына газлаштырылган, кайчан тулаем авыл газлаштырылыр, монысын бер Алла гына белә. Газ кертү өчен йорт башыннан 60–ар мең тәңкә җыелар, район булышмый күрәсең үзләренә? «Алга» фирмасыда авылга газ кертүгә битараф, шуңа күрә бу процесс озакка сузылачак. Халык башка авыллардагыча зарлана тормыштан.
Суксуда 9 еллык мәктәп, 55 укучылары, быел укырга 1–нче класска 2 бала керәчәк. Күрәсең, 500 йорт дигәннәре, мәскәүчеләрнеке белән бергәдер, чөнки балалар Яндавища мәктәбендә–83, ә биредә күпкә ким.
«Для Будущего» газета редакциәсендә, баш мөхәрир Әндәрҗанов Олег Хөсәен улы, К–Пожар авылында туып, шунда үскән, авыл малае. Таныштык.
–Ни өчен газета чыгарасыз урыс телендә?, булды беренче сорауым. –Газетаның максаты, «Алганың» авыл хуҗалыгындагы алдынгы алымнарын, халыкка җиткерергә, куйган хезмәтен күрсәтергә, - дип җавап бирде Олег әфәнде.
Кызык, булмыймыни татар телендә күрсәтеп «Алганың» эшләрен, алдынгы алымнарын? Нигә кирәк аның өчен урысча газета чыгарырга? Заманында, татар районын бетергәч, татар телендә чыга торган газетаныда япканнар иде, 40 ел татар телендә газета чыкмады, «Туган Як» газетасына кадәр. Әле татарлар үзләре үз акчаларына урыс телендә газета чыгара. Күрәсең миллирайон бетерелгәннән соң яңа буын үсеп чсыккан, кайсы белми ни милли район булганны, ни элгәре татарча газета чыкканы?
ООО «Алга» үзенә алган икән Суксу авылыннан башка тагы берничә җимерелеп яткан урыс авылларын, җирләре белән: Сарга, Абрамово, Ерпелева, Дубравка, Михайловка, Зур һәм Кече Можарка, Салган–болары Кзыл Октябрь районына керә торган урыс авыллары, Абаим, Сергач районынан һәм Гагин районынантагы 9 хуҗалык, быел «Алгага» күчте Яндавища, өлешчә–Цүмбәли җирләре. Шушы авылларда ООО «Алга» күтәрә икән терлекчелекне, җирләрен эшкәртә, колхозларының бурычларын түли, колхозчыларга 12 ел түләнми килгән эш хакларын, бу очракта сүз бара урыс авыллары турында, татар авылларында колхозларның андый бурычлары калмаган халыкка, һәр хәлдә унар еллап. ООО «Алга» Суксуда элеватор, автомастерское, токарно–слесарный цех төзи, менә никадәрле эш урыннары булдыра. Актуктан–Суксуга хәтле магистральный газ тробаларын тарткан, тик авылга кертүдә булышмый. Урыс авылларында клубларына ремонт ясаткан (бәлки Яндовищага клубта төзеп бирер? Бу авылда клуб юк.), мәктәп укучыларына төрле экскурсияләр оештырган һәм аның бөтен расходларын каплаган, шулай ук, ярдәм кулын сузган Гагиндагы, Салгандагы ятим балалар йортына. Сарга–Ерпелева–Михайловка урта мәктәбенә һәр көн ике автобус бирә бушлай балаларны мәктәпкә йөртергә, «Пазик» һәм «Кубанец»(24–18 урынлылар). Шушы авыллар белән килешүләр төзелгән, 10 елдан 25 елга чаклы.
-Сөт җыябыз халыктан, язын очсызрак, кышын бәярәк, без 30 процентка артыграк түлибез халыкка, бүтән җыючыларга караганда,- ди Олег әфәнде. Сүз шулай сүлпән генә барды, чамадан тыш сак, нидәндер куркыбрак сөйләшә, артык сүз ычкынмасын шикеллерәк. Ә нәрсәдән килә модый саклык? Миннән шикләнәме әллә? Үз–үзләренә ошанмауданмы, әллә концерн башлыгыннанмы? Татарда бар бер яман адәт, сүз йөртү, нәрсә ишеткәнне, күргәнне түкми–чәчми «нәчәльгә» җиткерү. Берәүләрендә бу гап–гади стукачество булса, икенчеләре, ачык авызлыктан килә. Яраталар авыл буйлап юкны–барны сөйләп йөрергә. Әлбәттә, үзең турында берәр яман сүз ишетсәң, билгеле шатландырмый, әйтүчеснә карата, кешедә дошманлык хисе уянуы мөмкин, үч алу теләге туу. Бигрәктә андый сүзләр «нәчәл» колагына барып ирешсә. Моны гайбәт диләр, ә казан халкы «ләчтит сату» дип атый. Муллалар һәр мәҗелестә сөйлиләр гайбәт тарату зур гоняһ икәнен, халык аны белә, әммә аңа карамастан сөйләвен дәвам итә. Бәлки аның колагы ишетми, аваызы ни сөйләгәнен, ә бәлки башка сүз тапмаганга, фикер ярлылыгына бәйледер? Ни генә булмасын, шушы начар сыйфаттан арынырга кирәк, мондый эшләр безне күркәм ясамый, киресенчә, бер кирәкмәгәндә араларда дошманлык тудыра, эшкә аяк чала, комачаулый. Бәлки шуңарга, кешеләр сөйләшкәндә артык сак була, курка сүз әйтергә, сорасаң хәттә исемен әйтми.
ООО «Алга» управляющие Колясов Рафек Рәис улы әфәнде беләндә сүз әллә ни килеп чыкмады. Сорыйм, - техника Алгада бармы?–Бар. –күпме. –күп, уражай күпме гектардан?- 35-40 цетнер,- шуннан артмады. Ә нинди техника, ничә баш? Әйтәләр «Алгада» алман техникасы, дип, монысы шәп, булсын, аларның тракторлары, комбайнары безнекеләр белән чагыштыргысыз, эшлиләр ремонтсыз, утырда сукала. Билгеле, бәя тора торгандыр, аның карауы, безнекеләрдә бушка бирмиләр, әммә алар еш ватылалар.
КҮЧКӘН ПОЖАР
Бу авыл зур татар авылларының бересе, Пьяна елгасы ярында урнашкан үзәнлектә, таулы–үзәнле авыл. Урамнар тыкрыклар йә тауга менә йә тау астына төшә, шулайда, арада тигезрәкләредә юк түгел. Барча авыллар исемнәредә катлаулы, «пожар» дигән исем дә шундыйлардан. Бу авыл исененң килеп чыгышын академик М. Зәкиев үзенең китабында («Вопросы языкознания» 1978 ел), бәйли «мачар–мажар– мадьяр–мажгар–мижгар» төрки телле кауым исемнәре белән. Әгәр искә алсак, татар телендәге авазларның чиратлашуын, «м–б–п», шул чак әйтеп була, башта «Күчкән – мажар» сүзе тора бара «пожарга» алмашынуы. Монысы кай вакыт булган, аны әйтүе кыен, бәлки мөмкиндә түгелдер, авыл бит, шәһәр түгел, биредә ул кадәрле казылма (археологик) табылдыкларда булмаска мөмкин. Әйтик, бер–ике йөз кеше, мең ел яшәсәдә шунда, нинди калынлыкта культурный слой калдырырала? Әлегә билгесез. Менә, Пожар, Мочали авыл исемнәрендә ачыктан ачык күренә биредә яшәгән халыкның шушы төрки телле «мачарлар–мажарлар–мажгарлар–мижгарпларга» барып тоташуын (2003–нче елда Венгрия дәүләтенә 1100 ел булды. Алар яшәгәннәр Урта Иделдә, үзләре киткән исемнәре калган).
Бу авылдан кайчандыр чыккан көрәш буенча Олимпия чемпионы Шазам Сафин, инде 30–40 еллар бу авылдан башка көрәшченең чыкканы юк. Сәбәбе нидәндер, билгесез.
Башта кереп ике рәкиәт намаз укып чыктым Пожар мәчетендә, соңгыдан колхоз бухгалтеры Зифа ханым Хөсәеневадан колхоз хәлләрен белештем. К–Пожар колхозы СПКА «Авангард» дип йөртелә икән, мин инде укучыны бутамас өчен, К–Пожар колхозы дип кенә язармын, чөнки «Авангард» исеме татар кешесенә берни аңлатмый. Бу авылда да колхоз рәисен күрергә насып булмады, рәис Ильдар Хәмзә улы Мустафин әфәнде икән.
К–Пожарда–560 йорт, кешеләре–860, эшчеләре–124, җирләре 2930 га, бөтенесе чәчелгән, колхозда туарлар–1229, сава торган сыерлар–350, атлар–10. Авыл халкы да терлек тота–195 сыер, куйлар–235, кәҗәләр–9, дуңгызлар–16 (бу авылда ике урыс гайләсе тора). Урта мәктәпләре анда 110 бала укыган. Мәктәптә татар телендә 9–нчы класска кадәр укыталар(география, татар әдәбияты), 10–11 классларда–татар теле фән буларак укытыла, атнасына 4–сәгать, 4–нче класска чаклы барча дәресләр татар телендә (шушы һәм башка мәглүмәтләрне бирде мәктәп директоры Файлә Баки кызы Курамшина ханым. Шулай ук Шөбиле аваылында мәктәптә–36 бала, күрше авыл). Мәктәптә урыс баларыда бар, быел–3, теге елны бер бала укыган, «гайләләре белән китәләр Мәскәүгә», дип зарланды директор ханым.
Авылны газлаштыру бара, беренче чират октябрь аена билгеләнгән, түләве 50– гә–50 процент. Район, Сергач төзи килешү Өлкә газ оешмасы белән, йорт башыннан 16 мең тәңкә, эчтәге эшләрен санамыйча (газ кертү, авылларда төрле хакка төшә икән, кайда 16 мең, ә кайда 50–60 мең). «Җыелышларга халык йөрергә яратмый, сайлауларга да авыр җыела», ди Зифа ханым.
Колхозларында иске булсада, техникалары бар, тракторлары–23, сеялкалары–7, комбайннары–14, шуларның иген ура торганнары–10, икесе(2)–силос җыя торган, тагы 2– чөгендер комбайны, йөк машиналары–24(газ–зил). Колхозның бүгеге көн бурычы–570 мең тәңкә.
–Ни өчен бурычыгыз,–дип сорадым.
–Удобрение, ГСМ,- булды җавап. Колхозда навозлары күп, кырга ташымыйлар, хәттә кырга ташыган өчен шушы навозны хөкүмәт күпмедер акчасында түли. Шулайда ташымыйлар, әллә күп солярка китә, әллә инде адәтләре юк навозны кырга ташырга? Күнгәннәр, ашламлык белән ашламаларга кырларны, җитмәсә шушы ашламлыкны техника ярдәмендә җиргә кертелә ул, ә биредә кирәк кул белән? Ашламлыкны бит бушка бирмиләр, үзләре әйтә бик бәя тора дип, ә навозлары бушка, үзләренеке, аның өчен кемгәдә түлисе юк.
АНДЫ
Анды авылы Анда елгасы буенда урнашкан, Сергач районында 8–нче татар авылы. Анда бик үзенчәлекле исем, «анда» бу татар сүзе, шуннан елга исеме дә килеп чыккан, менә урыс авылы Андосово, моңа дәлил булып торала. Син кайдан, кайсы җирдән, дигән сорауга җавап кайтарылган– «андыдан» дип. «Андан–мындан», кайчак төгәл әйтергә теләмәсәләр шулай әйтә торган алым, бөтенесе шулай куллана. Тагыда җир шарында бар Анды таулары (Андские горы), шундый ук охшаш исемнәр, «алдан– магадан» һ.б. шундый исемнәр, «анды» исеменең тирән тарихка киткән тамырларын күрсәтә.
Авыл администрация Башлыгы Наиль әфәнде Измайлов, Анды турында белешмә бирде:–йортлар–479, кешеләр–415, йортлары күбрәк, Мәскәүченекеләр белән. Колхозлары юк, җирләре 1880 гектар, шуның 1000 га шикәр заводына аредага биргәннәр, үзләре чәчкән 36 гектар, терлекләре –12 баш сыер.
Бу авылда 9–еллык мәктәп, анда укый 32 укучы.
–Мәктәбегезне күчермәсләрме башлангычка?
–Юк, андый сүзләр әлегә ишетелми.
–Кайсы телдә укытасыз?
–Ну, безнең укытучылар барда урыслар.
–Барда урыслар?
–Татар укытучылары бездә өч кенә, начальный класста укыта татарча, калганнары урысча. 4–нче класска чаклы татарча, 5–дән 9–га чаклы китә инде урысча, анда бер генә укытучы татар теленнән керә.
–Күптәнме инде шулай укыталар!
–Бер 10 еллар бардыр инде, укытучылар барда картайдылар бит.
–Ә яшләрдән юкмы?
–Яшләрдән кемдә юк.
–Мәктәп директорыгыз татармы, безнең кешеме?
–Безнең кеше, Хәнәфиев.
–Ник соң Анды авылында яшь укытучылар юк? Кайтмыйлармы шушы мәктәпкә укытучы булып?
–Барда ките Мәскәүгә, укытучыларда бар иде, киттеләр.
–Нәрсә аларга ошамый?
–Җиңел тормыш эзлиләр. Анысы шулай, әлбәттә, кайсы җиңел тормышта яшәмәс иде дә бит.
–Анда соң бик җиңел микән тормышлары?
–Анда да шулай ук, эш юк.
–Балалар туамы авылыгызда?
–Туучылар барда, үлүчеләр күп.
–Елга ничә кешегә кими авыл?
–Примерно 10–15 кешегә.
–Болй булса, эшләр шул килеш барса, ничә елдан соң авылыгызда бер кешедә калмаска мөмкин».
–20 елдан соң инде кемдә калмас.
–Авыл беткәч, нәрсә бу анды халкы отар икән?
–Күбесе авыллар шул хәлдә бит, бездә генә түгел. Нда..соңгы могиканнар.
–Менә шушы хәл турында уйлашасызмы, киңәшәсезме? Мондый хәл турында ни уйлый халык? Бер җыелып сөйләшергә кирәк иде авылдашларга.
–Әле сөйләшергә инде калмады, барда китеп бетеләр.
–Киткән кеше кайтыргада может.
–Может, катерларда, маня газ җибәрергә тотынабыз хәзер, ди Башлык.
–Газ кайдан киләчәк, кайсы авылдан?
–Күрше авылдан, Богородскийдан»(бу урыс авылы).
–Ничә чакрым ара?
–Биш чакрым.
–Мәскәүчеләрегез инде күп?
–Мәскәүчеләр күп, газ кертәбез үзләренә.
–Мәскәүчеләрең биредә җирләре бармы?
–Барысыныкы да бар.
–Азбарлары, ә кырда өлешләре бармы?
–Кырларда ёк.
–Кырларыгыз пайларга бүленгәнме, ничә гектар кеше башына чыкты?
–Болай кәгаздә бүлделәр, тулысынча эшләп бетрелмәде, шулай барда колхоз җирендә.
–Күпме балачагаларыгыз?
–Минем өч бала, икесе Мәскәүдә инде, берсе менә быел тоже китәргә җыена
–Әйтмисез инде кал дип?
–Нишлисең, көчләп булмый бит үзен. Зәңгәр күзле халык. Әлбәттә тормыш җиңел түгел, җирдә эшләргә техникасыз.
–Җир белән эшләрди кешеләрегез юкмы инде?
–Арендага бирдек шикәр заводына 1000 гектар.
–Ә 800 гектарыгыз шулай буш калдымы?
–Да, да пока буш.
–Берәр фермер фәлән юк авылда?
–Юк, кемдә алынмый, алырга бит техника калмады авылда.
–Бер техникагыз да юк? Ул теге чакта Ачкада калмадымы?
–Юк, барында алдык үзебез.
–Кая булды соң техника? Кешеләргә өләшеп бетердегезме, туздымы?
–Күбесе тузып беттеләр.
–Автомашиналар, башка техника, тимер–томырларда калмадымы?
–Аларда калмады дисәңдә ярый инде.
–Авыл, гомүмән ничек яши соң?
–Шулай тернәкләнә, эш юк, күбесе пенсиәгә яши, балалары булыша.
–Әнә авылда йортлар төзелә, кемнәр төзи?
–Үзебезнеке халык, авылдашлар, мәскәүчеләр төзиләр.
–Кемнәр төзүчеләр, милләте белән, татарлармы?
–Юк, яктан килгәннәр эшли.
–Аваылдашлар эшәмимени, һөнәрләр юкмы?
–Барда һөнәрләре, эшләмиләр.
–Нәк, эшсез булгач акча кирәк бит?
–Уак–төәк эш белән, инде күп акча эшләрсең-, ди авыл Башлыгы. Менә биредә, эш хакы әз булганга татарны «уак–төәк» эш кызыктырмый булып чыга, кул тутырып акча аласы килә эше өчен.
Татар газета–журналларын алу буенча сораштым, алалар: «Татарстан», «Юлдаш» журналларын, «Туган Як» газетасын Сергачтан, «АиФ», «Комсомольская Правда». Ник алдырмыйсыз «Казан Утлары», «Идел», «Ялкын», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларын, татарча газетлар, дип сораган идем Башлыктан, «бәя бит яызылырга», ди. Ә, «АиФ», «Комсомольская Правда» бушкамы бирелә, дисәм, «безгә мәчет булыша аларга язылышырга», булды җавабы Башлыкның.
Менә ни өчендер авыл мәчете урыс телендәге газеталарга акча бирә, ә татар телендәгеләргә бирми?
Бу авылда да ике зыярәт, бер мәчетләре бар, муллалары карт, бер яшь егетне Ринат Якуповны, укыткан булганнар (12 ел Суданда укыган), «ул настоящий мулла Мәскәүдә эшли» диләр. Фельдшерлары инде картайган, алмашка кеше юк, «ник берәрсен укырга җибәрмисез, фельдшелыкка», дисәм, «укырга бармыйлар», ди Башлык. Ә бу бит эш урыны, авыл өчен начармыни? Эш хакы түләнә, үзе ару–арпак, нәк табылмый укырга баручы? Быел бер кыз Лукоян педучилищасын бетереп кайткан, башлангыч класста укытачак икән. Ә ничек ул укытыр татарча, кайчан үзедә укыган татарча дүрт кенә ел?
Авыл урамнары болай төзек, асфальт җәелгән ике урамнарына да, сорыйм Башлыктан.
–Колхозыгыз юк, авылда эш юк, ә урамнарыгызга асфальт җәелгән (ике урамнары икеседә дә асфальт), менә Яндовища авылы сездән күпкә зур, ә ярты гына урамы асфальт җәйгән, инде икенче урам турында сүздә юк?
–Авыл халкы үзе җәйде,- булды җавап.
Тагы ике кеше белән сөйләшеп алдым, бере пенсионер Назыйм, 40 ел шофер булып эшләгән, азбарда йөк машинасы тирәсендә маташа иделәр.
–Назыйм туган, ничек авыл яшәячәкме, әллә бетәчәкме?
–Бетәргә тиеш төгел, ну яшьләр калмады, яшьләр китә бит, колхоз бетте, колхоз ёк ничәмә еллар инде. Яшләргә эш ёк, ярый мин пенсиә аламын, вахытында минуты белән китереп бирәләр, - ди. Пенсиәсе 2000 тәңкә, авыл өчен начар түгел.
Икенчесе, шактый яшь бер кырыклар тирәсендә генә, монысы колхоз рәисе Ринат Мәликтаждаров булып чыкты. Колхоз юк диләр, ә рәисләре бар икән, менә шул Ринат әфәнде колхозда 36 гектар җир чәчкән. Техникалары юк, удобренияләре шулай ук юк, ничектер чәчкәннәр, әз булсада бар. Димәк Ринат әфәнде Мәликтаждаров өметен өзмәгән авылдан, тырыша авылны торгызырга, эшли.
Бу мыштым егет, ахрысы, сөйләп торганнардан түгел, эшләп күрсәтә торганнардан, әфәрин, авылдашлары да булышса, Анды тәгәрмәче туктаган җирдән кузгалып китәчәк. Уңышлар телик үзенә, Алла бирсен.
КРАСНАЙ
Сечен районында бердән–бер татар авылы, бу авылда Ыргу шикелле бер үзе урыслар арасында. Әйтерсең татар авыллары юк янәшәдә, якын тирәдә тагы ике зур татар авылы бар, алар керә Пильнә районына (Сабацай белән Петряксы), аралары 5–6чакрым. Ә Ыргуга килгәндә, ул бераз яктарак, татар авылларыннан урнашкан. Аларга якын Метырь авыл, аралары 12 чакрым гына, монысы Сергач районына керә.
Бу Кави Нәҗми туган авыл, аның биредә йорты сакланган, музее бар. Шушы авылдан Нуреевлар, Мансур Хафизов, соңгы елларда төбәк тарихын ачыклауда зур хезмәт куйган шәхес, һәм тагы шактый аңлы кешеләр яши Мәскәүдә, мәсьәлән, Шәүкәт Ямнеханов, Рафаэль Мунибаев, Мәскәү мәдрәсәсе директоры Җәфәр Фәйзрахманов һәм башкалар.
Бу авыл исемедә үзенчәлекле, урысларда, үзләредә йөртә Красный Остров, дип,кайберәүләре Краснай, дип атый. Менә шушы «краснай» сүзе каян килә, нинди сүздән чыккан? Бу урыс сүзе «красныйданмы», әллә сүзнең төркичә мәгнәсе бармы? Ник ул «краснай», ә «кызыл» түгел?
Краснай авылы тарихчысы, Кави Нәҗми музее директоры, Абдул Бари ага Ибрагимов, менә ничек аңлата: «Авыл тирәсендә җиде елга ага, сазлыклар елгасы, анда Мизяк күпере, Шан күпереннән ага Әрмән елгасы, авыл шундый урынга урнашкан как–то остров кебек калган, тегеннән елга алган, моннан елга, хәттә ул тоташканда булган. Менә мин торган елга Пырт, анда күль бар, шул күлгә агып керә, күлдән агыпта чыга торган булган. Бер карасаң ницектер, без утрауда калган кебек. Краснай дибез, Красный Островта дибез, Кызыл Атау дибез. Бучта елга, монда кругом тальниклар үсә торган булган. Кояш баеганчакта тальникларның күләгәсе суга төшә торган булган. Карыйсың су кызгылтрак була, тирә–юньдә ямле кызыл төс булган. Шуннан Кызыл Атау дип аталып киткән. Бабалар килеп утырганнар бер юлы түгел, башта 5 баба утырган булган. Нямер күпере, Нямер елгасы, иң беренце шунда утырганнар, тора–бара арта баргац Шәрип күперенә кадәр, икенце елгага кадәр».
–Кай заманнарда килеп утырганнар?
–Безнең Краснайга инде 400 еллар артыграк, Сабацый 450 еллыгын уздырды, врядь ли алар авылы иртәрәк безнекенә караганда. Спорить итмим мин, но безнең 400 елдан артык. Биредә вот нәрсә мин сиңа әйтим, Краснай дип атыйлар иде элеккедән, без әле Красный Остров дип әйтә башладык инде, бик культурный булдык.Краснай дип кенә әйтә идек. Исем бит, бозарга ярамый, Сабацайныкылар Сафаҗәйгә әйләндерделәр, дөрес төгел.
–Ә ничек дөрес?
–Сабаций, әле Фәезхановта бит Сабацай авылыннан дип яза, раньше Красная Горка иде, әле әйләндерделәр Сафаҗәйгә, мин көлептә йибәрәм, Сафаҗәйле булганга.Ну, без авылыбызны попрежнему Краснай дип йөртәбез. Красный Остров, ну, цын вакытта, заманалар үткән, күп булган башта, урыслар кыса башлаганнар, күрше урыслар, безнең җирне алырга теләгәннәр, Дыбрауга кадәр. Ну аннан, безнең авылдан, гражданнар сугышы батыры, Салахетдинов Таһир, ул хлопотать итә Кормышка барып, ул җирләрне кире кайтара. Урыс Красноена кадәр ала.
–Урыс Красное авылы белән сезнең Краснай арасында нинди булса уртаклык бармы, тегесе–«красный», монысы «краснай»?
–Юк, бернинди уртаклык юк, бу татар авылы тегесе урыс авылы. Безнең кырлар урыс Краснаенан алып Балтинга чаклы, Петрякс суы диләр өц каен, Мизяк елгасы, Шәрип елгасы, Нямер елгасы, Пыртка агып керә. Вот безнең җир–5000 гектар. - Пырт нәрсә дигән сүз?.-Белми. Билгеле, әйтик, Әрмән елгасы, кайдан килгән, бу атама соңгы атама икәнлеге күренеп тора. Ф. Гимранов «пырт» сүзе «прут» сүзеннән дип исәпли, минмчә «пырт» сүзе башка сүз, хәзер аның мәгнәсен әйтеп булмый, безнең сүз икәнлеге шик тудырмый. Беренчедән, безнең якларда, буа диләр, прут сүзе бердә кулланмый, мин үзем үстем Пырт буенда, буага беркайчан прут димиләр иде.
Авылларыбыз исеме берничектә урыс сүзеннән чыкмый, бәлки бу сүз чыккандыр «кысык айдан», кайвакыт ул шулайда күренә, йә «кырыс айдан», «кысык ай–краснай», «кырыс ай–краснай» булып китүе бик җиңел. «Краснай» сүзенең катнашы «красный» сүзенә юк, хәттә бик яңгырышлы булсаларда, бу ике сүз ике телгә карый булса кирәк, бере төрки телгә, икенчесе урыс теленә? «Красныйдан» булса урыс сүзенән чыккан була, моңа ошанасы килми. Менә «краснайга» ошаган сүз китерелә бер еврей галиме хезмәтендә (Артур Кёстлер, «Тринадцатое колено»), шушы китапта яза: «..караимские записи: в них говорится, как князь Витольд поселил группу военнопленных–караимов в «Красне», дав им дома, сады и поля на расстоянии в полторы мили» (155 б).
Караимнар төрки телле халык, безгә кардәш, алар язмасындагы «красне» бик охшаш «краснай» авыл атамасына. Караим телендә борынгы төрки теле элеметлары башкачарак саклануы бар, бәлки шушы сүзнең мәгнәсе дә саклангандыр?
Краснай авыл башлыгы, Ильдар Үмәр улы Сабитов, сөйләшеп утырабыз аның бүлмәсендә, быел яңадан декабта сайлаулар булачак, ярты ел вакыты калган. Краснайда йортлар–198, авылда торучыларныкы –125, кешеләр–360, барчасы, яше– карты белән.
Бер мәчетләре бар, К. Нәҗми музее бар, урта мәктәпләре, анда 40 бала белем ала, 10–бала бала бакчасына йөри. Мәктәптә урыс телендә укыталар, 4 укытучылары урыслар, калганнары татарлар. Бу авылда 3 елга–3 бала туган, 83 кеше үлгән. Менә шундый статистика биредә. (Соңгы мәглүмат, К. Нәҗми музеен ябып, экспонатларын мәктәпкә күчергәннәр. Тик авыл халкы моңа риза түгел, шулай ук, башка авыллардан да каршы сүз әйткәннәр. “ТЯ” № 51. 22.12.2006 ел. Ни булырда ни калыр, ябылмасмы икән бөтенләйгә музей?)
Колхозлары юк, 6 күмәк фермер хуҗалыклары бар (КФХ). Фермерлар: 1. КФХ «Гаяр»–Гаяр Якубов, җире–112 га (16 пай). Техникасы: 2–трактор, 1– комбайн. 2. КФХ «Дубрава»–Рәшит Халиуллин, җире– 252 га (36 пай). Техникасы: 2–трактор, 1–комбайн. 3. КФХ «Якубов»– Вәлит Якубов, җире–1008 га, (154 пай), техникасы: 2–трактор, 1–Кировец, 3–комбайн, йөк машинасы–2. 4. КФХ «Нуреев»–Әнәс Нуреев, җире–175 га,(25 пай), техникасы: 1–трактор ДТ 150, 1–комбайн, 1–йөк машинасы. 5. КФХ «Рушан»– Рушан Халиуллин, җир–252 га (36 пай), техникасы: 1–трактор, 1–комбайн, 1–йөк машинасы. 6. КФХ «Руслан»– Рәис Каюмов (бу Мәскәүче егет авылда фермериерлык итә, арслан егет, башка сүз юк, Алла ярдәм итсен үзенә), җире–84 га(12 пай) техникасы: 1– трактор, 1–йөк машинасы, күп түгел.
–Көзгә бер 4–есе генә калыр,– ди Башлык,–удобрениесы бик каты бәя, аннан башка нинди урожай? Электричествосы күпме тора, квт.час–1 тәңкә 65 тиен,- дип өстәп куйды Башлык.
–Техникасы иске, удобрение ёк, калдырса семенасы булыр, калдырмаса семеносыда булмый. Теге елга бернәрсә беләндә цәцәдә алмый, берни эшли алмый, аня горючиең артты гына.
–Фермерлар терлек тотамы?
–Ёк, тотмыйлар, –ди Наиль әфәнде.
–Ә сездә навозда калмады инде колхозыгыз беткәч,- дип сорыйм.
–Навоз? 40 миллион тонна, навоз ташысыннар гына, миллион тонна, бөтен колхоз топ–толы, ике яклап. Навоздан күбе ёк.
- Ник кырга ташымыйсыз, –дип кызыксынам.
–Ә нәстә белән? Аның өчен погрузчик кирәк, машина кирәк ялларга, Газ 53 беләнме аны ташырга, - ди Башлык.
–Тракторларыгыз бар бит, әнә Кировец һәм башкалары?
–Аннан тагы, солярканы бәяртеләр, әле соляркаң 10 тәңкә, погрузчик яллар өчен ярты игенеңне бирергә кирәк.
–Яхшы, ә күпме тора удобрение?
–Удобрение бик каты бәя, игеннәндә бәя инде ул, раз 5 игеннән бәя удобрение.
–Бик каты бәя, күпме соң ул? Әгәр санап чыксаң, кайсы юнрәк булачак, навозны кырга ташумы, удобрениесеме?
–Икесе де не выгодно, урожай өчен килгәндә выгодно, акца ягына килгәндә, уже все, убыточни, навозыңда убыток, удобреиеңдә убыток, хазер навоз тиәр өчен погрузчик ярты игенеңне алада китә, шуның белән булды, - ди Башлык.
–Кул белән төяргә ярамыймыни?
–Хе., синәк белән? Айяй, ул шундый бер тележка тиәп була, бер кеше, ё–ёк, әле көрәк белән бакцасын каерырга да кеше табалмыйсың, все ё–ёк, азыгын цапканда да кеше нанимать итә,– ди Башлык.
–Яхшы, погрузчик бәя, ә нәк транспортир куймаска навоз тиәр өчен, бардыр бит колхозда транспортир?
–Тиәми, какой тиәргә, ул да отключен колхоздан, фермадан, анда от ёк. Ул транспортирны хазер подключать иткән өцен күпме түләргә кирәк? Аның өцен, тагы хазер килер электро надзор, әле штрафовать итәр бик хуат кына.
–Анысы инде тиенләп, ни санап торырга.
–Ёёк, рубль 65 копеек, квт часы, а как же?.
Җыелган урожайны салырга колхоздан зерноскладлары сакланган, шунда салалар. Пайга 300 кг. иген, 400 кг. печән, яз башында 1–әр мең тәңкә биргәннәр.
Хәзер нибары җирләре калган, фермерларда, пайларга бүленгән–2000 гектар. Ә бу авыл җирләре булган–5700 гектар, шуның 2000 гектар күчергәннәр Сеченга, (авылдан алганнар чәчмәгән өчен). Пайларга бүлгәндә дә ни очендер 5700 гектарны тулысынча бүлмәгәннәр кеше башына, күпсенгәннәр, ул чакта пайга туры килгән булыр иде 18 гектар. Әле аларның тагы 1700 гектар көтүлекләре калган, авылда нибары– 50 баш сыер бүгенге көндә. Авылларында 62 эшчеләре бар. Шушы 2000 гектар җир чәчелгән, әле уңдырышны җыярга гына кала, көннәр коры, җылы, нәк уракка чыккан вакыт иде мин булганда. Авыл газлаштырылган, уртача 30– 35 меңгә төшкән газ кертү., клублары эшли, медпунктлары бар, мәктәпләре, авыл администрациясе, Башлыгына, Секретарена, барчасын район түли. Башлык тик утыра, бөтен эшне алып бара Секретарь, анарда печатедә, бланклары да, ул справкалар һәм башка кирәкле кәгазләр язада печатен баса да бирә, Башлык белмидә кемгә нинди справка биргәнен. Аңа эш хакы гына түләнсен, калганнарын Секретарь эшләр.
–Секретарегыз кем, авылдашмы?
–Ёк, Красное авылыннан, урыс.
–Авылда кеше табылмадымыни Секретарь булып эшләргә?
–Ёк, берседә эшли белми, даже заявлеие яза белмиләр, - ди Башлык.
–Өйрәтегез, нәк инде авылда бер хатын–кыз табылмасын,– дим. Менә сиңа эш урыны, татар хатын–кызлары өчен, җитмәсә эш хакы да начар түгел, бер 4000 түлиләр үзенә, эше дә авыр түгел. Менә бит, шул урында күрше авыл марҗасы эшли, әгәр бер яшь кыз эшләсә, карыйсың киәүгә чыгып авылда бер гайлә корылыр иде. Бөртекләп җыярга кирәк халыкны, эш урыннарын чит кешеләргә өләшергә ярамый, бу бит авылны үстермәү була.
–Авыл так таки бетә, Вишенка (урыс) авылы бетте, милионер колхоз иде, авыл бетә. Өц ел эцендә 83 кеше үлде, бер тумады. Әнә 5 брат бергә яшиләр, икесе яшьтән инвалид, бересе эшли. Яше 30–өстендә үләнмәгән, хатыннар ёк, - ди Наиль Башлык.
Күңелсез хәлләр, өметсезлек, рухлары төшкән, Сабантуй уздырырга да хәлләре калмаган, моннан 5 ел элек уздырган булганнар, соңгы мәртәбә.
–Авыл советының бюджеты ёк, мәктәпләрне бирдек РАНОга, клубларны отдел культурыга, медпункларны бирдек районый больницаларга, финансируется әле районнан. Монда нәстә? Мәскәүцеләр килеп шул газларын йибрсәләр, чтобы авыллар аруга үлмәстән, бер 50 ызба бар, мәскәцеләр килеп койды, вот шолар белән сүләшеп, газ жибәрсеннәр, чтобы, так и так, картайгац монда килерләр бит. Сельсоветта Глава калды да секретарь, булды, финансируемся с района. Яшьләр китә Мәскәүгә, дип зарланды Наиль Башлык.
–Калдырып булмыймыни?
–Аларны тотып, нинди эш белән? Сезонно эшли дә булды, весений севка һәм көзен уборкага, булды. Ә нинди эш белән калдырасың авылда? Аларга нинди булса предприятие ацылса иде авылда, йә нинди булса эш бирсәләр иде, примерно где–то бер 5 меңгә зарплата, шонда калыр иде кеше, ә болай соң нәстә дип калсын ул. Мәскәүдә барып ул лучще дворник эшли, минем тамагым да тук дер, акцамда бар дер, машиналарда барыысыда, утырганнар иномаркага, мин аня, тетелеп беткән Нивада йөрим, алар иномаркада сыздырып узып китә өсеңнән...Вот так. Әле бит алар багаларда, нәстәгә мин бу петле авылда бог эцендә торыйм дер, когда мин Мәскәүдә дворник булып эшәсәмдә, вот так акца зарабатываю дер. Китәдә бара, ул без калдык инде, все, әле без каяда китәлмибез, Мәскәүгә барып әле безне кемдә эшкә алмый, инде булды, олыгайдык, - ди.
–Кызык, кая соң алар Мәскәүдә шул кадәрле акча эшли?
–Акца бик күп эшлиләр, монда безнең киткәннәр барысыда кеше булды анда барып, монда алар салып, блавац итеп йөри иде, Мәскәүгә баралар да, иномаркаларга утырып кайталар. Вот табалар значить, цыгышлары бар, дворник эшләсәдә ул акцалы.
–Мин анда гөмере эшләп баи алмадым, сезнекеләр экиятәгелер төсле, бараларда баеп кайталар?
–Ә, вот так, димәк сез эзләмәпсез андый эшләр, монда алар нитеп тормый... Безненң основной кызлар китте, аннан егетләр, үләнмәгән егетләребездә бар, касе оператор булып эшли, касе школда тоже, ну зарплата 1200 тәңкә, шолар калды, алар үләнмәгән. Оснвной кызлар китә, барда стройкада, касе комната ала, ремонт эшләп йөриләр, барысыда эштә, берсендә куып жибәргәннәре ёк аннан. Прекрасно одеты, машинага утырганнар, киләләр бер янтартып китәләр авылда бик хуат кына. Кызлар да, малайлар да барысы да, кызлар артыннан малайлар китте, касе атя лифтер булып эшим дер 25 мең түлиләр дер, үңгә(башка) эшкә күцкем кели дер, потому что бу зарплата мине не устраивает дер. - Менә шундый сүзләр, фикерләр Наиль әфәндедән.
Авыл Башлыгының психологиәсе буенча бу авылның киләчәге юк, авыл яши соңгы елларын. Декабрьда авыл Башлыгына яңа сайлаулар булачак, үз кандидатурасын тагы куярга исәбе бар. Сорыйм, «сезнең бармы планыгыз авылны коткарып калу буенча»? «Нинди план»,–– дип сорый Башлык, һәм –«ёк» дип җавап бирә. Ә үзе тагы Башлык булып сайланмакчы. Ни өчен? Бердән–бер җавап, эш хакы, зарплата өчен, авылда ул доб–добрый гына эш хакы.
–Менә утырам көн буе тәк, –– ди Башлык. Печать Секретарьдә, справка ул бирә, кулын да куя, кемгә бирә, нинди справка, билгесез, -ди.
– Ә сез?,
-Мин кул куям Распоряжениега гына,– ди Башлык. Авыл Башлыгының ролен төшергәннәр идән себерүчегә боерык бирергә генә (атнасына ничә тапкыр администрация идәнен юдыртырга).
(Абдул Бари Ибрагимов:«1931–нче елда икенче февральда–14–не раскулачить итеп авылдан куганнар, 1932–нче елны тагы 21–гайләне раскулачить иткәннәр. Ике ел эчендә 35 гайлә Краснайдан куганнар»).
35 гайлә, һәр гайлә биш кешедән торган булсада, шушы авылдан 175 кеше куылган булып чыга, бар иде бит гайләләр күбрәк санлысыда.
САБАЦАЙ–САФАҖӘЙ
Зур, атаклы татар авылы, Пильнә районына керә, якында гына Сура елгасы ага, биш кенә чакрым. Хөсәен Фәезханов туган авыл, йортлары–1100 мәскәүчеләрнеке белән, авылда яшәүчеләрнеке–740 йорт, кешеләре–2345. Ә җәен кеше саны күпкә артык, шәһәрчеләр хисабына үсә. Бу авылда 5 мәчет эшләп килә, урта мәктәпләре бар, укыталар урыс телендә, татар теле фән буларак керә. Татар теле буенча 2 – укытучылары, 1–11–нче класслар өчен, мәктәптә–356 укучы.
Бу авыл исемен үзгәртеп тора, ә халык болай биредә горур халык, бирешә торганнардан түгел, әммә шулайда, никтер иске исем Сабацайдан баш тарты. Без бу авылны Сабацай дип йөртсәк (үзләредә шулай атый), ә урыслар Сабачай–Сабачий, дип, соңгыдан бөтенләй Сабачий Остров дип атый башлагач, авыл халкы авыл исемен үзгәртеп, бөтенләй русча, «Красный Горка», йөртә башлый. Урыслар каршы түгел, язаларда куялар–Красная Горка дип, ә халык моңа барыбер риза булмыйча тотына татарча исем эзләргә, шуннан җиңел генә «Сабацай–Сабачай–Сафаҗәйгә» эверелә дә куя. Үз тарихыбызны белмәү аркылы килеп чыккан нәрсә бу, шундый ук хәл булды Парша авылы исеме беләндә, урыслар: «парша–парша–паршивый» дип үртәгәч, халык авыл исемен Тукайга алмаштыра узган гасырның 30–нчы елларында. Болай әлбәттә җиңел, әммә үтә беркатлык, тарихи атаманың серен ачыклыйсы урынга, алмаштырда куй имеш? Авыл
Комментариев нет:
Отправить комментарий