ВО ИМЯ АЛЛАХА МИЛОСЛИВОГО И МИЛОСЕРДНОГО
سْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ

Аллах в переводе на русский - Бог, Господь, Всевышний

К читателю
http://ndp-vatan-knigi.blogspot.com/2011/08/blog-post_07.html

пятница, 10 августа 2007 г.

АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ.часть4 стр 60-80

администрация Башлыгы Вафа Камалетдиновтан сорыйм,–авыл исеме Сабацаймы, Сафаҗәйме, кайсы дөрес, дип сорыйм?
–Бик сложный вопрос, мин уйлыйм, врядь ли Сафаҗәй булган, скорее всего– Сабацай булган, бу собака сүзеннән түгел, - дип өстәптә куйды. Мин аның белән килешәм, биредә бернинди «собака» сүзе юк һәм булырга да мөмкин түгел. Урысларга гына Сабацай атамасы хәтерләткән «собака» сүзен, алар шуннан чыгып хөкем сөргән. Әлдә Сабацайны, Сабачий Остравка әйләндерү, алар өчен отышлы да булып чыккан, ни генә әйтмә, татар җиренә килеп, аның мал–мөлкәтенә хуҗа булгач, инде ул аны юри кимсетә башлый.
Һичшиксез, Сабацай авыл исеме төрки сүздән, ике сүз бергә кушылып– яңа сүз, «сабацай» килеп чыккан, соңгыдан авыл–торак исеме булып киткән. Билгеле булганча, «саба» кауым–кабилә исеме, һәм «цай–чай» борынгы төркиләрдә «су» мәгнәсендә йөргән, гап–гади генә килеп чыга: Саба кабиләсе «цай–чай»–су янында утырган дигән мәгнәгә ия.
Тарихи чыганакларда, әле Геродот заманнарында ук тарихта эзе калган төрки телле «саба–савир» кабиләләре исеме, соңгыдан безнең эрага кадәр, безнең эрада шушы кабиләләр яшәгәннәре билгеле Урта Идел буйларында, Хазар каганатында, ә без шушы Каганатның төп халкы (карагыз Плетнва С.А, китабын «Хазары, половцы, печенеги»). Археолог А. Халиков шушы «саба–савирләрне» без яшәгән төбәкләрдә тапкан, «саба» сүзе татарлар яшәгән төбәкләрдә очрый, Татарстанда бар Саба районы, Сабалар дигән авыл. Димәк, татарлар өчен «саба» атамасы бердә ят нәрсә түгел. Минем уем буенча, бу урынга кайчандыр шушы кауымның бер өлеше килеп утырган, шуннан килә авыл исеме–Сабацай.
Биредә бернинди этнеңдә, кочекныңда, собаканыңда катнашы юк, төрки кабиләсе сабадан гайре.
Сабацайга килеп кердем җома көн үлә намазы алдыннан, башта гадәтләнгәнчә авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәляк булганнар һәйкәле янында булып, бу авыл шушы сугышка күпме корбан биргәнен карадым. Бу авылда –504, күрәсең иң күбе, Цүмбәлидә 400 өстенә, ә биредә тагыда күп. Нигәдер хәттә уртача татар авылларында да 300–дән ким булмый бу сан.
Яңа мәчетләренә кереп җома намазын укып чыктым. Авыл администрация Башлыгы Вафа әфәнде Камалетдинов белән авыл хәлләре турында сөйләштек. Вафа әфәнде белән мин матбугат битлерендә таныш, аның «Туган Якта» басылган шигырьләрен укыганым бар, яхшы яза, чын шагыйрь диәр идем.
–Мәскәү аяк чала безгә, яшләребезне йота бара, - ди Вафа Камалетдинов. Быел 39 бала 11–классны бетергән, уку йортларына керергә җыеналар, махсу уку йортларына: Мәскәү, Т– Новгород, Казан, Сергач шәһәрләренә юл тотачаклар. Биредә яшь муллар җәйләрдә мәчетләрдә яшьләрдә дин сабаклары бирәләр, Шамиль имам шундыйларның берсе. Авылдан китәләр төрлечә, араларында шундыйлары да бар:
- Ильдар Аляутдинов гайләсе белән күчте Мәскәүгә ислам Университетына укытырга, Ринат Аляутдинов, Рамиль Аляутдинов– Финляндиәгә киттеләр имам булып, - ди авыл Башлыгы. Мондый китү, начар түгел, моның белән генә халык саны авылларда кимеми.
-Авыл укучылары татар теле конкурсларында катнашалар, 10–нчы класс укучы Римма Аллямова 1–нче урынны яулады конкурста, - ди Вафа Камалетдинов.
Бу авылда да начар тенденциә күзәтелә, елдан ел мәктәп балалары саны кими бара, 1999 елда мәктәптә 380 укучы булса, быел 356 укучы, биш елга 24 укучыга кимегән. Мәктәптә спорт секциәләре эшләп килә, биредә шәһәрдәгечә, берничә секциә: волейбол, баскетбол, тенис, шахмат, татар көрәше буенча. Шулай ук спорт бүлекләре клубта эшли, тагы штангы буенча секциә (тяжелая атлетика) ачмакчы булалар. Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар– 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшли, 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар,ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең.
Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.
Чәчүлек җирләре–4692 гектар, көтүлек– 815 га, урожай уртача 30 цетнер гектардан.
14–шәхсән кибетләре (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән. Биредән чыкты күп Сабантуй батырлары, быелда Рамиль Нуриманов Сабантуй батыры булып Мәскәүдә калды, Моклака, Ишавыл, Уразовкада да быел Сабантуй батыры исемен яулаган.
Сабацай халкы бик энергичный, эшчән, хәрәкәтчән халык, төрле–төрле һөнәр ияләре. Йон итек үзләре баса, плотниклары, каменьщиклары, бар, күрше авылларда эшләп йөриләр, акча эшлиләр. Ызба түбәләрен ябалар, сантехник эшләрен башкаралар, авылларда махсус канализация үткәрәләр, отделочный эшләрне башкаралар, мичләр салалар.
Тагы бер күркәм сыйфаты бар авылның, ялгызак картларга ызба куеп бирәләр, спонсорлар ярдәм кыла. Колхоз яшьләргә яңа йортлар сала, 6 йорт төзиләр быел, яшьләргә шартлар тудыра, аерым яшәсеннәр, үзләре генә, дип.
Бу татар авылы әкрен генә шәһәргә әверелеп бара, тагы берәр производство ачылса, яшләр күбрәк кала барса, бер 20 елдан шәһәр булачак. Беренче саф татар– мишәр каласы.

КАДЫМ АВЫЛ
Иң кечкенә татар авылы, Кзыл Октябрь райнына керә, бик матур урынга утырган, Пара елгасының уң як текә ярында, Ыргу–Сергач–Уразовка олы юл өстендә, 1,5–2 чакрым шушы юлдан. Бу авылда хәзер 27 йорт барчасы, ике йортта ел буенча яшиләр, калганнары мәскәүчеләрнеке, ике йорт җәендә ябык, төшүчеләр юк. Кадом-Кадомка шактый киң таралган татар топонимикасы, Кадом дигән шәһәр Алтын Урда заманнарында шактый зур һәм бай, мул халыклы булган, хәзер Рәзән өлкәсендәге бер кечкенә шәһәрчек булып калган, анда татарлар инде хәзер яшәмиләр.
Кадомавылда очраттым ике мәскәүче хатынны, үзләре белән сөйләштем, Хамисә ханым Мигдәт кызы һәм аның сеңлесе, Найлә ханым Мигдәт кызы Әндәрҗәнованы (биредә сельсовет булмагач, белешерди урын юк).
Үзләренең колхозлары булган 70–нче елларгача, бер 100 йортлары, башлангыч мәктәпләре эшләгән, электричество кертелгән булган 1964–нче елда. Хәзер бу авылда мәктәп, мәчет, клуб, кибет, электр уты, бередә юк, иң аянычы, авылда кеше юк.
Күз алдына китерегез әле? Кыш, өйләр ябык, аларның ишек– тәрәзәләре аркылы–торкылы такталар белән сугылган, кар баскан үзләрен, тик ике өйнең тәрәзәләреннән ут шәүләсе күренә. Тирә–юнь ап–пак кар тулган, юллар әрчелмәгән, бар этрафта тынлык. Тавыш юк, тик олы юлдан үкереп үткән машиналар гөрелдәве генә ара–тирә шушы үтергеч тынлыкны боза. Кайда дыр тормыш кайный, эшкә чабалар, балалар чыр–чу итеп уйныйлар, кемнәрдер туйга әзерләнә, ә кемдер шушы фани дөньяга килмәкче булып ана карынында тыпырчына.
Ә, биредә Кадомавылын үлемгә тиң тынлык баскан, саламда селкенми, хәттә җилдә исми кебек монда.
Бу авылныңда гөрләп үскән чаклары булган, менә К. Фәтхуллин китабында («Беләзектә богау эзе» 165–166б) китерә шундый саннар:1859–нче елда, Кадым авылда
1 мәчет, 286 кеше, ә Кзымьавылда шулай ук 1 мәчет, кешеләре–263, Кзыл– Ярда, 1 мәчет, 50 кеше. «Мәчет утызынчы елларда ватыла.Кабат аңа торып басарга насыйп булмый инде. ХХ гасырның сиксәненче еллар ахырында авылда берничә дистә кеше генә кала», дип яза К. Фәтхуллин шушы китабында.
Хәзер Кадомавылда 4 кеше яши, ике гайлә, 80 яшлек Фәүзиә апа буйдак улы белән (40 яшь өйләнмәгән) һәм 67 яшлек Найлә ханым Исхакова кызы белән (25 яшь киәүдә түгел).
Авылның табигатенә сокланып үләрлек, аста елга буйлап болын җәелгән, анда үскән яшел үләннәр, чәчкәләр, шул чәчкәләр өстеннән мыжлап очкан морта кортлары, кошлар тавышы белән тулган тирә–як. Ә, өстә мәхәббәт тау, бик биек булмасада үзенең текәлеге белән сокландыра, искәрмәстән уйлап куясың, и–их шунда ясыйсыңмы таудан шуи торган комплекс (горнолыжный)? Ә ул буш ята, көтә берәр яһүднең шушы тауны сатып алганын, шул чак бу авыл куррортный зонага әвереләчәк.
Җәй көннәрендә авыл җанлана, Мәскәүчеләр язын кайта авылга, бакчаларда төрле–җиләк җимешләр үсә башлый, алмагачлар алма бирә, бар ишекләр ачык, тәрәзәләрдән ут балкый. Рәхәт күренеш.
Кадомавылга юл Эрбища тавыннан төшә, түшәлмәгән юл, яңгыр булса таудан менү генә түгел, төшептә булмый, тайгак, машинаң таудан аска кадәр мәтәлчек атачак, бернинди тормозда сиңа булышалмый шундый чакта. «Яңгыр булса бер кая цыгып булмый», -диләр Мәскәүчеләр, - «көтеп торабыз юлның кипкәнен». Ә кайчан ничек бит, кайсы ел яңгырлар була атналап, көтеп тор инде туктаганны.
Иске юллары елга буйлап күрше авылларга, район үзәге Уразавылга, шуннан гына йөргәннәр, әле әйләнеп тау аша йөри башлаганнар. Яз башында Пара елгасы ташып, болыннарны су баса, билгеле, юлда су астында кала инде, шул чак менә булганнар тауга, аннан төшәләр Уразавылга. Әлбәттә, болай йөргәннәр Нух заманында. Никтер Кадым авыл халкы иске гадәткә тугры булып калган, колхозлары булган чакта үзләренә юл ясамаганнар, ул вакытта авылда шактый кеше яшәгән, ә хәзер инде колхозларыда юк, кешеләредә китеп беткән, кем юл салсын мәскәүчеләр өчен? Шулайда, менә Мәскәү асты дачаларга юл ясаталар бит дачниклар үзләре, кайчак 2–3 чакрым юл торак җиргә(поселыкка) кадәр, соңгыдан поселок буенча да юлны түшәргә кирәк, булмаса йортыңа керәлмисең. Ник, биредә Мәскәүчеләрнең хәленнән килмимени 2 чакрым юл салырга трассага кадәр? Нәрсәгә соң бичаралар газаплана яңгырлы көннәрне? Юлсыз авыл яши алмый икән шул.

КОЙСУЫ

Койсуы авылы, Овечий овраг дип йөртәләр исемен, ни өчен шулай әйтүләрен аңлап булмый, күрәсең урысларга җиңел әйтергә булсын дип үзгәрткәннәр. Койсуы туры урысчага тәрҗемә кылсаң бераз икенче төрлерәк яңгырарга тиеш, Овечья вода, монысы бөтенләй мәгнәсез булганга күрәсең, суын ярга әйләндергәннәр. Кой сүзе биредә куй– сарык мәгнәсендә тугелдер, бу сүзнең башка мәгнәсе бәлки бардыр. Менә әйтик, төрек– кырым татар телләрендә кой сүзе авыл дип йөри, ягни төрки телләрдә «кой–авыл» бер мәгнәдәге сүз була, бер урында «авыл–ауыл» булса, икенче бер урында авылга– «кой» диәләр икән. Бу авыл зур түгел, 170–йортлары, бер мәчетләре тугызеллык мәктәпләре бар. Купме хәзер авылда халык яшәгәнлеген белеп булмады, кичке вакыт булганга күрә, авыл түрәләре урыннарында юк иделәр инде. Колхоз бухгалтеры белән бераз сөйләштек, аның әйтүенчә 1800 гектар жирлэре, чәчүлеге 1100–гектар, барда чәчелгән. Колхозда эшли якынча 60 кеше, өйләнмәгән буйдаклары 27–генә икән. Бу авылда изгеләр йорты бар, күрше авыллардан бирегә мөселманнар килеп—китеп йөри. Бире яктагы һәр татар авылында, авылның уртасында Бөек ватан сугышчыларына һәйкәл куелган. Күзгә ташланганы шул, сугышта үлүчеләр саны бәләкәй авылларда да өч йөзгә якын, ә зур авыларында дүрт йөзләп. Куйсуы авылында да бу сан 282, әйтәләр авылдашлары, бу сан әлегә бигүк туры түгелдер, чөнки исәпкә алынмаган Мәсәүдән, Ленинградтан сугышка киткәннәре.


МОЧАЛИ

Татар авыл исенәре шактый табышмак, кайсын гына авыл исемен алма, ни нәрсә аңлатканын белеп-бетереп булмый. Менә шушы авыл исемнәрен генә ал; Грибан, Пашат, кайдан, нинди сүздән-телдән килеп чыккан, аңлардый түгел, шундыйлардан Мочали авылы исемедә. М. Зәкиев бу сүзне тоташтыра “мочар-маҗар-маҗгар-мишәр” сүзләренә һәм күрсәтә якынлыгын венгрларның үз атамалары – “маҗар” атамасына, ләкин шунда ук язып чыга, мишәр беренчел, ә маҗар икенчел, дип (Вопросы татарского языкознания, Казань 1978 г.). Мочали исемле берничэ авыл бар, алар төрле өлкәләргә керә; Т.Новгород, Пенза (2 авыл), Самара (1 авыл) өлкәләрендә. Марат әфәнде Дәүләт-Килде фикеренчә, Пенза - Самара өлкәләрендәге Мочали авылларына аның борынгы бабалары нигез салган, дип фаразлый (шулай ук Татар Лакасы авылына морза Дәүләт-Килде нигез салган). Бу авыллар төрле өлкәләргә керсәләрдә сүләмнәре бөтенесенеке берди, барда “ц-лаштырып” сөйләү төркеме вәкилләре. Аның фикеренчә, бабалыры борынгы Рәзән өлкәсендәге Кадомнан чыгып, шушы Мочали исемле авылларга нигез салганнар. «Бик кызык”,- дип сүзен дәвам итә: “Түбән Новгород өлкәсендә мишәр авыллары арасында – ике Мочали, бер Кадом авыллары бар, тик араларында туры элемтә хәзергә күренми”, -дип уфтана. “Шуны да өстәп әйтергә була”, - ди Марат әфәнде Дәүләт-Килде, “Пенза-Самара өлкәләрендәге Мочали авылларында Дәүләт-Килде нәселе киң таралган”, - һәм башка шундый фаразлар.
Барырга булдым Петрякс авылына, бу авылга юл Эрбищчадан Мочали авылы аша икән. Эрбищча белән Мочали арасы–кыр юлы, бернинди асфальт җәелмәгән, аралары 7-8 чакрым. Мочали авылы Пильнә районына керә, шуңа күрә ике зур татар авыллары арасында таш юлы юк, хәттә үзләре бере–беренә килеп–китеп йөрсәләрдә. Мондый хәл башка татар авылларында да бар, менә Яндавищча белән Пецә авыл арасы 8 чакрым, Пецә авылы Сергач районына күчкәч, ике арадагы юлны сукалап ташлыйлар, хәзер ике татар авылы арасы 80 чакрымга әйләнгән. Пецә авылы элгәре керә иде Яндавищча авыл советына дүртенче авыл булып, юл буйлап телеграф баганалары бара иделәр, эле юлыда юк, баганалары да. Ярый әле Эрбищча–Мочали арасында иске юл сакланган, сукаланмаган. Бу авылда Эрбищча кебек ике санала, бересе–Иске Мочали бересе–Яңа Мочали. Әлдә янәшеләрендә тагы бар иде бер авыл–Дүрт Өйле, ни өчендер Муравлевка дип, йөртәләр иде, хәзер юк инде беткән. Ике авыл бергә тоташкан, бер инеш үзләрен аерып тора. Эрбищчадан килеп кергәч, бер яңа мәчет, өстәрәк икенче мәчетләре, аралары ерак тугел. Мәчетнең эченә кермәкче идем, ишеге бикле, азбарында билдән үләм үскән, сукмак күренми, халык таптамый күрәсең мәчет азбарын. Киттем икенче мәчетләренә, юл килеп терәлде елга ярына, күпер юк, күрәсең күптән җимерек инде, җәүле халык болай гына йөри, ә йөге булса, әйләнеп килә. Әйләнер өчен авылның теге башына барырга кирәк. Машинада барганда сизелми ул,ә җәяү булсаң, шактый гына 2-чакрымлык юл. Бу Иске белән Яңа Мочали арасы. Иске Мочалида йортлары – 330, кешеләре–1000, дип әйтте авылда торучы бер агай, Яңа Мочалида–250 йорт, 650– кеше яши, урта мәктәпләре бар, искесендә–тугызеллык мәктәп, бар дәресләр урыс телендә укытыла. Сугышта үлгәннәр саны – 202. Атнарас (шимбә) көн булганга, авыл советы ябык иде шуңа күрә рәсми мәглүматлар алып булмады. Яңа Мочалида Наиль Хабибуллиның өендә булып, чәйләнеп чыктым. Хатыны чуваш кызы, биш бала үстергәннәр, барда татарча сөйләшә, татугына яшиләр, мәчет ягына бик тартылмыйлар. Күрәсең, совет чорында язылган ялган чуваш тарихы, бераз араны суыта. Безнең татар үз тарихында, аларныкында белми. Мочали авылы ерактанда, якыннанда бер зур авыл булып күренә. Бу авылда матур, күп икешәр катлы таш йортлар, хәттә бере өч катлысыда бар. Өч мәчетләре, өчеседә ябык, азбарларын үләм (биредә шулай дип атыйлар) баскан.

ПЕТРЯКС

Петрякс зур авыл, дистә ярым еллар район үзәге булып алды бер заман, хәзер Пильнә районына керә. Петрякс авылында– 5000 мең гектар җирләре, чәчкәннәр– 4000, колхозларында 350 баш сыерлары бар икән, атлары юк, газлары бар, 800–кешеләре, пенсионерлары–400, сугышта үлгәннәре–280, бу мәглүматларны алдым Зиннур абый Зариповтан. Авылга килеп крдем сәгать икеләрдә–өчләрдә. Нәкъ кергәч үк каршыда зур мәчет төзелеп ята, туктадым, шунда бер агайдан сораштыра башлаган идем, килеп чыкты каршыбызга Сәйр абый Сабиров. Исәнләштек, ул мәктәпкә килә, Петрякс мәктәбенә быел 130 тула икән. Мин туктаганмын мәктәп каршына. Керергә булдык мәктәпкә, директоры да килергә тиеш икән. Мәктәп директоры мөләем гына илле тирәләрендәге ханым, Билялова Клара Абдулхаковна. Урта мәктәп–130 бала укый, 70– малай, 60– кыз бала, укытыла урыс телендә. Татар телен берничек–тә укытмыйлар икән 1983–нче елдан бирле. Сәбәбен шулай аңлатты мәктәп директоры Клара ханым Билялова. «80–нче еллар башында бер генә телдә укытырга күчтек», аңа кадәр татарчада укытканнар, татар теле дәресләренә сәгатьләр аз булганлыктан. Укытучыларга эш хакы җитәрлек булмады. Кем соң эшли ярым бушка, ди. Шулай.Үз телеңдә дәресләргә вакытны артыру урынына, вакытны кыскартып бетереп, соңгыдан, бөтенләй укытудан туктатканнар. Болай бик җиңел шул, укытмыйсың татарча, вәссәләм, түрәгә дә якынаясың, вакытлыча гына булсада. Үз телеңне үзең бетергәч, түрә инде сине мактаган булып кылына. Директор ханым әле укыта да икән, 12–сәгать аена, 14–нче разряд укытучы, зарплатасы 3000–мең тәңкә, күп түгел шул әлеге заманда, укытучыларныкы тагыда азрак ди. Җыеналар Петрякс авыл мәктәбенең –130 еллыгын үткәрергә. Мәктәпкә кергәч ук Н.И. Ульянов портреты, директор кабинетында эленгән Ленин рәсеме. Сорыйм, - юбилейда сүз булырмы, шушы мәктәп татарны телдән яздырыр өчен ачылганлыгы, - дип? Соравым җавапсыз калды, тик Сәйр абый Сабиров кына әйтеп салды, –без аның 80–еллыгы турында сөйләрбез, - дип. Булырмы икән алай? Ни өчен соң аның– 130 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар? Бу авылда татар теле укытылмый инде 20 елдан артык, димәк, шушы мәктәпне ачучылар максатларына барыбер ирешкәннәр. Мәктәпләрдә татар телен укытмау, бәлки халыкның авылларны ташлап китүенә бер сәбәптер? Авылларда барчасыда риза түгел бит мәктәптә татарча укытмауга. Кемнең соң тикшергәне бар шушы хәлне? Татар тарихын авыллардагы халык белми, мәктәпләрдә ул укытылмый тарихыбыз буенча махсус симпозиумнар, түгәрәк өстәлләр оештырылмый. Түбән Новгородтан нинди китаплар килә, шуның буенча укыталар, татар төбәкләре белән элемтә юк. Директор ханым татар телен мәктәптә уккытмауларынан акланып маташты: Татар теле буенча югары белемле укытучы юк, ә җирле халык укыталмый имештер, чөнки аның теле бигүк татарча түгел.(? )
–Булган идем Казанда бер мәртәбә киңәшмәдә, РФ мәгәриф министырлыгы уздырган иде. Шунда татарца сүләмәкце идем, мине туктатылар, «мишәрчә сөйләмә, лутче русча сүлә», дип сүземне бүлдерделәр, - ди. Шуннан, аңарда үз теле татар теле түгел икән дигән хис туган. Болай дорфа бүлдерү кешене «синең телең дөрес түгел, тукта сөйләмә», дигәч. Кем генә үпкәләмәс икән? Кемнең генә күңеле сыкранмас? Ә нинди соң тел мишәрдә, татар теле булмагач? Ник аның шивәсендә Казанда сөйләргә ярамый? Бу сорауны, әлбәттә, Клара ханым биреп тормаган, күчкән русчага. Менә шулай, үзебез әкренләп чабабыз үзебез утырган ботакны. Сәйяр абый Сабировка соңгыдан өенә кердем. Хатыны Кадрия ханым белән икәү яшиләр, олы яштәгеләр, үзләренә 79–ар яшь икән. Икеседә белемлеләр, хатыны укытучы, үзе мәктәб директоры, Райкомда җаваплы эштә эшләгән. Өч бала үстергәннәр бередә яннарында юк, барда Мәскәүдә. Кадриә ханым әйтә:
–Бездә шул балаларны беренче класстан урыс мәктәбенә бирдек, татарныкына түгел, - ди. Шулай, авыл җирендә укытучылар, җаваплы хезмәткәрләр–авыл интеллигенциясе дип йөртелә. Әлбәттә, аларның күрше–күләгәгә йогынтылары булмый калмый. Димәк шушы интеллигенция тирәнтен уйламыйча гына тормышын, баласының киләчәген кайгырта. Билгеле, укыган кеше тырыша баласында укытырга, яхшы эштә, күп акча алыр дип өметләнә. Һе, кемнең бушка эшисе килә дә, кемнең рәхәт яшисе килми? Безнең татар интеллигенциясе күп нәрсәне абайламыйча, тирәнгә чуммый гына морадына ирешергә ашыга. Шул чак үз культурасын, телен корбан кылганлыгын абайламый кала. Ә кайчан аңлый–инде соң була, үзе шактый олыгайган, гөмер азагына китеп бара, төзәтергә мөмкилек калмаган. Яшлек узган, карт җимеш чәчәк атмый кабат, ә балалар, оныклар татар культурасыннан читләшенгән булып чыга. Ничек болай килеп чыкты соң, дип борчыла башлый, ә бит анын теләге булмаган үз культурасын ташларга, телен, гөреф– гадәтен оныту? Нәтиҗәдә нәк менә шундый хәл килеп чыккан була.
Шушы ун авылларны йөреп чыктым, туган якның өчтән бер өлеше, безнең якта 34 авыл. Күбесе кешеләрнең кәефләре төшенке, колхозлары җимерек, эшсезләр күп, кырлары чәчелмәгән, димәк көзгә өмет шулай ук күп түгел. Ярый әле терлек асрыйлар, терлекләре булмаса ачлык булыр иде. Күнегеп беткәннәр күргәзмә белән яшәргә, үзләрендә бернинди инициатива юк, –«вәт бирмиләр» генә диләр. Кем бирергә тиеш дисәң, –дәүләт ник бирми, ник кайгыртмый безне, диләр. Яшли ишеткән сүзләр искә төшә, «Сталин, имеш төн йокысын йокламыйча, халык кайгысын кайгырта», дигәннәре. Әлбәттә, рәхәт инде кайчан дәүләт башлыгы төннәр буе йокламыйча уйлый безнең татар кайгысын. «Ничек Әхмәт кыш чыгар, нәрсә кияр? ни ашар?» Ә, Әхмәт төнләрен татлы йокыда уздыра. Аны бит кайгырталар! Ул баланы кайгырталар шулай, ә Әхмәт 30-40-50–гә итсәдә әлегә бала икән, аны Путин кайгыртырга тиеш дип йоклап ята? Халык сөйли, «менә бит совет заманында хөкүмәт тракторында, комбайнында, бензинын–соляркасын бирә иде. Ә хәзер ник бирми? Хөкүмәткә иген кирәкми мени, ди?» Ә ул оныткан, совет заманында дәүләт ел саен Америкадан 200 миллион тонна бодай сатып ала иде. Аңа карамастан, ипине бер кулга «ике батоннан артык бирмәскә, хайваннарга ашаталар», дип дөнья яңгыраталар иде. Шул ук Әхмәт, аңа ике батоны тимәгәч күршесе аңа кадәр бишне алганны белеп:–«бер кулга ике генә батон бирегез! Артык бирергә хакыгыз юк!», - дип тавыш куптарганы булмадымыни? Булды, әлдә ничек кенә була иде. Хәзер, хет бишне, хет ун батон ал, акчаң гына булсын. Батонны, совет хөкүмәтедә бушка бирми иде бит, акча юк дип сөйләүнең мәгнәсе юк. Менә шулай итеп, Әхмәтнең чәчкәнедә–урганыда үзенә булып кала, чөнки башкалар күп чәчә, күп ура икән, Әхмәт өлешенәдә. Ә ул үзен «мин илне ашатам», дип уйлый. Юк туганкай, илне ашатучылар синнән гайредә табылыр, син үзеңне, гайләңне кайгырт, ил турында уйлап башыңны юкка–барга ватма. Син үз гайләңне ашатсаң,– карыйсың, илдә тук икән. Менә шулай тормышлар үзгәреп куйгач һәр кеше, һәр авыл, район, үзен–үзе ашатырга мәҗбүр була. Монысы авырмы, җиңелме соң? Ә кемгә ничек ул, гөмере буе эшләгән, эш сөйгән кешегә берни түгел, ә менә кайчан эшләп, кайчан баш төзәтә торганнарга җиңел түгел. Чөнки эш ул бер туктаусыз хәрәкәт таләб итә, урысча әйтсәң–непрерывный процесс ул. Шуңа күрә кырда йә үсә, йә бик начар усә, туарда шулай ук, йә үрчи, йә үлә. Димәк ки, хужалыкка керем әз, эш хакы түләнми,тормыш шартлары авырая. Кайбер сайлап куйган җирле түрәләрдә, йә түлиләр аларга эш хакы, йә урлыйлар. Менә бер авылда колхоз рәисе эшкә керешкәндә колхозларнда 650–сыер, куйлар, 40-50 ат, унлаган трактор һәм башка техника, ә дүрт елдан соң колхозларында кала ике үгез бер ат. Менә ничек үстергән туган авылын, әйтерсең ул Рәсәй армиясе контрактнигы, талаган да киткән.
Күрәсең Эрбищча авылыннан гайре, башка авылларда «местный патриотизм», татарча әйтсәң, авылны–ярату юк. Авыл бетә диләр күбесе авылларда, аңламассың, әллә кайгырып, әллә шатланып әйтә? Авыллар бетә,–котылалар, алар ул чак шәһәргә күчәчәк?! Шулай... Мәскәүгә барабыз диләр, анда аларны бик көтеп яталар инде. Кырыкка җитеп өйләнмәгән, хатын—кызларга бер авыз сүз кушарга курыккан, оялчан татар мәхлүген Мәскәү көтә имеш? Койсуы авылында ватан сугышы корбаннары исемлеген караганда яныма килеп басты бер ир кеше. Зур, таза гәүдәле, механизатор—тракторист. Исәнләштек, исемен сорыйм, әйтми. Кемнән куркасың, мин сиңа дошман түгел, кердем авылыгыз хәлләрен белешергә, дим. Афганда булган, сау—исән туган авылына кайткан. Гайләң бармы дип сорыйм, «юк» ди. Сиңа соң ничә яшь? 41–ди. Абыем 1956-нчы елгы, улда өйләнмәгән, энем 1963- нче елгы, улда өйләнмәгән. Шулай өч туган яшибез, ди. Әниләре әлдә исән икән. Авырдыр инде әниләренә, олыгаеп килгән вакытта өч әзмәвердәй ир—егетне карау?
–Ник өйләнмәдең соң, үзең шундый таза, буй—сының бар, - дим.
–Мин абый, кызлардан куркам, сүз табалмыйм алар белән сөйләшергә, оялам, - ди.
–Өйләнер идеңме соң, әгәр берәр кызмы—хатынмы табылса, - дим.
–Өйләнер идем, - ди.
Менә шундый мәхлүк үскән, авырлыгы йөз килодан артыктыр, бәхетсез, бичара ир—егет. Авылларында шундый өйләнмәгән ир—егетләр ике дистәдән артык диләр. Алар тиңнәрендә (яшендә) ирсез кыз—хатыннар юк. Шул бәләкәй авылда, нибары 170 йорт, егерме гайлә корылмаган, 40-50 бала тумаган. Элгәрәк хәлләр башкачарак булган бу авылда, ватан сугышында шушы авылдан 282 кеше үлгән. Димәк, сугышка кадәр бу авылда шактый халык яшәгән, берседә өйләнми калмаган, сугышка яшләтә киткәннәрен исәпләмәсәң Бу як татар авылларында өйләнмичә калган ирләр саны күп: Яндавищчада– 42, Цүмбәлидә–39, кайбер авылларда андый мәглүматлар алынмады. Элгәре, киресенчә, иргә чыгалмыйча кызлар гына кала иделәр, карт кызлар, ә хәзер–карт егетләр. Егетләрнең кызларга кирәкләре юк? Нидән икән болай? Ир–егеттә инициатива, дип исәпләнеп килсәдә моңа кадәр, ахрысы бу караш бигүк растка туры килми күрәсең. Әгәр кызлар егетләргә карамасалар, күз кысмасалар, егетләр шулай оялчанып, күзләрен аска төшереп, карт егетләр булып калалар икән. Менә, монысы көтелмәгән хәл, әлегә бер кемдә шушы хәлгә игтибар иткәне юк. Авылда менә шундый җыр йөри, халык шаяра, үз хәленән үзе көлә, үзе җырлы:
Егет гармун уйныйдыр,
Авызында теше юк.
КызМәсәүдә кияү эзли,
Авылларда эше–юк.
Куркыныч хәл.
Шушы проблема тикшерүне сорый, карт һәм яшь егетләргә психиологически реаблитация ясарга кирәктер, кичекми үзләрен берәр психологка күрсәтергәдер? Әлегә булмаган мондый күренешнең махсус терминоголияседә юк, бу ниндидер куркаклык–оялчанлык синдромыдыр? Димәк, бу әзмәвердәй ир–егетләр үз– үзләренә ышанмыйлар, үз бәяләрен белмиләр, шуңа күрә кыз алдында телләре тотлыга башлый, кызаралар–бүртенәләр, шуннан котылу өчен берәр стакан аракы эчәләр, янәсе сүз табар өчен. Бу ялгыш адым, кызлар белән араны якынайтмый, кызларны куркыта гына. Аракы эчә тел чишелсен дип, исерек тел ни сөйләмәс, аралар ераклашканнан ераклаша гына бара. Яхшылык урынына начарлык килә. Бу әлегә фәндә өйрәнелмәгән яңа бәлә безнең милләт өчен. Биредә бар уйланырдый урын. Авылларда йөргәндә байтак кына кешеләр белән сөйләшергә, фикер алышырга туры килде, фикерләр шактый төрле. Кыяфәтләрендә төшенкелек, боеганлык, «инде нишлик, бетәбез» генә диләр. Чынлап–та хәлләре яхшыдан түгел, әйтик, кайбер авылларда тормышлары шактый авырайган, эшсезлек, колхозлары беткән, акчалары юк, җирләре буш. Кайсы бер авылда сөрелмәгән җирләре 2-2,5 мең гектарга җитә. Авылларда җирләр пайларга бүленгән, кеше башына 6–7 гектар һәр йортка 21- 28 гектар туры килә. Менә шушы чәчелмәгән җирләр кемнәрнеңдер өлеше–пае, табыш китерү урынына буш ята. Шушы пайщикларга нәкъ бер җыелышып сөйләшмәскә– киңәшмәскә иде, җирләрдән ничек итеп табыш алырга дип? Җир бит ул зур байлык, безнең кешеләр ничектер шушы байлыктан файдалана белмиләр. Икенче бер проблема, куйлары бар, йонарын кыркалар, шушы йонны кая итәргә белмиләр, еллап аунап ята кая җитте шунда. Сөтләре бар, алучы юк, бик арзан хак бирәләр үзләренә, литрына–тәңкә ярым –ике тәңкә. Ник үзләре сөтләрен эшкәртеп, продукция ясап сатмыйлар? «Акча юк диләр, шушы товарны эшкәртү проезводствасын ачар өчен. Ачарга өлгермәссең, салым инспекциясе чабып килә дә, әлдә бер тиен табыш эшләгенең юк, салымын салып китә», диләр. Игеннәре бар алучы юк, бер кило бодайга бер тәңкә бирәләр. Әлбәттә бу талау, менә шушы җирле татарны талау, икенче төрле аңлау кыен. Алар моны беләләр, әммә үзләрен таларга юл куялар. Шушы бодайны онга тартырып сатарга була иде дә, тегермәннәре юк. Куркалар эш башларга. Әллә ялкаулык, әллә наданлык бәләсе. Ихтыяр көчләре юк, тәввәккәлек җитешми, бик шикләнүчәннәр. Бәлки шуңа күрә, бире якта шул кадәрле күп өйләнәлми калган егетләр? Гель шик—шөбә борчый үзләрен, бигрәк төшеп калган халыкка әйләнгәннәр. Элгәре болай түгел иде, ихтыяр көчтә, тәвәкәллектә җитәрлек иде үзләрендә. Никтер 50-нче, 60-нчы, һәм соңрак туган буын бик йомшак, ихтыярсыз булган? Бу буын иң яхшы шартларда үсте, әти–әниләренә караганда, тамагы тук, өстләре бөтен, мотоциклларга, машиналарга утырып, иркәләнеп үсте. Артык иркәләнеп үскән бала үсеп җиткәчтә шундый ук тормышка омтыла. Күбесе аны үзе өчен булдырырга сәләтсез икән.

САБАНТУЙ

23–нче июндә Уразовкада Сабантуй, бәйрәмгә барырга булдым. Сабантуй гадәтләнгән урында, Пара елгасы ярында, болында. Шушы болын очында гына тагы өч татар авыллары урнашкан, Параның сул ягында Антяр авыл, болын очында гына диярлек Кзем авыл белән Кадом авыл. Ураз авыл тирәсендә урнашканнар, әйтересеңдә Юпитер тирәсендәге иярченнәр. Мин Цүмбәлидән килеп кергәндә, Сабантуй әле башланмаган, кешеләр килә геннә иделәр. Вакыт әле 10–гына тулып килгәнгә карамастан мәйданга шактый халык тулган иде инде. Күбесе машиналарда килә, болары авыллардан, ә Уразовка халкы күбесе җәяү генә атлый гаишниклар машиналы халыкны тоткарлап, мәйданнан шактый гына еракка урнаштыралар. Машиналар күп, тәртип урнаштырмасаң, буталышып бетәр иделәр. Халык үзе тәртип саклый алмый, күнмәгән, бөтенесенең алгарак, мәйдан уртасынарак керәселәре килә. Әлбәттә, уртада урын чикле. Миндә машинамны милиционер (элегрәк бездә милиционерга әцәт диә иделәр, ә хәзер бу сүз онытылган инде) күрсәткән урында калдырып, җәяү генә үтәргә булдым, ара шактый ерак булсада. Мәйданның урта бер җирендә, килгән кунакларга, җирле түрәләр машиналарына махсус урын әзерләнеп куелган булып чыкты. Шунда машинаны кую өчен пропуск кирәк икән, «стоянка по пропускам» дип язып куйганнар.Чу, бер пропуск үземә алыйм дип, кирегә борылган идем, каршы бер төркем рәсми кешеләр килә, уртага Башлык баскан, кулында тастымалга салынган ипи–тоз. Минем белән ияк кагып исәнләште, янәшәдә генә атлый Максуд Яруллин. Элгәре Актук авылында клуб мөдире иде, хәзер районга күчкән. Анардан үземә бер пропуск алып, авылга кайтырга булдым. Мәйдан кырыенда сатучылар урнашкан, алар күбәү, рәдтән төзелеп, Пара итәгенә чаклы сузылганнар. Сатуда муллык, әйберләр күп, совет заманындагы кебек әйберләргә кытлык юк. Мәрә тирәсендәрәк вакытлы сәхнә корып куйганнар, анда район үзэшчән артистлары чыгыш ясый. Тамашачы күп. Кичә Петрякстан чыкканда бик каты яңгырга юлыгып, авылга кире кайтырга туры килде әйләнгеч юл белән. Инде Мочали–Эрбишча–Уразовка–Яндавишча тугел, чөнки яңгырда Мочалидан Эрбишчага үтеп булмый. Сәяр абый киңәш итте урыс авылы Левашовка–Красная Горка (Сабачай)–Краснай–Сеченево аша кайтырга. Бу юл инде 30 чакрымлыкны 100 –гә әйләндерә. Юл таныш булмаганлыктан, каты яуган яңгырдан бераз буталып барганлыктан, кичкә калынды. Инде Цүмбәлидә генә кунып калырга булдым. Биредә хатынның туганнары булганга һәм аларның йортларын белгәнгә, төнлә эзләп торасы юк, киләсеңдә керәсең генә. Цүмбәлидә әйтерсең мине көтеп торганнар, капкаларын гына ачтым, Майнәс, Гайәр, Әхтәм килептә чыктылар. Яңгыр биредә дә булган, әммә Петрякстагы кебек каты булмаган, алайда яңгырдан куркып, утларны сүндергәннәр.Чәй янына гына утырган идек, шалт итеп ут кабынып китте. Иртән торып Сабантуйга киттем. Әммә ләкин, Сабантуйны вакытлыча калдырып, авылдан Рифат Шабайкинны барып алырга кирәк иде. Бу яшь үсмергә Сабантуйга итәрмен дип, әйткән идем, «әйткән сүз, каккан казык»–диләр бездә. Инде миңа Сабантуйны узып Яндавишчага барырга кирәк, ким дигәндә 60–чакрым. Әйләнеп кире кайтканда Сабантуй гөрли иде инде, сәхнәдә Халидә Бегичева җырлый, халык үзен бик яратып тыңлый. Мәйданда шактый танышлар күп–барда диәрлек Мәскәүлеләр, араларында бар район кешеләредә. Безнең Мәскәү Сабантуй–87 батыры Рәис Мөҗипов, «Батыр» секциясе рәисе–Мансур Фехретдинов, район сәнгать бүлеге мөдире–Максуд Яруллин, 80–нче елларда Мәскәү үзэшчән төркемендә сәхнәдә алып баручы–Абу Нәим Азымов, һәм башкалар. Тамаша кылып бераз йөрергә булдым, карасам, тагы бер Мәскәүче баскан, Эрбишча авылыннан, Харис Хакимов бер ир кеше белән. Исәнләштек, бераз сөйләшеп алдык, авыллар хәлләрен, кырларның чәчелми калуларына борчуымны белдердем үзләренә. Яндавишча колхозы турында да фикер алыштык. Харис әфәнде әйтә:–Мохаммәт әфәнде барча татар авылларын бергә җыеп, бер район төземәкче, ди. Янәшәсендәге әфәнде, Харис әфәнденең авылдашы, колхоз рәисе икән. Минем беләсем килә шушы рәиснең фикерен, ул ничек карый икән бу мәсьәләгә? Чөнки авылларда колхоз рәисләре абруйлылар, аларның сүзләренә, фикерләренә авыл халкы колак сала.
–Әйе шул, бер милли район төзергә кирәк иде, - дим.
–Нигә кирәк, татар үз ара сугышып бетсен өченме, - ди колхоз рәисе?
-Татар хәзер мафия җыя, орлый– талый башлый, - ди Харис
Хәкимов.
–Райнның киләчәге өметле, дим. Үз милли районың булгач, ул бит
тагы татарның бер бәләкәй генә булсада дәүләтчеге.
–Юк кирәкми, урыс кына исән булсын, безгә урыстан да яхшы түрә
юк, - ди Харис әфәнде. - Әнә орлап бетергәннәр бит авылыгызны, шул ук татарлар түгелме, - диптә өстәп куйды.
–Ник орламасын, әгәр авылда халык шундый, урларга юл куя, - дип сүзгә кушылды рәис.
–Соң, кешене урлар өчен сайлап куймыйлар, эшләр өчен сайлыйлар,-
дим.
-Мөмкинлек булса ник орламаска, - ди рәис.
Менә сиңа мә, барда шундый карак микән авылларда? Берәр юнлесе юкмыни башка төбәкләрдә шикелле? Уразовка Сабантуенда сирәк булырга туры килә, көрәшне карыйм. Егетләрнең шактыйлары танышлар, Мәскәү Сабантуйларында, соңгы елларда Шазам Сафин истәлегенә багышланган көрәштә– шушы төбәк көрәшчеләре барда катнаша. Көрәшүчеләр күп түгел, авыр үлчәмдә нибары 9–пар. Яшь көрәшчеләр юк диярлек, булганыда җиңел үлчәмдәгеләр 70- кг. тирәсендәгеләр. Соңгы елларда безнең Сабантуйларында урыслар катнашалар, алар безнең егетләргә караганда–эрерәкләр, зур– тазалар. Бу юлы Сабантуй батыры булып урыс егете– Александр Елизаров калды. Моңа кадәр булмаган хәл. Безнең өчен тагы бер начар симптом, күрсәтә татарларның үрчүдән туктавын. Демография бәләсе безнең ишекне нык шакый башлады.

ЙОМГАК

Инде сәяхәтнәмәгә нокта куарга вакыт, барча авылларны йөреп чыгалмасамда, авылларның проблемалары берди икәнлеге ачыкланды. Чөнки бөтен авыллардан яшләр китә, балалар тумый, үлем чамадан тыш күп, авыл картая һ.б. шундый начар күренеш үзләренә хас. Кайсы авылда бу күренеш әлегә әкрен бара, әллә ни күзгә ташланмый (Сабацай, Эрбищча), ә кайберәүләрендә бик нык сизелә, Кадом авылны инде үлгән дип әйтергә була. Күңелсез хәлләр.
Алайда, авылларда өметле күренешләрдә дә юк түгел, авыл көрәшә, үлем белән тартыша. Менә, Анды авылы күмәкләшеп авыл урамнарына асфальт җәйгән, бер техникасыз колхозның яңа рәисе Ринат әфәнде Мәликтаждаров 36 гектар ашлык чәчкән. Карга фермеры В. Гафуров быел 20 гектарга артык чәчкән, иген саклау амбарын төзи, колхозларында яңа рәис күперләр төзергә, газ кертергә хыяллана, эшчеләргә эш хаклары түләгән. Мәскәүдән егет белән кыз, кире кайтып, авылда төпләнергә җыена (Мәдәнә-Цүмбәли), туйларын үткәрәләр, Краснайда Мәскәүче егет 84 гектар җир алып чәчкән, фермер булган, Ыргу колхозы тернәкләнеп килә, Яндовища колхозы ООО «Алга» корпорациәсенә күчкән. Уңышлар телик үзләренә, бу күренешләр күрсәтә авылларның киләчәк өчен көрәшә башлавын. Димәк, барысы да ашыкмый туган төбәкләрен ташлап китәргә, кайтучылары да бар икән.
Менә бу ике баруымда күп кенә авылларда булдым, әле тагы күпмесендә булалмадым, алар турында мәглүмәтләр туплап булмады. Дөрес, мин таныштым кайбер авыл тарихлары белән Цүмбәли музеенда, анда материаллар бар, ләкин күбесе авыллар турында материаллар юк. Актук, Цүмбәли, Мочали, Пецә, Шөбиле, Мытер авыл, Маклока, авыллар тарихы турында материаллар бар («ТЯ» басылган мәкаләләр җыентыгы, рәхмәт инде Вәдүт абый Шиаповка), әммә җитәрлек түгел. Бересендә дә авыл исеменә ачыклык кертелми, хәттә бу мәсьәләгә бөтенләй кагылмый да.
Авылларның бүгенге хәлләрен мөмкин кадәр киң бирергә тырыштым, билегеле, кыска вакыт эчендә, ике атна (күбесе авыллар Башлыгы, җаваплы кешеләрне күреп булмады, вакытым җитмәде), бөтен статика тулы түгел, җыелган чаклысыда күрсәтә авылларыбызның әкренләп дачный поселокларга әверелә баруын. Яшләр китә, авылда картлар гына утырып кала, туучы әз, үлүче күп, элекке хуҗалыклар җимерелгән, яңалары әлегә төзелмәгән, эш юк, зарплата юк, һәм башка шундый күңелсез хәбәрләр. Шулайда, авылларыбызның киләчәге юк димәс идем, авылның киләчәге ул милләтнең киләчәге, ә татар милләте өметсез дип булмый. Әммә чарасын күрергә вакыт, юкса соңларга була.
Шушы ике ел арасында шактый үзгәрешләр булган, иң мөһиме, безнең татарлар яңа вазгыяткә әкренләп күнә киләләр, җаен табалар кебек. Бүгенгесе көндә, колхоз, авыл өчен файдалырак, мөмкинчелеге зуррак фермер хуҗалыгына караганда, ә фермер артында, авылның киләчәге тора. Ә бүген, әлегә колхоз хуҗа авылга, шуңа күрә биредә психологиясе дә бүтән. Әгәр фермер иң башта үзе, гайләсе өчен тырышса, авылны кайгыртмаса, кохоз икенче төрле карашта, чөнки аңа иң башта авыл турында уйларга кирәк. Авыл халкы колхозның төп чыганагы, эшчеседә хуҗасыда бер ук вакытта. Әлегә фермерлар авылның кирәклеге турында кайгыртмый, үз эшләре белән генә чикләнә, ә юкка. Менә алыйк мәктәпләр мәсьәләсен, әгәр авылда мәктәп ябылса, балалар кимү аркалы, фермерның бер баласы өчен дәүләт мәктәп асрамас, димәк, балалар кирәк. Ә авыл беткәч балалар да булмый. Авыл кирәк мәктәп өчен, ә мәктәп кирәк авылга, укытучыларга, чөнки биредә аларның эш урыннары, менә шулай бу проблема чылбыр булып бере–беренә бәйләнә.
Авылда, үзен саклап калу буенча резервларда юк түгел, алар бар, менә бер нәрсәгә игтибар итми булмый, авылда зарланалар, техникасы юк, соляркасы юк, удобрениесы «бик каты бәя» дип, шул вакытта навозлары «миллион тонна» (Краснай авылы Башлыгы әйтүенчә). Менә шушы «миллион тонна навоз» резерв түгелмени? Әгәр, «миллион тонна навозны» кырларга ташысаң, «бик каты бәя удобрение» урынына, күпме акча җилгә очмый калыр иде?
Мин бу удобрение күпме тора һәм аның төрләре буенча кайбер мәглүматлар алдым, (дөрес биргән булсалар). Менә күпме тора икән удобрение: 1кг–4500– 4800 тәңкә, ә гербицидның килосы–1400 тәңкә, самолет/час–767 тәңкә. Бер гектарга китә– 50 кг удобрение, хакы–225 000 тәңкә, 1000 гектарга, була–225 000 000 тәңкә. Шуны кирәк әле самолет белән кырга сиптерергә, монысы–29 333 507 тәңкә, тагы гербецид белән эшкәртергә кирәк, килеп чыга–41 066 909 800 сум.
Бу бит акылга сыймаслык сан, андый акча колхозларда юк. Монысыда бит әле мең гектарга гына, ә чәчәргә кирәк күбрәк.
Күрәсең, бухгалтер хатын саннарны дөрес бирмәгән, аның 4500 тәңкә килосы түгел, тоннасыдыр (чөнки акылга сыймаслык сан килеп чыга), алай булса кыскартабыз өч нулен. (Әллә колхоз удобрение кырларга сипмиме бөтенләйгә, сипкән булып кылана гынамы?)
Колхоз елына 720 000 тәңкә түли эш хакы, менә шушы 41 066 909 тәңкәне бүләбез 12–гә, һәм 90, уртача эшчеләр санына, күпме кеше башына туры килә? Кеше башына аена чыга– 38 024 тәңкә, бу бит фантастик акча, безнең авылдашлар өчен. Түләсәң шундый акча, авыл халкы навозны аркасына асып ташыр. Ә, колхоз шул кадәрле акчаны җилгә очыра булып чыга. 38000 түгел, 3800 түләсәдә, авылдашлар шушы навозны синәк белән тиячәкләр теләсәң нинди арбага.
Ярар, күпме соң китә навоз кырга да, күпме китә солярка шушы навозны тиягән өчен? Без өч нулен кыскарткан саннан, 41 066 909 сумга, алабыз 10–ар тәңкәдән, 4106 тонна солярка чыга, трактор Кировецка 8 сәгатькә солярка китә–320 литр, погрузчик ашый–320 литр, навоз гектарына 10 тонна, ике арба, көненә ике ходка ясый, 10 көндә 100 тонна навоз кырга чыгарыла, бер миллион тон навозны кырга ташыр өчен, димәк 100 эшче көн кирәк булачак. Ә күпме солярка китәчәк? Саныйбыз, ике техника көненә 640 литр солярка, ун көнгә–6400 литр, ягни 6т 400 литр, йөз көнгә–64 тонна солярка кирәк булачак, ә теге удобрениәгә тоткан акчага солярканы алып була 4106 тонна, димәк, безнең тотылмаган солляркабыз кала–4036 тонна.
64 тонна солярка тора–6400000 тәңкә, шушы удобрениегә туздырылган 41 066 909 сумнан 6400000– алгач, 3360299 туздырылмаган акча кала. Әкиәт бит бу, әллә дөрес санамыйммы? Юк, барда дөрес. Менә, шушы навозны кырга ташыган өчен түләсәләр чын хакын эшләгән кешегә, ике тракторст (Кировец, погрузчик) кырда навозны синәк белән ташлап барыр өчен, биш эшче, нибары 7 кеше, менә шушы 3360299 сумны 7 кешегә бүлгәч – 480430 һәр кайсына килер иде. Монысы да әкиәт, чөнки безнең илдә олигархлардан башка мондый зарплата берәүдә алмый.
Әле тагы исәпкә алырга кирәк, удобрениены һәр ел сибәргә кирәк, ул бер сиптең инде шуның белән бетте, навоз бер сипсәң, бер ун елга җитәчәк, ярар, биш елга гына җитсен, биш ел буе удобрение өчен бер тиендә тотылмый, Димәк тагы экономия, тагы санарга кирәк. Гербецид сипмәгәч, кырны ут басуы куркынычы бар, навозда моңа булышачак. Менә шушы удобрение өчен тотылмый калган акча хисабына (бер 5 мең түләсәң кеше башына), кырларны сукалаган, культивировать иткән чакта, яше карты кырга чыгып, ут үләм тамырларын җыеп алала, бер җыйсаң, ике җыйсаң, карыйсың ут бөтенләй үсмидә башлаячак. Бакчаларда утала бит, кырда да шулай, кул белә эшләмичә берни булмый, үз кырларыгыз бит. Беренче чиратта эш хакын яхшы итеп түли башларга өйрәнергә кирәк, юкка барга акчаны түккинчә, халыкка түләү күпкә отышлы.
Күрәбез, дөрестәндә, Наиль Сабитов әйтмешли, «удобрениеның хакы бик каты бәя», белмим, фермер хуҗалары алырлармы икән удобрение мондый хакка? Алар бит акчаны саный белә, колхоз башлыкларына караганда. Менә шушы навозны кырга ташыган өчен, дәүләт күпмедер колхозга акчасын да бирә бит әле. Ә ул, колхоз, «невыгодно» дип тора.
Димәк, эш хакын күтәрер өчен эшчеләргә авылларда, резерв бар, тик авыл экономистлары ешрак санасыннар иде, кулларыннан калькуляторын төшермичә. Чөнки бар дөнья акчаны саный, тиенен тиенгә китерә. Ә без әлегә совет чорында шикелле яшибез. Ни саныйсың, барда дәүләтнеке бит? Юк, дәүләтнеке түгел инде, ә сезнеке, кырыда, анда үскән ашлыкта, һәм башкасы да.
Авылларны саклау эш хакына бәйле икәнлеген Краснай авлы Башлыгы Наиль әфәнде әйтте, «эш хакы бер 5000 булса иде», дип өзгәләнә. Минемчә, бу санны икеләтергә дә мөмкин. Санап чыккач, бер удобрение буенча, күпме акча җилгә очканын күрдек, ә тагы юкмыни санардый эшләр? Алар бардыр, булырга тиеш, уйлап, санап эш итсәң, резервлары табылыр, алар юк түгел. Әгәр игенгә, сөткә хаклар бәйәрсә, хәттә 1000 гектар җир иген чәчеп, 300 баш сыер савып, әле күпмесендер иткә сатсаң, эш хакын артырып була, бүгенге техника беләндә. Әммә бу техника искергән, бүген бар, иртәгә юк диәрлек, шулайда әлдә эшли.
Әйтик, колхозның кереме, чама белән 5-әр тәңкәдән игенең килосы булса, 14- 15миллион тәңкә, сөттән елына бер 3-4 миллион тәңкә, тагы ите бар, чөгендере һәм башкасы, шулай бер 20 миллионга җыелырга мөмкин. Расходы да әз түгел, соляркасы гына бер 4-4,5 миллион тәңкә, әле бензины, запчастьләре, налогы бар, бер 8–9 миллионга җыелыр. Бер 6-7 миллион тәңкә, калырга мөмкин. Менә инде бу резерв, шуннан йә яңа техника аласың, йә эш хакы артырасың. Минемчә, эш хакы артыру мәслихәт, чөнки күп еллар нормально акча алмаган халыкны, эшләтер өчен, башта аның зарплатасын түләп кенә ошандырырга була, техникасы бераз көтсәдә ярар (билгеле, удобреие урынына кырга навоз ташысаң). Эш хакы яхшы булганда, аның искеседә эшли, түләмәсәң, яңасы да ватыла.
Әлбәттә куандыра, авылларыбыз төзеклеге, яңа таш йортлар белән тулы, урамнар, барысынада асфальт җәелгән (күбеселәрендә). Авылларда төзлеш туктамый бара, кайсы нигезен яңарта, кайсы яңасын сала, паетлар таштан салалар, яхшы күренеш. Күрше урыс авыллары җимерелеп ята, анда бернинди төзелеш юк, иң соңгы йортларыдыр бугай, узган гасырның 60–70–нче елларында салынганнары, алары да күп түгел, башка йортлары җиргә сеңеп бара. Яшләр урыс авылларыннан да килә татар авылы дискотекасына, болай үз ара мөнәсәбәтләре яхшы, бернинди дошманлык юк. Безнең халык ул бит кунакчыл, йөрсеннәр татар авылына, безнекеләр урыс авылына йөргәнче. Кайбер өлкәннәр зарлана, дискотека таңга кадәр эшли, каршыда төн буе кибет ачык, яшләр салалар, машиналар анда–монда тыз–быз йөреп тора, тагы кайбер яшләр кыланышлары ошамый үзләренә. Ни эшлисең, яшлек бит, юкка әйтмиләр, яшь чак, юләр чак, дип.
Бу якларда татарларның абруйлары югары, урыслар сокланып карый үзләренә, чөнки татар төзелә (акчасын алып чит илгә таймый, кайберәүләр шикелле, ә үз илендә төзи), ә урыс юк. Аларныңда мәскәүчеләре юк түгел бит. Биредә ике төрле психлогия хөкем итә, урыслар үзләрен бөтен ил хуҗасы дип исәпли, ә, татарлар үз авыллары хуҗалары дип. Шуңа күрә урыс китсәдә авылын ташлап, ул бары–бер шушы илдә ук, тик бер урыннан икенчегә генә күчә, берүк мохит. Ә татар авылын ташлап китсә, ул үз мохитын югалта, чөнки анда урыс мохиты, башка система.
Менә ошамаган ягы да юк түгел, авылларда барча эшләрне чуваш–мокшы башкара, кая гына карама, алар эшли. Ә, үз татарларыбыз эшсез. Һәрхәлдә болай ярамый, моны ничектер үзгәртергә кирәк. Мондый хәл үз татарыбызга карата дошманлык дип кабул итәрди. (Шул ук Краснай авылын ал, анда секретарь булып эшләргә авыл хакимлегендә, бер хатын–кыз табылмаган, күрше урыс авылыннан марҗа эшли. Ә, бит аның эш хакы 3–4 мең тәңкә, бу акчага авылда түгел шәһәрдә эшләп йөриләр, биредә кешесе табылмаган имеш. Алай гына да түгел, татар кызы секретарь булып эшләргә сәләтсеәз, белеме юк булып чыга? Татарны урысча укытып башын әйләндергәч, шулай килеп чыккандыр. Бала әле юнләп үз телендә үзләштермәгән вакытта, аны урыс телендә укытып, миен гарипләндерү бәләсе түгелме икән? Булырда, кем бездә аны тикшергәне бар? Менә инде аңа калада: «барсын Мәскәүгә, төзелештә аны кара эш көтеп тора, күп акца эшли ул анда», туган авылында, яхшы урынны били марҗа, өйдәге 4 мең акча, бердә ким түгел Мәскәүдәге 10 меңнәндә).
Сөйлибез милләтне барларга, үрчетергә дип, авылларны саклап калдырырга, ә үзебез шул чак аңа булышмыйбыз. Чөнки ул эшсез, акчасыз, ничек яшәсен? Билгеле, аның кәефе начар, күңеле төшенке, ул ярлы, кирәкле әйберен алалмый, йортын төзәтәлми. Ә син шул вакытта эшкә яллыйсың мукшы–чувашны. Ничек аның ачуы чыкмасын, өйдә акча булмагач, хатында аны тирги, балаларда мохтаҗлыкта үсә, ә синең тормыш гөрли, барда яхшы, хатында орышмый, балаларда әйбәт. Шулай, әкренләп, күршең белән ара суына, мәҗлесләргә бер–берегезгә йөрми башлыйсыз, арада көнчелек уяна, ул сине дошман итеп күрә башлый. Шушы тойгы анарда үсә. Ә, нәрсәдән башланды шундый хәл? Биредә синеңдә гаебең бар, чөнки Алла биргән малны авылдашыңнан кызганып, саранланып, юнь хакка чуваш–мукшыны яллыйсың.
Нигез сипләгән өчен, чуваш–мукшы 12000 тәңкә алса, ә татар сорый шушы эш өчен–20000 тәңкә. Түләргә кирәк, биредә аңа түләү, күпкә отышлы булыр үзең өчендә.
Бер уйласаң, аның икенче ягы да бар, шушы акча авылда калачак, авылдашлар хәллерәк яши башласа, авыл өчен начармыни? Авыл баи төшәр иде, бай авылда урамнарда асфальт җәелгән, аны күмәкләшеп эшләргә җиңелрәк. Кеше хәллерәк яши башлагач, тагы нәрсә булса авылга эшли ала, үзе эшләмәсә җыйнаулашып эшләргә була, ә болай ярлы кешедән нинди өлеш? Менә чит илләрдә үз гражданнары өчен махсус эш хакы югары түләнә, чөнки аларның тормыш стандартлары югары, әгәр җитәрлек түләмәсәң эшчеңә, илең ярлылана, яшәү стандарты да түбән тәгәри, моны ясалма рәвештә европа илләре, гарәпләрдә шулай ук тота. Безгәдә шулай яши башларга кирәк. Бер карасаң, татар акчаны белеп сорый булып чыга, татар тормышының дәрәҗәсен (стандартын) күтәрер өчен.
Ә, болай шушы акча китәчәк авылдан, чуваш–мокшыга, алар авыллары төзекләндереләчәк сезнең акчага. Менә аның икенче ягы.
Татар әз хакка, керле–кара, эштә эшләми кимсенә диләр, ә чуваш–мукшы эшли, берни түгел, ул аңа ярый, шул ук хакка урыста килеп эшли татарга, ә татар шул хакка эшләми. «Ул бит үзен чуваш–мокшыдан югары тота, аларны кешегә санамый, үзен урыс белән тиңли», диләр анда. Бу начар сыйфат димәс идем, хәттә башта, татар пычрак эштә эшләми дигәне сәерсендерсәдә. Димәк татар югары рухлы, үзен яхшы хис итә, нәчәл кебек тота, авыл, район, өлкә белән идарә итәргә әзерләнә?
Кайчак рух югары, ул халык бирешми тормыш авырлыкларына, ул бөтенесен җиңеп чыгала. Идәрәчеләр әзерләү өчен бер махсус уку йорты ачарга кирәктер, шунда Институт Госслужащиемы, башкасынмы, үз татарларыбызга.
Әлегә, идәрә итүчеләргә районда, гомүмән безнең як татарларында кытлык, бер юнле кеше, районны күтәрерди юк. Совет заманасында безнең якларда, җирле идарәчеләр милләтсездә, имансызда иделәр, күбесе авылларны таркатып бетерде. Районда эш урыннары булдырылмады, киресенчә, урыс Морозов, йә типографияне, йә башкасын күчерде Сергачка. Соңгыдан кирпеч заводын, сөт заводын яптылар, төзелеш участогы бар иде, аныда күчергәннәр Сергачка. Болай бөтен производствоны Сергачка күчереп бетергәч районда ни кала? Кем налогын түли, нәрсә хисабына район яшәргә тиеш? Менә җитәкче кешенең беренче эше, район өчен, халык өчен эш урыннары әзерләү, уку–укыту системасын тормыш яракларына туры китереп үзгәртү. Ягни мәсьәлән, Уразовкада Лукоян педучилище филиалы түгел, ә Казан, йәйсә Алабуга пединституты филиалын ачарга кирәк. Ничек инде син татарча укытасың, Лукоянь педучилищасын бетереп, кайда укыталар барча фәннәрне урыс телендә?
Авылларга газ кертү эшләре беләндә, татар авылларын узып, урыс авылларына газ кертүне, ничек бәяләргә, батырлык дипме? Болар барда иске заман бәләләре түрәләребезнең аякларыннан тарта, вакыт инде кисәргә иске җепләрне, юкса абынырга була.
Районда (мин районда дигәндә барча татар авылларын күздә тотып әйтәм, бер Кзыл Октябрь районын гына түгел, миңа бөтен авыллар якын, кадерле) берәр производство ачарга кирәк, безнең район аграрный гына булып калмасын. Йә бу мәсьәләне кирәк куярга губернатор алдында, йә чишәргә кирәк үз көчләребез белән. Аның өчен эшмәкәрләргә уңай шартлар тудырырга иде, бер биш елга налог алмаска эш башлаганнарына, өлкәдә шушы хәлләрне чишәргә. Өлкә түрәләренең безнең татарларга карата карашлары начар түгел ахрысы, һәр хәлдә Сабантуйларга килергә яраталар, булышсынар. Безнең якта була ачарга ял йортлары, Мәскәүдән, Петербургтан, Татарстаннан, Башкортстаннан, уфа татарлары, Сембердән һәм башка төбәкләрдән, хәттә чит илләрдән ялга килүчеләр булыр иде.
Экология мәсьәләсе елдан–ел начарая барган заманда, безнең якта (Сабацайда йә Эрбищчада аларда халык күп) төзергә иде ит эшкәртү производствасы (мясокомбинат), йә цех автомашиналар җыя торганны? Тавык фабрикасы ачсаңда артык булмас, йә тире эшкәртү цехы, дубленкалар, тире туннар тегә торган цех.
Эш юк диләр, ә ник үзләренә эш урыннары булдырмаска? Ник терлек асрамаска-үрчетмәскә, ит-сөт һәр вакыт кирәк бит? Печәннең күплеге күзгә ташлана, тик аны кемдә чапмый? Ул шулай киләсе елга кала, аннан арынган булып яз башы аңа ут төртәләр-дә, шушы янгын авылларына килеп керә, инде шушы бәләдән ничә йортлары янды. Ялкауланган халык, эшләмичә баемакчы була, җиңел килгән байлык, бер айлык дип юкка гына әйтмәсләр иде. Туардан да тиз керә торган крем бер сәүдәдә генә, 10-20-100 сыер тот, бозаулар үстер, күршеләреңне эшкә тарт, акчасын түлә. Теләгән кешегә әллә никадәрле мөмкинлек бар, эшлә генә, ялкауланып торма, шул чак авылдан да китәргә кирәге калмас. Мәскәүдә урыс-яһүдкә ялланып эшләгәнче, үз өеңдә үз көчең белән көн күрүең, күпкү хәерлерәк, әлдә аның акчасы да Мәскәүдәгеннән ким булмас.
Кадомкада Горнолыжный комплекс, күтәргечләре (подъемик) белән, кунакханәсе, чәйханәсе шунда, кибетләр фәләннәр ачып, авылда яңарып китәр иде. Юлдан якын гына, биредә Атяр авылда, Кземавылда, Уразовкада да урнашыр иделәр кешеләр. Экскурсиәләргә була йөртергә, Койсуына, изгеләр йортына, Яндовищега, Бачега, Суксуга, Цүмбәлигә, Мәдәнәгә, Ыргуга, Сабацайга, Эрбищчага, Моклокага һәм башкаларына. Яндовищеда минераль су бар, анда лечебница ачарга була, күпме эш урыннары, авылдашларга. Багасың, халык үрчидә башлар.
Авылларны да бер түбә астына (районга) җыярга кирәк, юкса татарлар урыслар арасында сеңеп бетәргә мөмкин, бигрәкә шушы хәл яный Ыргу белән Краснай авылларына, бер үзләре урыс районында. Юкка гына түгел бит, бу ике авыл шактый төзелеш ягыннан калыша башка авыллардан (яңа йортларның аз булуы, сыйфат ягыннан калышуы, бигрәктә Ыргуда), күзгә күренеп тора. Краснай авылының 2000 гектар җирен инде урыс районы алган үзенә, ә син шул җирне кире кайтарып бак? Кайтараларсыңмы? Юк, кайтаралмыйсың, әгәр татар районы булса, синең авыл җире югалмый. Краснайда курканнар барча җирләрен пайларга бүләргә, җир пайга күп чыга имеш. Булсын, менә урыс авылы Можаркада пайга 14 гектар, алганнар бит, әнә Сабацайда пайга нибары килгән 2,5 гектар. Әлбәттә, татарлар бер районда яшәсәләр, ул чак җир белән мондый хәл булмас иде, карыйсың шушы 2000 гектар җирне Сабацайга бүлеп бирергә булыр иде. Менә татар районының шундый яклары да бар бит, үз районың булгач, эш бөтенләй башкача.
Сергач Телевидениесы атнага бер сәгать татарча тапшыру башлады, бик яхшы, касета куяларда татар җырларын җырлаталар, анда Ильһам Шакиров, Әлфиә Авзалова һәм башка танылган, бигүк танылып өлгермәгәнәредә җырлый. Халык җыр тыңларга ярата, шушы ТВ татарларны котлый никтер урысча, ә җырлары татарча, карап торырга кызык кына килеп чыга. Вата–җимерә татар исемнәрен Мәстүрә абыстайны хәләле Шәүкәт картны 50 ел бергә гөмер иткәннәре белән котлый да, татарча җыр куя. Менә шул була инде Сергач телевидениесенең татарча тапшыруы. Элгәре елларда Уразовкада бар иде җырчылар төркме «Агитбригада», җыр ансамбле, хәзер ишетелми, күрәсең теге җырчылар картаеп беткәннәр, ә яшләр бу авылда татарча җырламый, беренче класстан урысча укыгач, нинди инде татарча җырлау? Ә Сергач районында, күрәсең хәлләр Кзыл Октябрь районыннанда начаррак, биредә татар коллективы бердә булганы юк.
Шуңа күрә Сергач ТВ бер төркем татарны эш белән тәймин итү урынына, касета куйдырада, булды шуның белән. Акчасы да әз китә,

Комментариев нет: